Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә татар халык уеннарының роле
проект (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Проект-эшчәнлек, барлык яштәге балалар өчен, 1елга исәпләнгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zagidullina_r.n.docx24.98 КБ
Файл Проектның презентациясе2.86 МБ

Предварительный просмотр:

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә татар халык уеннарының роле.

        Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

        Балалар алдагы гомерләрендә танышачак күп нәрсәләрне уеннар, шигырь, җырлар аша күңелләренә сеңдерәләр. Чыннан да, уеннар тирә-юньне, дөньядагы күренеш һәм предметларны аңлауда, аларны дөрес кабул итүдә иң төп чараларның берсе булып тора. Бала иң беренче эш күнекмәләрен дә нәкъ менә уеннар аша ала. Бу яктан караганда уеннарның әһәмияте кимеми, киресенчә, вакытлар үтү белән арта гына бара. Бүген, зур технологияләр алга киткән фән-техника чорында, иң гади булган күренешләр, предмет һәм күнекмәләр белән таныш булмаган балалар да бар. Халык уеннары шул бушлыкны тутыруда әһәмиятле бер чара булып тора.

        Мәгълүм булганча, татар халык уеннары хәрәкәтле, сүзле, җырлы-биюле уеннарга бүленә. Без үзебезнен проект эшчәнлегебездә сүзле һәм җырлы-биюле уеннарга өстенлек бирәбез. Уен вакытында баланың бәйләнешле сөйләм теле дәрәҗәсе арта, ул матур итеп шигырь сөйләргә җырларга, биергә, иптәшенә мөстәкыйль сорау бирергә, кирәк булган әйберен сорап алырга өйрәнә.

        Проек эшчәнлегебездә дә без, әлеге проблеманы яктыртабыз. Халык уеннарын шөгыль барышында физкультминуткалар үткәрү өчен дә кулланабыз. Әти-әниләрне татар халык уеннары белән таныштырабыз. Халык уеннарын башкарырга кирәк булган атрибутларны булдырабыз. Җырлы-биюле уеннарда балаларга шигъри юллар, җырлар биюләр алдан өйрәтелә. Татар халкының җырлы-биюле уеннарын балаларның Яңа ел, 8 март, Нәүрүз, Карга боткасы кебек бәйрәмнәрдә дә кулланабыз.

Проек эшебез 3 этаптан гыбарәт.

  1. Проектның төре: Танып белү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү
  2. Проектның дәвамлылыгы:1 ел
  3. Максат: Татар халык уеннары аркылы балаларның сөйләм телен үстерү
  4. Бурычлар:
  • Тәрбияви: Татар халык уеннарына кызыксыну уяту
  • Үстерелешле: Балаларның сөйләм телен үстерү
  • Өйрәтү: Халык уеннарын мөстәкыйль уйнарга өйрәтү
  1. Проектның этаплары:

Әзерлек этабы

  • Проектның темасын сайлау
  • Проблема кую
  • Проект буенча материал җыю
  • Татар халык уеннары картотекасын ясау
  • Әти-әниләр почмагын тулыландыру
  • Әти-әниләрне татар халык уеннары белән таныштыру
  • Татар халык уеннарына кирәкле булган атрибутларны булдыру

Төп этап:

  • Балаларны татар халык уеннары белән таныштыру
  • Уен барышын сөйләү, аңлату
  • Сүзле уеннарда шигырьләр, җырларны өйрәтү
  • Шөгыль барышында халык уеннары кулланып физкультминуткалар үткәрү.
  • Халык иҗат иткән уенчыклар белән танышу
  • Татар халык уеннарын уйнау.
  1. Йомгаклау. “Күңелле Сабантуй уеннары” бәйрәме белән йомгаклау.

  1. Перспектив тематик план.

Уенның исеме

Уенның төрләре

Балаларның яшь үзенчәлеге

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Үткәрелү вакыты

1.

Песи һәм тычканнар

Ярыш

3-4 яшь (кечкенәләр төркеме)

Песи ролен тәрбияче башкара, балалар тычканнар булалар

Балаларның мөстәкыйль рәвештә үз урыннарына йөгерүләре

Сентябрь октябрь

2.

Йорт куяннары

Шуышулы

3-4 яшь (кечкенәләр төркеме

Тәрбияче балаларга команда бирә

Балалар шуышып “өйләренә” кайталар

Ноябрь декабрь

3.

Хәйләкәр төлке

Сикерүле

4-5 яшь (уртанчылар төркеме)

Балаларда җитезлек, өлгерлек, игътибарлылык сыйфатларын булдыру

Хайваннарны танып белү, тиз йөгерү, сикерү күнекмәләрен булдыру

Октябрь ноябрь

4.

Ватык телефон

Аз хәрәкәтле уен

4-5 яшь(уртанчылар төркеме)

Балаларга бер берсе белән диалог төзергә өйрәтү

 Игътибарлылык сәләтләрен үстерү

Июнь, июль айлары

5.

Зәңгәр чәчәк

Җырлы биюле уен.

4-5яшь (уртанчылар төркеме)

Балаларга татарча шигырь юлларына салынган сүзләрне өйрәтү

Мөстәкыйльбию һәм җырлау

Ноябрь, декабрь

6.

Казлар, аккошлар

Йөгерүле

4-5яшь (уртанчылар төркеме)

Уен барышында сүзләрне рольләргә бүлеп өйрәтү

Балалар ролле уеннарны үзләре башкаралар

Июль август

7.

Йөзек салыш

Аз хәрәкәтле

5-6 яшь (зурлар төркеме)

Балалар бер-берсенә сорау биреп аралашалар.

Мөстәкыйль аралашалар

Февраль

8.

Самовар

Аз хәрәкәтле

5-6 яшь (зурлар төркеме)

Сорау биреп аралашу

Мөстәкыйль аралашу

Март, апрель

9.

Очты, очты

Аз хәрәкәтле

5-6 яшь (зурлар төркеме)

Шөгыльләрдә физкультминутка буларак куллану

Алда өйрәнелгән предметларның исемнәрен искә төшерү

Ел дәвамында

10.

Түбәтәй

Җырлы биюле

6-7 яшь (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Татар бию көенә биергә өйрәтү һәм уендагы сүзләрне кабатлау

Мөстәкыйльбию

Март апрель

11

Ал кирәк гөл кирәк.

Ярыш

 6-7 яшь (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Уен барышында сүзләрне рольләргә бүлеп өйрәнү

Балалар уеннарны үзләре башкаралар

Июнь, июль

Ачык һавада

12.

Чума үрдәк, чума каз

Җырлы- биюле

6-7 яшь

(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Татар бию көенә биергә өйрәтү һәм уендагы сүзләрне кабатлау

Балалар сүзләрне хәтердә калдыралар, мөстәкыйль бииләр

Апрель май.

13.

“Күңелле Сабантуй уеннары” көне оештыру

Сабантуй уеннары

Барлык балалар катнашында

Уенга кирәк булган атрибутларны әзерләү, уен барышы белән бабаларны таныштыру

Мөстәкыйль уйнау

Май, июнь ачык һавада.

  1. Көтелгән нәтиҗәләр.
  • Балаларның татар халык уеннарына кызыксынучанлыгы арта.
  • Татарча бәйләнешле сөйләм теле дәрәҗәләре үсә.
  • Әти-әниләр проект нәтиҗәләре белән канәгать.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә татар халык уеннарының роле. Казан шәһәре Мәскәү районы 395 нче номерлы балалар бакчасы. Татар теленә өйрәтүче тәрбияче Заһидуллина Регина Наил кызы

Слайд 2

Уйныйк, Сөеник, Көлик Уйныйк, сөеник, көлик! Дәртле, җанлы, без күңелле, Безгә ямьле Җир йөзе, Безгә карап елмая Күкнең кояш, ай, йолдызы! (С. Миңлекәй)

Слайд 3

Проектның төре : танып белү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Проектның дәвамлылыгы : бер ел. Максат: Татар халык уеннары аркылы балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Бурычлар: - Татар халык уеннарына кызыксыну уяту - Балаларга физик һәм эстетик тәрбия бирү - Балаларга татар халык уеннарын мөстәкыйль уйнарага өйрәтү.

Слайд 4

Проектның этаплары: Әзерлек этабы Проектның темасын сайлау Проблема кую Проект буенча материал җыю Татар халык уеннары картотекасы ясау Әти-әниләр почмагын тулыландыру Әти-әниләрне татар халык уеннары белән таныштыру. Татар халык уеннарына кирәк булган атрибутларны булдыру

Слайд 5

Төп этап: Балаларны татар халык уеннары белән таныштыру Уен барышын сөйләү, аңлату Сүзле уеннарда шигырьләр, җырларны өйрәтү Шөгыльләрдә сүзле уеннарны кулланып физкультминуткалар үткәрү Халык иҗат иткән уенчыклар белән танышу. Татар халык уеннарын уйнау. Йомгаклау: “Күңелле Сабантуй уеннары”

Слайд 6

Перспектив-тематик план № Уенның исеме Уенның төрләре Балаларның яшь үзенчәлеге Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге Үткәрелү вакыты 1. Песи һәм тычканнар Ярыш 3-4 яшь (кечкенәләр төркеме) Песи ролен тәрбияче башкара, балалар тычканнар булалар Балаларның мөстәкыйль рәвештә үз урыннарына йөгерүләре Сентябрь октябрь 2. Йорт куяннары Шуышулы 3-4 яшь (кечкенәләр төркеме Тәрбияче балаларга команда бирә Балалар шуышып “өйләренә” кайталар Ноябрь декабрь 3. Хәйләкәр төлке Сикерүле 4-5 яшь (уртанчылар төркеме) Балаларда җитезлек, өлгерлек, игътибарлылык сыйфатларын булдыру Хайваннарны танып белү, тиз йөгерү, сикерү күнекмәләрен булдыру Октябрь ноябрь

Слайд 7

4. Ватык телефон Аз хәрәкәтле уен 4-5 яшь(уртанчылар төркеме) Балаларга бер берсе белән диалог төзергә өйрәтү Игътибарлылык сәләтләрен үстерү Июнь, июль айлары 5. Зәңгәр чәчәк Җырлы биюле уен. 4-5яшь (уртанчылар төркеме) Балаларга татарча шигырь юлларына салынган сүзләрне өйрәтү Мөстәкыйльбию һәм җырлау Ноябрь, декабрь 6. Казлар, аккошлар Йөгерүле 4-5яшь (уртанчылар төркеме) Уен барышында сүзләрне рольләргә бүлеп өйрәтү Балалар ролле уеннарны үзләре башкаралар Июль август 7. Йөзек салыш Аз хәрәкәтле 5-6 яшь (зурлар төркеме) Балалар бер-берсенә сорау биреп аралашалар. Мөстәкыйль аралашалар Март, апрель 8. Очты, очты Аз хәрәкәтле 5-6 яшь (зурлар төркеме) Шогыльләрдә физкультминутка буларак куллану Алда өйрәнелгән предметларның исемнәрен искә төшерү Ел дәвамында 9. Түбәтәй Җырлы биюле 6-7 яшь (мәктәпкә әзерлек төркеме) Татар бию көенә биергә өйрәтү һәм уендагы сүзләрне кабатлау Мөстәкыйльбию Март апрель 10 Ал кирәк гөл кирәк. Ярыш 6-7 яшь (мәктәпкә әзерлек төркеме) Уен барышында сүзләрне рольләргә бүлеп өйрәнү Балалар уеннарны үзләре башкаралар Июнь, июль Ачык һавада

Слайд 8

Йөзек салыш Төенчек

Слайд 9

Сукыр тәкә Түбәтәй Чума үрдәк, чума каз

Слайд 10

З әңгәр чәчәк Юл читендә зәңгәр чәчәк Якты нурлар тарата. Безнең кызлар һәм малайлар Зәңгәр чәчәк ярата. Якын дуслар арасыннан Берсен сайлап ал әле. Тезләнергә ипле булыр Мендәреңне сал әле

Слайд 11

Без, без, без идек уены Физкультминутка “Очты, очты каргалар очты...”

Слайд 12

Бармак гимнастикасы “Без яздык” Без яздык, без яздык, Безнең бармаклар талды. Без хәзер ял итәбез, Аннан язып китәбез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә УМКны куллану

Балалар бакчасында УМКны куллану.УМКны кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен режим моментларында һәм занятиеларда  үстерү.Сөйләм телен үстерүнең бурычлары һәм максатлары....

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Развлечение в подготовительной группе “Татар халык уеннарын өйрәнәбез”

развлечение  в подготовительной группе с использованием татарских игр...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану.

Презентация работы по использованию мнемотаблиц при обучении детей родному татарскому языку длявоспитателей по обучению детей татарскому языку...

“Сүзле уеннар кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”дигән темага чыгыш. Тәрбияче: Мирзасалихова Л.В.

Кереш сүз        Сөйләм теле ике кеше өчен аралашу чарасы булып тора. Кеше кайда гына булса да, кем белән генә аралашса да, әйтәсе килгән фикерен һич икеләнмичә...

Ике дәүләт телен өйрәнүдә халык уеннарының әһәмияте.презентация

Ике дәүләт телен өйрәнүдә  халык уеннарының әһәмияте. презентация...