Татар халык авыз ижаты эсэрлэре
план-конспект

. Укучыларны  халык  авыз   иҗаты   әсәрләре    белән          таныштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_deres.doc511.5 КБ

Предварительный просмотр:

        Тема: «Татар  халык  авыз  ижаты  эсэрлэре»

        Максат: 1. Укучыларны  халык  авыз   иҗаты   әсәрләре    белән          таныштыру.

              2. Укуда  әдәби  сөйләм  күнекмәләрен  үстерү   өстендә  эшләү.

              3.  Халык   авыз  иҗаты   әсәрләре  нигезендә  укучыларга   әхлак    тәрбия-      

                  се    бирү.

   Җиһазлар: әкиятләргә   иллюстрацияләр, китап  күргәзмәсе, мәкальләр(      тактада                                                                            

        плакатлар),  халык  авыз   иҗаты   схемасы.

Дәрес   барышы

1. Оештыру   өлеше.

2. Төп   өлеш.

   

   Укучылар,  безнең  Инсаф  кая  икән?  ( Инсаф  әкиятләр  ярата  бит,  әбисе  сөйләгән  әкиятне  тыңлап  тагы  соңга  калгандыр  ул.)

 Ярый, балалар,  дәресне  башлыйк, ә Инсаф  килеп  җитәр  ул.

               Җыр  тыңлау(  халык  җыры  “Зәңгәр  чәчәк”). Җырны  анализлау.

               Ишек  шакып  әби  белән  Инсаф  керә.

   Гафу  итегез  инде, әкият сөйләп  тагы  оныгымны  соңга  калдырдым. Ачуланмагыз  инде.

    Ачуланмыйбыз әбекәй, әйдә әле үзең  дә  түрдән  үт.  Безнең  дәрескә  синең  килүең  бик  урынлы  әле ул. Без  бит  бүген  борынгы  әби-бабаларыбызның   авыз  иҗатын  өйрәнәбез. Авыз  иҗатының   бер  төре- җыр  белән  без  танышуны   башлаган  идек. Әбекәй  сез  бит  бик  күп  төрле  авыз  иҗаты  әсәрләре  беләсез.  Әйдәгез , әле, безне  халык  авыз  иҗаты  әсәрләренең  берәрсе  белән  таныштырып  китегез  әле.

   Әби  бәет  төшенчәсен  аңлата, “Руслан  бәете”н  укый.  Саубуллашып  чыгып  китә.

 

 Дәрес  дәвам  итә.Бәетләргә  кыскача  анализ.  Укучылар  әзерләгән  бәетләрне   тыңлау.

   

  Инсаф, сиңа  әбиең  бүген  нинди  яңа  әкият  сөйләде?  Әйдә, укучыларны  да  шул  әкият  белән   таныштырып  кит  әле.(Инсаф  әкият  сөйли).

       

Укучылар  без  уку  дәресләрендә  һәм  рус  әдәбияты   дәресләрендә  бик  күп   әкиятләр  өйрәндек.  Рус  халык  әкиятләренең  татар  халык  әкиятләренә  охшаш  икәнлегенә  игътибар  иттек. Балалар,  ә  сез   нинди   әкиятләр   беләсез?             Укучылар  әкиятләр  сөйлиләр)

     Укучылар,  китап  күргәзмәсенә  дә игътибар  итеп  алыйк  әле.  Монда  безгә  таныш  һәм  таныш   булмаган  әкиятләр   дә  бар.  Дәрестән  соң  бу  китапларны   алып  укырга   тәкъдим  итәм  мин   сезгә.

Рәсем   күргәзмәсе   буенча  эш.  Рәсемдәге   әкиятләрнең   кыскача  эчтәлеген   сөйләү.  

Әкиятләр   буенча  тест   үткәрү.

        Физминутка.

  • Укучылар, сез  тагы  нинди  халык  авыз  иҗаты  әсәрләре  беләсез?
  • Хәзер  без  сезнең  белән   мәкальләргә  тукталырбыз.

-Атаңа  ни  кылсаң, алдыңа  шул  килер.

- Җылы  сүз җан  эретә.

-Сүз  сөйләсәң  уйлап  сөйлә.

Ә сез  үзегез  нинди  мәкальләр  беләсез?

( Укучылар  чыгыш  ясый.)

Укучылар, игътибар  белән  тыңлагыз  әле.

           Табышмаклар.

1.Сорыйлар, көтәләр

   Килсәм бар да качалар   (яңгыр).

2. Тәрәзәсе  юк,  ишеге  юк

    Эче  тулы  халык   ( кыяр).

-Болары  нинди  әсәрләр?(табышмаклар)

   

 Укучылар, сез нинди  табышмаклар  беләсез?(Укучылар  җавап бирәләр)

Бик  яхшы.

     

      Укучылар, без бүген  сөйләгән  әкиятләр, мәкальләр,  табышмакларны, гомумән  халык  авыз   иҗаты  әсәрләрен   күренекле  шәхесләребез  Каюм  Насыйри  һәм  Нәкый  Исәнбәт  җыеп,  туплап,  эшкәртеп  без  дәресләрдә  кулланырлык  итеп  безгә   китереп  җиткергәннәр.  Аларның  иҗаты  турында  сез  өлкән  классларда  тагын  да   якыннанрак   танышырсыз.

3. Өй   эше.    

             Ә  хәзер   өйгә  эшне  язып  куегыз  әле.

 

1 рәт-  3 табышмак

2 рәт- 3 мәкаль

3 рәт- әкиятләр

4. Йомгаклау.

     Халык  авыз  иҗатына  тагын   нинди   әсәрләр   керә?

( Мәзәкләр, такмаклар, сынамышлар, тизәйткечләр,...).  Без алар  белән  алдагы   дәресләрнең  берсендә   танышуны   дәвам  итәрбез.