Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.
статья на тему

Мифтахутдинова Наиля Нурмухаметовна

      Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә.Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган,  форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Милли тәр бия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнәтирә белән, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗатының роле әйтеп бетергесез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл miftahutdinova_n.docx15.41 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                         Мифтахутдинова Н.Н.

                                                                                                   югары категорияле тәрбияче

                                                                                     Түбән Кама шәһәре,

                                                                                     64 балалар бакчасы

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.

      Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан баш- ка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә.Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган,  форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән. Милли тәр бия, туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фи- керләү сәләтен үстерә. Балаларны әйләнә- тирә белән, табигать һәм табигать күренешләре бе- лән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗатының роле әйтеп бетергесез.

  Татар халык авыз иҗаты үз эченә күп төрле жанрларны  ала: бишек җыры, әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, тел көрмәкләндергеч, җыр, бәет, санамыш, уеннар, мөнаҗәт, такмак, эпос, кыйсса, легенда һәм башкалар.

  Милләтебезнең  иң әһәмиятле беренче әсәре – бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары,  баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәү-  фыйклы, гадел итеп күрү өметләре чагыла. Балалар бакчасының нәниләр төркемендә бишек  җырлары үзенең дәвамын ала. Курчаклар белән уйнатканда, балаларны йоклатырга салганда  бишек җырларын җырламыйча мөмкин түгел. Чөнки бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуын, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң үтемле тәрбия чарасы икәнлеген  һәрберебез беләбез.

      Бала сөйләшә башлагач бармак уеннары, табигатькә, кош-кортларга, бөҗәкләргә эндәшләр, такмаклар, тел көрмәкләндергечләр, тизәйткечләр – барысыда балаларның сүзлек байлыгын үстерүдә, авазларны дөрес әйтергә өйрәтүдә ярдәм итәләр.                                                     Татар халкы әкиятләргә бай халык. Әкиятләр– балалар арасында иң популяр әсәрләр. Моның сәбәбе- әкиятләрнең гаҗәеп оста иҗат ителгән булуында. Әкиятләр кешенең гүзәллеген, саф-лыгын, хыялларын чагылдыра. Аларда белем алу, һөнәр өйрәнү, дуслык, батырлык, үзара яр- дәмләшү кебек күркәм сыйфатлар турында сөйләнә. Шул ук вакытта кешедәге тискәре сый- фатлар: ялкаулык, саранлык, комсызлык, көнчелек, явызлык тәнкыйть ителә. Бала әкиятләр-не тыңлап, уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә, күңеле белән гаделлекнең җиңү- ен тели. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәф- рәтләнү, шулай ук яклаучысызларны, ятимнәрне кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли. Әкиятләрдә без бала тәрбияләүнең төрле мәсьәләләре буенча күп кенә кыйммәтле киңәшләр, тәкъдимнәр табабыз.

      Татар халык авыз иҗатында шактый киң урын алган, тормышта нык таралган һәм хәзерге көндә дә еш кулланыла торган жанр – ул мәкальләр һәм әйтемнәр. Милләтебезнең тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, әхлак нормалары мәкальләрдә тулы чагыла. Матур һәм тирән мәгънәле итеп әйтелгән мәкальләрне балалар да яратып кабул итәләр, исләрендә калдыралар һәм үзләре дә кулланалар. Мәкальләрнең тормыштагы ролен балаларга аңлатып бирү тәрбияви яктан бик отышлы. Аларны өйрәнү, урынлы файдалана белү балаларның сөй- ләмен баета, милләтебезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

      Табышмак – табигать  дөньясындагы, халыкның тормыш- көнкүрешендәге барлык җанлы һәм җансыз әйберләрне, күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сүрәтләүгә корылган, я булмаса, шаян сорау рәвешендә төзелгән, күп очракта шигъри формага салынган кечкенә кү- ләмле халык авыз иҗаты әсәре. Балалар бакчасында табышмакларга зур игътибар бирелә. Аларны теләсә кайсы шөгыльдә урынлы файдаланырга мөмкин. Табышмаклар балаларга өс- тәмә мәгълүмат бирә, тормышны танып белергә, зирәк, тапкыр булырга өйрәтә, игътибарлы- лык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияли, эзлекле һәм образлы фикерләү сәләтен үстерә, тел байлыгын арттыра.                                                                                                                

  Балалар тормышында иң мөһиме, иң кирәклесе, баланың төп эше – ул уен. Татар балалар уен фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән, чөнки “Хәрәкәттә - бәрәкәт”, ди халык. Аларны уйнар өчен катлаулы кагыйдәләр дә, кыйммәтле уен кораллары да кирәкми, бары тик теләк һәм җитезлек кенә кирәк. Уеннарда шобага салу, санамыш әйтүләр балалар-да кызыксыну уята, күңелләрен күтәрә.  Җырлы-биюле, түгәрәкле уеннар балаларның  зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик  яктан тәрбияләүгә булыша. Милләтебезнең  гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш- көнкүреше чагы-лыш тапкан татар халык уеннары балаларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кеше-леклелек, шәфкатьлелек кебек  күркәм сыйфатлар тәрбияли.                                            

  Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Халык авыз иҗаты – ул милләтебезнең гыйлем капчыгы, яшь буынны тәрбияләүдә тупланган уңай тәҗрибәләре, тормыш дәреслеге.                

                                                                                                                                               

 

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

« Халык авыз иҗатын кулланып сөйләм үстерү».

Поэтапно-творческий  перспективный  план...

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле

Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан баш-ка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак бу...