5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре
консультация

5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре.  Материал для родительского уголка 

Скачать:


Предварительный просмотр:

5-6 яшьлек балаларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреC:\Users\Булат\Desktop\мама флэшка\шаблонцветы.jpg

Мәктәпкәчә яшьтәге чор баланың шәхес булып формалашуында әһәмиятле роль уйный Алтынчы яшьтәге балалар үзен һәм башкаларны белергә омтыла, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне аңлый башлый. Аларның сүзлекләрендә инде намуслылык, кайгыртучанлык, әдәплелек кебек  сүзләр күбрәк урын ала. Балалар уенындагы мөнәсәбәтләр эчтәлек һәм интонация ягыннан алган рольгә туры килүче сөйләм белән үрелеп бара. Аларның реаль мөнәсәбәтләре вакытындагы сөйләм рольдәге сөйләмнән аерыла. Балалар социаль мөнәсәбәтләрне үзләштерә һәм олыларның төрле эшчәнлекләрендәге буйсынучанлык позициясен аңлый башлыйлар. Бер төрле рольләр аларны башкалары белән чагыштырганда күбрәк җәлеп итә.

Бу яшьтә сынлы сәнгать белән кызыксынучанлык аеруча көчәя. Алар бик еш рәсем ясый башлыйлар. Рәсемнәр эчтәлекләре ягыннан күп төрле: аларда уйлап чыгарылган ситуацияләр, тормыштан алган тәэсирләр, китапларга иллюстрацияләр чагылырга мөмкин. Рәсемнәр композиция чишелешенең оригинальлеге белән аерылырга, хәрәкәтсез, үсештәге мөнәсәбәтләрне чагылдырырга да мөмкин.

Конструкцияләү бу яшь өчен шартларны анализлый белүләре белән характерлана.Балалар агач конструктор детальләрен кулланалар һәм атыйлар. Булган материал белән корылманың детальләрен алыштыра алалар. Үрнәк төзелешне гомуми ысул белән тикшерә беләләр.Конструкцияләү эшчәнлегесхема нигезендә үзләре уйлап яки шарт буенча эшкә ашырыла.Күмәк эшчәнлек барышында конструкцияләү барлыкка килә.

Балалар берничә тапкыр бөкләп, кәгазьдән, шулай ук табигый материалдан конструкцияли алалар. Алар 2 ысулны үзләштерә: 1. Табигый материалдан сәнгати образ тудыру(бу очракта балалар табигый материалларны төрле детальләр белән тулыландырып, бербөтен образ тудыралар; 2.сәнгати образдан чыгып табигый материал табу (бу очракта бала образны тудыру өчен кирәкле табигый материал сайлый. Төсне, форма, зурлыкны. предметларның төзелешен аңлау, кабул итү формалаша.

Балаларның күзаллаулары системалаштырыла.Балалар төп төсләр һәм аларның төсмерләрен генә түгел, ә арадаш төсмерләрнең төсләрен дә, шулай ук турыпочмак, овал, өчпочмакларның формаларын да аералар. Бер дистә предметны зурлыклары буенча рәткә тезеп куя алалар.

дә объектныңпространстводагы урыны туры килмәсә, авырыксынырга мөмкиннәр. Әгәр озынрак бормалы юлның башлангыч һәм соңгы нокталары арасындагы ара туры юлның башлангыч һәм соңгы нокталары арасындагы ераклыктан кыскарак булса да, балалар тарафыннан туры юл озынрак итеп кабул ителә.C:\Users\Булат\Desktop\мама флэшка\шаблонцветы.jpg

Бу мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кабул итү сәләтенең төрле ситуацияләрдә, бигрәк тә бер үк вакытта берничә капма-каршы билгеләрне истә тотарга кирәк булган очракта, аерым авырлыклар тудыруын күрсәтә.

Зурлар төркемендә образлы фикер йөртү үсеше дәвам итә. Балалар күрсәтмә планда биремне чишәргә генә түгел, хәтта объектны үзгәртергә, аның нинди эзлеклелектә бер-берсе белән бәйләнешкә керү мөмкинлеген күрсәтергә һ.б. да сәләтле. Ләкин болар бары тик балалар адекват фикерләү чараларын кулланган очракта гына дөрес булачак. Бу чаралар арасыннан күрсәтмә модельләштерү процессында туучы схемалаштырылган күзаллауларны, балаларның объект билгеләре системасы турындагы күзаллауларын чагылдыручы комплекслы күзаллаулар, шулай ук төрле объект һәм күренешләрнең үзгәрү стадиясен чагылдыручы күзаллаулар, ел фасылларының, көн белән төннең алышынуы, объектларның төрле йогынты нәтиҗәсендә зураюы һәм кечерәюе, үсеше турындагы күзаллауларны һ.б.атарга мөмкин. Моннан тыш, логик сөйләмле фикерләүнеңнигезе булган гомумиләштерү сәләте камилләшә бара. Объектлар төркемнәргә үзгәрергә мөмкин булган билгеләре буенча берләштереләләр. Төркемнәрне логик берләштерү һәм тапкырлау операцияләре дә формалаша башлый.

     Бу яшьтә уйлап чыгару сәләте үсү балаларга шактый оригиналь һәм эзлекле киңәйтелгән хикәяләр уйлап чыгарырга мөмкинлек бирә. Балаларның әлеге сәләте бары тик бу юнәлештә махсус эш алып барганда гына актив рәвештә үсәчәк.

     Балаларның игътибар тотрыклылыгы үсә. Алар шулай ук игътибарларын кирәк юнәлешкә бора һәм башкага күчерә ала башлыйлар. Ирексез игътибардан аңлы игътибарга күчү күзәтелә.

     Сөйләм, шул исәптән аның аваз ягы камилләшү дәвам итә. Балалар сызгырулы, чыңылдаулы һәм сонор авазларны дөрес әйтә башлыйлар. Шигырьләр укыганда, сюжетлы-рольле уеннар вакытында һәм көндәлек тормышта фонематик ишетү сәләте, сөйләмнең сәнгатьлелеге үсә, грамматик төзелеше камилләшә. Балалар барлык сүз төркемнәрен кулланалар, сүз уйлап чыгару белән актив шөгыльләнәләр. Сүз байлыклары арта. Синоним белән антонимнар актив кулланышка керә.Бәйләнешле сөйләм үсә. Балалар эчтәлекне дә, рәсемнәр буенча да иң мөһим генә түгел, ә детальләрне дә кертеп сөйли ала башлыйлар.

     Бу яшьнең казанышлары түбәндәгеләр белән характерлана: уен эшчәнлегендә рольләр бүлешү; уен пространствосын төзи белү; югары нәтиҗәлелеге белән аерылып торган рәсем эшчәнлегенең алга таба үсеше; конструкцияләүдә үрнәкне карап гомумиләштерә белү. Зиһенгә алу объектларның катлаулы формаларын анализлау белән характерлана; фикерләү чараларын (схемалы, комплекслы күзаллаулар, цикллы үзгәрешләр турында күзаллаулар) үзләштерү белән бергә фикер йөртү сәләте дә үсә, гомумиләштерү күнекмәләре, уйлап чыгару сәләте, тотрыклы игътибар, сөйләм, Мин образы үсә.C:\Users\Булат\Desktop\мама флэшка\шаблонцветы.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...

Чыгыш.”Педагогның профессиональ эшчәнлегендә психологик үзенчәлекләр”

Һәр кеше узенең тормышында профессиональ эшчэнлегендэ проблемалы авырлыклар белэн очрашып тора.Моның ачык мисалы- педагог профессиясе.Ул коллегалары,администрация,балалар белэн,ата-аналар белэн,хезмәт...

Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм ...

Кече яшьтәге балаларны сөйләмгә өйрәтүнең үзенчәлекләре

выступление на родительском собрании...

Балаларның башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчеш чоры үзенчәлекләре.

Хәзерге  хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле эшче булу өчен ,әйләнә-тирәнең үзгәрә барган шартларына яраклаша белүе кирәк.Яраклаша белү сәләте мәгариф өлкәсендә дә актуаль мәсьәлә булып тора....