«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән»
статья

Хабибрахманова Айгуль Рафисовна

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән». Экологик тәрбия бирүдә ТРИЗ алымнарын куллану экологик характердагы теләсә нинди теманы өйрәнүне кызыклы уенга әйләндерергә сәләтле. ТРИЗ алымнары ярдәмендә балалар шәхси үзенчәлекләрен ачалар, креатив фикерләргә, предмет һәм күренешләрнең билгеләрен, каршылыкларны табарга һәм аларны чишәргә өйрәнәләр. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «ДЕТСКИЙ САД КОМБИНИРОВАННОГО ВИДА №21 «НЕЗАБУДКА»                                      ЗЕЛЕНОДОЛЬСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән»

Выступление из опыта работы в рамках онлайн-заседания на платформе zoom МИЛЛИ        по экологии для воспитателей ДОУ ЗМР РТ по теме: «Формирование экологической культуры у детей дошкольного возрастав рамках реализации ФГОС ДО», проведенный на базе МБДОУ «Детский сад комбинированного вида  №23 «Золотой колосок» ЗМР РТ

                                                            Подготовила:

                                                   Хабибрахманова А.Р., воспитатель

29.11.2021 г.                                                                                 

   Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән.

   Экологик проблемалар бөтен дөнья проблемасы булып торалар. Шуңа күрә балаларга экологик-әхлакый тәрбия бирү әһәмияте көннән-көн үсә. Экологик тәрбия ул - табигатькә карата аңлы рәвештә дөрес мөнәсәбәт формалаштыру. Һәм моны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк. Чөнки кечкенә балалар хисчәнрәк була. Аларның тәэсирләре көчлерәк. Ә һәр нәрсәгә карашның эмоциональ сфера аркылы формалашуы - бәхәссез.

   Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүнең төп максаты-һәр балада табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт теләген формалаштыру. Чөнки бу мөнәсәбәт табигатькә генә түгел, ә шушы әйләнә-тирә дөньяның кечкенә генә кисәге булган кешегә, ягъни, үзебезгә дә кагыла. Табигать белән кеше бик тыгыз бәйләнгән.  

  Экологик тәрбияне мин иң беренче чиратта балалар белән түгел, ә аларның әти-әниләре белән башлап җибәрәм. Әңгәмәләр үткәрәм, балалар белән уза  торган  шөгыльләр белән таныштырам. Бу исә тәрбия чараларын балалар бакчасында гына түгел, өйдә дә уңышлы алып барырга, балаларның уңайлы шартларда үсешенә ярдәм итә. Ата-аналар катнашында үткән шөгыльләр дә зур роль уйный. Алар балаларга үз мисалында әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләүдә үрнәк күрсәтәләр. Нигездә, бу - уртак уеннар, төркем эчендәге, һәм, шулай ук, ачык һавда үтә торган шөгыльләр.

  Балалар нишләргә ярата соң? Әлбәттә инде, уйнарга! Шуңа күрә бөтен мөһим мәсьәләләрне дә мин уен аша чишәм. Билгеле булганча, бала туганда  ук иҗади шәхес булып туа. Ул уйлап чыгарырга, иҗади, стандарт булмаганча фикерләргә ярата. Балага кызык булса гына, аңа нәрсәдер “сеңдереп” була. Шуңа күрә, уен эшчәнлеге тагын да кызыклырак, нәтиҗәлерәк булсын, балаларның хисчәнлеген үстерүгә мөмкинлек бирсен, килеп туган ситуациядән чыгу юлларын мөстәкыйль рәвештә таба алсын, фикер алышу юлы белән нәтиҗә ясарга өйрәнсен, зирәклекне арттырсын, тагын да яңа белемнәргә омтылсын өчен, мин ТРИЗ алымнарын кулланам. ТРИЗ алымнары- (теория решения изобретательных задач-уйлап табу мәсьәләләрен чишү теориясе) инновацион педагогик системалар арасында иң популяры һәм яңасы. Фәнни һәм педагогик юнәлеш буларак Генрих Саулович Альтшуллер ТРИЗ технологиясе безнең илдә 1946 елларда барлыкка килә. ТРИЗ башта техник мәсьәләләрне чишәр өчен уйланылса, соңыннан кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендәге төрле проблемаларны чишү өчен кулланыла башлый. Шул рәвешле, 1980 нче елларда педагогикага да килеп керә.

  Экологик тәрбия бирүдә ТРИЗ алымнарын куллану экологик характердагы теләсә нинди теманы өйрәнүне кызыклы уенга әйләндерергә сәләтле. ТРИЗ алымнары ярдәмендә балалар шәхси үзенчәлекләрен ачалар, креатив фикерләргә, предмет һәм күренешләрнең билгеләрен, каршылыкларны табарга һәм аларны чишәргә өйрәнәләр. Экологик тәрбияләүдә ТРИЗ алымнарын куллану балаларны кызыксындырырга, эзләнү, табигать сакчылары буласы килү теләген уятырга ярдәм итә. Иҗади биремнәр махсус җиһаз булдыруны таләп итми. Бу-күңелле уен һәм, шул ук вакытта, интеллектуаль эш тә. Шул рәвешле, мин балаларны уйнарга мәҗбүр итмим, ә уенга карата кызыксыну уянсын өчен шартлар тудырам.

  Эшемнең беренче этабында мин балаларны анализаторлар - сизү, тоемлау органнары (күрү, ишетү, тәм, ис сизү, капшап сизү органнары), ягъни, “акыллы башның ярдәмчеләре” белән таныштырам (Т.А. Сидорчукның «Я познаю мир» методик комплексы). Сидорчук Т.А әйләнә-тирәне танып белүдә  анализаторларның роленә игътибар итә: “Кеше дөньяны төрле алымнар һәм ысуллар белән танып-белә, ләкин әйләнә-тирәне танып белүдә беренче адымнарны ясарга “акыллы башның ярдәмчеләре”- сизү, тоемлау органнары мөмкинлек бирә”.

  “Акыллы башның ярдәмчеләре” белән танышу”.                                                               Без балалар белән көзге урманда (паркта, бакчада, урамда һ.б.). Тирә-якка күз салдык та, нәрсә күрүебезне атый башладык (агачлар, куаклар, үләннәр, чәчәкләр, кошлар һ.б.). Шул рәвешле без, “акыллы башның ярдәмчеләре”-күзләр “эшли” икәнен ачыкладык. Шуннан мин проблемалы ситуация булдырдым - күзләрне йомарга тәкъдим иттем һәм балалардан хәзер нәрсә күрүләрен сорадым. Алар бернәрсә дә күрмибез, дип җавап бирделәр. Шуннан соң мин тынлыкны “тыңларга” куштым. Шулай итеп, “акыллы башның ярдәмчеләре”- колакларны “эшкә җиктек”. Балалар аяк астында яфраклар кыштырдавын, кошлар сайравын, ботаклар сынуын ишетүләрен әйттеләр. Аннан соң без күзләрне йомдык, колакларны капладык. Хәзер нәрсә сизәбез? Кемдер юеш үлән исен, кемдер гөмбә исен сизә икән. Күзләр йомык, колаклар ябык булганда, чираттагы “ярдәмче”- борын эшләгәнлеген аңлаттым. Куллар ярдәмендә исә, агач кайрысының кытыршы, яфракның-шома; агач кәүсәсенең - калын, ботакның - нечкә булуын белдек. Тагын бер “акыллы башның ярдәмчесе”- тел аркылы без урманда очраткан алмагачларның алмаларын юып ашагач, аларның баллы да, әче дә булуын ачыкладык.

“Акыллы башның ярдәмчеләре” белән танышканнан соң, балалар белән терек һәм терек булмаган табигать объектларын гел тикшереп торабыз. Балалар рәхәтләнеп күргәннәрен сөйләргә өйрәнәләр.

  Эшемне дәвам итеп, мин балаларга нинди дә булса предметка карата бәйләнешле сүзләр табарга тәкъдим итәм.                                                                                Бәйләнешле сүзләр әйт.  Мәсәлән: агачлар: үсә, шаулый, яфрак коя, картая; кояш-чыга, балкый, кыздыра, байый; яңгыр: ява, коя, туктый һ.б.

 Аннан нинди дә булса объектның, күренешнең  яхшымы, начармы икәнен ачыклыйбыз. Бу алым тирә-юньдәге каршылыкларны күрә белергә, аларны атарга һәм чишәргә ярдәм итә.

Яхшы-начар (каршылыклар алымы).                                                                         “Кояш-яхшы. Чөнки көн җылына, яктыра. Көн җылы булгач, су коенырга мөмкин.  Кояш - начар. Чөнки эссе, үләннәр кибә, көя”.

Соңыннан без үзебез нинди дә булса предметка “әйләнәбез” һәм дөньяга шушы предмет исеменнән карап, хис-кичерешләребезне сөйлибез. Һәр бала үзен берәр образ итеп күз алдына китерә. Мәсәлән: чәчәк, күлләвек, күбәләк, гөмбә, песнәк һ.б.

“Образга кер” (эмпатия алымы).                                                                                     Мин-матур күбәләк. Минем канатларым, күк йөзе шикелле, зәңгәрсу. Мине балалар бик ярата. Мин-иң матур бөҗәк. Кояш та мине ярата, иркәли”.

Һәр балага биремне катлауландырам. Уйланырга мәҗбүр итәм. Мәсәлән: син-күбәләк, һәм сине тоттылар, ди. Шулчак син нинди хисләр кичерәсең? Син-песнәк. Сиңа кем дә булса таш атты, яралады. Син үзеңне ничек хис итәсең? Син - чәчәк. Сине таптап киттеләр. Сиңа рәхәтме? Син - каен. Синең кәүсәңне тиштеләр. Ниләр кичерәсең? Шулай итеп, һәр баланы табигать белән тыгыз бәйләнешкә “кертәм”, шул рәвешле табигатькә карата сакчыл караш тәрбиялим.  

    Табышмаклар төзү” алымы. Табышмаклар уйлап табу һәм чишү укучыларның индивидуальлеген формалаштыра, сүз запасын тулыландыра, әйләнә-тирә дөнья белән таныштыра, шөгыльне җанландыра. Табышмаклар төзү укучылар өчен бик кызыклы, чөнки алар серләр ачарга ярата.

Табышмак төзү алгоритмы:

1. Объект сайларга.

2. Объектка иң күп туры килгән берничә үзлекне сайларга.

3. Һәр үзлекне ассоциация буенча туган образ белән тулыландырырга.

Табышмак төзү модельлләре:

1 нче модель - билге буенча охшашлык.

Нинди?  Шундый ук тагын нәрсә бар?

Сары, ләкин май түгел,

Түгәрәк, ләкин туп түгел,

Җылы, ләкин су түгел. (Кояш).

2 нче модель - хәрәкәте буенча охшашлык.

 Нишли? Тагын кем яки нәрсә шулай эшли?

Көлә, ләкин бала түгел,

Җылыта, ләкин мич түгел,

Яктырта, ләкин лампа түгел. (Кояш).

3 нче модель - аермасына таянып.

 Кемгә яки нәрсәгә охшаган? Нәрсә белән аерыла?

Тупка, ләкин кулга тотып булмый,

Көнбагышка, ләкин өзеп алып булмый.

Чәчәккә, ләкин исе юк. (Кояш).

  Экологик-әхлакый тәрбия бирүдә әлеге алымнарны куллану нык ярдәм итә, безнең һәркайсыбыз Җир шары өчен җаваплы икәнне аңлауга китерә.

  Безнең киләчәгебез – балалар, һәм без аларның сәламәтлеге, әхлак тәрбиясе турында кайгыртырга тиешбез. Күренекле педагог В.А.Сухомлинский: «Табигать - кеше тәрбияләүнең бай чыганагы» - дип язган. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья на тему: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү"

Предложенная статья на тему нравственного воспитания дошкольников будет интересна и полезна родителям, молодым воспитателям....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән кү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану.

Презентация работы по использованию мнемотаблиц при обучении детей родному татарскому языку длявоспитателей по обучению детей татарскому языку...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

"РӘСЕМЛӘҮДӘ ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ" дигән темага доклад.

РӘСЕМЛӘҮДӘ  ТРАДИЦИОН БУЛМАГАН АЛЫМНАР КУЛЛАНУ....

Тема: Театраль уен эшчәнлеген мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ үсеш халәтендә һәм коррекцияләү чарасы буларак куллану.

Мәктәпкәчә тәрбия- мәгариф өлкәсендә беренче һәм иң җаваплы звено булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә туган телне белү, баланың иң мөһим табышы булып тора. Чөнки бу яшьтә бала бик тиз үзләштерә, истә калдыра...