Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану
материал на тему

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе - уеннар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uennar._doklad.docx23.89 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын

куллану

Уен - баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул.

П.Ф. Лесгафт.

1. Кереш сүз

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе - уеннар.

Туган телгә, туган якка, туган илгә мәхаббәт тәрбияләү безнең педагогиканың төп принципларыннан берсе булып тора.

Ватан иң беренче бала алдына авазлар, образлар, уеннар булып килеп баса. Балага боларның барсын да бай һәм күп кырлы булган халык авыз иҗаты бирә.

Уеннар - бу безнең балачак. Качыш, куыш, әбәкләшү уеннарын кем генә хәтерләми икән? Кем уйлап тапкан ал арны? Бу сорауга бер генә җавап: халык, әкиятләр, җырлар кебек.

Татар авылларында балалар арасында хәрәкәтле уеннар киң таралган булган. Бер генә бәйрәм дә алардан башка узмаган. Балалар төркем - төркем булып җитезлеккә, өлгерлеккә көч сынашканнар. Уеннарның күбесе урамда уздырылганга күрә, сәламәтлекләре дә ныгыган, һәр ел фасылының үз бәйрәмнәре, үз бәйгеләре булган. Халык уеннарында татар халкының җор телле, җитез, өлгер, тырыш булуы күренгән.

Борын-борыннан ук аларда халыкның яшәү рәвеше, хезмәте, милли гадәтләре, гаделлек, батырлык; хәрәкәтләренең тиз һәм матур булуы, тырышлык, түземлек, җиңүгә зур омтылышлары чагылган.

2. Татар халык уеннарына характеристика

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар, аларның һәр-яклы үсешендә уеннарның роле зур.

Мәгълүм булганча мәктәпкәчә яштәге балаларны тәрбияләгәндә эчтәлеге һәм оештырылуы ягыннан хәрәкәтле һәм җырлы биюле бик күп төрле уеннар кулланыла. Кай бер уеннарның сюжеты, роль һәм кагыйдәләре бар, алар үзара тыгыз бәйләнгән. Бу уеннарда уйнаучылар кагыйдәләрне дөрес итеп үтәргә, эчтәлекне (сюжетны) бозмаска тиеш.

Икенче уеннарда сюжет та, роль дә юк, бары тик хәрәкәтләр генә үтәлергә тиеш, ләкин алар билгеле бер тәртиптә үтәлергә тиеш.

Өченчеләрендә уенчыларның сюжеттагы хәрәкәтләре (эшләре) уенның сюжетын билгеләүче текстка бәйләнгән.

Эчтәлеге буенча бөтен халык уеннары гади һәм балаларга аңлаешлы. Алар балаларның фикерләү сәләтен үстерә, күзаллавын киңәйтә, тирә-як турындагы белемнәрен арттыра, ныгыта, баланың организмы үсешен тагын да югарырак баскычка күчерүгә ярдәм итә.

Уеннарны спорт (йөгерү, сикерү һ.б.) һәм сәнгать (җыр, бию, диалог һ.б.) төрләренең органик кушылмасы дияргә була. Боларны исәпкә алып уеннарны дүрт төркемгә бүләргә мөмкин: тамашалы, җырлы биюле, зиһен сынаш, хәрәкәтле. Минем үземә күбрәк бу бүленеш ошады. Балаларны телгә өйрәткәндә бу бүленешне куллану отышлырак.

Татар халык балалар уеннарының зур бер теркеме - тамашалы (драмалы) уеннар. Аларда персонажларның уен хәрәкәтләре шигъри яки чәчмә формадагы диалог, монологлары аша нинди дә булса вакыйга тасвирлана ("Самавыр", "Буяу сатыш", "Яшелчәләр" һ.б.).

Уеннарда нинди поэтик иҗат формалары куллануга карап бу уеннарны 4 төркемгә бүләләр: тотрыклы сөйләм уеннары, тотрыксыз сөйләм уеннары, тамашалы уеннар, импровизацияле уеннар.

Нәниләр (уртанчылар) репертуарында импровизацияле уеннар зур урын ала.чөнки бала кечкенә ваккытыннан "шофер", "врач" булып уйнарга ярата, үсә төшкәч үзе күргән вакыйгаларны, тормыш-көнкүреш картиналарын күмәк уенга әйләндерә (мәсәлән, "Гаилә", "Кунак чакырыш" Һ.6.).

Кагыйдә буларак, драматик уеннарның барлык төркемнәрендә дә сүз компонентлары (такмак әйтү,такмаза яки ирекле диалог)катнаша. Тотрыклы сөйләм уеннарында сүз компоненты билгеле бер традицион формада булып, уен барышында тотрыклылыгын югалтмыйча, үзгәртелмичә әйтелә. Мәсәлән "Самавыр", "Курчак сатыш" һ.б. Бу уеннар игътибар, түземлелек, сүз байлыгы булуын таләп итә, шуңа зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уйнала.

Тотрыксыз сөйләм уеннарында диалог, монолог һәм һәртөрле сөйләшләр мәгълүм бер тәртипкә алып барыла да, ул тотрыклы поэтик калыпка салынмаган була. Нәниләр традицион сюжетны ирекле сүзләр белән дә уйныйлар.

Драмалы уеннарның бер өлеше үзенең формасы, эчтәлеге, уйнау рәвеше белән театр тамашаларын хәтерләтә. Аз кеше катнашындагы драмаларда хәтта тамашачылар булуы мөмкин. Шуңа күрә алар тамашалы уеннар дип йөртелә. Бу уеннарны да күбрәк мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән уйнарга була. Бигрә тә бу уеннарны милли бәйрәмнәр уздырганда кулланырга була ("Сәвәнәй әби" һ.б.).

Җырлы - биюле нәниләр репертуарында сан ягыннан күп булмаса да, балалар (бигрәк тә кызлар) аларны яратып уйныйлар. Бу төр уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тасвирлана. Җырлы - биюле уеннар күп гасырлар буенча йола бәйрәмнәре (Сабантуй, Җыен, Аулак өй) вакытында зурлар тарафыннан уйналып килгән һәм соңга таба нәниләр репертуарына күчкән. Алар халкыбызның гореф-гадәтләрен, фольклор элементларын үз эченә алалар. Кайвакыт бу уеннарның ахырын билгеләве дә кыен, алар катнашучыларның теләгенә карап озайтылырга яки кыскартылырга мөмкин ("Күрсәт әле, үскәнем", "Кәрия-Зәкария",   "Ак   калай",   "Гөлбану"   һ.б.).   Мәсәлән,   "Күрсәт  әле,   үскәнем"җырлы хәрәкәтле уены. Бу иң күп уйналган уеннарның берсе. Уртанчыларда бу уен гади генә уйнала, зурларда инде, бу уенны һәрбер темага да диярлек яраклаштырып уйныйбыз - "Гаилә", "Хайваннар", "Киемнәр" һ.б.

j Балалар уеннары арасында аеруча гакыл-зиһен эшчәнлеге таләп ителә торганнары бар. Мәсәлән; "Без дә", "Ватык телефон", "Очты - очты", "Ябалак", "Көн - төн" һ.б. бу уеннар беренче чиратта игътибарлылык сорый, логик фикерләүне арттыра. Бу уеннарны уртанчы яшьтәге балалар белән дә уйап була, зурлары белән дә. Беренчесендә уеннар гадирәк, сүзләре азрак була; балалар үскән саен уен катлаулана. Яңа теманы өйрәнгәндә "Ватык телефон" уены аша балаларны яңа сүзләр белән таныштырырга була; баланың колагына пышылдап кына яңа сүз әйтәсең, ә ул икенчесенә ... һ.б. Бу уен бигрәк тә уртанчыларга ошый. Ә зурлар белән сүз урынына сүзтезмә яки кечкенә җөмлә кулланырга була. Халык юкка гына бу уенннарны зиһен-сынаш уеннары дип атамаган, алар балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүче әһәмиятле чара, халык педагогикасының гүзәл үрнәкләре.

Хәрәкәтле уеннар исә иң күп өйрәнелгән, иң күп уйнаныла торганнары, алар баланы физик яктан тәрбияләүдә төп урынны били. Алар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлеген ныгыта, хәрәкәт координациясен якшырта, югары киеренкелек сорый торган дәресләрдән соң арыганлыкны бетерә. Уртак шатлык, күмәк ярышу балаларны шәхес буларак үстерә, камилләштерә. Хәрәкәтле уеннар да гадидән катлаулыга (җиңелдән авырга) таба уйнала. Димәк, нәниләрнең яше арткан саен, уеннарның максаты катлаулана. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Мәсәлән "Песи һәм тычканнар". Уртанчылар төркемендә балалар берберсенэ бәрелешмичә йөгерергә тиеш, зурракларда максат катлаулана, алар түгәрәккә төзелергә, түгәрәк буйлап йөрергә, хәрәкәтләрне сүзләргә яраклаштырып башкарырга күнегәләр.

Хәрәкәтле уеннар балаларны телгә өйрәткәндә дә безнең беренче ярдәмчеләребез. Балалар бигрәк тә "Мияу, мияу, нинди төс?", " Аю-бүре", "Кап та коп " һ.б.

Димәк, функциясе, уйналу рәвеше ягыннан уеннар гаять күп төрле.

3. Халык уеннары уздыруның методикасы

Халык уеннары эчтәлегенең төрлелеге, балаларны оештыру, хәрәкәтләрне яраклаштыру ягыннан бик күп төрле. Халык уеннарын сайлауга таләпләр:

1.   Уен хәрәкәтләрен эчтәлеге, кагыйдәләре балаларның яшь үзенчәлекләренә, мөмкинлекләренә, дөньяны күзаллауларына,яңалыкка омтылышларына туры килергә тиеш.

2.   Балаларга уен кагыйдәләрен алыштырырлык, хәрәкәтләрне аңлатырлык әдәби текстлы уеннар куллану.

3.   Балалар төркеменең яшь составын исәпкә алу.

4.   Төркемнең гомуми хәлен исәпкә алу.

5.   Уенны сайлау ел фасылын, һава торышын, балаларның киемен,булган күрсәтмәлелекне, үтә торган теманы исәпкә алырга тиеш.

Уенга әзерләнү

Уенга әзерләнү өч төп өлештән тора.

Беренчесе - тәрбияченең уеннарның эчтәлеге белән танышуы.

Икенчесе - уенны уздыруга әзерләнү. Бу өлештә уен нинди шартларда һәм ничә бала белән уздырылырга тиешлеген белү мөһим.

Өченчесе - уен уйналасы бүлмәнең гигиеник торышы.

Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Кирәк-яраклар, төрле жиһаз кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү һәм аннары тәртипләп урнаштыру эшләренәдә балаларны катнаштырырга кирәк. Мондый эшләрне башкарганда балалар пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.

Балаларны уен белән кызыксындыру да зур әһәмияткә ия. Моның өчен аларга төрле рәсемнәр күрсәтергә, я булмаса алдан уенның эчтәлеген ача

торган   шигырь      сөйләргә   мөмкин.   Тәрбияченең   үзенең   дә   катнашуы кечкенәләрнең кызыксынуын арттыра.

Уеннарны оештыру

Балалар җыелып беткәч, тәрбияче уенның исемен әйтә, кыскача эчтәлеген сөйли, аңлаешлы итеп кагыйдәләре белән таныштыра. Монда сөйләү интонациясе дә әһәмияткә ия. Тәрбияче уенның эчтәлеген тиешле интонация белән (аю - тупас, калын тавышлы; тычкан - нәзек, чиелдәвек һ.б.) басым ясап, һәр сүзне ачык итеп аңлатырга тиеш.

Уенны башлаганда, я булмаса аны алып баручыны сайлаганда санамышлар кулланырга мөмкин.

Алар болай әйтелә.

Балалар төзелеп баса. Арадан берсе алар каршына чыгып, санамышны (ул алдан өйрәнелгән) әйтә башлый. Сүз әйткән саен, берәрсенә кулын тидереп ала. Санаучының кулы соңгы сүздә кемгә кагыла - шул "сакчы" яки уенны алып баручы була. Уен барышында тәрбияче барлык балаларны да игътибар белән күзәтеп тора, кирәк чакта ярдәм итә. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәлүенә дә ирешергә кирәк. Бу бик мөһим, чөнки уен кагыйдәләренә буйсыну кечкенәләрдә түземлелек, ихтияр көче, тотнаклылык тәрбияме.

Уеннырны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Заман таләпләренә җавап бирә торган план-конспект эшләү, уеннарны кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен, төрле методлар уйлап табу уеннарны отышлы итә.

Балаларга яратмаган уенны көчләп тагарга ярамый. Җаваплы рольләрне һәрвакыттада кыю балаларга гына бирергә түгел. Оялчан, кыюсыз балаларга баштарак җаваплылыгы азрак булган рольләр биреп, тора бара катлаулырак рольләр бирергә кирәк. Тәрбияченең барлык балаларны да уенга тарта белүе, осталыгы, иҗат фантазиясе, активлыгы җитәрлек булмаган балаларны да дәртләндерә торган алымнар таба белүе бик мөһим.

Уеннарның дәвамлыгы балаларның йөрәк өшчәнлегенә артык көч китерергә, аларны арытырлык булырга тиеш түгел.

Хәрәкәтле уеннарның дәвамлылыгы кечкенәләрдә - (3-4 яшь) - 5-6, уртанчыларда (4-5 яшь) - 6-8, өлкәннәрдә (5-7 яшь) - 8-10 минут.

Бер юлы икедән артык уен киңәш ителми. Шул ук вакытта алар төзелеше, хәрәкәтләрнең катлаулыгы ягыннан да төрле булырга тиеш. Мәсәлән, беренче күп хәрәкәтле (йөгерүле, сикерүле һ.б.) икән, икенчесе инде тынычрак була; берсе түгәрәк ясап уйнала, икенчесе як-якка таралып уйнала.

Бер елда кечкенәләр белән 8-10 минут яңа уен, уртанчылар белән 10-12, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 12-14 не өйрәнергә мөмкин.

Халык уеннарының балаларга уңай йогынтысы булсын өчен, әйтеп үтелгән методик күрсәтмәләр генә аз. Болардан тыш, тәрбияче балалар белән уйный торган барлык уеннарны яхшы белергә, аларны оештыру өчен, бөтен белемен, фантазиясен, иҗади мөмкинлекләрен файдаланырга тиеш.

5. Татар халык уеннарының балалар белән эшләүдә әһәмияте

Шулай итеп халык уеннары физик, эстетик, патриотик тәрбиянең аерылмас өлеше булып тора.

Уеннар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Шул уеннарны уйлап чыгарган халыкның үткәненә кызыксыну уята, ихтирам тәрбияли. Алар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарлылыгын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.

Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Балалар бакчасы тәрбиячесе өчен уен - балаларны яхшырак аңлау, аларга тагында ныграк якынаю чарасы да. Чөнки, нәкъ менә уен вакытларында тәрбияче баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала. Уен ярдәмендә оялчан, үз өченә бикләнгән балаларны да "уятырга" мөмкин. Уендагы текстка, бергә кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса нинди дә булса роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.

Уеннар, бигрәк тә рольле уеннар, балаларны активлаштыра һәм уйлап табучанлыкны, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерә, телгә өйрәнү теләген арттыра.

Татар халык уеннары педагогик яктан да бик кыйммәтле, алар акыл, ихтыяр көче, характер тәрбияли, әһлаки тәрбия бирә, физик яктан ныгыта, тел үсешенә ярдәм итә, халык иҗаты белән кызыксынуны арттырырга булыша.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану.

Аңлатма язуы.Халык педагогика - ул тормышта тәрбия процессында сыналган буыннан буынга күчеп килгән , камилләшкән тәглимат....

Развлечение в подготовительной группе “Татар халык уеннарын өйрәнәбез”

развлечение  в подготовительной группе с использованием татарских игр...

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә татар халык уеннарының роле

Проект-эшчәнлек, барлык яштәге балалар өчен, 1елга исәпләнгән....

Балалар бакчасында - татар халык педагогикасы куллану.

Балалар бакчасында  - татар халык педагогикасы куллану.“Бай булмасаң -  бай булма, тик белемгә сай булма”Татар халык мәкале. Милләтебезнең,  халык пелагогикасының, күп ...

Мәкалә. Балалар бакчасында халык уеннарын куллану

ldquo;Без барыбыз да балачактан” – дигән атаклы язучы Экзюпери. Бу чыннан да шулай. Кем генә булсак та – язучымы, укытучымы, әллә гади бер эшчеме – күңел балачакка еш әйләнеп ...