Кече яшьтән балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру
статья на тему

Ситдикова Гульнур Наилевна

Муса Мостафа улы Җәлиловтууына 110 ел уңаеннан оештырылган“Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” исеме астында үтүче фәнни-гамәли кофиренциядә ясаган чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa.docx28.27 КБ

Предварительный просмотр:

“Кече яшьтән балаларны Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру”

                                                             Татарстан Республикасы

                                                                                    Мөслим муниципаль районы ММББУ

                                                  “Миләшкәй” гомумүстерелешле балалар

                                                                              бакчасының югары квалификацияле

                                                              тәрбиячесе Ситдикова Гөлнур Наил кызы

Хәерле көн хөрмәтле коллегалар ! Без сезнең белән бүген Бөек шагыйребез Муса Мостафа улы Җәлилов тууына 110 ел уңаеннан оештырылган “Җәлил – җырлый белгән бөркет, сугыша белгән былбыл” исеме астында үтүче фәнни-гамәли конфиренциягә  җыелдык.

   Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да.Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора.Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Моның әһәмияте бик зур.Чөнки Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә, М.Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә.

  Муса Жәлилнең язган шигырьләре куп, әдәби байлыгы зур. Шуна курә Жәлилнең исемен мәңгеләштерү өчен пароходларга, шәһәр урамнарына, колхозларга аның исемен бирәләр. Ул хөкүмәтебезнең иң зур буләге Ленин премиясенә лаек булды.

Бугенге тынычлык өчен көрәштә М.Жәлил дә узенең шигырьләре белән безнең сафта янәшә атлый. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Җәлил шигырьләре бөек шигъри югарылыкта иҗат ителгән. Аларны укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә Җәлилнең бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың!

Әйе, үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбызның рухи тормышында бүген дә актив катнаша. Аның әсәрләрен хәзер дөнья укучылары да белә. “Моабит дәфтәрләре” шагыйрьне татар дөньясы күгендә генә түгел, ә дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкытты. Шундый тиз вакыт эчендә күп телләргә тәрҗемә ителеп, күп миллионлаган укучыларның мәхәббәтен яулап алган шагыйрьләр сирәк. Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: без Муса Җәлилнең кеше буларак ныклыгына, рухи матурлыгына сокланабыз, кеше һәм шагыйрьлек исемен югары тотуы белән горурланабыз.

 Мин, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы ММББУ                                                  “Миләшкәй” гомумүстерелешле балалар бакчасында                                                       тәрбияче булып эшлим. Герой шагыйрь- Муса Җәлил иҗаты белән  балаларны кече яшьтән ук таныштыра башлыйбыз: “Маэмай”, “Суык бабай”, “Сәгать”, “Карак песи”, “Куян”, “Көз җитте”, “Әтәч” шигырьләрен бәйрәмнәрдә, эшчәнлекләрдә даими кулланабыз .

Балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көнендә һәр елны искә алып үтәбез . Иҗадый сәнгать үсеше эшчәнлеге аша  мәктәпкә әзерлек төркемендә    “Кызыл ромашкалар” шигыре белән таныштырып балаларга патриотик тәрбия бирәм. Бакча күләм үткән кичәдә “Карак песи” шигырен балалар бик теләп сәхнәләштереп  уйнадылар. Балалар белән , район үзәгендә урнашкан “Туган як” музеенда булып тарих белән кызыксындырып кына калмадык, сугыш чоры геройлары белән таныштырып  кайттык.

Бакча күләм үткән чарада мәктәпкә әзерлек балалары белән “Сандугач һәм чишмә” балладасына  компазиция ясадык.

Сандугач һәм чишмә

(Баллада)

1

Таң атып, нурлары 
Үпкәндә кырларны, 
Чишмәләр, күлләрне 
Һәм калын урманны,

Сандугач уянып 
Канатын кагына 
Һәм карый ашкынып
Тын урман ягына.

Ул якын сердәше 
Чишмәне сагына; 
Таң кошын юксынып 
Чишмә дә зарыга.

Сихерле тормышы 
Бу ике гашыйкның 
Кабынды мәхәббәт 
Утында яшьлекнең.

Бәйләде аларны 
Ялкынлы саф сөю; 
Саф сөю алдында 
Нечкәреп баш ию.

Һәр иртә Сандугач 
Чишмәдә коена. 
Бу аңа чиксез зур 
Дан булып тоела.

Иркәли таң кошын 
Зөбәрҗәт тамчылар. 
Әйтче, бу күренешкә 
Сокланмый кем чыдар?

2

Таңнарның берендә 
Иркә кош — Сандугач, 
Уянып карангач 
Һәм канат кагынгач,

Килде тиз сердәше 
Чишмәгә...
 Тик аның
Кайгылы моң баскан 
Чәчәкле буйларын.

Чишмә тын; ул көлми, 
Тибрәнми, селкенми; 
Акбүз таш өстендә 
Тамчылар сикерми.

Болганып каралган 
Көмештәй саф суы; 
Уйлары таралган, 
Йөрәге ярсулы.

Сандугач аптырап 
Сорашты дусыннан.
Һәм әйтте сердәше 
Дип: «Кичә шушыннан

Үтте ил дошманы, 
Яшеренеп, яр буйлап, 
Минем саф, шифалы 
Суымны агулап.

Канечкеч, юлбасар, 
Ул кача артыннан 
Аны нык күзәтеп 
Килгән яшь батырдан.

Ул белә батырның 
Инешне кичәсен 
Һәм, сусап, минем саф 
Суымны эчәсен.

Ул эчкәч, агудан 
Шул минут үләчәк. 
Ә дошман котылып, 
Талап көн күрәчәк.

Әйт, нишлик, сердәшем? 
Әйт, нишлик, акыллым? 
Ничек соң коткарыйк 
Илебез батырын?»

Сандугач аз гына 
Уйланып торды да
Җанланып эндәште 
Чишмәгә тын гына:

«Кайгырма, күз нурым! 
Ул килсә эчәргә, 
Коткарам мин үзем, 
Мин беләм нишләргә!»

3

Килде ил батыры 
Мылтыктан, кылычтан, 
Йөрәге һәм анты 
Катырак корычтан.

Илгә саф мәхәббәт 
Ярсыта йөрәген, 
Дошманны юк итү 
Аның бар теләге...

Ул арган, алҗыган 
Татып яшь ачысын, 
Ах, әгәр булсачы 
Бер генә тамчы су!

Ул күрде Чишмәне, 
Төште тиз атыннан, 
Әлсерәп үзәген 
Көйдергән ялкыннан.

Ул теләп эчәргә 
Чишмәгә омтылды.
Шул вакыт Сандугач 
Сайрарга тотынды.
Ул сайрый, Егетнең 
Алдына ук кунып, 
Ул сайрый, нәрсәдер 
Сөйләгәндәй булып.

Ул сайрый ялкынлы 
Саф сөю турында 
Һәм сөйгән йөрәкнең 
Ярсуы турында.

Ул мактый көрәштә 
Кабынган тормышны, 
Дан белән суланган 
Иң соңгы сулышны.

Ул мактый дустына 
Бирелгән күңелне, 
Ул сөйли сөюнең 
Җиңгәнен үлемне.

Ул сөйли чын дуслык, 
Турылык турында. 
Нинди көч бу кошның 
Ялкынлы җырында!

Тик Егет аңламый 
Телен таң кошының,
Тойса да йөрәге 
Хисләрен дусының;

Серле җыр иң нечкә 
Кылларын күңелнең 
Чиртсә дә, ул сизми 
Килгәнен үлемнең.

Эчәргә дип, Егет 
Чокырга иелә; 
Һәм кипкән иренен 
Чишмәгә тигерә.

Шул вакыт кош аның 
Ирененә сугыла; 
Бер тамчы эчә дә 
Чишмәгә егыла.

Сөйгәне куенында 
Соңгы кат талпынгач, 
Шат, мәгърур һәм батыр
Җан бирә Сандугач.

Ә Чишмә, чайкалып, 
Ярларга ташлана. 
Урнында тик көйгән 
Кап-кара таш кала.

Яшь Егет аз гына 
Торды да инештә, 
Таң калып бу серле 
Һәм гали күрнешкә,

Чишмәне калдырып, 
Атына атланды.
Юлбарыс шикелле, 
Дошманга ташланды.

Ул сизде күңлендә 
Иң гади хисләрнең 
Өр-яңа көч белән 
Кабарып үскәнен.

Ул улы хөр илнең 
Һәм бөек атаның, 
Ялкынлы йөрәктән 
Ул сөя Ватанын.

Яшәде ул сөеп, 
Һәм үләр бер көнне 
Нәкъ мәгърур Сандугач 
Һәм Чишмә шикелле.

Шагырь кыска гомер кичерсэ дэ, анын исеме мэнгелек. Герой шагырь бу яктан бик бэхетле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

Кер кыстыргычлары белән уеннар. Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү.

Кер кыстыргычлары белән уеннар.Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү....

Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...

Кече яшьтәге балаларны сөйләмгә өйрәтүнең үзенчәлекләре

выступление на родительском собрании...

Тема Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион технологияләрнең роле.

Тема: Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге  балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион  технологияләрнең роле....