Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре
консультация (младшая группа) на тему

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен- кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф- гадәтләренә чын мәгънәсендә  ихтирамлы була ала. Туган телен яратсын, ана телендә аралашсын өчен, бала, һичшиксез, аны камил белергә, бөтен нечкәлекләренә төшенергә тиеш. Шул вакытта гына туган тел аның өчен чын мәгънәсендә “рухи байлыгыбызга ачкыч” булачак.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен- кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф- гадәтләренә чын мәгънәсендә  ихтирамлы була ала. Туган телен яратсын, ана телендә аралашсын өчен, бала, һичшиксез, аны камил белергә, бөтен нечкәлекләренә төшенергә тиеш. Шул вакытта гына туган тел аның өчен чын мәгънәсендә “рухи байлыгыбызга ачкыч” булачак. Гаять катлаулы һәм мөһим мәсьәләне гаилә, балалар бакчасы, мәктәп бердәм булып, кулга –кул тотышып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Баланың сөйләмен кечкенәдән үк формалаштырырга кирәк.

Бер яшьтә бала 10 сүз әйтә һәм әйберләрнең атамаларын белә.

Ике яшьтә бала фразалар һәм гади җөмләләр төзи. Сөйләмдә сыйфатлар, алмашлыклар куллана. 50 сүз белә.

Ике яшь ярымнан катлаулы җөмләләр төзи, р, ш, ж, л авазларыннан башка барлык авазларны да дөрес итеп әйтә һәм - кая, - кайдан дигән сораулар бирә. Өч яшьтә мәгънәләре ягыннан бәйләнешле җөмләләр төзи.

Әгәр бала ике яшь ярымда сөйләшми икән димәк балада сөйләм үсеше тоткарлана.

Сөйләм үсеше тоткарлану сәбәпләре:

Гидроцефалия.

Туган вакытта травма алуы - туган вакытта баланың баш миенә зыян килә  (тиз туу, алдан туу, кендекнең муен тирәли уралуы).

ҮНС перинаталь патологиясе – баланың баш миенә төрле сәбәпләр аркасында зыян килә ( йогышлы авырулар, туган вакытта кислород җитмәү һ.б.)

Сабыйның теле соң ачылу, сөйләмендәге кимчелекләр аның акыл үсешенә дә тискәре йогынты ясый, шуңа күрә өлкәннәр бу күренешләрне игътибарсыз калдырмаска, баланың сөйләме яшь үзенчәлекләренә туры киләме, юкмы икәнен ачыклап торырга тиеш. Моның өчен белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Балага нинди белгечләрнең ярдәме кирәк соң?

Дефектолог- шөгыльләрне 2 яшьтән башларга кирәк. Дефектолог баланың игътибарлылыгын, хәтерен, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә.

Логопед- авазлар куя, сүзлекне баета, бәйләнешле сөйләмне үстерә. Логопедлар күп очракта бала белән эшне бары тик 4-5 яшьтә генә башлыйлар.

Невролог-  баланың сөйләм үсеше тоткарлануга китергән төрле неврологик авыруларны дәвалый.

Логопедлар сөйләм үсеше тоткарлануны дәвалый дип уйлыйлар. Ләкин логопедлар дәваламыйлар. Алар авазларны ишетеп аерырга, дөрес әйтергә өйрәтәләр.  Шуңа күрә күп кенә логопедлар баланың 4-5 яшькә җитүен көтә. Чөнки бу яшьтә балалар аңлап эшлиләр.

Йогышлы авырулар, югары температура, стресслар неврологик авыруларны көчәйтә. Ә бу үз чиратында сөйләм үсешенең генә түгел зиһен үсешенең дә тоткарлануына китерә. Шуңа күрә балаларның сөйләм үсеше тоткарлану өстендәге эшне кече яшьтән үк башларга һәм невролог, психоневролог, дефектолог белән берлектә алып барырга кирәк.

Балаларны сөйләшергә өйрәтү вакытында бөтен ваклыклар да әһәмиятле: сулыш алу, тавыш көче, авазларны дөрес әйтә, аларны ишетеп кабул итә һәм бер- берсеннән аера алу, телнең грамматикасын белү дәрәҗәсе һәм, билгеле инде, баланың үз фикерен төгәл, тулы итеп әйтеп бирә алуы. Боларның барысына да ирешелгән очракта гына, бала әдәби телдә матур итеп сөйли алыр. Тавышка игътибар тәрбияләүгә, фонемаларны ишетеп кабул итә һәм аеру сәләтен үстерүгә, авазларны ныгытуга, сүзлекне үстерүгә, грамматик категорияләрне үзләштерүгә, башлангыч грамотага өйрәтүгә, хәтер, игътибар, логик фикеләүне үстерүгә уеннар киң кулланыла.

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда, сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак- кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай  тәэсир ясый. 4-5 яшькә җитеп тә, авазларны дөрес әйтә алмаган балаларның кул- аяк хәрәкәтендә дә төгәллек җитеп бетми, бигрәк тә рәсем ясау, кисеп ябыштыру кебек кул эшләрен авыр башкаралар. Бармак уеннары, кул- бармак хәрәкәтләрен ныгыту белән бергә, сүзлек үстерүгә дә булышлык итә. Шуны истә тотып, халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарына аеруча игътибар бирелә

Вак моторика яхшы үсеш алсын өчен конструктор, пазлы, мозаика, шнурлау, пирамида төзү ярдәм итә. Бала пластилиннан әвәләргә, рәсем ясарга, төймә төзергә тиеш. Шулай ук бармаклардан фигуралар төзү, таякчыклардан фигуралар төзү , кул чуклары өчен гимнастика күнегүләре, су- джок, алты кырлы карандаш, әстерхән чикләвеге белән кулларга массаж ясау кебек традицион булмаган алымнар куллану балаларның сөйләмнәрен үстерүгә дә зур ярдәм итә.

Баланың сөйләмен төзәтү эшенә керешкәнче, аның сөйләм органнарын авазларны дөрес әйтүгә, ишетеп аера белергә әзерләргә кирәк. Шуңа күрә дә ишеткән тавышка игътибарны үстерү беренче урында тора.Уеннарны дөрес эзлелектә сайларга, иң элек төрле тавышларга игътибар итәргә, аннары  аларны ишетеп аера белергә өйрәтергә кирәк. Болар балаларга таныш предметлар, уен кораллары, табигать күренешләре, әйләнә- тирәдәге башка тавышлар булырга мөмкин.

Төрле тавышларны ишетеп аера белергә өйрәтү баланың тирә- юньгә игътибарын арттыра, эстетик хисләрен үстерә. Яңгыр шыбырдаганы да, кошлар сайравы да, үлән кыштырдаганы да бала өчен кызыклы була башлый Тавышны ишетеп аеру мөмкинлеге байый, арта бара.Шуннан соң гына сүзнең өлешләрен- авазларны ишетеп аеруга күчәргә мөмкин.

Балалар бакчасында коррекция эшләре тәрбияче белән бер үк вакытта, тыгыз элемтәдә алып барыла. Тәрбияче эшенең төп юнәлешләре:

-Коррекцияле тәрбия бирү.

-Гомуми белем бирү.

Тәрбияче эшендә коррекция бурычлары:

-Шәхси шөгыльләрдә логопедның биреме буенча балаларның сөйләм күнекмәләрен ныгыту;

-Барлык режим моментлары процессында балаларның сүз байлыгын тулыландыру, ачыклау һәм активлаштыру;

-Балалар сөйләменең грамматик дөреслегенә һәм куелган авазларга системалы контроль;

-Балаларның игътибарын һәм хәтерен үстерү;

-Сүзлекле- логик фикерләүне камилләштерү;

-Балаларның артикуляциясен һәм бармак моторикасын үстерү.

Тәрбияче эшендә гомуми белем бирү юнәлеше:

-Шөгыльләрдә белем бирү балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының барлык бүлекләре буенча алып барыла.

-Тәрбия эше (балаларга әхлакый, акыл, патриотик, эстетик тәрбия бирү, культура- гигиена күнекмәләрен тәрбияләү).

-Әти- әниләр белән эш (тәрбия һәм белем бирү сораулары буенча консультацияләр, күрсәтмә материал әзерләү, җыелышлар, ачык шөгыльләр)

Тәрбияче шөгыльләренең коррекция юнәлеше:

Сөйләм үстерү шөгыльләре, якынча коррекция бурычлары:

-Тирә- юнь турында күзаллауларын тирәнәйтүгә нигезләнеп балаларның сөйләм байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру.

-Балаларның формалашкан бәйләнешле сөйләм алымнарын һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә куллана белү сәләтләрен үстерү.

-Балаларның ирекле мөстәкыйль сөйләмнәрендә авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен, аваз- иҗек структурасын автоматлаштыру, логопед шөгылләре программасына туры китереп сөйләмне грамматик яктан дөрес итеп төзү.

Рәсем, ябыштыру, конструкцияләү шөгыльләрендә коррекция бурычлары:

-Пространствода ориентлашуны, иң беренче чиратта кәгазъ битендә ориентлаша белүне үстерү;

-Язганда балаларны дөрес утырырга, карандашны дөрес тотарга һәм дәфтәрне дөрес урнаштырырга өйрәтү;

-Рәсем, ябыштыру, конструкцияләү шөгыльләрендә алган график күнекмәләрен үстерү.

Коррекция шөгыльләрен тәрбияче көн саен көннең икенче яртысында үткәрә. Дәвамлылыгы 30 минут.  Шөгыльләр барлык балалар белән үткәрелә. Беренче 15 минут балаларның сөйләмендә булган кимчелекләрне төзәтү эшенә, ә калган вакыт төрле шөгыльләр эшчәнлегенә бирелә.Барлык биремнәр балаларга шәхси якын килеп, аларның үзенчәлекләренә һәм мөмкинлекләренә карап тәкъдим ителә. Әгәр 2-3 бала бер үк вакытта бер үк төр кимчелеккә ия булса, бер төрле биремнәрне кулланырга була. Балаларның сөйләм үсеше алга киткән саен таләпләр арта, биремнәр катлаулана бара, Балалар шәхси бирем үтәгән вакытта, тәрбияче, шөгыльдә өйрәнгән материалны ныгытуга мохтаҗ балалар белән эшли, логопед тәкъдим иткән биремне үти.

Шөгыльнең беренче өлеше балаларның биремне үтәүләрен тикшерү белән тәмамлана.Физминуткалар үткәрелә һәм шөгылнең икенче өлеше сүзлекне үстерүгә юнәлтелә. Шөгыльләргә әзерләнгәндә түбәндәге таләпләрне үтәү зарур:

1.Коррекция эшләре көндәлек эш планына кертелә.

2.Җиһазлар алдан әзерләнә.

3. Түбәндәгеләр алдан планлаштырыла:

-гомуми үсешендә кимчелекләре булган балаларның сөйләмен коррекцияләүгә юнәлтелгән шәхси биремнәр.

-сүзлекне үстерү һәм ныгыту өстендә эшләү өчен биремнәр

-физминуткалар.

4. Логопед биремнәре шәхси дәфтәрләр аша үтәлә.

5. Балалар утыра торган өстәлләр- балалар тәрбиячене, тәрбияче балаларны күрә торган итеп куела.

6. Балалар белән логопед биремнәрен үтәгәндә тәрбияче гадәти тавыш белән сөйләшә, пышылдап сөйләшү кулланылмый.

Шөгыльнең структурасы:

1.Шөгыльның эшчәнлеген оештыру.

2.Балаларның коррекция эшчәнлеге (программа буенча өйрәнелгән материалны камилләштерү).

3.Логопед биремнәрен үтәү.

4.Физминуткалар.

5.Сүзлекне үстерү  өстендә эш.

Укытучы- логопед белән тәрбияче тыгыз элемтәдә эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...

Кошлар – безнең дусларыбыз. / икенче кечкенәләр татар логопедия төркемендә сөйләм үсешләре тоткарланган балалар белән үткәрелгән ачык шөгыль/

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү. Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне баету, активлаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү, сөйләмнең гр...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....

5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре

5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре.  Материал для родительского уголка...