Балаларга милли тәрбия бирүдә татар халык иҗатын, милли культурасын куллану.
материал

Галимарданова Гульшат Рифовна

чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_trbiya_biru.docx21.3 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга милли тәрбия бирүдә татар халык иҗатын,

милли культурасын куллану

Милләтебез киләчәге якты һәм ышынычлы кулларда булсын өчен һәр буын балаларын милли тәрбия биреп үстерергә кирәк.

Милли тәрбия бүгенге көндә, музей, китапханә, түгәрәк эшчәнлекләрендә, сәхнәләрдә куелган чараларда, киштәләрдә ятучы кайбер китапларда, мәктәп дәреслекләренең берничә параграфына сыйдырылган битләрендә, югары уку йортларының лекцияләрендә һәм  мәчетләрнең бизәлешендә  һәм борынгыдан калган татар йортларының тәрәзә кашагаларындагы бизәкләрендә генә чагыла.

Әйе замана башка, замана хәзер яңа технологияләргә корылган, дип тә әйтәбез. Технологияләр тормышны җиңел алып бару өчен кирәк. Ә шул тормышта һәр милләт, һәр халык үз үзенчәлекләрен саклау өчен тырышып яшәргә тиеш. Нинди генә заманча итеп яшәсәк тә, әгәр без милли мирасыбызны сакламыйбыз икән, без аны ахыргы чиктә бөтенләй югалтачакбыз, шуның белән бергә милли йөз, милли тел, милли  гореф-гадәтләр, милли культура югалачак.

Гадәти тормышыбызда миллилек юк. Булса да ул безнең аш-су белән бәйле милли ризыкларыбыз куланылышында гына киң дәрәҗәдә яшәвен дәвам итә. Бик күңелле бит татар гаиләләрендә бергәләп җыелышып табын артына кичке ашка утырулары, әни кешеләрнең табын уртасына кайнар бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, тукмакчлы аш чыгарып куюлары, чәй янына чәк-чәк, кош теле, тәбикмәк, коймак өлгертүләре.

Миллилек татар халык җырларында моң булып яңгырый, ул моңнарда тарих та, халкым үткән юллар да, газап та, кыенлык, шатлык, куанычлар да чагыла, ул моңнарда җиңүләр дә, җиңелүләр дә һәм янәдән торып басып ышанычлы рәвештә алга атлаулар да чагыла.

Телебез  – безнең иң көчле корал. Күп гасырлар татар теле белән бишек җырлары җырлынган, хикәятләре, әкиятләре сөйләнгән, берсеннән-берсе тапкыр әйтемнәре, такмаклары, санамышлары, тизәйткечләре, мәкаль әйтелгән, табышмаклары чишелгән, язучыларыбызның шигырьләре укылган, романнары, хикәяләре язылган. Балаларыбызга халык авыз иҗатындагы төрле образларның  гыйбрәтле дә, үрнәк тә булган язмышлар аша көчле тәрбия бирелгән.

Кайда калды соң безнең чулпылар тагып ике толымын ике якка үреп, чигүле алъяпкычларын ап-ак күлмәкләре өстеннән бәйләп, чигүле күн  читекләрен киеп йөрүче хатын кызларыбыз? Кайда соң безнең ап-ак күлмәкләренә төсле билбау тагып, өстеннән бизәкле камзул киеп, башларына бизәкле түбәтәйләр киеп йөрүче ир-атларыбыз? Кайда соң безнең татар орнаментлы йортларыбыз, урамнарыбызда татар миллилеген күрсәтүче үзенчәлекләребез  – архитектурабыз, киемнәрдә чагыла торган культурабыз кайда?

Авылларда яшәп килгән гармун моңы, гармун моңына кушылып җырланган халык җырлары, бәйрәмнәрдә генә түгел, ә көнсаен бала-чага урамга чыгып уйнаган татар халык уеннары, һәр йортта була торган “каз өммәләре”, һәр авылда була торган “карга боткасы” бәйрәмнәре, һәр өйдә була торган “балага исем кушу” йолалары, һәм башка бик күп милли гадәтләребез юкка чыкты. Гаиләдә күреп үсмәгәч, китап битләреннән генә укып өйрәнелгән татар халык иҗаты, милли культурасы балаларга үтемле була алмый. Татар телендә иркен аралашып, татар милли киемнәрен киеп, татар ризыклары белән тукланып, татар халык иҗатын өйрәнеп, татар мәдәнияте үзенчәлекләрен белеп үскән балалар гына чын татарча милли тәрбияле бела алалар, минемчә. Шуның өчен милли тәрбия комплекслы булырга тиеш. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йортлары бергәлектә бу тәрбияне системалы алып барырга тешләр.

Балалар бакчасында без үз көчебездән килгән барлык мөмкинлекләрне файдаланып балаларга милли тәрбия бирергә тырышабыз.

Матур итеп үз телебездә – татар телендә сөйләшәбез, җырлар җырлыйбыз, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен укыйбыз. Сөйләмебез җанлы, эчтәлекле, әйтер сүзебез үтемле булсын өчен мәкальләр кулланып сөйләшергә өйрәнәбез, тапкырлыкка ирешү өчен тизәйткечләрне һәм әйтемнәрне  кулланабыз. Күңелебез нечкә, моңлы булсын өчен татар халкыбыз көйләрен тыңлыйбыз. Балачак серле булып истә калсын өчен образларга кереп татар халык әкиятләрен куябыз. Җитез булырга төрле милли уеннар уйнап өйрәнәбез.

Балалар бакчасында без милли мөхит тудырдык. Бу мөхит  игътибарсыз калмас өчен һәм киресенчә һәрвакыт игтибар үзәгендә булсын өчен, аны һәрвакыт татар халык авыз иҗатында, милли мәдәниятендә булган образлар белән яңартып торабыз, балаларда кызыксыну уятырлык төсләр, моңнар, киемнәр кулланабыз, татар халык ашлары пешерергә өйрәнәбез. Хезмәтебезне күрсәтер өчен, балаларга биргән милли тәрбиябезне күрсәтер өчен, һәм балалар тагы да яңа белемнәр алсыннар өчен, күзаллауны тагы да киңәйтер өчен төрле чаралар, кичәләр, бәйрәмнәр, очрашулар, уеннар, ярышлар оештырабыз. Балалаларга милли мөхиттә булу бик ошый – бу уңай караш аларның күзләрендә һәм гамәлләрендә чагыла. Алар әле безгә “Апа, ни өчен без үзебезнең милли киемнәрдә йөрмибез, ни өчен өйдә алай түгел?” дигән һәм башка бик күп сораулар бирәләр. Бу сораулар ачык кала бирә. Ә без балалар бакчасында милли мөхит тудырып милли тәрбия бирүне дәвам итәбез. Кечкенә чакта күрсәтелгән, бирелгән, укылган, тыңланган тәрбия мәңгелеккә истә кала, ул онытылмый, гадәткә керә, канга сеңә. Безнең эшчәнлек ата-аналар ярдәме белән тулыландырыла, ныгытыла, әлбәттә. Ата-аналар күп чараларда үзләре дә катнашалар. Ләкин балалар бакчасыннан чыккач, балалар өйләренә кайтып киткәч, күп өйләрдә аларны татар ашлары көтеп тормый, татар көйләре ишетелми, татарча сөйләшүләр дә юк, татарча спектакльләргә бару да юк, татарча китаплар укуда, сатып алу да юк. Бу бер гаилә, бер бала кимчелеге генә түгел, бу – системага әйләнгән җитешсезлек. Республикабыз, милләтебез үз йөзен саклау өчен мөмкин булган кадәр үткәннән, борынгыдан килгән халкыбыз мәдәниятеннән үрнәк алып яшәү рәвешенә күчәргә тиеш. Барыбыз да бер милли юлдан атласак кына нәтиҗәсе булачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.

    Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү.

милли тәрбия бирү турында мәкалә...

“Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле”

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле

Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан баш-ка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак бу...