Хафизова Гелюся Газизовна

сайт воспитателя по обучению татарскому языку

Моя работа - любовь с заботой!

Профессия: Воспитатель по обучению татарскому языку

Профессиональные интересы: Изучение татарской культуры, обучение детей татарскому языку, национальное воспитание.

Увлечения: Сад и огород.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: ст. Куркачи, Высокогорский район

Место работы: МБДОУ Куркачинский детский сад "Ласточка" Высокогорского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/hafizova-gelyusya-gazizovna
Будьте сами и человеком, и младенцем, для того, чтобы учить ребенка.
В.Ф. Одоевский

Добро пожаловать на мой мини-сайт! Здесь вы найдете материал касающийся национального воспитания детей дошкольного возраста, обучение татарскому языку, знакомство с татарской национальной культурой и традициями. Я очень буду рада если вам будет полезен мой материал. 

О себе

Я Хафизова Гелюся Газизовна. Родилась 19 сентября 1976 года в деревне Мульма Высокогорского района ТАССР. В 1983 году поступила в первый класс Мульминской средней общеобразовательной школы. Окончив 9 классов в 1991 году поступила в Арское педагогическое училище. Проучившись 4 года, в 1995 году с отличием окончила данное учебное заведение и получила специальность "учитель начальных классов и воспитатель гпд". В этом же году начала работать учителем начальных классов в гимназии №11 города Казани. С 1995 по 2001 год обучалась на заочном отделении филологического факультета КГУ им. Ульянова-Ленина. С 2003 года по сегодняшний день работаю воспитателем по обучению татарскому языку в Куркачинском детском саду "Ласточка". Мне очень нравится моя работа. Детский сад - это мой второй дом, в котором меня ждут, любят, ценят, в который я спешу с интересными идеями, с хорошим настроением. Так приятно приходить к маленьким деткам, которые уже к тебе привязались, встречают с восторгом, обнимают. Им так хочется отдать частичку себя, помочь, научить. Обучение языку — планомерный, целенаправленный процесс развития познавательных способностей детей, усвоения ими системы элементарных знаний об окружающем и соответствующего словаря, формирования речевых умений и навыков.

Я применяю разные формы и методы в зависимости от намеченных и поставленных задач. Также я учитываю и возрастные особенности детей.

Стараюсь осуществлять образовательную деятельность в групповой форме. Обучение в группе является занимательным и эффективным, потому что языковые ситуации отрабатываются в диалогах, в играх и таким образом преодолевается языковой барьер. Создаю в группе обстановку непринужденного общения и дети разговаривают на татарском языке, слушая речь других и тем самым осуществляется взаимовлияние речи друг на друга. 

Одна из важнейших форм обучения - игра. Игра является ведущим видом деятельности детей дошкольного возраста. Она также является и методом обучения татарскому языку. Во время игры дети овладевают языковыми умениями, речевыми навыками. Они обучаются правильному произношению слов, построению связанного высказывания, закрепляют и активизируют татарскую лексику. Так как все занятия проходят в виде игры, то самое лучшее для закрепления тем - это дидактические игры, цель которых развитие звуковой культуры речи, активизация и обогащения словарного запаса детей. 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Поэзия татарских поэтов Мусы Джалиля, Габдуллы Тукая, Роберта Миннуллина.

Моё портфолио

Мин – Гөлүсә Хафизова

Газиз – Талия кызы.

Миндә алар каны ага

Мин аларның йолдызы.

Балачагым елларында

Төрле уен уйнадым.

Укытучы булып уйнаудан

Һичбер вакыт туймадым.

Яраткан курчакларыма

Һәркөн дәресләр бирдем.

Үземнең киләчәгемне

Мөгаллимлектә күрдем.

Шушы хыялларым мине

Алып килде Арчага.

Танылган педагоглардан

Белем алдым мин анда.

Кызыл дипломга тәмамлап

Яраткан уку йортын

Якты хыялларым белән

Киләчәккә юл тоттым.

Эшли – эшли, укып йөреп

Югары белем алдым

Һәм Коркачык бистәсендә

Гомергә эштә калдым.

Рус милләтле балаларга

Өйрәтәм татар телен,

Ә татар балаларына

Кадерле ана телен.

Прозада дәвам итәм

Бүген имтиханымны.

Сезгә бәян итәм хәзер

Эштә ни кылганымны.

Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.

Мин “Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану” дигән тема өстендә эшлим.

Бакчада балаларның төп эшчәнлеге – уен.

 «Уен бала тормышында әһәмиятле урын тота», - дип яза үзенең балаларны тәрбияләү хакындагы лекцияләрендә А. С. Макаренко. «Зурлар өчен эшчәнлек, хезмәт, эш никадәр әһәмиятле булса, бала өчен уен да шулай» , - дип ассызыклый танылган педагог.

Балалар алдына куелган белем бирү бурычының уен формасында бирелеше зур өстенлеккә ия. Уен технологияләрен куллану балаларның иҗат мөмкинлекләрен ача, мөстәкыйльлекләрен арттыра, оештыру сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.
Уен барышында яңа белемнәр уңышлырак үзләштерелә.

Мин балаларны татар теленә, ана теленә өйрәткәндә уеннарны даими кулланам, уеннар аша балалар белән аралашам, һәр уенда алар белән үзем дә катнашам. Минем уенда турыдан– туры катнашуым – балаларның кызыксынуын арттыра. Балалар да уйный – уйный телне өйрәнәләр, яңа сүзләрне тизрәк хәтердә калдыралар.
Мәсәлән, өйрәнгән сүзләрне хәтердә калдыру максатыннан “Исемен әйтсәң – бирәм”, “Тәрҗемәчеләр”, “Мин башлыйм – син дәвам ит” уеннарын уйнау отышлы.

Балаларга татар теле өйрәтүдә дидактик уеннарның әһәмияте бик зур. Дидактик уен, өйрәтү формасы буларак, ике максатны күзалдында тота: өйрәтү (танып- белү) һәм  уен (мавыктыру,шөгыльләнү). Дидактик уеннарны балалар эшчәнлек вакытларында, алардан тыш та уйныйлар.

Бу уеннар алган белемнәрне ныгытырга, системага салырга, сүз байлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.

Балалар эшчәнлегендә хәрәкәтле уеннар да зур урын алып тора. Бу төр уеннарның әһәмияте - бала организмын ныгыту, аның хәрәкәтләрен үстерү, балаларны эмоциональ яктан баету, тәртипкә өйрәтү.

Хәрәкәтле уеннар арасында туплар, шарлар белән уйнала торган уеннар зур урын ала. “Туп”, “Мин кушканны үтә”, “Кем тизрәк?”, “Әгәр сиңа ошый икән, кабатла”, “Командир”  уеннарын балалар аеруча яраталар.

Тел өйрәтүдә сюжетлы – рольле уеннар да актив кулланыла торган ысул булып торалар. Бу уеннар аша тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

Балалар “Кибет”, “Кафеда”, “Ашханә”, уеннарын яратып уйныйлар.

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Бармак уеннары, кул - бармак хәрәкәтләрен ныгыталар, сүзлек үстерүгә дә булышлык итәләр.

Җырлы - сүзле уеннар да тәрбияви яктан бик әһәмиятле. Алар балаларны музыкаль  авазлар белән хисләндерәләр, күңелендә нәфислек тойгысы уяталар. Шуның өчен балалар җырлы - сузле уеннарны бик яраталар.

Безнең иң яратып уйный торган уеннарыбыз «Ак ипи», «Бар матур бакча», «Әйдәгез, биибез», «Минем өем», «Чума үрдәк, чума каз», «Кәрия -  Зәкәрия», «Түбәтәй» һ.б.

Балалар өчен уен – тормыш мәктәбе. Уен – һәрьяклап үскән белемле, көчле ихтыярлы, иҗади фикер йөртә, матурлыкка омтыла белә торган, рухи һәм физик яктан сәламәт, камил шәхес тәрбияләү чарасы ул. 

Мои публикации:
Конструирование, ручной труд
Развитие речи
Разное
Региональный компонент
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы