Кече яшьтәге балаларны сөйләмгә өйрәтүнең үзенчәлекләре
консультация

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

выступление на родительском собрании

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylmg_oyrtunen_uzenchleklre.docx18.2 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш төрендәге  балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Кече яшьтәге балаларны сөйләмгә өйрәтүнең үзенчәлекләре

Икенче кече яшьтәгеләр төркемендә

ата – аналар җыелышында ясаган чыгыш

                                                            Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

2020 ел

Әти-әниләре, якыннары бала туган көннән үк аның теле ачылу өчен шартлар тудырырга, сөйләм аппараты әгъзаларының дөрес формалашуына ярдәм итәргә тиешләр. Кызганычка каршы, кайбер әти-әниләр, еш кына, баланың сөйләменә, авазларның дөрес әйтелешенә игътибар бирмиләр. Киресенчә, авазларны бозып, «вата-җимерә» әйтелгән сүзләрне ишетеп  сөенәләр, авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү турында уйламыйлар. Бала да дөрес булмаган авазларга күнегә һәм үскәч тә аны төзәтү өчен тырышмый.

Баланың сөйләмендә булган кимчелекләрнең сәбәпләре торле:

1. Балада ана карынында ук барлыкка килгән патологияләр;

2. Бала туганда алган травмалар;

3. Баланың I яшькә кадәр еш авыруы;

4. Баланың егылу, бәрелү һәм курку очраклары;

5. Нәселдән килә торган авырулар;

          6. Социаль-көнкүреш шартларының, экологиянең начар булуы һ.б.

7. Әти-әниләрнең сөйләмендәге кимчелекләр (аерым авазларны әйтә белмәүләре, рус һәм татар телендәге сүзләрне катнаштырып сөйләүләре Һ.б.).

Сөйләмендә кимчелекләр булган балаларның саны елдан-ел арта бара.  Бу балалар махсус белгечләр ярдәменә мохтаҗ булалар. Логопедлар, логопедия төркемендә эшләүче тәрбиячеләр, иң беренче чиратта, баланы авазны дөрес ишетергә өйрәтергә Һәм аваз әйтүдәге кимчелекләрен төзәтергә тиешләр.

Баланың ишетү сәләтен үстерү өчен аның  игътибарын үстерергә, тирә-юньдә ишетелгән тавышларны танырга өйрәтү кирәк. Мәсәлән, «Бу нәрсә тавышы?», «Нәрсә өрә?», «Нәрсә шаулый?», кебек сораулар биреп, баланың игътибарын тупларга, тыңларга, ишетергә өйрәтергә мөмкин. «Кем кычкыра?», «Мин нинди уен коралында уйныйм?», «Көчле-акрын», «Кояш-яңгыр», «Бу нәрсә тавышы?», «Кибет» кебек уеннар да ишетү сәләтен, мөмкинлекләрен үстерә.

Ишетү сәләтен үстерү белән бергә, балалар белән артикуляция гимнастикасы да үткәрергә кирәк.

Артикуляция гимнастикасын әкият формасында үткәрү уңай нәтиҗәләр бирә. Телне дөрес итеп хәрәкәтләндерергә өйрәнгәч, балага һәр авазның артикуляциясен аңлату җиңелрәк. Бала авазны артикуляциясе буенча дөрес итеп әйтергә өйрәнә. Аваз куелганнан соң, ул иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләдә ныгытыла. Аннары сөйләмгә кертелә.

Кимчелеге төзәтелгән авазны ныгыту өчен тизәйткечләр ярдәм итә. Аларны кабатлый-кабатлый, аваз тагы да ныгытыла. Кыска шигырьләр, табышмаклар, тел шомарткычлар, тел көрмәкләндергечләрне ятлауның да файдасы зур. Шул аваз кергән сүз белән грамматик яктан дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтү буенча эш алып барыла. Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп баланың сөйләме камилләшә ул фикер йөртергә өйрәнә, аның сөйләмендә эзлеклелек барлыкка килә.

Сөйләмгә өйрәтүдә ишетү сәләтен үстерү күнегүләре бик әһәмитле. Һәрвакыт шуны истән чыгармаска кирәк, бала үз туган телендә саф, матур итеп бары тик яхшы ишеткәндә авазларны дөрес ишетеп аерганда гына сөйләшә ала. Шуңа күрә баланың ишетү сәләтен, сөйләм авазларын тану мөмкинлеген үстерергә кирәк. Аның өчен түбәндәге биремнәрне кулланырга була.

 «Кем кычкыра?»

Балага төрле җәнлек рәсемнәре яки уенчыклар бирегез (3-5). Берәр җәнлекнең тавышына охшатып тавыш чыгарыгыз. Баладан бу кайсы җәнлекнең тавышы икәнен әйтергә кушыгыз.

«Көчле - акрын»

Балага шалтыравыкның (бубенның) тавышы каты яңгыраса, кулны чәбәкләргә акрын ишетелсә аяклар белән тыпырдарга кирәклеген аңлатыгыз.

«Кояш — яңгыр»

Шалтыравык шалтыратыгыз. Бу- яңгыр явуга сигнал. Бала шалтыравык тавышын ишеткәч, «яңгыр»дан качарга тиеш (мәсәлән, кулчатыр астына).

«Кем килә?»

Шалтыравыкны акрын генә шалтыратканда, бала ташбака кебек әкрен барырга, ә көчле шалтыратканда, куян кебек тиз хәрәкәтләнергә тиеш. Тавыш көчен үзгәртеп, бала хәрәкәт тизлеген үзгәртергә өйрәнә.

«Нинди тавыш ишетелә?»

Балага тирә-юньдәге тавышларны тыңларга һәм кайда нинди тавыш ишетелүен әйтергә кушыла. Бу биремне бүлмәдә, табигатьтә, урамда да үтәргә була.

«Бу кем?»

Балаларга таныш булган «Шалкан», «Теремкәй» һәм башка әкият
геройларының сүзләрен әйтегез. Баладан: «Бу кем сөйли?»
- дип сорагыз.
Әкият героен чагылдырган рәсемне табарга тәкъдим итегез.        

«Нинди сүз җитми?»        

Таныш булган әкият, шигырь, хикәя укып, баладан әйтелми калган
сүзләрне әйтүен сорагыз.      

Әминә елый ...(үкереп);

Тубым ... (суга төште),-дип.

Чү, Әминә,... (елама).

Туп батмый ул... (елгада).

Көз... (килде), үләннәр

Саргайды..., (шиңде).

Сап сары... (яфраклар)

Җиргә... (сибелде).

Без, балалар бакчасында, авазларны төгәл яңгырату максатыннан такмаклар, шигырьләр, тел шомарткычлар да өйрәнәбез.

Фольклор әсәрләре - такмаклар, тел шомарткычлар һәм шигырьләр баланың хәтерен үстерә, сәнгатьле сөйләмен яхшырта, сөйләм көчен арттыра. Мәсәлән:

•        Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала?        

Әхмәт, син әйтеп кара (о, а).

•        Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган (т, к)

Карга әйтә: «Кар, кар!

Җирдә чеби бар, бар;

Берсен алып китәр идем.

          Сакчылары бар, бар», (р)

Без, бакча тәрбиячеләре,  әти – әниләр белән берлектә эшләсәк кенә балаларның сөйләм аппараты әгъзаларының дөрес формалашуына, сөйләмнең дөрес, аңлаешлы, эзлекле булуына ирешә алабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече яшьтән балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру

Муса Мостафа улы Җәлиловтууына 110 ел уңаеннан оештырылган“Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” исеме астында үтүче фәнни-гамәли кофиренциядә ясаган чыгыш...

Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...

5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре

5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре.  Материал для родительского уголка...

Тема Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион технологияләрнең роле.

Тема: Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге  балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион  технологияләрнең роле....

Балаларның башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчеш чоры үзенчәлекләре.

Хәзерге  хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле эшче булу өчен ,әйләнә-тирәнең үзгәрә барган шартларына яраклаша белүе кирәк.Яраклаша белү сәләте мәгариф өлкәсендә дә актуаль мәсьәлә булып тора....