Бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә УМКны куллану
консультация по развитию речи (старшая группа) по теме

Шайхулова Амина Галимардановна

 Балалар бакчасында УМКны куллану.УМКны кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен режим моментларында һәм занятиеларда  үстерү.Сөйләм телен үстерүнең бурычлары һәм максатлары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slaydlar_ochen_ike.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

(1слайд) Белем сыйфатының түбән тәгәрәве, мәгариф өлкәсе функцияләрендә күзәтелгән түбән икътисадый эффектлылык- әлеге негатив тенденцияләргә чик кую максатыннан, Татарстан Республикасында 2010- 2015 нче елларга Мәгарифне үстерү стратегиясе эшләнде.  Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше “Туган телдә сөйләшәбез” укыту- методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Үз чиратында, әлеге УМК  менә ниләрне үз  эченә ала:

(2слайд) 1.Программа

2.Тематик план

3.Календарь-көндәлек план

4.Эш дәфтәре(балалар өчен)

5.Аудиоматериал

6.Мультипликацион сюжетлар

7.Күрсәтмә, таратма материаллар

8.Диагностикалар

(3слайд)    Аның максаты түбәндәгечә билгеләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә дөрес сөйләмен формалаштыру. Димәк ки, бала тирә- юньдәгеләрнең сөйләмен аңлый алырга; әкренләп сүзлек байлыгын арттыра барырга; сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, җөмләләр төзи белергә һәм сорауларга дөрес җавап бирергә; шулай ук аралашуның төрле формаларын (мәсәлән, диалог, монолог) яхшылап үзләштерергә тиеш була.

     Гаиләдә башланып киткән туган телне өйрәнү шөгыльләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мәгариф учреждениеләрендә тирә- юнь белән танышу барышында “Кроха” программасындагы эш төрләре нигезендә дәвам иттерелә.

Бу процессны тулырак ничек күзаллап була соң ?(4 слайд)

  1. Табигать һәм социаль чынбарлык белән табигый шартларда танышу.
  2. Образлы уенчыклар; нәфис сәнгать образлары аша чынбарлыкны тану.
  3. Сәнгать әсәрләре буларак, рәсемнәр аша тирәлекне танып- белү.
  4. Нәфис сүз, ягъни әдәби әсәрләр аша чынбарлыкны өйрәнү.

 ”Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмалары әзер комплекслы-тематик план һәм проект рәвешендә бирелә.  Күп проектлар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра. Бу үз чиратында, безгә, тәрбиячеләргә балаларның сөйләм зшчәнлеген оештыруда  зур ярдәм.

(5слайд) Укыту-методик комплектларның төп компонентларыннан берсе –эш дәфтәрләре. Алар балаларга сүзләрне истә калдырырга, аларны сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес кулланырга бик нык ярдәм итә, шулай ук сүзләргә аваз анализы ясаганда булышлык итә. Шулай ук тәрбиячегә дә материалны ныгытырга, эшчәнлеккә кызыксыну уяту вакытында баланың хаталарын төзәтергә мөмкинлек бирә. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты инфомацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру.  Комплект һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязма, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтерен, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы, гади диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.  

(6слайд)  Методик әсбапларда күрсәтелгәнчә, тәрбия һәм белем бирү балаларның яшь  үзенчәлекләрен искә алып оештырыла. Шунысын да искәртү мөһим, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гомуми белем бирү процессында каралган барлык федераль дәүләт таләпләре дә бу очракта үтәлә.

(7слайд) Сөйләмне камилләштерүдә төп бурычлар : сүзлек эше; сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру;

авазларның дөрес әйтелешен төшендерү; бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү; әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру.  Балалар белән эшләүдә сүзлек эше зур әһәмияткә ия. Беренче чиратта, сүзлек запасы гомуми кулланылыштагы сүзләр нәтиҗәсендә арта. Икенчедән, күп тапкырлар кабатлау рәвешендә сүзләрне ачыклау, конкретлаштыру. Өченчедән, сүзләрне активлаштыру.

(8слайд)Балаларның сүзлек запасын, өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, һәр эшчәнлектә һәм башка белем бирү өлкәләрендә дә күрсәтмәлелекләрне, тарату материалларын мин үзем бик отышлы кулланам.(9слайд)Бу күрсәтмәлекләрдән төрле дидактик биремнәр һәм күнегүләр уйлап табам. Мәсәлән, ”Кем күбрәк атар?” “Кем тулырак сөйләр?” УМКга кертелгән  әкиятләрне исә бик теләп карыйбыз, аудиоязмаларны тыңлыйбыз.

(10 слайд)Бигрәк тә, балалар ел фасыллары һәм өлкәннәр хезмәтен чагылдырган күрсәтмә рәсемнәрдән хикәя төзеп сөйләргә яраталар. Бу күрсәтмәлелекләрне режим моментларында, төрле әңгәмәләр оештырганда да файдаланам.

      Сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыруда төп шарт булып тәрбияченең, өлкәннәрнең дөрес һәм грамоталы итеп сөйләшүе тора бит, сүз төзелешенә карата күнегүләр дә монда үзенең уңай ролен уйнамый калмый.

(11слайд)Схема рәвешендә бирелгән картиналарны, әкият иллюстрацияләрен  әкиятне эзлекле тәртиптә һәм итеп сөйләргә өйрәтүдә кулланам.  Ә таратма материаллар  исә балаларны диологик сөйләмгә өйрәтүдә зур этәргеч.

Сөйләмнең аваз культурасын тәрбияләү, диалог һәм монологларда бәйләнешле сөйләмгә ирешү – шулай ук сөйләм үстерүдә алмаксатлардан санала.

     Шулай итеп, балаларның сөйләмен үстерү өчен, югарыда күрсәтелгән мәсьәләләрне без һәрберсен аеры түгел, бары тик бергәлектә чишәргә бурычлы. Мисалга, сөйләмнең грамматик төзелешенә өйрәткәндә, без әлеге төп бурычтан тыш, берьюлы авазлар әйтелешенә дә, аларны мәгънә ягыннан дөрес куллана белүгә дә игътибарны киметмәскә тиешбез.

Методик ярдәмлекнең “Туган телебезне өйрәнәбез” бүлеге балаларның сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сойләм үсешен, эчтәлекне тасвирлап һәм хикәяләп сөйләү, иҗади фикер йөртү һәм   аңлатып бирә белү күнекмәсе үсешен тәэмин итү эшчәнлеген билгели. Әлеге бүлектә шөгыль үткәрү барышында грамоталылык нигезләрен үзләштерү эшенә актив әзерләү алып барыла.

(12 слайд)   Сюжетлы рәсемнәр балаларда иҗади эшчәнлек ихтыяҗы тудыра(хикәяләр төзү) һәм формалаштыра, иҗади фикерләүләрен  һәм образлы күзаллауларын активлаштыра.

Мәктәпкәчә әзерлек чорында балаларның кечкенә күләмле текстларны бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү дәвам итә. УМК да бик күп әдәби әсәрләргә сюжетлы рәсемнәр кулланырга мөмкинлек бирелгән.(13 слайд)Әсәрне укыганнан соң, логик сөйләм формалаштыру максатыннан, әсәр сюжеты буенча әңгәмә оештырам. Минем тарафтан бирелгән  сораулар һәм биремнәр, балада әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны сөйләп бирергә кызыксыну уята.(14 слайд) Шигырьләрне укыганда иллюстрацияләрне куллану бигрәк тә отышлы. Чөнки балага шигырьнең эчтәлеген аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итә. Кытай мәкале дә шуны ук раслый бит: Укы, мин аны онытам; күрсәт, мин  аны истә калдырам.

(15 слайд)    Сөйләм үстерүдә төп бурычларны анык билгеләү атналык эш планлаштырганда бик кулай. Һәр мәсьәләнең үзенә күрә үз спецификасы бар. Шуның нигезендә өйрәтү ысуллары һәм алымнары алдан уйланылып сайлап алынырга тиеш.

(16 слайд)Балаларның сөйләмен үстерү һәм туган телгә өйрәтү шөгыльләрендә кулланыла торган ысуллардан бармаклар белән уеннар мисалын китерергә мөмкин. Хәрәкәт активлыгы югарырак булган саен, нәниләрнең сөйләме тизрәк үсеш ала.

    Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйның сөйләмен үстерүдә туган төбәк көнкүрешен өйрәтүгә корылган материалларны системалы рәвештә куллану бик әһәмиятле. Монда инде җирле халыкның гадәти көнкүрешен, яшәү шартларын, зурлар башкарган эшләрне, гореф- гадәтләрне, бәйрәмнәрне, милли характердагы хәрәкәтле һәм өстәл уеннарын, татар халык авыз иҗатын, рухи идеалларны, татарның үзенә генә хас иҗат итү ысулларын, татар рәссамнарының сәнгать әсәрләрен, республикабызга гына хас табигый климат шартларын өйрәтү аша сөйләм үсешенә ирешү күзаллана.

(17 слайд)Экскурсияләр вакытында ел фасылларына кагылышлы табигый үзгәрешләрне күзәтү, өлкәннәрнең эшчәнлеген карап бәяләү, татар һәм рус рәссамнарының рәсемнәре буенча диалоглар, бәйләнешле гыйбарәләр төзү, татарча мультфильмнар карап фикер алышу; төшенүе җиңел булган җырлар, әкиятләр, классик музыка тыңлау; спектакльләр тамаша кылу; махсус оештырылган сөйләм ситуацияләре -   сөйләмгә өйрәтү процессында шушы бик тә үтемле ысулларны куллана алабыз.

Димәк,(18 слайд)мәктәпкәчә яшьтәгеләрне туган телдә сөйләшергә өйрәтү өчен  мөһим чаралар түбәндәгеләр:

- мәдәни тел мохите

- аралашу

- педагог, бала һәм ата-ананың бердәм эшчәнлеге

- эшне уеннар ярдәмендә оештыру

- эшлекле шартлар

- мультимедиа технологияләре һәм ТСО

- компьютер уеннары

- халык иҗаты

- уеннар ярдәмендә проблемалы сөйләм ситуацияләре тудыру

- мультипликацион фильмнар.

      Татарча сөйләмне эффектлы үзләштерүдә туган төбәк материалы иң мөһимнәреннән. Ни өчен дигәндә, ул мәктәпкәчә яшьтәге баланың тирә- юньне кабул итүенә, тоюына, үз “мин”ен тануга нигезләнә.  Укыту методик комплекты  куллануны гомуми белем бирү процессының федераль дәүләт таләпләренә туры китереп, яшь үзенчәлекләре буенча төркемнәр һәм башлангыч мәктәп арасындагы эзлеклелекне  сакларга тиешбез.

(19 слайд) ИГ\ъТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

« Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик комплектлар куллану.»

«  Балаларның сөйләм телен үстерүдә яңа методик     комплектлар куллану.»...

Эти-энилэр очен консультация. Нәниләрнең сөйләм телен үстерүдә уен алымын куллану

Балаларның сөйләм телен үстерү балалар бакчасының төп бурычларының берсе булып тора. Балаларның сөйләм телен үстерү өчен кирәкле шартлар: уен, хәрәкәт эшчәнлеге, олылар белән аралашу, сөйләм телен үст...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану.

Презентация работы по использованию мнемотаблиц при обучении детей родному татарскому языку длявоспитателей по обучению детей татарскому языку...

“Сүзле уеннар кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”дигән темага чыгыш. Тәрбияче: Мирзасалихова Л.В.

Кереш сүз        Сөйләм теле ике кеше өчен аралашу чарасы булып тора. Кеше кайда гына булса да, кем белән генә аралашса да, әйтәсе килгән фикерен һич икеләнмичә...

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә татар халык уеннарының роле

Проект-эшчәнлек, барлык яштәге балалар өчен, 1елга исәпләнгән....

Тема:“Кыш җитте” 5-6 яшьлек балалар өчен бәйләнешле сөйләм телен үстерү эшчәнлеге.

Максат: балаларны кыш,кышкы күренешләр, табигатьтә булган үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, кыш билгеләрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру, кышкы таби...