Тема Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион технологияләрнең роле.
материал

Шигабетдинова Римма Ирековна

Тема: Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге  балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион  технологияләрнең роле.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә районы “Комыргуҗа “Миләшкәй” балалар бакчасы   муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Тема: Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге  балаларның сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә инновацион  технологияләрнең роле.

Шиһабетдинова Римма Ирек кызының чыгышы.

Комыргуҗа авылы, 2022 ел

       

Тәрбияче беләсезме кем ул?

Җанын, күңелен биреп эшләүче.

Аналардай йөрәк җылысы белән

                                       Балаларны назлап сөюче.

Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы, зур сабырлык, күңел юмартлыгын таләп итә торган хезмәт.  Шуңа да тәрбияче иң беренче чиратта балаларны яратырга, аларның тормышы, уй-хыяллары белән янып яшәргә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас шәхес булырга тиеш. Тәрбияче ул- педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе.

Мин, Шиһабетдинова Римма Ирек кызы, 2010 елда Казан педагогия көллиятен тәмамладым.  Белемем буенча тәрбияче һәм башлангыч сыйныф укытучысы. Стажым 10 ел. Бүгенге көндә Комыргуҗа “Миләшкәй” балалар бакчасында эшлим. Үз хезмәтемне, балаларымны бик яратам. Әти-әниләр, коллегаларым белән бер-беребезне аңлап,бердәм эш алып барабыз.

Балалалар бакчысының иң зур бурычы-балаларның сәламәтлеген арттыру, төрле яктан үстерү, балаларны “кеше” итеп тәрбияләү.

     Минем педагогик табышымның темасы: “Халык авыз иҗаты аша кече яшьтәге  балаларның сөйләм үстерү” булып тора.

    Тәҗрибәләрдән күренгәнчә, кече яшьтәге балаларның сөйләм теле югары дәрәҗәдә түгел. 3-4 яшьлек балалар арасында сөйләм теле тулы үсеш алганнар бик аз. Моның төп сәбәпләренең берсе- гаиләдә әти-әнинең  балалар белән аралашуга  вакытлары җитмәве һәм шушы җитешсезлекне аларның телефон, телевизор белән алмаштыруларына бәйле. Нәтиҗәдә, бала мультфильм персонажлары белән “аралаша”. Күп очракта бу персонажлар  бала өчен үрнәк булып тора. Мультфильм персонажларына ияреп, бала уңай сыйфатлары белән бергә тискәре сыйфатларын да үзендә чагылдыра башлый.

          Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән эшчәнлекләр вакытында да, режим вакытында да таныштырырга була. Мәкаль - әйтемнәр, сынамыш, такмак, табышмак, әкиятләр  балаларда сөйләм телен һәм сүзлек запасын арттыра, шул ук вакытта әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне саклап калырга ярдәм итә. Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары, өстәл театры, аерым бер урынны алып тора. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү эшчәнлекне  җанландыра,  кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итә. Мин үзем баланы сөйләшергә өйрәткәндә бармак уеннарына, кыска шигырьләргә, төрле әйтенүләргә, эндәшләргә, уеннар өйрәнүгә, әкиятләр тыңлауга, аның аерым өлешләрен сәхнәләштереп уйнауга игътибар бирәм. Эшне бармак уеннарын өйрәнүдән башладым. Мин үз эшемдә кечкенәләр төркеме балалары белән шулай ук  эндәшләр, бишек җырлары кебек халык авыз иҗаты әсәрләре дә кулланам.

       Халык авыз иҗатының җыр һәм такмаклары да сөйләм телен үстерүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Дисклардан торган аудиоязма җыентыгы зур ярдәмгә килә. “Ак куян”, “ Матур уен, “Ак калач”,“Күрсәт әле,үскәнем”, “Чума үрдәк, чума -каз”, “Кәрия-Зәкәрия” җырлы –биюле уеннарын балалар бик яратып башкаралар.  

   Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә ,сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә табышмаклардан файдалануны аеруча уңышлы дип табам. Табышмакларны зурлар һәм мэктэпкә хэзерлек төркемнәрендә  эшләгәндә киң кулландым.Халык авыз иҗаты әсәрләреннән баларга иң якын һәм алар ярата торганы– әкиятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, сүзләренең  билгеле бер тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән танышу процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Тарталар, тарталар,тартып чыгара алмыйлар…”, һ.б.ш. Мондый кабатланулар балаларның телен шомартырга, әкиятнең өзекләрен үзлектән сөйләргә теләү теләге уятырга ярдәм итә.                                                                                                                                        Халык уеннарын уйнау, бәйрәмнәр оештыру да тел өйрәнүнең зур чарасы булып тора. Без дә нәниләребез белән “Сөмбелә”, “Нәүрүз, “Сабантуй” , “Әбием уеннары”дигән кичә үткәрдек.

       Сөйләм үстерү эшчәнлеген әйләнә-тирә, табигать күренешләре белән бәйләп, матур әдәбият әсәрләрен уку аша үткәрү уңышлы. Ә. Бикчәнтәева, Б. Рәхмәт, Р. Миңнуллин, Х. Халиков шигырьләре ятлау һәм хәтердә калдыру өчен дә бик уңайлы. Эшебездә ―Туган телдә сөйләшәбез тәрбия һәм белем бирү методик кулланмаларына таянып эшлибез.

        Бүгенге көн яңа технологияләрнең актив үсеше белән аерылып тора. Аларның күбесен сөйләм кимчелекләрен төзәтүдә кулланырга мөмкин. Сөйләм кимчелекләре булган балалар белән режим  моментларында индивидуаль эш алып бару үз нәтиҗәсен күрсәтә. Халык авыз иҗатын өйрәтү юнәлешендә түбәндәге инновацион алымнарны кулланырга мөмкин:

  • Лепбук- кулдан ясалган кесәле ачыла торган китап. Ул рәсемле китап кына түгел, проект өстендә эшләү өчен ярдәмлек булып тора.

Минем иҗат лабораториясендә төрле тематикага караган лепбуклар бар. Иң еш кулланган лепбук-татар халык авыз иҗатын үз эченә ала. Ул бармак уеннары, мнемотаблицалар, табышмаклар, тел көрмәкләндергечләр, эндәшләр, тизәйткечләр һ.б күп төрле материалларны үз эченә алып тора. Шулай ук “Алсуга киенергә ярдәм ит”(татар халык милли киемнәре), “Милли ризыклар” темасына дидактик уеннар бар.

  • “Луллия” түгәрәкләре-ул триз(уйлап табу  табу бурычларын чишү теориясе) авторлары тарафыннан мәктәпкәчә учрежденияләрендә куллану өчен тәкъдим ителгән. “Луллия” түгәрәкләре балаларның интелектуаль иҗади сәләтләрен үстерү чараларының берсе булып тора. Бу кулланма эшчәнлектә уен аша өйрәнгән материалны ныгытырга ярдәм итә.

Мин дә “Буре һәм җиде кәҗә бәтие” (татар), “Шалкан”(рус), “Төлке, куян һәм әтәч”( рус) халык әкиятләренә нигезләнеп “Луллия ” түгәрәкләре ясадым. Укны сәгать юнәлеше буенча әйләндерәбез. Балалар белән берничә юнәлештә эш алып барырга мөмкин:

  1. Рәсемнәргә таянып әкият сөйлибез;
  2. Тәрбияче биргән табышмак сорауларына бала рәсемнәр ярдәмендә җавап бирә.
  3. Әкият персонажын курсәтәбез, бала аны тасвирлый ( тышкы кыяфәтен, характеры, гамәлләре турында сөйли)
  4. Балалардан нәрсә башта, нәрсә аннан булуы турында сөйлибез.

         Сөйләм телен үстерүдә инновацион технологияләрнең тагын берсе- “Кубик блума ”. Аның ярдәме белән төрле характердагы сорау, биремнәрне төзергә мөмкин. Кубикның төшкән ягы нинди сорау куярга, нинди бирем эшләргә кирәклеген күрсәтә. Сорау аерым бер бирелгән сүздән башланырга тиеш.

          “Кубик блума” түбәндәгеләрдән тора:

Әйт. Балаларга предметның исемен, яки күренешен атау тәкъдим ителә. Бу очракта иң гади сораулар бирелә. Мәсәлән, син нинди яшелчәләр беләсен?

Ни өчен? Бу өлештә күрсәтелгән предмет, яки күренеш белән бә        йле процессны тасвирлау сорала. Мәсәлән, ни өчен яшелчәләр файдалы?

Аңлат. Ачыклык кертү сораулары куела. Мәсәлән, яшелчәләр кайда һәм ничек үсә?

Тәкъдим ит. Теге яки бу предметны тормышта ничек кулланырга кирәклеген бала аңлатырга тиеш. Мәсәлән, яшелчәләрдән нәрсәләр әзерләп була?

Уйлап тап. Иҗади сораулар куела, яки бала үзе  ни дә булса уйлап таба. Мәсәлән, яңа төрле яшелчә уйлап тап. Аны тасвирла.

Уртаклаш. Алынган белемнәрне бәяләү, анализлау. Мәсәлән,  яшелчәләрне кайда һәм ничек саклыйлар?

“Кубик блума” техникасын йомгаклау эшчәнлекләрендә куллану отышлы була. Тәрбияче сорауларны алдан уйлап куя. Әгәр дә бала биргән сорауларга җавап бирергә кыенсына икән, аңа иптәшләре ярдәм итә.

 Тәрбиячегә бу алым балаларны коллективта эшләргә өйрәтергә, танып-белү дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итә. Киләчәктә эшне кайсы юнәлештә дәвам итәргә кирәклеген белергә мөмкинлек бирә.

   Мейджи бокс-инглиз сүзе, серле тартма дигәнне аңлата. Бу серле тартма аерым бер теманы үз эченә ала. Балалар сюрпризлы моментларны, серле тартмаларны аеруча яраталар. Мейджи бокс ярдәмендә балаларга төрле сораулар бирергә мөмкин. Мәсәлән, теремкәйдә кем яши? Куян нинди кием кигән?

 Үземнең чыгышымны Равил Файзуллин шигыреннән өзек белән тәмамлыйсы килә:

Күп телләрне белү-яхшы шөгыль,

Туган телең үги калмаса.

Җаның салып әйткән сүзең

Синең аша балаң аңласа.

Киләчәкнең башы-бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнендә,

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телендә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Презентация на тему: "Татар халык авыз ижаты"

Познакомить детей с видами устного народного творчества...

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.

    Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ...

Тема по самообразованию: "Татар халык авыз иҗаты, уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү"

Бүгенге көндә балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Ата-ананың бала белән сөйләшергә, төрле уеннар уйнарга вакыты да, теләге дә юк. Бала күбрәк телефонда, компьютерда утыра. Шул сәбәпле бу тема м...

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле

Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан баш-ка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак бу...