Матур әдәбият белән таныштыруда уен формасындагы массаж элементларының сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте.
консультация (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Баланың сөйләм теле дөрес формалашсын һәм чиста булсын өчен хаталар, кимчелекләр өстендә эш даими алып барылырга тиеш. Эшне гадәти һәм гадәти булмаган технологияләрне куллануны исәпкә алсак, балалар эшчәнлеге кызыклы һәм нәтиҗәле булачак. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Матур әдәбият белән таныштыруда уен формасындагы массаж элементларының сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте.

Сахапова Гөлнара Салиховна

Тукай муниципаль районы Күзкәй авылы МБМББУ «Танбатыр» балалар бакчасы тәрбиячесе

Баланың сөйләм теле дөрес формалашсын һәм чиста булсын өчен хаталар, кимчелекләр өстендә эш даими алып барылырга тиеш. Эшне гадәти һәм гадәти булмаган технологияләрне куллануны исәпкә алсак, балалар эшчәнлеге кызыклы һәм нәтиҗәле булачак. Нәтиҗәлелеккә ирешүдә, балаларда  кызыксыну уятырдай эшчәнлек төрләренең берсен  - матур әдәбият белән танышу барышында массаж элементларын да куллансак, комплекслы рәвештә интегальләштерелгән белем бирү үсеше бурычларын үти алачакбыз.

Матур әдәбият белән танышуда массаж элементларының кулланылуында өстенлекләр:

  • балаларда кызыксыну барлыкка килә: сөйләм – хәрәкәт – нәтиҗә;
  • эчтәлегенә төшенү уңайлырак;
  • куллану өчен уңайлы һәм куркыныч тудырмый;
  • индивидуаль һәм төркемләп эшләргә була;
  • көн дәвамында, төрле режим моментларында  берничә тапкыр кулланырга ярый;
  • массажерларның төрлелеге ялыктырмый;
  • матур әдәбият һәм халык иҗатын өйрәнүдә үстерешле өйрәтү принципы сакланышы нәтиҗәлерәк;
  • балалар тарафыннан уен итеп кабул ителә, ритм саклана;
  • төрле яшьтәге балалар өчен яраклаштырылган.

Бүгенге көндә төрле предметларны массажерлар итеп кулланырга була. Чөнки балаларның кул очлыклары, бармаклар хәрәкәттә, кул моторикасы үсеш ала, сенсор тою сәләте ныгый. Массаж белән берлектә сөйләм теле үсеш ала.  Балалар яратып алган Су-Джок массажерлары (шарлар, туплар, йөзекләр); кулъяулыклар, 3 – 8см биклектәге таякчыклар - баганалар (диаметры  1,5 – 2см), ламинатланган төрле предмет рәсемнәре, савытка салынган ярмалар (бодай, карабодай, дөге һ.б); сәдәфләр, кабартылган рәсемнәр тегелгән  җәймәләр, комлы савытлар һ.б. Бары тик шуны истә тотарга кирәк, барлык массажерлар да балалар өчен куркынычсыз булырга тиеш.

Балаларның яшенә һәм мөмкинлекләрдән чыгып төрле ком савытлары әзерләнелә. Алар биек булмаска, төрле геометрик фигуралар формасында булса тагын да отышлырак.

 Су –Джок массажерлары халык иҗатын өйрәнүдә, ягъни әкиятләр, бармак уеннарыэчтәлеген әйтү барышында аеруча уңайлы.

Бармак, бармак,

Кайда булдың? (шарны учта тәгәрәтәбез)

Бу абый белән (шарны һәр бармак буйлап тәгәрәтү)

Урманга бардым.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җырлар җырладым.

Җырладым да, биедем

Күңел ачып туймадым.(шарны сәгать уңаена тәгәрәтү һәм шарлы учны ябу)

Әдәби әсәрләр белән беренче тапкыр танышканда балаларның игътибарын читкә юнәлтми генә, эмоциональ тавыш, дөрес дикция белән уку кулайрак. Кабатлап сөйләгәндә комлы савытларда әсәр эчтәлеген күләмле яки яссы итеп ясарга  була. (юл, агач, тау, һ.б.) Күләмле рәсемне комны өеп торле формалар ясап, ә яссы рәсемне таякчыклар белән сызып. Бармаклар хәрәкәт итү хисабына кул очлыкларына массаж ясала. Матур әдәбият әсәрләрен кабатлаганда,  массаж элементлары белән рәсемне аркага  бармаклар белән дә ясап була.

Үсеш принцибы сакланышын, балаларга үзлектән, охшаш, яисә яңа әкиятләр, табышмаклар, шигырьләрне уйлап табу мөмкинлеге аша үтәргә була. Бала эчтәлеккә туры китереп билгеле бер хәрәкәтләр дә уйлап, башкаларга тәкъдим итә. Бу очракта массажер төрен (идәндә, өстәлдә, кул очлыклары өчен) ул үзе сайлап ала. Тәрбияче роле балаларга бик тә ошый. Мәктәпчәчә яшьтәге балаларның кечкенәләр төркемендә үк күзаллаулары, логик фикерләүләре өчен нигез салына һәм даими рәвештә бу тәрбия чарасы үсеш алсын өчен эш алып барыла. Шунлыктан, баланың кечкенәләр төркемендә 1-2 сүз генә кулланышта булса, зурлар төркеменә җиткәндә тулы җөмләләр, текст барлыкка киләчәк. Кечкенәләр өчен “Кем килгән?”, уртанчылар өчен “Кем һәм нинди?”, зурлар өчен “Әкитне дәвам ит”, “Әкиятче” кебек дидактик уеннар тәкъдим ителә.

Матур әдәбият белән танышуда массаж  элементларын куллану, балаларның сөйләм телен үстерү белән берлектә, физик үсеш  бурычларын да үти.  Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шул ук вакытта эстетик һәм әхлак тәрбиясе дә бирелә. Әгәр дә, ирекле рәвештә аралашырдай, фикерләүче, һәрьяклап үсеш алган, шул ук вакытта сәламәт   буын тәрбиялисебез килә икән, балалар өчен кызыклы була алырдай яңа эш алымнары кулланырга, эшне даими рәвештә алып барырга бурычлыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Матур әдәбият белән таныштыру дәресләрендә сүз байлыгын үстерү

Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу, аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, иҗат итү эшләре - барысы ...

Милли фольклор һәм матур әдәбият аша балаларның сөйләм телен үстерү

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләне...

Ата –аналар өчен консультация «Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»

laquo;Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»...

«Сөйләм телен үстерүдә перфокарталарның әһәмияте»

Тәрбячеләр өчен перфокарталар белән эшләү серләре...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте...