Балаларның башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчеш чоры үзенчәлекләре.
материал

Хәзерге  хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле эшче булу өчен ,әйләнә-тирәнең үзгәрә барган шартларына яраклаша белүе кирәк.Яраклаша белү сәләте мәгариф өлкәсендә дә актуаль мәсьәлә булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rod._sob.docx14.05 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларның башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчеш чоры үзенчәлекләре.

Хәзерге  хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле эшче булу өчен ,әйләнә-тирәнең үзгәрә барган шартларына яраклаша белүе кирәк.Яраклаша белү сәләте мәгариф өлкәсендә дә актуаль мәсьәлә булып тора.

   10-11яшьлек балаларның төп мәктәпкә күчеш чоры  - гаять катлаулы чор. Бу катлаулы чор нәрсәләрдә чагыла?

1.Предметлы укытуга күчү. 

2.Көндәлек режимның һәм эш ритмының үзгәрүе;

3.Уку эшчәнлегенең катлаулана баруы.

4.Укытучылар,аларның саны үзгәрә. 

5.Фәннәрнең һәм уку материалының кискен артуы.

6.Балага югарырак таләпләр куела.

 

Әгәр күчеш чоры дөрес юнәлештә алып барылмаса,бу сәбәпләр аркасында,баланың укуга кызыксынуы сүрелергә,балада борчылу күзәтелергә мөмкин.Борчулы баланың игътибарлыгы кими,аның сәламәтлегендә физик һәм психик тайпылышлар күзәтелә. Балаларның күчеш чорын дөрес оештыру мөһим.

Бу чорда нинди төп проблемалар күзәтелә?Аны ничек чишеп була?

1.Өлгерешнең түбәнәюе. Сәбәпләре:уку шартларының үзгәрүе.

Икенче әни ролен үтәгән  бер  укытучы урынына күп укытучылар барлыкка килә. Һәр укытучының характерына,таләпләренә яраклаша белергә кирәк.Кайбер укытучылар дәрестә балаларның актив эшләвенә этәргеч ясый,бәхәсләр тудыра,иҗади эшләүне хуплый,үзеңнең фикереңне расларга өйрәтә. Икенче төр укытучылар тынычрак дәресләрне хуплый. Бары тик кул күтәреп җавап бирүне таләп итә, бәхәсләшүгә,тавышка юл куймый. Кайбер укучылар предмет укытучылары куйган төрле таләпләргә яраклаша алмый.

2.Икенче сәбәп:укытучыларның югарырак класс укучыларына да, 5нче класс укучыларына да бер үк таләпләр куюы. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алмавы.

3.Өченче сәбәп: башлангыч мәктәпне тәмамлаган баланың мөмкинчелекләрен, реаль уку нәтиҗәләрен белеп бетермәве.

4.Дәрес вакытын экономияләү максатыннан,педагоглар кайчакта дәрестә эмоциональ уңай сәләт тудыру турында оныталар.

5.Кайбер педагогларның “Уен моментлары башлангыч мәктәптә калды,хәзер   урта звенода  җиңел булмаган уку хезмәте генә өстенлек итә”,дип ялгышуы.

6.Өй эшләре күләменең артуы.

7.Әти-әниләрнең баланың өй эшләрен хәзерләвенә күзәтчелегенең кимүе.Бала өй эшләрен өстән-өстән генә хәзерли, дәфтәргә ашык-пошык кына яза ,кайчакта бөтенләй дәрес хәзерләми. Әти-әни баланың өй эшләрен тикшерүдән туйган. Бала өйдә нәтиҗәле итеп эшләми башлый.

   Нәтиҗәдә,баланың белемендә өзеклекләр барлыкка килә. Башлангыч мәктәптә укытучы баланың аңламавын күреп алып,шунда ук кабат аңлата ала. Һәрхәлдә, аңа моның өчен вакыт табу җиңелрәк.  югарырак класста бала,берәр теманы аңламый калып, икенчесен,өченчесен дә аңламый калырга мөмкин.

   Тагын бер тормыш мәсьәләсен әйтеп китсәк,урынлы булыр. Башлангыч класс укытучысы,4нче класс укучысын 5 нчегә күчергәндә үзенә бер горурлык,сөенеч кичерә:әле кайчан гына бу бала кыюсыз иде,рәтләп җөмлә төзеп сөйли дә белми иде. Боза-боза,төзәтә-төзәтә, дәфтәрендә тишекләр ясап бетерә иде. Ә хәзер ул әнә ничек итеп ясый белә,җөмлә тикшерә,мөстәкыйль эшли  һ.б. – ул аны уңай яктан бәяли. 5нче класс укытучысы  шушы ук балаларга башка күзлектән карый – мөстәкыйльлекләре дә,белемнәре дә җитеп бетми бит! Ул олырак класс белән эшләү формаларын кулланса, проблема тирәнәергә мөмкин.

    Предмет укытучылары  кайчакта укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен – эшләү тизлеге,фикерләү рәвеше,аңлап кабул итү үзенчәлекләрен белеп бетермиләр. Шул сәбәпле, эш нәтиҗәсенә карап кына бәялиләр. Балага карата шәхси-гуманлы караш башлангыч мәктәпкә генә түгел,урта мәктәпкә дә кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...

Чыгыш.”Педагогның профессиональ эшчәнлегендә психологик үзенчәлекләр”

Һәр кеше узенең тормышында профессиональ эшчэнлегендэ проблемалы авырлыклар белэн очрашып тора.Моның ачык мисалы- педагог профессиясе.Ул коллегалары,администрация,балалар белэн,ата-аналар белэн,хезмәт...

Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм ...

Кече яшьтәге балаларны сөйләмгә өйрәтүнең үзенчәлекләре

выступление на родительском собрании...

5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре

5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре.  Материал для родительского уголка...