“Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле”
методическая разработка на тему

Муллина Лилия Ивановна

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениясе

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле”

Шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш.

                                                                                            Төзеде: 47нче балалар          бакчасы тәрбиячесе

  Муллина Л.И.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

2015 ел

      Татар халкының аерылгысыз өлеше булган керәшеннәр - гаять үзенчәлекле халык. Христиан динендәге кешеләр булып та, алар руслашмаган һаман элекке милли сыйфатында кала биргән. Шул ук вакытта татар халкында мөселман дине китереп чыгарган үзгәрешләргә да иярмәгән. Әнә шулай мөселманнардан дин, руслардан тел белән аерылып, утрауда сыман яшәү нәтиҗәсендә, керәшеннәрнең рухи байлыклары, фәндә эйтелгәнчә, консервацияләнгән, ягъни халкыбызның болгар чорындагы һәм хәтта аңа кадәрге гореф-гадәтләре, бәйрәм йолалары, кием-салымнары, көйләре, тел сафлыгы сакланып калган.

         Без татарлар белән бер тамырдан. Бүгенге көнгә кадәр татарларның чын тарихы, килеп чыгышы ачык кына билгеле булмаган кебек үк, без керәшеннәр дә шундый ук хәлдә калганбыз. Элекке китаплар, язмалар югалган, онытылган. Алар белән бергә керәшеннәр тарихы да юкка чыгарылган. Бары шул мәгълүм, безнең татарлар белән йортыбыз, нигезебез уртак. Шуңа күрә без бер-беребезнең кадерен белеп, үзара тату яшәргә тиешбез. Кешене милләтенә түгел, кылган гамәленә карап бәяләгән кебек үк, диннәрнең дә берсен мактап, берсен хурлау килешми. Алла бер, дибез, аны нинди исем белән ничек олыласак та барыбердер. Халык нинди этник төркемнән, кайсы милләттән булмасын, үз ата-бабасының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен онытырга тиеш түгел.

         Без керәшеннәр, билгеле булганча, христиан динендә. Шуңа күрә керәшен бәйрәмнәре, урысныкы белән бер үк көннәргә туры килә. Ләкин эчтәлеге белән аларныкыннан шактый аерыла. Чөнки әлеге йолаларга керәшен үзенең бик борынгыдан, мәҗүсилек чорларыннан ук килгән гореф-гадәтләрен өстәгән булса кирәк. Керәшеннәрдә инде онытыла барган йола бәйрәмнәре бик күп. Шулар арасында кыш көне - гыйнвар аенда үткәрелә торганнардан: Авыз ачу - Раштуа (Рождество), Нардуган (Святки),ә җәй көне Питрау бәйрәмнәре үткәрелә.Бу бәйрәмнәрдә төрле уеннар уйнала. Без үзебезнең  бакчада балаларны  керәшен халык уеннары белән таныштыруны системалы рәвештә алып барабыз. Алар “Атларны яратабыз”, “Анна әби кәҗәләре”,”Чүкетә” уеннарын бик яратып башкаралар. Чөнки бу уеннар балаларны керәшен халкының җыр, тел, гадәт үзенчәлекләрен, йола-гадәтләренә ихтирамлы булырга өйрәтә, Туган илгә, телгә, төрле халыкларга дөрес караш тәрбияли. Мин бүген сезгә “Чүкетә” уенын уйнап күрсәтмәкче булам. Хөрмәтле тәрбиячеләр, минем кулдагы бу тупка игътибар итегез әле,ул-тукыма эченә мамык тутырып тегелгән.Аның формасы да туп кебек түп-түгәрәк түгел,ә яссы формада, тәгәрмәч кебек.Тупны керәшеннәр “чүкетә” дип йөртәләр.Балалар чүкетә белән, пасха бәйрәмнәрендә, йомыркалар җыеп кайткач уйнаганнар. Миңа 5 катнашучы кирәк булачак.(5 кешене тиз генә чакырырга Рәхим итегез!) Уенның шарты шулай: идәнгә төсле йомыркалар тезеп куела(бу очракта төсле шарлар).Катнашучылар чүкетә белән атып (чүпрәк шар)йомыркаларга тидерергә тиеш. Һәр кузгалган йомыркаларны янчыкларга сала барабыз. Иң күп йомырка  кем җыя, шул җиңүче дип табыла. Санамыш ярдәмендә алып баручыны сайлыйлар.

                       Чәүкә ,чыпчык

                        Җепсез  орчык

                        Кара балчык,

                        Син кал,бу –чык!

        Балалар бер рәткә  тезелеп басалар.Алып баручы йомыркалар янына баса һәм чүкетәне балаларга тәгәрәтеп тора.

         Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез   яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү.

милли тәрбия бирү турында мәкалә...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә татар халык уеннарының роле

Проект-эшчәнлек, барлык яштәге балалар өчен, 1елга исәпләнгән....