Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту – тәрбия эшендә халык педагогикасын куллану.
консультация (подготовительная группа) на тему

Консультация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsul.docx15.9 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту – тәрбия эшендә халык педагогикасын куллану.

(Тәрбиячеләр өчен консультация)

Һәрхалкның үзенә күрә генә хас милли тәрбия системасы бар, аны башка халыктан алыштырып, күчереп файдалану мөмкин түгел.

        Нәрсә соң ул укыту – тәрбиянең халыкчанлыгы? Иң элек – ул укыту тәрбиянең халыкның теленә, идеалларына, мәдәниятенә, гореф – гадәтләренә, аның милли үзенчәлекләренә нигезләнеп алып бару: туган ягыңны ярату, үз халкыңнын тарихын белү, аның тарихы истәлекләрен, хатирәләрен өйрәнү һәм аларны саклау турындагы кайгыртучанлык тәрбияләү.

        Тәрбия халыкта туган тел белән бергә барлыкка килә.Фәнни педагогика, дини өйрәнүләр барлыкка килгәнче үк, халык яшь буынны тормышка хәзерләгән. Тәрбия, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый шартларда барган. Яшь буын өлкәннәр белән аралашып, кирәкле күнекмәләргә өйрәнгән, халыкның гореф – гадәтләрен, йолаларын үзләштергән.

        Халык педагогикасы – ул тормышта сыналып сайланган, буыннан – буынга кереп камилләшкән, халыкка киң кулланылган тәрбиядә килеп чыккан  укыту – тәрбия турындагы тәгълимәт – фикерләү, киңәшлшр, тәрбия алымнары һәм чаралары җыелмасы. Халыкның иң беренче педагогик әсәре – һичшиксез, бишек җырлары. Алар –Туган телгә, иксез – чиксез дөнья кирәгенә алып керә торган бәя  биреп бетермәслек әһәмиятле чыганак. Аларның иҗатчылары – әниләр, әбиләр, бала караучы үсмерләр, шулай ук шагыйрьләр. Мәсәлән: Дәрдемәнд,Тукай да бишек бырлары иҗат иткән. Алар аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, атаңа мәхәббәте, үз халкының рухы, ана теле белән, туган йорт, туган тел, туган туфрак, чишмә суы кебек төшенчәләр белән ачраша. Һәръяклап ярдәмгә мохтаҗ һәм әлегә бик тә зәгыйфь сабый бишек җырларыннан сүзләреннән һәм көенән үзенә тәм һәм ямь, тәненә һәм җанына ләззәтләнү, ял таба.        Кыз баланың чибәр, зифа буйлы, акыллы, йөз кеше арасыннан бер генә кешегә насыйп булып, ир баланың батыр, кыю, якыннарына таяныч булып үсүләрен теләү исә балада биләүдә чактан ук әхләклылык сыйфатлары, җаваплылык хисләре тшрбияли башлау дип аңлашыла. Бала үскән саен, тәрбия чараларының төрләре үзгәрелә. Такмак һәм такмазалар әйтеп уяту, үчти- үчти сикертү, тез һәм аяклар өстендә сикертә, тәпи йөрергә, биергә өйрштү, юындыру, телен ачтыру, хәрәкәтләндерү, киендерү. Болар барысы да сабыйларны бердәм физик яктан чыныктыралар, икенчедән аларны рухи яктан баеталар. Сөйләм ритмы белән хәрәкәт ритмы тәнгәл килү ( бишек җыры кебек озын җыр җырланмый) иң матур өметләр белән сугарылган теләкләр, шатлыклы – куанычлы һәм әһәмиятле тавыш, шат – шаян йөз бәбиләрнең гармоник үсүе өчен иң уңай шартлар туңдыра.

Мисал өчен баланы коендырганда әйтелә торган юаткычны китерик:

Суы салыксын

Үзе калыксын,

Тигез канатлы булсын,

Бәхетле, тәхфыйклы булсын,

Игелекле, шәфкатьле булсын!

        Юаткычларның эчтәлекләре гади. Бу хәлләр нәниләрнең таза –сау, итагатьле булып үсүләре турында теләк теләнә, баланың холкы – фигыле, кыланышлары юмаристик планда тасвир ителә. Бала сөйләмне аңлый башлагач,аның белән мөгәләмә итү чикләре киңәя. Ул инде төрле күңел ачу уеннарда зурлар белән (партнер) була ала. Халык педагогикасы баланың бу үсеш тагын да омтылышларын, иҗтимагый тормышка, тәрбия мәсьәләләренә мөнәсәбәтен белдерәләр. Мәкаль һәм әйтемнәр кыска, аз сүзле һәм тирән мәгънәле, үгет нәсихәтле, тиз хәтердә калалар. Ритмлы, көйле булганга, җиңел әйтеләләр. Күбесе әхлак кагыйдәләренә әвәрелеп киткән.

- Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.

 - Баланы ни булса, җитмешендә шул булыр һ.б.

        Табышмаклар иҗат иеп тә, халык тәрбияви максатларны күздә тоткан. Аларның төгәлләге, ятышлы ритмикасы һәм бертөрле әйтелеше, объектның асылын, исемен эзләп табу бурычы куелу, җавапның бу арада табылырга тиешлеге, икедән дә ким  булган катнашучылар күздә тотылу балаларда зирәклек, тапкырлык, фикерләү сәләтен, ялын мәгънәле итеп оештыру күнекмәләрен үстерә, сөйләмен камилләштерә. Гаҗәеп матур төзелгән бу әсәрләр балалар өчен эстетик ләззәт чыганагы да булып тора. Берничә мисал:

  • Урманда урынсыз, корда койрыксыз.  (Җил)
  • Кара мыеклы җизнәң сагындырып килгән.  (Яз)
  • Агач үгез өч мөгез.  (Сәнәк).
  • Күктән килде, җиргә китте.  (Яңгыр)

Өч – дүрт яшьлек балалар да һич тотлыкмыйча һәм бик яратып әйтә торган мондый табышмакларны халкыбыз иксз – чиксез санда иҗат иткән. Әкиятләр, бәетләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар һәм әлбәттә бишек җырлары – болар барсы да халкыбызның кхп гасырлар дәвамында тулыландырып  килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул җирләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша: шулар ярдәмендә аның күңелендә туган илгә, туган җиргә мәхәббт тернәкләнә. Өлеәнәйгән буын бу мирасны үзенен соң килгәннәргә тапшырып китә, әмма ул аннан бөтенләйгә аерылмый. Нәни чакта сөйләгән әсәрләр бөтен гоиер буена кеше рухында кала. Алар кешенең матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери.

Әдәбият:

1.Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. Казан – 1993 ел.

2.”Балалар фольклоры» төзүчесе  Нәкый Исәнбәт, Казан – 1984 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия процессында татар халык педагогикасын куллану.

Аңлатма язуы.Халык педагогика - ул тормышта тәрбия процессында сыналган буыннан буынга күчеп килгән , камилләшкән тәглимат....

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә татар халык уеннарын куллану

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхълаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән төрмышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, ү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән кү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану.

Презентация работы по использованию мнемотаблиц при обучении детей родному татарскому языку длявоспитателей по обучению детей татарскому языку...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән»

laquo;Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән». Экологик тәрбия бирүдә ТРИЗ алымнарын куллану экологик характердагы теләсә нинди т...

Тәрбия эшендә халык педагогикасын куллану

Максат: 1)Балаларда яхшы  һәм начар сыйфатлар турында күзаллаулар булдыру; начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү.2) Уңай эмоциональ халәт булдыру; яхшылык башкару  теләге уяту, яхшы...