Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”
учебно-методический материал

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Выступление для воспитателей на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pedagoglar_beln_esh_tore.docx23.92 КБ

Предварительный просмотр:

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Тәрбияче балаларга белем бирү, аларны тәрбияләү белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел, үзенең эш тәҗрибәсен башка тәрбиячеләр белән уртаклашырга, яшьләргә ярдәм итәргә дә тиеш. Гомумән, белем бирү өлкәсендә эшләүченең төп миссиясе дә шуннан гыйбәрәт дип саныйм.

     Балаларның аерым бер сәләткә ия булулары – табигатьнең иң кызыклы һәм серле күренешләреннән берсе. Сабыйның мәктәпкәчә яшьтәге чоры сәләтне үстерүнең “сензитив” чоры санала. «Сензитив» сүзе латин теленнән кергән. Sēnsus – хис, тоемлау, аңлау кебек мәгънәләрне белдерә. Сензитив үсеш чоры дәвамында организм әйләнә-тирә мохиткә карата югары сизгерлеккә ия, шул ук вакытта физиологик һәм психологик яктан да үз-үзеңне тота белү һәм аң-белемнең яңа формаларын үзләштерергә әзер.

    Һәр бала, дөньяга килгәндә үк, билгеле бер потенциалга ия була. Уңай шартлар тудырылган очракта, ул, нәтиҗәле үсеш алып, балага зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.

     Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора, шулай ук дәүләт мәгариф сәясәтенең дә өстенлекле юнәлешләреннән санала.

     Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яшьтәшләреннән үсешенең бик нык алга китүе белән аерылып торганнары була. Гадәттә, алар тәкъдим ителгән яңа материалны тиз үзләштереп алалар, яшьтәшләре белмәгән вакыйга һәм проблемалардан хәбәрдар, ишеткән яисә укыганны тиз истә калдыралар, акыл хезмәте таләп иткән катлаулы мәсьәләләрне чагыштырмача җиңел хәл итәләр, күп сорау бирәләр, кызыксынучан булалар, үзенчәлекле, ягъни оригиналь фикер йөртәләр һәм көтелмәгән җаваплар тәкъдим итәләр, тиз төшенүчән, күзәтүчән булалар һәм барлык яңа төшенчәләрне отып алалар. Болар барысы да – сәләтле бала сыйфатлары.

     Мәктәпкәчә чорны шартлы рәвештә берничә этапка бүлеп чыгарырга мөмкин:

Беренче этап (2-3 яшь). Хис-тойгы, эмоцияләр җыю чоры. Бу этапта иң мөһиме – хисне уяту. Сәнгать алымнары бу яшь аралыгында бары үсеш фоны буларак кулланыла.

Икенче этап (3-4 яшь). Табигый сәләтнең беренчел сыйфатлары күзәтелә. Әлеге яшьтәге бала шактый актив, теләсә кайсы эшчәнлеккә теләп, яратып алына. Шушы фактны истә тотып, балаларга берничә өлкәгә караган эш төрләрен тәкъдим итәргә һәм һәр баланы күзәтергә кирәк.

Өченче этап (4-5 яшь). Кызыксыну, теләк, иҗади эзләнү хас чор. Бу этапта сәләтләре бертөрлерәк булган балаларны өстәмә дәресләр өчен төркемнәргә берләштерергә ярый.

Дүртенче этап (5-6 яшь). Табигый сәләтенең ачык күренеп торуы белән характерлана. 5-6 яшьтәге бала бу чорда эшне уңышлы һәм нәтиҗәле итеп башкарырга омтыла.

Бишенче этап (6-7 яшь). Профессиональ сәнгатькә беренче адым ясау вакыты. Бу этапта аерым бер балаларның сәләтләре, ачык күренеп, зур үсеш ала. Шуңа күрә аларга өстәмә шөгыль-чаралар тәкъдим итү, башлыча, төрле түгәрәкләр оештыру зарур. Аерым бер балалар белән индивидуаль эш итү дә бик үтемле бу чорда. Болар барысы да баланың табигый сәләтен үстерү өчен ярдәмче фактор. Баланың сәләтләре үсешендә бишенче этап – мәктәпкә әзерлек төркеме. Аерым бер балаларның үсеш дәрәҗәсе шактый югары була. Аларга балалар бакчасында «кысан» була башлый, алар дөньяга беренче адымнарын ясарга әзерләр. Бу вакытта балаларның эшчәнлек даирәсен киңәйтеп, алга таба эстетик һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар булдыру мөһим.

      Бакчада “Салават күпере ”, “Спортландия ”, “Умырзая ” “Көмеш кыңгырау”, “Водотерапия ”, “Английский язык ”, “Развивайка”, “Тылсымлы авазлар” һ.б. түгәрәкләр эшләп килә. Балалар бирегә бик теләп йөриләр. Югарыда күрсәтелгән эш еллык план буенча башкарыла. Әлеге эшчәнлек төрләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади һәм индивидуаль мөмкинлекләрен үстерүдә зур ярдәм булып тора. Төрле түгәрәкләр эше баланың индивидуаль үсеше өчен шартлар булдыру, иҗади продуктив фикер йөртү алшартларын үстерү (абстракт, ягъни гомумиләштереп күзаллау; образлы хәтер, “ассоциатив” һәм аналогия буенча фикерләү һ.б.), коллектив фикер йөртү эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру, үз фикереңне җиткерә белү һәм интеллектуаль көчеңә ышаныч формалаштыру кебек мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм булып тора.

Шулай итеп, балаларның сәләтләрен үстерү буенча тәрбия һәм белем бирү системасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

1) тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм ата-аналар хезмәттәшлеге барышында тормышка ашырыла торган күчүчәнлек;

2) мәктәпкәчә яшьтә “сенситив”лыкны исәпкә алу;

3) эшне вакытында башлау;

4) балага индивидуаль якын килү;

5) сайлау мөмкинлеге булдыру;

6) комплекслы якын килү;

7) балалар бакчасының мәгариф, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре белән хезмәттәшлек итүе.

     Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада табигый сәләтне мөмкин кадәр ачу һәм аны үстерүдә ярдәм күрсәтү.

    Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә шулай ук балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр белән бердәм иҗади эшләр оештыру зур нәтиҗә бирә.Ачык дәрес, ата-аналар белән балалар арасында ярышлар,гаиләләр арасында бәйгеләр, күңел ачу чаралары, бәйрәмнәр балалар катнашында уза торган Гаилә бәйрәмнәре традициягә әйләнде. Мондый чараларда ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр хискә баеый, әти-әниләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләнә. Чыгыш ясаган әти-әниләрен күреп, балаларда алар белән чиксез горурлану сизелә, өлкәннәр дә кечкенәләр дә эмоциональ канәгатьлек алалар.

        Чын матурлык һәрвакыт кешелекле була. Гүзәллек кешене нәфисләндерә, яхшырта, рухи яктан һәм әхлак ягыннан сафландыра. Киләчәк дөньяның яшь гражданын тормыштагы һәм сәнгатьтәге гүзәллекне тиешенчә һәм дөрес бәяли белергә өйрәтү- аның рухи йөзен һәр яктан үскән шәхес өчен кирәк булган сыйфатлар белән баету дигән сүз. Гүзәллеккә төшенүнең бала күңелендә бара торган зур һәм мөһим процессына әйләнә-тирәдәгеләр, беренче чиратта гаилә, саклык белән якын килергә тиеш. Әйләнә-тирәдәге тормышның гүзәллеге бала аңына ничек үтеп керсә, якыннарының матурлыгы, намуслылыгы да формалашып килүче кеше күңелендә шундый ук югалмас эз калдырачак. Гаилә һәм бакча да бала тирәсендә матурлыкка, аның бөтен байлыгына, бигрәк тә сәнгатькә тиешле урын бирелгән атмосфера тудырырга тиешләр. Үзеңне сәнгатьнең тәмен белүче, аның байлыгына һәм күптөрлелегенә төшенергә сәләтле кеше итеп тәрбияләү өчен бернинди рецепт та юк. Ә барлык балалар- барсы да!- сәнгатьнең теге яки бу өлкәсенә сәләтле булып туалар. Баланың сәләтсезлеге-күп очракта тәрбия булмау нәтиҗәсе ул.

        Балаларның сәләтлелеген күрсәткән хәлиткеч һәм иң ачык билге- аларның уеннары, әкият яратулары.

       Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

      Тагын берничә мөһим шарт булып түбәндәгеләр тора:

1. Бакчадагы уен тирәлеге өчен материаль база булдыру;

2. Уенчыклар һәм уен зоналары белән тәэмин итү;

3. Балаларның мөстәкыйль уеннары өчен уңай шартлар тудыру.

Бу шартларны тормышка ашыру – балаларның тормышын кызыклы итү, уен атмосферасын уңай эмоцияләр белән сугару өчен бик кирәк.

      Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт, талант нәтиҗәсе генә түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе дә булуын мин һәрвакыт балаларга да әти – әниләргә дә әйтеп торам. Менә берничә киңәш.

       Сәләтле бала тәрбияләгез. (Дэвид Льюи)

1.Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.

2.Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

3.Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим

5.Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак,дип әйтмим.

6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

7.Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы нәрсәләрне даими укыйм.

8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар-хәлләр уйлап чыгаруын , хыялына каршы килмим.

9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

11.Мин бер вакытта да бала җибәргән хатадан көлмим.

12.Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

13.Мин баланы олылар белән олыларча тотарга өйрәтәм.

14.Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге темасына чыгыш

Бу чыгышта сүз балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә халык аваз иҗатының әһәмияте турында бара...

Балалар бакчасында дежурлык оештыру - чыгыш

Балалар бакчасында дежурлык оештыру буенча чыгыш...

Чыгыш.”Педагогның профессиональ эшчәнлегендә психологик үзенчәлекләр”

Һәр кеше узенең тормышында профессиональ эшчэнлегендэ проблемалы авырлыклар белэн очрашып тора.Моның ачык мисалы- педагог профессиясе.Ул коллегалары,администрация,балалар белэн,ата-аналар белэн,хезмәт...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм ...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....