“Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы буенча чыгыш
материал

Султанова Гульшат Гаптельхаевна

“Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен  күтәрү   өстендә эшләү планы буенча чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет  учреждениесе

  “Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен  күтәрү   өстендә эшләү планы буенча чыгыш

                                           

                                                 

                                                        Тәрбияче:Солтанова

                                                    Голшат Гаптелхай кызы.

-2019-

                                                                                                                                                                                                   Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да таныштырырга була. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, әкиятләр  балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерәләр. Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте аеруча зур . Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота.  Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Шуларны искә алып, халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын аеруча кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә кулланам. Мәсәлән , “Бу бармак бабай”“Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү шогылне  җанландыра,  кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итәМин үзем баланы сөйләшергә өйрәткәндә бармак уеннарына, кыска шигырьләргә, төрле әйтенүләргә, эндәшләргә, уеннар өйрәнүгә, әкиятләр тыңлауга, аның аерым өлешләрен сәхнәләштереп уйнауга зур игътибар бирәм. Эшне бармак уеннарын өйрәнүдән башладым. Чөнки бармагын аерым-аерым бөгә алган баланың гына сөйләме нормаль үсеш ала, – ди галимнәр. Бармаклар белән төрле хәрәкәтләр ясатып без сөйләм үсешенә йогынты ясый алабыз. Безнең балалар «Әйдә урманга», «Кап та коп» кебекләрен бик яратып уйныйлар.                                                                                                         Бакчада алган белем күнекмәләре үстерелә,  һәм гаиләдә дәвам ителә. әкиятләрне сәхнәләштерү эти-әниләр белән берлектә оештырыл ды.  Бу юнәлештә тәрбиячеләр өчен методик ярдәмлекләр куланам.                                                                                                                                          Мин үз эшемдә кечкенәләр төркеме балалары белән шулай ук  юаткычлар эндәшләр, мавыктыргычлар, бишек җырлары кебек халык авыз иҗаты әсәрләре дә кулланам. “Әти, әти, әттәти…”, “Карга әйтә кар, кар…”. Эчтәлеге белән алар балаларның төрле хәрәкәтләр ясавын: кул чабу, баш селкетү, аякбасу, яулык болгау, баштан сыйпау һ.б.- күздә тоталар, кечкенә балаларның хәрәкәт итү ихтыяҗына туры килгән бу әсәрләр рифмалашкан авазларны сиземләү, телнең байлыгын һәм матурлыгын тану да тәрбияли.                                                                                                                                                 Халык авыз иҗатының җыр һәм такмаклары да сөйләм телен үстерүнең аерылгы-сыз өлеше булып тора. Дисклардан торган аудиоязма җыентыгы зур ярдәмгә килә. “Тукран “Ак куян” Матрешкалар”Чебиләр зарядкасы”“Куш кулым”, “Шома бас”, “Чума үрдәк, чума -каз”, “Кәрия-Зәкәрия” җырлы –биюле уеннарын балалар бик яратып башкаралар.                                                                                                 Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә ,сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә табышмаклардан файдалануны аеруча уңышлы дип табам. Табышмакларны зурлар хэм мэктэпкә хэзерлек төркемнәрендә  эшләгәндә киң кулландым.Халык авыз иҗаты әсәрләреннән баларга иң якын һәм алар ярата торганы– әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, сүзләренең  билгеле бер тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән танышу процессын җанлы һәмкызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Тарталар, тарталар,тартып чыгара алмыйлар…”, “Баралар, баралар, ниһаять, барып җитәләр.”һ.б.ш. Мондый кабатланулар балаларның телен шомартырга, әкиятнең өзекләрен үзлектән сөйләргә теләү теләге уятырга ярдәм итә. Әкиятләрнесөйләм телен үстерү барышында төрлечә кулландым. Башта аудиоязмаларда тыңлыйбыз. аннан сон сэхнәләштерәбез. Бу алымнар балаларның сөйләм телләрен үстерүгә зур этәргеч ясый.                                                                                                                                                     Халык уеннарын уйнау, бәйрәмнәр оештыру да тел өйрәнүнең зур чарасы булып тора. Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньны танып-белү, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Сөйләм – баланың тумыштан килүче сәләте түгел, ул баланың буе, акыл үсеше белән бергә формалаша

Сөйләм үстерү эшчәнлеген әйләнә-тирә, табигать күренешләре белән бәйләп, матур әдәбият әсәрләрен уку аша үткәрү уңышлы. Ә. Бикчәнтәева, Б. Рәхмәт, Р. Миңнуллин, Х. Халиков шигырьләре ятлау һәм хәтердә калдыру өчен дә бик уңайлы. Матур рәсемле әкият китаплары, беренчедән, гүзәл зәвык тәрбияләргә ярдәм итсәләр, икенчедән, сөйләм телен үстерүдә алар алыштыргысыз чыганаклар. Шигьри юллар белән белән баетылган язмам газета битләрендәдә үз урынын алды Эшебездә ―Туган телдә сөйләшәбез балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү методик кулланмаларына таянып эшлибез.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему: "Татар халык авыз ижаты"

Познакомить детей с видами устного народного творчества...

Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...

Индивидуальный план по самообразованию "Татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Бугенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Бик күпләрнең теле озак һәм авыр ачыла. Мин моның сәбәбен бала белән аралашу җитмәүдә күрәм. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйн...

Тема по самообразованию: "Татар халык авыз иҗаты, уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Бүгенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк телефонда, компьютерда утыра. Шул сәбәпле бу тема м...