Нәүрүз бәйрәме
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Хафизова Гелюся Газизовна

Мәктәпкә әзерлек балалары төркеме өчен язны каршылау бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lastochka_balalar_bakchasy_nuruz_byrme.doc79.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Коркачык «Ласточка» балалар бакчасы»  мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Нәүрүз бәйрәме

(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Әзерләде:

I кв. категорияле тәрбияче

Хафизова Гөлүсә

Газиз кызы

Март - 2021

Максат: балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итеп, аларда халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

- тәрбия бурычы: балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү;

- үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кызыксынучанлыкларын, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

- белем бирү бурычы: халкыбызның милли бәйрәмнәре, борынгы гореф-гадәтләре белән таныштыру.

Җиһазлау: авыл өе макеты; нәүрүзчеләргә бирү өчен тәм-томнар: күмәч, май, күкәй, он; акча; тәм-томнарны кую өчен өстәл; 2 агач кашык; 2 капчык; кулъяулык; ачкыч; ноутбук; аудиозмада “Авыл көе”, “Түбәтәй” уены өчен көй, “Яз җитә”, “Нәүрүз һәм балалар” җырлары, татар бию көе.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Менә салкын кыш та узып бара. Туган җиребезгә ямьле яз килә. Ә яз белән бергә матур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме килә.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме! Элек татарлар Яңа елны 21 мартта каршылаганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Бу көнне малайлар һәм кызлар матур киемнәр кигәннәр, аннан соң һәр өйгә кергәннәр, матур җырлар җырлаганнар, биегәннәр, йорт хуҗаларын бәйрәм белән котлаганнар.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын!

Нәүрүз бәйрәме икәнне

Балалар белеп торсын!

Кунаклар белеп торсын!

(2 бала шигырь сөйли)

 1. Исәнмесез, саумысыз!

Буген бездә бәйрәм көн!

Уйнап, күңел ачам диеп,

Бакчага килде һәркем.

2. Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз,

Нәүрүз бәйрәме!

 

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, яз килгәнче, урам әйләнеп кайтыйк, һәр йортка кереп, хуҗаларны бәйрәм беләп котлап, тәмле ризыклар алып килик.

(4 бала: түтәй, әби, бабай, әни йорт макеты янына китәләр. Калган балалар-“нәүрүзчеләр” “Авыл көе” астында урам әйләнеп йортка киләләр)

Тәрбияче: Ач ишегеңне, керәбез,

Нәүрүз әйтеп киләбез!

Балалар (бергә): Нәүрүз котлы булсын!

1 нче бала: Өйдәме, түтәй?

Тизрәк бир күкәй!

Бирсәң безгә өч күкәй

Тавыгың салыр йөз күкәй!

Түтәй: Керегез, кер, балакайларым!

Мин сезне күптән көтәм инде.

Менә, рәхим итеп алыгыз,

Бер түгел, йөз күкәй!

Нәүрәз котлы булсын!

Балалар (бергә): Нәүрүз котлы булсын!

(түтәй балаларга күкәй бирә)  

2 нче бала: Әй, Иш бабай, Иш бабай,

Мич башыннан төш, бабай!

Биш сум акча бир бабай,

Нәүрүз котлы булсын!

Балалар (бергә): Нәүрүз котлы булсын!

Бабай: Исәнмесез, балаларым!

Нәүрүз котлы булсын!

Дәүләт пенсияне биреп тора,

Менә сезгә күчтәнәчем.

(бабай балаларга акча бирә)

3 нче бала: Әби, әби, син өйдәме?

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калач кирәк!

Күмәчең дә кызганма,

Озак яшә, сызланма!

Нәүрүз котлы булсын!

Балалар (бергә): Нәүрүз котлы булсын!

Әби: Бар, бар, балаларым!

Маем да бар, күмәчем дә бар,

Мәгез, мәгез, балалар,

Зур үсегез, әти-әниегезгә

Игелекле булыгыз.

Нәүрүз котлы булсын!

(әби балаларга май белән күмәч бирә)

4 нче бала: Әгәр булса юнегез,

Бардыр сезнең улыгыз,

Бәлки бардыр кызыгыз,

Савап булыр, бирегез,

Нәүрүз котлы булсын!

Балалар (бергә): Нәүрүз котлы булсын!

Әни: Аякларыгыз җиңел булсын!

Яңа ел котлы булсын!

Ашлыклар мул булсын,

Башагы биш карыш булсын!

Менә сезгә бер капчык он,

Сыйланыгыз!

(әни балаларга капчык белән он бирә)

(балалар-“нәүрүзчеләр” күчтәнәчләр белән “Авыл көе” астында кире кайталар, күчтәнәчләрне өстәлгә куялар)

Тәрбияче: Күчтәнәчләр дә күп җыелды.

Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк!

Еллар тыныч булсын!

Уңышлар мул булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

(2 бала шигырь сөйли)

1. Урамда бүген күңелле

Кышны озата халык.

Бииләр, җырлар яңгырый

Күңелләрдә зур шатлык!

2. Борынгыдан килгән гадәт

Кышны зурлап озату.

Безнең төркем балалары

Үзара бик дус, тату.

 

(көй астында кара карга очып килеп керә )

Карга: Мин – Карга,

Карр, Карр!

Тиздән эреп бетә кар!

Канатымда хатым бар,

Буең җитсә, тартып ал!

 

(тәрбияче карга канатыннан хатны ала)

Тәрбияче: Балалар, язның иң беренче хәбәрчесе безгә кемнәндер хат алып килгән. Кемнән икән? Әйдәгез, тизрәк хатны укыйк әле!

(тәрбияче хатны укый): Исәнмесез! Мин – Нәүрүзбикә. Мине Убырлы карчык бәйләп куйды. Зинһар өчен, коткарыгыз, булышыгыз!

Балалар, яз кызы – Нәүрүзбикә бездән ярдәм сорый. Әйдәгез, башта яз турында җыр җырлыйбыз, аннан соң Нәүрүзбикәне ничек коткарырга икәнен бергәләп уйларбыз.

Җыр “Яз җитә”

  1. Кояш көлеп карый безгә,
    Күзләр чагыла,
    Елгалардан бозлар ага
    Диңгез ягына.

Кушымта:
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.

2.
Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.

Кушымта шул ук.


3.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.

Кушымта шул ук.

(Балалар җырлап бетерүгә, Убырлы карчык белән Нәүрүзбикә керәләр. Убырлы Нәүрүзбикәне кулыннан тоткан, җибәрми).

Убырлы карчык: Менә килми генә торсын әле яз! Хәзер Нәүрүзбикәне алып китәм дә, өемә бикләп куям, бер кая да җибәрмим, миңа да бәйрәм кирәк!

Нәүрүзбикә: Юк, юк, җибәр мине, Убырлы! Мин бикләнеп яши алмыйм. Мин кешеләрне бик яратам. Минем кешеләргә яз китерәсем бар.

Убырлы: Кешеләрне яратасың, ә мине яратмыйсыңмы?

Нәүрүзбикә: Әйбәт булсаң, начарлык эшләмәсәң, сине дә яратырмын. Сиңа да җылы, кояшлы көннәр алып килермен.

Убырлы: Әйдә, матур көннәрне минем үземә генә алып кил! Андый көннәрне минем берәүгә дә бирәсем килми. Менә мин сине шушы ачкыч белән өемдә бикләп тотармын. Кая әле, ачкычны кулъяулыгыма яхшылап бәйләп куйыйм әле.

(Убырлы ачкычны кулъяулыкка төреп бәйли, кесәсенә салганда, кулъяулык төшеп кала. Убырлы белән Нәүрүзбикә чыгып китәләр)

Тәрбияче: Балалар, нишлибез инде? Нәүрүзбикәдән башка яз килми бит инде. (Тәрбияче аптырап йөри һәм төшеп калган кулъяулыкны табып ала, чишеп карый, ә кулъяулыкның төене чишелми). 

(Шулвакыт кулъяулык телгә килә) (Аудиоязма): Мин гади яулык түгел, бик тиз генә чишелмим. Мине чишәсегез килсә, җырлап-биеп, уйнап-көлеп, шигырьләр сөйләп, күңелемне күрегез. Шул вакытта, бәлки, чишелермен.

Тәрбияче: Кулъяулыкның да шарты бар икән. Балалар, без бит бу шартны үти алабыз. Әйдәгез әле, уйнап, биеп алыйк, шигырьләр дә сөйлик.

Балалар, мин сезгә без бик яратып уйный торган татар халык уенын “Түбәтәйне” уйнап алырга тәгъдим итәм.

“Түбәтәй” уены

Балалар түгәрәктә басып торалар, җырлый-җырлый түбәтәйне кулдан-кулга бирәләр. Җыр беткәч, түбәтәй кемдә кала, шул балага җәза бирелә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ерактан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.  

(Җәзалар: 1 - әтәч булып кычкырырга; 2 – санамыш әйтергә; 3 – бер аякта гына сикереп, түгәрәкне әйләнергә)

 

Тәрбияче: Афәрин, балалар! Матур итеп уйнадык, ә хәзер ямьле яз турында шигырьләр дә сөйләп алыйк әле.

Балалар шигырьләр сөйлиләр

  1. Чәчәкләр белән күмелгән

Без яшәгән ил.

Тизрәк кил безгә, җылы яз,

Тизрәк, тизрәк кил!

  1. Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк!

 

  1. Елгада бозлар кузгала,

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады,

Ямьле һәм күңелле яз!

  1. Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә!

5. Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык, көзге бәхет,

Яз белән бергә килә!

Тәрбияче: Афәрин, балалар! Бик матур сөйләдегез! Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп, тыпырдатып, татарча биеп алыйк әле.

Татарча күмәк бию

Тәрбияче: Балалар, уйнадык, биедек, матур шигырьләребезне сөйләдек, димәк, кулъяулыкның бөтен шартын да үтәдек, әйдәгез инде төенне чишеп карыйк. (Кулъяулык чишелә, ачкычны алалар). Менә кулъяулыгыбыз чишелде дә!

Убырлы керә. Кулъяулыгын эзли.

Убырлы: Кая югалттым соң шул кулъяулыгымны? Сез күрмәдегезме?

Тәрбияче: Күрдек тә, таптык та инде, ачкычны да алдык!

Убырлы: Минем ачкыч бит ул! Бирегез!

Тәрбияче: Бирми генә торыйк әле. Башта безнең балалар белән ярышып кара, җинә алсаң, бәлки, бирербез дә.

1 нче ярыш: “Кашыкка күкәй куеп узышу” (Бу ярышта Убырлы җиңелә)

2 нче ярыш: “Капчык киеп йөгерү” (Бу ярышта Убырлы капчыкка кергәч, аны капчыктан чыгармыйлар).

Тәрбияче: Менә, Убырлы карчык, эләктердек үзеңне.

Убырлы: Чыгарыгыз мине, чыгарыгыз!

Тәрбияче: Нәүрүзбикәне алып килергә риза булсаң, чыгарабыз.

Убырлы: Алып киләм, киләм! Чыгарыгыз гына!

Тәрбяче: Әйдәгез, балалар, Убырлы карчыкны җибәреп карыйк, сүзендә торыр микән ул? Нәүрүзбикәне алып килсен ул безгә.

(Убырлы китә, Нәүрүзбикәне алып килә).

Убырлы: Менә, алып килдем. Сүземдә тордым.

Нәүрүзбикә: Рәхмәт сезгә, дусларым! Мине явыз Убырлыдан коткардыгыз.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Бик күп сулар кичтем мин,

Биек таулар үттем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Сезне сагынып килдем мин.

Нәүрүз котлы булсын!

Тәрбияче: Нәүрүзбикә, безнең балалар да синең хөрмәткә матур шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.

3 бала шигырь сөйли

  1. Нәүрүз килде, Нәүрүз килде,

Нәүрүз килде, яз килде,

Яз белән байлык килде,

Яз белән шатлык килде.

  1. Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!

Язгы яңа елыбыз.

Яңа елда туры булсын,

Матур булсын юлыбыз!

  1. Шаулап ага гөрләвекләр,

Ява ләйсән яңгыры.

Безнең ямьле бакчабызда

Яңгырый матур яз җыры.

Тәрбияче: Балалар, Нәүрүзбикәне уртага алып, бергәләп, матур җырыбызны җырлыйк әле.

Җыр “Нәүрүз һәм балалар җыры”

  1. Нәүрүз:

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз язны да.

Балалар:

Нәүрүз, Нәүрүз,

Зур рәхмәт!

Телибез изге теләк!

  1. Нәүрүз:

Яратагыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләр, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

Балалар:

Нәүрүз, Нәүрүз,

Зур рәхмәт!

Телибез изге теләк!

Нәүрүзбикә: Рәхмәт, балалар, матур җырыгыз өчен.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар!

Эшләрегез уң булсын,

Күңелегез хуш булсын,

Нәүрүз котлы булсын!

Тәрбияче: Рәхмәт, Нәүрүзбикә изге теләкләреңә. Ә минем теләкләрем шундый:

Дөньялар тыныч булсын,

Күк йөзен болтылар капламасын.

Игеннәр мул уңыш бирсен,

Нәүрүз котлы булсын!

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Тагын бер тапкыр барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Исәнлек-саулык, зур уңышлар телим! Ә хәзер бәйрәм хөрмәтенә дип, пешекче апаларыбыз әзерләгән тәмле коймаклар белән чәй эчәргә чакырам. Рәхим итегез!

Кулланылган әдәбият

  1. Р. Газизов “Татар балалар фольклоры”. – “Раннур нәшрияты”. – 1996.
  2. “Балалар бакчасында музыка дәресләре уздыру өчен хрестоматия”. – Казан. “Мәгариф” – 1999.
  3. Г.З. Гәрәфиева “Сөмбеләне кем белә?”. – Казан. “Хәтер” – 2003.
  4. Г.Х. Измайлова “Бергәләп тәрбиялибез”. – Казан. “Мәгариф” – 2006.
  5. К.В. Закирова “Мәктәпкәчә тәрбия. Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләү”.