Ата –аналар өчен консультация «Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»
консультация

Курбанова Рузиля Хабутдиновна

«Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analarga_konsultatsiya.docx21.08 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесе»                                           “11 нче гомумиүстерешле балалар бакчасы”

Ата –аналар өчен консультация

«Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»

 

        

                                                                                                                                                               

                                                             Төзеде: татар теле тәрбиячесе

                                                                                                             Курбанова Р.Х.

Түбән Кама шәһәре, 2022 ел

«Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»

        Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен-кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

    Балалар бакчаларында сөйләм теле үстерүне формалаштыру, камилләштерү балаларга үз туган теленең матурлыгын, кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның рухи һәм иҗади байлыгын, чын тарихы белән кече яшьтән үк тирән кызыксыну уятырга ярдәм итә. Балалар бакчасында үткәрелә торган барлык бәйрәм яки чаралар бәйләнешле сөйләм үстерү бурычларын читләп үтә алмый.

    Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да, теләсә нинди буш вакытта да таныштырырга була. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, әкиятләр һ.б.ш. балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерәләр.

    Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда, сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Шуларны искә алып, халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын аеруча кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә кулланам. Мәсәлән, “Олыга утын ярырга…”, “Бу бармак бабай…”, “Баш бармак бау ишә…” , “Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү шөгыльне җанландыра һәм кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итә. 

  Халык авыз иҗатының җыр һәм такмаклары да сөйләм телен үстерүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Болар: “Миңлебай”, “Зәңгәр чәчәк”, “Яшел яулык”,”Күрсәт әле, үскәнем”, “Кәрия-Зәкәрия” җырлы –биюле уеннары.

   Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә табышмакларның әһәмияте ис-киткеч зур. Сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә табышмаклардан файдалануны аеруча уңышлы.  Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга иң якын һәм алар ярата торганы – әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, герой сүзләренең билгеле бер тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән танышу процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар…”, “Баралар, баралар, ниһаять, барып җитәләр…” .Мондый кабатланулар балаларның телен шомартырга, әкиятнең өзекләрен үзлектән сөйләргә теләү теләге уятырга ярдәм итә.

  Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньны танып-белү, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте"

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нин...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.

  Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...

Матур әдәбият белән таныштыруда уен формасындагы массаж элементларының сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте.

Баланың сөйләм теле дөрес формалашсын һәм чиста булсын өчен хаталар, кимчелекләр өстендә эш даими алып барылырга тиеш. Эшне гадәти һәм гадәти булмаган технологияләрне куллануны исәпкә алсак, балалар э...

«Сөйләм телен үстерүдә перфокарталарның әһәмияте»

Тәрбячеләр өчен перфокарталар белән эшләү серләре...

Тема по самообразованию: "Татар халык авыз иҗаты, уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Бүгенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк телефонда, компьютерда утыра. Шул сәбәпле бу тема м...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте...