Тема по самообразованию: "Татар халык авыз иҗаты, уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү"
учебно-методический материал (младшая группа)

Минибаева Гульназ Атласовна

Бүгенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк телефонда, компьютерда утыра. Шул сәбәпле бу тема миңа бик актуаль тоелды. Шуҗа күрә үз белемемне күтәрү буенча эш планың шул күзәтүләргә таянып төзергә булдым.

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТР ТКМР

«83-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы” МАМБУ

Үзбелемне күтәрү буеча

эш планы.


Түбән Кама, 2018 ел

Үзем турында.

Тәрбияче: Минибаева Гөлназ Атлас кызы

Туган ел: 1985 ел, 28 май

Белеме: Югары, Түбән Кама педагогия колледҗы институты. “Туган тел һәм әдәбияте укытучысы.”

 

Педагогик эш стажы: 6 ел,

 83 елы балалар бакчасында.

Аттестация: юк


Методик тема:

Татар халык авыз иҗаты,

уеннары аша

балаларның сөйләм телен үстерү”

Теманың актуальлеге:

Бугенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Бик күпләрнең теле озак һәм авыр ачыла. Мин моның сәбәбен бала белән аралашу җитмәүдә күрәм. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк компьютерда утыра, телевизор карый. Шул сәбәпле тел озак һәм авыр ачыла. Минемчә бүгенге көндә бу тема бик актуаль. Хәзерге чорда компьютерның, гадҗетларның үтеп кергән, техниканың алга киткән вакытында туган тел, татар теле югала башлый. Сөйләмгә чит ил сүзләре үтеп керә, ә компьтер теле әдәби матурлыктан мәхрүм. Татар халык авыз иҗаты аша бала туган телне өйрәнеп кенә калмый, ә аның матурлыгына төшенә, гореф – гадәтләре турында беренчел күзаллаулар барлыкка килә.



Максат: Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең, уеннарының балаларның сөйләм телен үстерүдә әһәмиятен өйрәнү һәм ачыклау.

Бурычлар:

-татар халык авыз иҗаты әсәрләрен, аларның төрләрен, уеннарын өйрәнү .

  • балаларның сөйләм телен үстерүдә һәм тәрбияләү системасында татар халык авыз иҗатының, уеннарының әһәмиятен ачыклау;
  • татар халык иҗатының балаларның күңел байлыгын, фикерләү һәм сөйләм телен үстерүдә нәтиҗәлелегенә инану.

-балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗатының роле, уеннарының төрләре.

  • ата-аналарга татар телен өйрәнүнең мөһимлеген аңлага ярдәм итү;
  • татар халык иҗатына, уеннарына җәлеп итү,кызыксындыру;


Алдагы 1 елга эш планы.

                      1 нче этап оештыру әзерлек эшләре

Максатлар, юнәлешләр.

Планлаштырылган эшчәнлек.

Тупланган материал.

Үтәлмәү сәбәпләре.

Программа сайлау, методик материал туплау.

1.Тема буенча материал өйрәнү.

2.Методик капилка туплау.

3.Танып белү эшчәнлеге буенча зонаны баету.

4.Курсларда булу.

  1. Беренче кечкенәләр төркемендә эндәшләр, бармак уеннары белән таныштыру.
  2. Әкиятләр белән таныша башлау.
  3. План төзү.

Тема буенча материал тутланды, копилка җыела башлады, зоналар баетыла.

Курсларга язылдым. Балалар бамак уеннарын, эндәшләрне теләп өйрәнделәр. Әкиятләр белән таныша башладык. Курчак театры куланнылды.

План төзелде.

2нче этап күзәтү- диогностика өлеше

Диогностика, балаларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү, күзәтү. Ата-аналарга

Төркемендә халык авыз иҗаты, уеннары буенча белемнәре тикшерелде.

консультацияләр бирү. Халык авыз иҗаты белән таныштыру өчен план төзү. Аны түгәрәк эшендә куллану.

3 нче этап практик өлеш.

 Халык авыз иҗаты аша, уеннары аша  балаларның сөйләм телен үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру, юнәлешләр бирү.

Педагогик киңәшмәләрдә чыгышлар ясау.

Методик берләшмәләрдә чыгышлар ясау.

Чыгышлар әзерләү, башка балалар бакчаларында чыгышлар ясау.

Ачык дәресләр үткәрү.

  1. нче этап йомгаклау этабы

Эш барышын, нәтиҗәләрен анализлау, программа

әзерләү, аның үтәлешен билгеләү.




Эш формасы

Практик чыгышлар

1. Вакытлы матбугатъ белән танышып бару, материал туплау.

Ел дәвамында.

Мөстәкыйль эшчәнлек.

Ата-аналар өчен күргәзмә ясау.

2. Курсларда булу

2018 год.

Курсларда катнашу.

Курста үз темам буенча чыгыш ясау.

3. Уеннар, кечкенә китапчыклар, уен атрибутлары әзерләү әзерләү.

Ел дәвамында.

Методик копилка туплау.

Педагогик киңәшмәдә чыгыш ясау.

4. Балалар белән халык

авыз иҗаты әсәрләреннән эндәшләр, чәбәк уеннары, бармак уеннары өйрәнү.

Ел дәвамында

Режимлы моментларда, шөгыльләрдә төрле уеннар өйрәнү. План төзү .

Бәйрәмнәрдә, шөгыльләрдә куллану.

5. Балалар белән өйрәнгән уеннарны йомгаклап күңел ачу иртәсе үткәрү.

Май

Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү.

Бәйрәм үткәрү.

Балалар белән халык авыз иҗаты әсәрләрен, уеннарын өйрәнү буенча беренче төркемендә 2018-2019 нчы елга эш планы.

Планлаштырылган уеннар

Үтәлү вакыты

1.

Чәбәк-чәбәк” уены.

сентябрь

2.

Бу бармак-бабай” бармак уены.

Җырлы- биюле уен: “Туп” (диск)

октябрь

3.

Тук-тук тукран” такмагы

Бармак кайда булдың?” бармак уены

ноябрь

4.

Кети-кети уены: “Арбада тиен”

Җырлы- биюле уен: “Бу мин” (диск)

декабрь

5.

Кәҗәкәй” такмагын өйрәнү.

январь

6.

Җырлы биюле уен: “Син бит минем якын дустым.” (диск)

февраль

7.

Җырлы биюле уен: “Бармаклар биюе” Эндәш өйрәнү: “Карга әйтә: кар-кар”

март

8.

Өйрәнгән бармак уеннарын кабатлау. Эндәш өйрәнү: “Кояш кача болытка”

аперель

9.

Такмак өйрәнү: “Карга килә казан аса”

Өйрәнгән уеннарны кабалаую

Күңел ачу иртәсе: “Кага боткасы” үткәрү.

май

Балалар белән халык авыз иҗаты әсәрләрен, уеннарын өйрәнү буенча беренче төркемендә 2019-2020 нчы елга эш планы.

Планлаштырылган уеннар

Үтәлү вакыты

1

 Түбәтәй.

Балалр түгәрәкләнеп басалар.

Түбәндәге җырны җырлый-җырлый,

түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Кушымта:

Түп – түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа

җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып

кычкыра н. б.). Уен шулай дәвам итә.

Сентябрь, октябрь, ноябрь

2.

Зәңгәр чәчәк.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Тукап биеп-ощырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биепйори:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

езләреңә ипле булыр -

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кулчабып торалар.

Декабрь, январь, февраль

3

Ак калач.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса.

Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-

кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:

Булатның туган көненә Без пешердек ак калач; Менә шулай ул биек, Менә шулай тәбәнәк, Менә шуның киңлеге, Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне сайлап кач!

Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен-җыр шулай дәвам итә.

Март, апрель, май

Балалар белән халык авыз иҗаты әсәрләрен, уеннарын өйрәнү буенча беренче төркемендә 2020-2021 нчы елга эш планы.

Планлаштырылган уеннар

Үтәлү вакыты

1

Түбәтәйле.

Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар һәм, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була.

Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

Сентябрь, октябрь, ноябрь

2

Яулык алыш.

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкчәнеп басалар һәм  бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык, Уртасында бал чыбык,

 Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, -

дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп

бетергәч, яулык хуҗаларына берәм- берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен

тагын яңадан башлана.

Декабрь, январь, февраль

3

Кәрия-Зәкәрия

Балалар, кулга-кул     тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәркәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

 Кәри комма, Зәкәр комма,

Зәкәрия коммая        

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

        

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төрлечә әйтеп, җырлап-биепуенны дәвам итәләр.

Март, апрель, май

Балалар белән халык авыз иҗаты әсәрләрен, уеннарын өйрәнү буенча беренче төркемендә 2021-2022 нчы елга эш планы.

Планлаштырылган уеннар

Үтәлү вакыты

1

Яшерәм яулык.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. үзе

түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

Сентябрь, октябрь, ноябрь

2

Куянкай.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли   Ул — "куян ". Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр:

Ак куянга ни булган,

Әллә инде авырган?

Иптәшен дә табалмый,

Урыныннан да торалмый,

Куян, куян, син сикер, Иптәшең табып китер!

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әгаәнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә.

Декабрь, январь, февраль

3

Без-без, без идек.

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал каптык, Келәткә кердек май каптык;

Кап та коп, кара, Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йом!
М-м-м        

Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары, берьюлы авызларын йомып,

җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә,

шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була (җырлый, бии, сорауларга җавап бирә н.б.).

Март, апрель, май

Балалар белән халык авыз иҗаты әсәрләрен, уеннарын өйрәнү буенча беренче төркемендә 2022-2023 нчы елга эш планы.

Планлаштырылган уеннар

Үтәлү вакыты

1

Күрсәт әле, үскәнем.

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм  бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртсдагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: "Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

-        Күрсәт әле, үскәнем, Ничек кошлар очалар?

-        Менә шулай, менә шулай, Шулай кошлар очалар.

-        Күрсәт әле, үскәнем, Ничек йөри аюлар?

       - Менә шулай, менә шулай, Шулай йөри аюлар.

-       Күрсәт әле, үскәнем,

-       Ничек чаба поездлар?

-        Менә шулай, менә шулай, Шулай чаба поездлар.

-        Күрсәт әле, әскәнем, Ничек сикерә куяннар?

-        Менә шулай, менә шулай, Шулай сикерә куяннар.

Сентябрь, октябрь, ноябрь

2

Зәңгәр чәчәк.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Тукап биеп-ощырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биепйори:

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

езләреңә ипле булыр -

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кулчабып торалар.

Декабрь, январь, февраль

3

Әйт, күгәрчен.

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә, Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

Балалар яулык очларын тотып йөриләр.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

 Ул болай да, ул шулай, Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә, Үрдәкләр ничек йөри?

 

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр.

Март, апрель, май

Кулланылган әдәдбият

  • 1.Раушан көзге. Р.Ш.Халикова.-Казан:Мәгариф,1993.
  • 2.Күңел ачыйк бергәләп. К.В.Закирова-Казан: Мәгариф,2003.
  • 3.Иң матур сүз. К.В.Закирова.-Казан: Мәгариф,2000.
  • 4.Азрак ял итеп алыйк. И.Х. Мияссарова.-Казан 1998.
  • 5.Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен. Н.Исәнбәт.-Казан:тат.китап нәшер.,1984.
  • Кәҗә-мәкәрҗә. Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен кулланма. Р.Ягъфәров.-Казан:

Мәгариф,1994.

  • Мәгариф” журналлары белән танышып бару.
  • Фән һәм мәктәп” журналлары белән танышып бару.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

Индивидуальный план по самообразованию "Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Бугенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Бик күпләрнең теле озак һәм авыр ачыла. Мин моның сәбәбен бала белән аралашу җитмәүдә күрәм. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйн...

“Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы буенча чыгыш

ldquo;Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен  күтәрү   өстендә эшләү планы буенча чыгыш...

Театр эшчәнлеге һәм бармак уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү.

Театр эшчәнлеге  һәм бармак уеннары ашабалаларның сөйләм телен үстерү...

Ата –аналар өчен консультация «Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»

laquo;Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»...