Презентация на тему: "Татар халык авыз ижаты"
презентация занятия для интерактивной доски (старшая группа) по теме

Познакомить детей с видами устного народного творчества

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_na_temu_tatar_khalyk_avyz_izhaty.pptx1.47 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар халык авыз иҗаты

Слайд 2

Тел дигән дәрья бар, Төбендә энҗе-мәрҗән бар, Белгәннәр чумып алыр, Белмәгәннәр коры калыр.

Слайд 3

Татар халык иҗатының жанрларының төрләре түбәндәгечә : 1) Эпик жанрлар : әкиятләр , риваятьләр , легендалар , героик эпос-дастаннар , мәзәкләр . 2)Лирик жанрлар : йола җырлары , лирик җырлар , уен-бию җырлары , такмаклар , мөнәҗәтләр . 3) Лиро-эпик жанрлар : бәетләр , тарихи җырлар , мәхәббәт яки көнкүреш дастаннары . 4)Драма башлангычы белән үрелгән иҗат төрләре : йола поэзиясе , халык уеннары һәм уен-бию җырлары , балалар фольклоры.

Слайд 4

әкиятләр Әкият – халык иҗатының бик борынгы жанры, шул ук вакытта ул фантастик әсәр . Бүгенге көндә бу жанр киң кулланыла . Бала карында хатын-кызлар сабыйларына әкиятләр сөйлиләр . Һәр гаиләдә балалар йоклар алдыннан әкиятләр сөйләтә. Мәктәп яшендә, балалар бакчаларында әкиятләрне сәхнәләштерү һаман да дәвам итә .

Слайд 5

табышмаклар Табышмак ул – предмет яки күренешне читләтеп , кин итеп сурәтләүгә корылган һәм тыңлаучылардан шуның нәрсә булуын эзләүгә исәп ителгән образлы , үзенчәлекле башваткыч . Әлеге жанр, яңа шартларга ярашып , бүген дә яшәвен дәвам итә .

Слайд 6

* Ул булса , көн була . Ул булмаса , төн була . ( Кояш ) * Өй башына утырган , Җир йөзен нуры белән тутырган . ( Кояш )

Слайд 7

мәзәкләр «Мәзәк» төшенчәсе күп кенә халыклар теленә, шул исәптән русларга да грек теленнән кергән . «Анекдот» дигән жанр атамасына туры килә . Хәзерге татар фольклор фәнендә дә нәкъ шул мәгънә . Хәзерге вакытта мәзәкләр күпчелек радиода кулланыла .

Слайд 8

Кечкенә Наил бик начар укый : көн саен я икеле , я өчле генә алыйп кайта . Әнисе, улын оялтмакчы булып : - Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый . Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән . Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып , авызын ерып кайта икән. Әнисе, гаҗәпләнеп: - И, улым , күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит? - Юк , әни, Фәнис икеле алды ! – дигән малай .

Слайд 9

Җырлар Бер генә булса да җыр белмәгән һәм бер тапкыр да җырлап карамаган кеше бар микән бу дөньяда ? Мөгаен, юктыр . Чөнки җыр – сәнгатьнең киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре. Ул кешене гомере буена озата бара: кайгы-хәсрәттә дә, шатлык-куанычта да. Җырларның туу тарихы ерак үткәнгә барып тоташа . Күп гасырлар элек , әле дөньяда беренче китаплар гына түгел, ә беренче язу ысуллары барлыкка килгәнче үк , кешеләр җырны да, шул җыр ритмына башкарыла торган биюләрне дә белгәннәр. Татар халык җырлары , гадәттә , дүрт төркемгә бүлеп күзәтелә : 1. Йола һәм уен-бию җырлары. 2. Тарихи җырлар. 3. Лирик озын җырлар . 4. Кыска җырлар.

Слайд 10

Бөек шагыйребез Г.Тукайның: “ Халык зур ул , көчле ул , бөек ул , шагыйрь ул , әдип ул ”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым . Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл әсәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый . Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган . Мәктәптә дә, балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

Татар халык авыз иҗаты

Знакомство с образцами татарского фольклора: потешками,пальчиковыми играми....

Татар халык авыз ижаты эсэрлэре

. Укучыларны  халык  авыз   иҗаты   әсәрләре    белән          таныштыру....