Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре
статья

Хафизова Гелюся Газизовна

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. 

Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада табигый сәләтне мөмкин кадәр ачу һәм аны үстерүдә ярдәм күрсәтү. 

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру тәрбиячедән тәрбия һәм белем бирү эчтәлеген яңартуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә. Безнең бакчада ачык шөгыльләр, ата-аналар белән балалар арасында ярышлар, гаиләләр арасында бәйгеләр, күңел ачу чаралары, бәйрәмнәр үткәрү традициягә әйләнде, чөнки балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән бердәм иҗади эшләр оештыру балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә зур нәтиҗә бирә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hafizova_g.g._-_statya.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Г. Хафизова,

тәрбияче, ТР, Биектау муниципаль районы, Коркачык “Ласточка” балалар бакчасы

БАЛАЛАР  БАКЧАСЫНДА СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Табигый сәләт очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора.

К. Насыйри

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора.

Нәрсә ул сәләт? Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар. Сәләт – кешенең булдыклылык баскычлары. Аның үсә баруы һәм сыйфат аермалыклары шул рәвешчә билгеләнә. Сәләт турында сөйләгәндә “мөмкинлек” һәм “чынбарлык” дигән фәлсәфи категорияләр кулланырга мәҗбүрбез. Әйтик, туфракның составы, дымлылыгы, һава торышы һәм башка шартлар уңай булганда, шул туфракка төшкән бөртектән башак үсеп чыга алган кебек, кешенең сәләтлелеге дә белем алуда һәм осталыкка өйрәнүдә бары тик мөмкинлек кенә булып тора. Белемгә һәм осталыкка ия булу-булмау, мөмкинлекнең чынбарлыкка әйләнүе бик күп нәрсәләргә: мәсәлән, үз тирәсендәге кешеләрнең (гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, иптәшләре һ.б.) аның белемгә һәм күнекмәләргә ия булуы белән никадәр кызыксынуларына, аны ничек укытуларына, тәрбияченең осталыгына һәм белем бирүнең ничек оештырылуына бәйле.

Баланың музыкага сәләтлелегенә карап кына, үсеп җиткәч, ул музыкант булыр дип әйтә алмыйбыз. Бу теләк тормышка ашсын өчен, махсус уку, уен коралы, ноталар булдыру, вакыт булу, нык түземлелек һәм сабырлык, яхшы сәламәтлек һ.б. бик күп шартлар кирәк. Шулар булмаса, сәләтлелек чәчәк атканчы ук сулачак.

Психология кеше сәләтләре үсешенең  гомуми кагыйдәсен билгели. Сәләт бары тик шушы сәләткә корылган эшчәнлектә генә күренергә мөмкин. Рәсем ясарга өйрәтеп карамыйча торып, кешенең сурәт төшерү осталыгы турында әйтеп булмый бит. Менә шуңа күрә дә, сәләтлелек турында сүз барганда кешенең шәхси психологик үзенчәлекләрен, ягъни бер кешене икенче кешедән аерып тора торган нәрсәне күз алдында тоталар.

Бер үк бала берничә төр сәләткә ия була. Бу исә безнең алда кеше мөмкинлекләренең матур үзенчелекләрен ачып бирә: бер сәләт башка бик күп сәләтләрне ачарга сәбәп булырга мөмкин. Кеше моңа нык тырышлык күрсәтеп кенә ирешә ала.

Билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Без баланың сәләтен никадәр тизрәк күрәбез, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый.

Балаларның сәләтләрен үстерү буенча тәрбия һәм белем бирү системасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  1. тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм ата-аналар хезмәттәшлеге барышында тормышка ашырыла торган күчүчәнлек;
  2. мәктәпкәчә яшьтә “сенситив”лыкны исәпкә алу;
  3. эшне вакытында башлау;
  4. балага индивидуаль якын килү;
  5. сайлау мөмкинлеге булдыру;
  6. комплекслы якын килү;
  7. балалар бакчасының мәгариф, мәдәният һәм сәнгать учрежденияләре белән хезмәттәшлек итүе.

Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада табигый сәләтне мөмкин кадәр ачу һәм аны үстерүдә ярдәм күрсәтү.

Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яшьтәшләреннән үсешенең бик нык алга китүе белән аерылып торганнары була. Андый балалар ишеткән яисә укыганны тиз истә калдыралар, күп сорау бирәләр, кызыксынучан, тиз төшенүчән, күзәтүчән булалар.

Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру тәрбиячедән тәрбия һәм белем бирү эчтәлеген яңартуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.

Безнең бакчада ачык шөгыльләр, ата-аналар белән балалар арасында ярышлар, гаиләләр арасында бәйгеләр, күңел ачу чаралары, бәйрәмнәр үткәрү традициягә әйләнде, чөнки балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән бердәм иҗади эшләр оештыру балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә зур нәтиҗә бирә.

Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштыралар. Безгә, тәрбиячеләргә, әнә шул саф җирлеккә матурлык, шәфкатьлелек “энҗеләрен” ничек тезәргә? Бакчада балаларга татар телен, ана телен өйрәтүче тәрбияче буларак, мин бу сорауга: “Әлбәттә, матур әдәбият аша”, - дип җавап бирер идем. Китапларны яратып, чын күңелдән әкият, шигырьләрне тыңлаган, укыган баланың белеме тирәнрәк, күңеле баерак була. Аның кешеләргә игътибары арта, күркәм эшләр башкарырга омтылышы көчәя.

Сөйләм телен, татар телен, ана телен өйрәтү-камилләштерүнең төп һәм иң киң кулланыла торган нәтиҗәле чарасы – ул бәйрәм кичәләре. Безнең балалар бакчасында халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, милли гореф-гадәтләргә багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырыла. Балаларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү, күрү – үзе бер куаныч. Ә бу эштә үзеңнең  керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Андый балаларны күрә һәм сәләтен үстерү өчен шартлар булдырырга, ярдәм кулы сузарга кирәк. Балалар бакчасында кулланылган эш алымнары – барысы да балаларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Бары тик үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсән, сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак, әлбәттә. Без, тәрбиячеләрнең, һәр яңа көне балалар өчен яңа ачыш алып килергә, белем алуга теләк уятырга тиеш. Тәрбияләгән балаларыбыз  бәхетле булсыннар, ә бәхетле балачагы булган кеше үскәч, иртәме-соңмы уңыш казанмый калмый ул.

Кулланылган әдәбият:

  1. Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы [Электрон ресурс] URL: https://nsportal.ru/ (керү вакыты 23.08.2019)
  2. Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре [Электрон ресурс] URL: https://infourok.ru (керү вакыты 23.08.2019)
  3. Гаҗәеп балалар яки атылган йолдызлар [Электрон ресурс] URL: http://syuyumbike.ru/ (керү вакыты: 27.08.2019)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм ...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....