Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"
учебно-методический материал на тему

Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна

 "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx34 КБ

Предварительный просмотр:

             Тема: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә

“Туган телдә    сөйләшәбез” УМК сын куллану”

       Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. 
     Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә - юнь турында, җәмгыять-нең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Балалар бакчаларында балаларны туган телгә өйрәтү, аларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен, белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла торган мәктәпкәчә учреждениеләрне заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар  уңай нәтиҗәләр бирә. 
    Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше балалар бакчаларында « Туган телдә сөйләшәбез» укыту-методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Үз чиратында, әлеге УМК менә нәрсәләрне үз эченә ала:

  1. Программа
  2. Тематик план
  3. Календарь көндәлек план
  4. Эш дәфтәре (балалар өчен )
  5. Аудиоматериал
  6. Мультипликацион сюжетлар
  7. Курсәтмә, таратма материаллар
  8. Диагностикалар

      Аның максаты түбәндәгечә билгеләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә дөрес сөйләмен формалаштыру. Бала тирә - юньдәгеләрнең сөйләмен аңлый алырга; әкренләп  сүзлек байлыгын арттыра барырга; сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, җөмләләр төзи белергә һәм сорауларга  дөрес җавап бирергә, шулай ук аралашуның төрле формаларын  яхшылап үзләштерергә тиеш була (диалог, монолог).

  Бу эшчәнлек түбәндәге чаралар аша тормышка ашырыла:

- табигать һәм социаль чынбарлык белән табигый шартларда танышу.

- образлы уенчыклар, нәфис сәнгать образлары аша чынбарлыкны тану.

- сәнгать әсәрләре  буларак, рәсемнәр аша тирәлекне танып - белү.

- нәфис сүз, ягъни әдәби әсәрләр аша чынбарлыкны өйрәтү.  

 « Туган телдә сөйләшәбез » методик кулланмалары әзер комплекслы - тематик план һәм проект рәвешендә бирелә. Күп проектлар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра. Бу үз чиратында, безгә, тәрбиячеләргә балаларның сөйләм  эшчәнлеген оештыруда зур ярдәм.

      Укыту - методик комплектларның төп компонентларыннан берсе - эш дәфтәрләре. Алар балаларга сүзләрне истә калдырырга, аларны сүзтезмәләр -дә һәм жөмләләрдә дөрес кулланырга бик нык ярдәм итә, шулай ук сүзләргә аваз анализы ясаганда булышлык итә. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты информацион - коммуникатив технологияләр, уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыкларын, сүзләрне отып калу аша хәтерен, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы, гади диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

    Методик әсбапларда күрсәтелгәнчә тәрбия һәм белем бирү балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып оештырыла.  Сөйләмне камилләштерүдә төп бурычлар: сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру,

авазларның дөрес әйтелешен төшендерү, бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү,

әдәби әсәрләр һәм халык авыз ижаты әсәрләре белән таныштыру.      

Балалар белән эшләүдә сүзлек эше зур әһәмияткә ия. Беренче чиратта сүзлек запасы гомуми кулланыштагы сүзләр нәтиҗәсендә арта. Икенчедән күп тапкырлар кабатлау рәвешендә сүзләрне ачыклау конкретлаштыру. 

Өченчедән сүзләрне активлаштыру.

   Балаларның сүзлек запасын өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен һәр эшчәнлектә һәм башка белем бирү өлкәләрендә дә күрсәтмәлелекләрне тарату материалларын мин үзем бик үтешле кулланам. Бу күрсәтмәлекләрдән  төрле дидактик уеннар һәм күнегүләр уйлап табабыз. Мәсәлән «Кем тулырак әйтер», «Кем күбрәк сөйләр». УМКга кертелгән әкиятләрне исә бик теләп карыйбыз, аудиоязмаларны тыңлыйбыз. Бигрәк тә балалар ел фасыллары һәм өлкәннәр хезмәтен чагылдырган күрсәтмә рәсемнәрдән хикәя төзеп сөйләргә яраталар. Бу күрсәтмәлекләр  режим моментларында  төрле әңгәмәләр оештырганда кулланырга бик унайлы.

     Укыту-методик комплектында тупланган материалларны балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь, матур әдәбият әсәрләре белән  таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперемент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура эшчәнлек-ләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә иҗади якын килеп кулланам. Сөйләмнең грамматик  төзелешен формалашуда төп шарт булып өлкәннәрнең дөрес һәм грамоталы итеп сөйләшүе тора.

    Схема рәвешендә бирелгән картиналарны әкият иллюстрацияләрен әкиятне эзлекле тәртиптә итеп сөйләргә өйрәтүдә кулланабыз. Ә таратма материаллар белән балаларны диалогик сөйләмгә өйрәтүдә ярдәм итә.

Сөйләмнен грамматик төзелешенә өйрәткәндә без әлеге төп бурычтан тыш, берьюлы авазлар әйтелешенә дә, аларны мәгънә ягыннан дөрес куллана белүгә дә игътибарны киметмәскә тиешбез.

     Мәктәпкәчә әзерлек чорында балаларның кечкенә күләмле текстлар -ны  бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү дәвам итә. УМКда бик күп әдәби әсәрләрдә сюжетлы рәсемнәр кулланабыз. Әсәрне укыганнан соң, логик сөйләм формалаштыру максатыннан әсәр сюжеты буенча әңгәмә оештырам. Минем тарафтан бирелгән сораулар һәм биремнәр, балада әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны сөйләп бирергә кызыксыну уята. Шигырьләрне укыганда иллюстрацияләрне куллану бигрәк тә отышлы. Чөнки балага шигырьнең эчтәлеген аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итә. Сюжетлы рәсемнәр балаларда ижади эшчәнлек ихтыяҗы тудыра   (хикәяләр төзү) һәм формалаштыра, ижади фикерләүләрен һәм образлы күзаллауларын активлаштыра.

    Сөйләм үстерүдә төп бурычларны билгеләү атналык эш планлаштырганда гына нәтиҗәгә ирешеп була. Шунын нигезендә өйрәтү ысулларын һәм алымнарын алдан уйлап эш итәбез.

   Балаларның сөйләмен үстерү һәм туган телгә өйрәтү шөгыльләрендә кулланыла торган ысуллардан бармаклар белән уеннар кулланабыз. Хәрәкәт активлыгы югарырак булган саен, нәниләрнен сөйләме тизрәк үсеш ала.

    Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйның сөйләмен үстерүдә туган төбәк көнкүрешен өйрәтүгә корылган  материалларны системалы рәвештә куллану бик әһәмиятле. Монда инде җирле халыкның гадәти көнкүрешен, яшәү шарт-ларын, зурлар башкарган эшләрне, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне, милли характердагы хәрәкәтле һәм өстәл уеннарын, татар халык авыз иҗатын, татарнын үзенә генә хас иҗат итү ысулларын, татар рәссамнарының сәнгать әсәрләрен, республикабызга гына хас табигый климат шартларын өйрәтү аша сөйләм үсешенә ирешү күзаллана.

     Экскурсияләр вакытында ел фасылларына кагылышлы табигый үзгәрешләрне күзәтү, өлкәннәрнең эшчәнлеген карап бәяләү, татар һәм рус рәссамнарының рәсемнәре буенча диалоглар, татарча мультфильмнар карап фикер алышу; эчтәлеген аңларга жиңел булган жырлар, әкиятләр, классик музыка тынлау; спектакльләр тамаша кылу; махсус оештырылган сөйләм ситуацияләре - сөйләмгә өйрәтү процессында шушы бик тә үтемле ысулларны кулланабыз.

       Татарча сөйләмне эффектлы үзләштерүдә туган төбәк материаллары  иң мөһимнәреннән. Ни өчен дигәндә, ул мәктәпкәчә яшьтәге баланың тирә -юньне кабул итүенә, тоюына нигезләнә. Укыту - методик комплекты куллануны гомуми белем бирү процессының федераль дәүләт таләпләренә туры китереп, яшь үзенчәлекләре буенча төркемнәр һәм башлангыч мәктәп арасындагы эзлеклелекне сакларга тиешбез. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Еш кына балаларның оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнә -ләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Без үз чиратабызда төрле бәйрәмнәрдә кечкенә генә инсценировкалар куябыз. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша - яңа сүзләр белән баетыла. Аның хәтере үсә. 
   Бәйләнешле сөйләм үстерүнең тагын бер нәтиҗәле чарасы булып - курчак театры карау hәм аның буенча әңгәмә оештыру, үзебез куеп карау тора. Без балалар белән “Шалкан”, “Йомры икмәк” әкиятләрен өйрәндек. 
Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туды. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсте. Бәйләнешле сөйләм үстерү матур әдәбият белән таныштыру аша да гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештәге эшчәнлек мультимедиа чаралары, «бармак» уеннары, «җанлы» сурәтләр, борып хәрәкәткә китерелә һәм «сөйләшә» торган уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм - хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр куллануны күздә тота. Бу юнәлештә “ Балачак аланы” хрестоматиясен кулланабыз . Җыентыкта тупланган әдәби әсәрләр шөгыльләр өчен генә түгел, ә бала бакчага килгәннән кайтып киткәнче кулланырга мөмкин булган материал тупланган.
  Балалар шулай ук сюжетлы рәсемнәр белән эшләргә яраталар. Бер-берсен бүлдерә – бүлдерә сөйләргә ашыгалар. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Бу юнәлештә мин яңача методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио - һәм видеоматериалларны файдалану яхшы нәтиҗәләргә китерә дип саныйм. 
   Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.

Кулланган литература: “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмасы;

                                         Интернет чыганаклары


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”...

« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...

“Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы буенча чыгыш

ldquo;Татар халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү” үз белемен  күтәрү   өстендә эшләү планы буенча чыгыш...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте...