Милли фольклор һәм матур әдәбият аша балаларның сөйләм телен үстерү
статья на тему

Хафизова Гелюся Газизовна

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү, гаиләдә әти-әни, әби-бабай башлаган халык җәүһәрләре белән таныштыру. Ә бу бурычны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Милли фольклор һәм матур әдәбият аша балаларның сөйләм телен үстерү

Бөек татар халкын,

Бай тарихын,

Гасырлардан килгән мирасын,

Калдырасы иде яшь буынга,

Һәрбер кеше барлап соклансын!

Гореф-гадәтләрне, җыр-биюне,

Сабан туен, Җыен, Нәүрүзен

Белсен иде җирдә һәрбер бала

Әнисеннән алган үз телен!

Эльмира Зарипова

Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлеген аның күңеленә сендерергә тырышкан. “Тел ачкычы” бирү өчен бишек җырлары җырлаган, сүзле уеннар оештырган, такмаклар, тизәйткечләр, сынамышлар, табышмаклар әйткән.

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.  

Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес тезеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен , сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять  зур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә, сөйләм телен үстерүдә иң бай чыганак булып тора.

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү, гаиләдә әти-әни, әби-бабай башлаган халык җәүһәрләре белән таныштыру.

Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Безнең балалар бакчасында да татар, рус милләтеннән балалар тәрбияләнә. Без, тәрбиячеләр, халык нинди милләттән булуына карамастан, аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбиялибез. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә дуслыгын ныгыта.

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, димәк, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.

Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Карлыгач” балалар бакчасында да актив алып барыла.

Яңа уку елы безнең балалар бакчасында уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау – “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Бәйрәмне уздырганда балалар белән татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, әти-әниләр алдында матур итеп чыгыш ясарга тырышабыз.

Татар халкы һәр ел фасылының асылын, гүзәллеген үзенең бәйрәмнәрендә кулланган. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәренең тарихы бик ерактан килә. Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи  халәт тудыруга хезмәт итәләр.

Балаларның иң яраткан бәйрәме – ул кышкы бәйрәм – Нардуган. Без аны Яңа ел бәйрәме дип йөртәбез, ә татар халкы яши торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманнардан ук Яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип йөрткәннәр.

Нардуган бәйрәме елның кыш фасылына бәйле йола бәйрәм буларак, балаларны бу бәйрәм белән таныштыруны да кышкы табигать, андагы үзгәрешләр белән таныштырудан башларга кирәк.

Көн белән төн тигезләшкән чорда язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме – Нәүрүз безнең балалар бакчасында ел саен уздырыла.

Язгы табигать, яз күренешләре белән халык авыз иҗатының кече жанрлары: табышмаклар, санамышлар, такмаклар, мәкальләр аша таныштырабыз, шулар нигезендә балаларның сүз байлыгын үстерәбез, табигатькә мәхәббәт тәрбиялибез.

Язгы чәчүләр тәмамлангач татар халкы үзенең иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәмен үткәрә.

Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән, ә безнең балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме “Балаларны яклау көне”ндә үткәрелә. Бәйрәм балалар өчен ярышлар, уеннар, җыр-биюләр белән бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үтә.

Алда санап кителгән милли йола-бәйрәмнәрне уздыру безнең бакчада инде матур традициягә әйләнде. Киләчәктә дә балаларны ана теленә өйрәтү, дөрес һәм матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре һәм диалогик сөйләм күнекмәләре булдыруда да милли йолалар һәм гореф-гадәтләр алыштыргызсыз тәрбия чарасы булыр дип уйлыйм.

Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели.

Баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә.

Хәзерге балалар вакытларын компьютер, телефон, телевизор каршында үткәрәләр. Илебездә һәм чит илләрдә уздырылган социаль сораштырулар шуны күрсәтә: балаларның һәм яшүсмерләрнең китапка кызыксынуы түбән дәрәҗәдә, балалар буш вакытларында китап аз укый.

Бүгенге көндә әлеге проблеманың актуальлелеге ачык күренә. Балаларда китапка кызыксыну тәрбияләү өчен зурлар (педагоглар, әти-әниләр) үзләре китап укырга, аның кеше тормышында тоткан ролен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган  китапларны, алар белән китап турында кызыклы әңгәмәләр кора белергә тиеш.

«Матур әдәбият әсәрләре уку» балалар бакчасында белем бирү өлкәсе һәм   ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.

Безнең балалар бакчасында да балаларны матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән таныштыруга зур игътибар бирелә.

Балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатыннан һәр төркемдә китап почмаклары бар. Бу почмакларны без балалар кызыклы, файдалы китаплар белән даими рәвештә аралаша алсын өчен, китапка кызыксыну уяту өчен, аларны тылсымлы китап дөньясына җәлеп итү өчен эшләдек.

Безнең балалар бакчасы җирлегебездә урнашкан китапханә белән тыгыз элемтәдә яши һәм эшли. Китапханәчебез  Гөлназ Данис кызы балаларның көтеп алган даими кунагы. Без, тәрбиячеләр, китапханәче белән берлектә балалар өчен мавыктыргыч, кызыклы чаралар үткәрәбез, китапханәгә экскурсияләр оештырабыз. Экскурсияләрнең максаты: мәктәпкәчә яшьтән үк балаларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Экскурсиядә балалар китапханә, китаплар, китап фонды белән танышалар. Нәни китап сөючеләр китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карыйлар. Балалар белән журналларда басылып чыккан шигырьләрне ятлыйбыз, әкият-хикәяләрне укыйбыз. Шулай итеп, балаларда матур әдәбиятка кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбиялибез.

Мин балаларны матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән таныштыруга тагын да күбрәк игътибар бирергә кирәк дигән фикердә. Моның өчен күбрәк төрле кызыклы, файдалы чаралар уздырырга, шулай ук әти-әниләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Әти-әниләр балалары белән бергә китапханәнең даими укучылары булсалар, өйгә гәҗит-журналлар яздырсалар, кичләрен балаларына әкият-хикәяләр укысалар, бергәләп нәни китапчыклар ясасалар, һичшиксез балаларда матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт уяначак. Ә бу эшләрдә без, тәрбиячеләр, балаларның да, әти-әниләрнең дә төп юл күрсәтүчеләре.

Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: балачак чоры –үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк.

Бүгенге балаларның белем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик белем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде. Үз телендә матур итеп сөйләшә белгән бала киләчәктә дә үз милләте белән горурланып яшәячәк.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

Проект-презентация на тему"Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Проект : “Габдулла Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү”...

« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул.  Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәс...