Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану
учебно-методический материал (старшая группа) на тему

Ситдикова Миляуша Миндияровна

  Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала

Скачать:


Предварительный просмотр:

https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/none/path/s2e1861058d18f026/image/i9f7e395be11b62a3/version/1379014309/image.jpg     

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

         Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

        Милли тәрбия бирү, халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, туган теленә, халкына карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү, балаларда ул яшәгән республика, шәһәр тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.   Һәр яктан үсеш алган киләчәк буын кешесе үссен дисәк, барлык тәрбия өлкәләрен дә кулланып, тәрбиягә нигез балалар бакчасындагы нәниләргә юнәлдерелергә тиеш. Безнең «Кояшкай» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

-балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

-халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

-әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

-туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

-төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

         Безнең төркемдә балаларны милли региональ компонентлар белән таныштыру өчен уңайлы шартлар тудырылган. Төркемдә милли почмагыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласын өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, туган шәһәребез, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре.  Шулай ук Идел буе халыклары: мари, чуаш, удмурт, татар, рус, мордва, башкорт  киемле курчаклар, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар,  татар халык әкиятләре, уеннары, балалар матур әдәбияте, аудио һәм видеоязмалар, татарча мультфильмнар бар.

      Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда, сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Шуларны искә алып, без халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын   кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә кулланабыз. Мәсәлән, “Олыга утын ярырга…”, “Бу бармак бабай…”, “Баш бармак бау ишә…” , “Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”. Бармак уеннары  балаларның теле ачылуга ярдәм итә.

 Мәсәлән:

Бу бармак-бабай,

Бу бармак- әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак- әни,

Бу бармак- нәни бәби,

Аның исеме чәнти.

        Без балаларны тәрбияләүдә әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннарны да киң кулланабыз, татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырабыз. Бу эшләрне башкаруда безгә әниләребез, дәү әниләребез ярдәмгә килә. Көз көне балалар белән татар халкының яраткан бәйрәме – “Сөмбелә” бәйрәмен, ә яз көне бакчадагы барлык балалар белән бергәләп “Нәүрүз” бәйрәмен уздырдык. Балалар бу бәйрәмдә  төрле уеннар уйнадылар. Мәсәлән, “Капкалы”,   “Күрсәт әле, үскәнем.”, “Кәрия-Зәкәрия”. Төрле бәйрәмнәр уздырганда балалар белән татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, әти-әниләр алдында матур итеп чыгыш ясарга тырышабыз.

        Ел әйләнәсе шөгыльләрдә һәм шөгыльдән тыш вакытларда балалар белән эшчәнлек татар халык уеннары, табышмаклар, бишек җырлары, җырлы - биюләр белән үрелеп бара.

       Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә табышмакларның әһәмияте искиткеч зур. Сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә табышмаклардан файдалану аеруча уңышлы.  Балаларга әзер табышмаклар гына биреп калмыйбыз, ә бәлки алар белән берлектә яңа табышмаклар да уйлап чыгарырга тырышабыз. Бу эш алымы баланың сөйләм телен дә, уйлау сәләтен дә камилләштерә.

        Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Төрле милләт халыклары әкиятләре белән танышабыз. Ләкин күпчелек татар халык әкиятләренә тукталабыз. Барлык әкиятләрдә дә җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык, уйлап табучанлык сыйфатлары мактала.  Әкиятләрне сөйләм телен үстерү барышында төрлечә кулланабыз. Башта аудиоязмаларда тыңлыйбыз,әкият геройларынын холкы,гадәтләре турында әңгәмә уткәрәм.. Балалар әкиятләрне яхшы үзләштергәч, аерым өзекләрен хәтердән сөйлиләр, шулай ук “Бу нинди әкияттән?” уенын кулланабыз. Балалар белән әкиятләрне укып яисә сөйләп кенә калмыйбыз, ә сәхнәләштерәбез дә. Безнең төркемдә курчак театрын сәхнәләштерү өчен ширма, курчаклар, өстәл курчак театры өчен курчаклар, маскалар, бармак курчаклар бар. Балалар курчак театрын карарга гына түгел, үзләре дә уйнап күрсәтергә яраталар. Бу әлбәттә аларның сөйләм телен үстерүдә зур булышлык итә.  

          Г.Тукай татар исемнәренең  киләчәге өчен  борчылып,  ”Исемнәребез турында” исемле мәкаләсендә “Исем милли үзенчәлекне, холыкны һәм милли сыйфатны чагылдырырга тиеш, шуңа күрә балаларга милли исемнәр кушарга кирәк”, дип язып калдырган.  Безнең төркемдәге балалар арасында чын милли яңгырашлы исемнәр бик күп: Әдилә, Рамазан, Камил, Сәид, Әмир, Мәликә, Ясминә, Илсөя, Зәмир һәм башкалар. Без  балалар белән  исемнәр, аларның нәрсә аңлатуы турында да сөйләшәбез. Һәрбер балалага үз исемен яратырга, аның мәгънәсен белергә кирәклеген төшендерергә тырышабыз.  

                                               

Гаиләдә, балалар бакчаларында һәм, ниһаять, мәктәпләрдә, билгеле, бигрәк тә нәниләр, кечкенәләр белән, халык тарафыннан иҗат ителгән җырлар, шигырьләр файдаланып, ана, тәрбияче, укытучы туган телнең илаһи аһәңе, теләсә кайчан кулланылырлык мөмкинлекләре дәрьясына иң тәүге сукмак салу кебек изге эш башкаралар.    

Бездә татар, рус милләтеннән балалар тәрбияләнә. Халык нинди милләттән булуына карамастан аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбиялибез.Чыгышымны бөек шагыйребез сузләре белән тәмамлыйсым килә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»...

Индивидуальный план по самообразованию "Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Бугенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Бик күпләрнең теле озак һәм авыр ачыла. Мин моның сәбәбен бала белән аралашу җитмәүдә күрәм. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйн...

“Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы буенча чыгыш

ldquo;Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен  күтәрү   өстендә эшләү планы буенча чыгыш...

Тема по самообразованию: "Татар халык авыз иҗаты, уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Бүгенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк телефонда, компьютерда утыра. Шул сәбәпле бу тема м...