Тема: Театраль уен эшчәнлеген мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ үсеш халәтендә һәм коррекцияләү чарасы буларак куллану.
статья на тему

Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна

Мәктәпкәчә тәрбия- мәгариф өлкәсендә беренче һәм иң җаваплы звено булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә туган телне белү, баланың иң мөһим табышы булып тора. Чөнки бу яшьтә бала бик тиз үзләштерә, истә калдыра.Шуңа күрә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сөйләм үстерү иң мөһим проблема. Халыкның рухи мирасы, күңел җәүһәрләре балага дөрес, нәтиҗәле тәрбия бирүдә бай хәзинә.Табигать тарафыннан кешегә сәләтләр төрлечә бирелә, ләкин даими күнегүләр ярдәмендә һәр баланың сәләтен үстерергә мөмкин.

(Слайд 2)Сөйләм телен үстерү- ул телнең образлы, эмоциональ булуын да ачыклый.Кешенең сөйләме образлы, сәнгатьле булырга тиеш.Ул вербаль(мимика, ишарә,кыяфәт) һәм вербаль булмаган(интонация, лексика, синтаксис) чараларын үз эченә ала.

Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда балага белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә.Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора.Чөнки уен- мәктәпкәчә яшьтәге балаларда иң әһәмиятлеләрдән санала.Ә театр иң демократик, яшь үзенччәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә , коммуникатив шәхес формалаштырыга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театральләштергән шөгыльләр аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар.Театраль чара аша бала яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар.Махсус театральләштерелгән шөгыльләр балаларның сөйләм үстерүдә зур чара. Ә сөйләм үстерү- зур проблемаларның берсе.

Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә татар халык әкиятләре - балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга,кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә , өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

     Нинди яшьтә булуга карамастан, кеше әкиятләрдә ниндидер серле, дулкынландырган хәзинә ачарга мөмкин. Бала вакытта әкиятләр тыңлап, кеше үзе дә уйламыйча тормыш турында мәгълүмат туплый, шуңа күрә “Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? дигән сорау аша "әкият дәресләрен" танып белү кечкенәдән башланырга тиеш.

Әкият- әдәбиятнең кечкенәләр ярата торган жанры. Әлеге шаян, хыялга бай, уенчак жанрда балага бигрәк тә югары әхлакый хакыйкатьне аңлату җиңел. Әкиятләр педагогик тәлапләргә дә туры килә: алар тыйнаклыкка, эчкерсезлеккә, гаделлекә, ихтирамлылыкка, намуслылыкка өйрәтәләр. Һәртөрле әхлаксызлыкны , бозыклыкны гаеплиләр. Яхшылыкка өндәүнең, яисә ялгыш адым ясаудан кисәтүнең берничә тапкыр кабатлануы, һәрхәлдә, кешедә уңай сыйфатлар тәрбияләүне тизләтә.

Һәр баланың күңелендә ирекле театральләшкән уен теләге яшерелгән. Нәкъ менә шул, баланың уйлавын активлаштыра, хәтерен һәм кабул итүен, күзаллавын, фантазияне үстерә, сөйләм телен камилләштерә. Театраль эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре күпъяклы: аның тематикасы чикле түгел, шуңа күрә ул баланың кызыксынуларын һәм теләкләрен кәнәгатьләндерә ала. Театраль эшчәнлектә катнашып, бала әйләнә – тирә һәм аның төрлелеге белән - образлар, төсләр, авазлар, музыка аша таныша, тәрбияченең дөрес куелган сораулары, балага уйларга, анализ ясарга, нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә. Нәкъ менә театральләшкән эшчәнлек сәнгатьле сөйләм, инлеллектуаль һәм әдәби – эстетик тәрбиягә караган тәрбияви бурычларның күбесен чишәргә ярдәм итә.

(Слайд3)Театральләшкән эшчәнлек беренче чиратта – ул импровизация, предмет һәм авазларны җанландыру. Ул башка төрле эшчәнлекләр белән дә тыгыз бәйләнгән – җыр, көйгә хәрәкәтләнү, тыңлау. Алар барысы да бербөтен эшчәнлек булып торалар.

Театраль эшчәнлек – бала иҗатының иң киң таралган төре. Образга кереп, бала төрле рольләрне уйный, аннан үзенә эмоциональ ләззәт ала. Театраль эшчәнлек шөгыльләре баланың кызыксынуларын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерә, бала яңа белемнәр алырга ашкына, үз максатына ирешергә ярдәм итә.

(Слайд4) Балалар   белән  бергә  курчак  театрлары,  театр  өйрәнү  балаларның  үсешендә  зур  роль  уйный.  Беренчедән,  без  аларны  "яхшы  артист"  булырга  өйрәтсәк,  икенчедән,  эстетик  тәрбия  бирелә,  баланың  үз-үзен  тотышы,  сөйләм  теле  үсеш  ала.  Театр  аша  бала  мөстәкыйль  рәвештә  уйнарга  өйрәнә,  иптәшләренә  карата  мөгамәләсе  үзгәрә.  Театрлаштырылган  уеннар  2   төп  төркемгә  бүленә:  драматизация  һәм  режиссёрлык.  Уен-драматизацияләрдә  бала  артист булып  үзе  образ  барлыкка  китерә.  

Театрлаштырылган  һәр  уен  үзе  2  төргә  бүленә:

–  уен-имитацияләр;

–  җәнлекләр   һәм  кешеләр  образы;

–  рольле  диалоглар;

–  инсценировкалар;

–  сюжетны  ачып  күрсәтә  торган  уен-импровизацияләр.

Бу  төрләр  барысы  да  уен-драматизациягә  керә.

2 нче  төре –  режиссёр  уены.  Бу  очракта  артистлар  ролен  уенчыклар-курчаклар  уйный.  Ә  бала  "сценарист-режиссёр"  ролен  үти.  Артистларга  юнәлеш  бирә, өйрәтә.  Башкарган  уенның  сюжетын  үзе  сөйләп  тә  тора,  уйната  да.

Уен-драматизацияләр  аша  бала  үсеш  ала,  тирә-юньне  танып  белә  һәм  аралаша.  Билгеле  инде,  театр  уйнау  яки  театрлаштырылган  уеннар  оештыру  өчен  иң  элек  шартлар  тудырыла.  Бу  эшкә  тәрбияченең  күп  хезмәте  һәм  көче  куела.  Театр  уйнау  өчен  костюмнар  әзерләнелә,  курчак  театрлары  өчен  курчаклар  тегелә.  Һәр  уенга  сюжет  уйланыла,  балалар  белән  әзерлек  эшләре  башкарыла.  Музыка  җитәкчесе  белән  берлектә  көйләр  сайланыла. Зурлар төркемебалалары татар халкының   “Батыр әтәч” исемле әкиятен курчаклар белән уйнап, үз осталыкларын күрсәттеләр.(Слайд видео 5.)

(Слайд 6,7 )Безнең  төркем  яшендәге  балаларда  театрлаштырылган  уеннар  аеруча  нык  кызыксыну  уята.  Кече  яшьтә  өйрәнелгән  һәр  уен,  уен-драматизацияләр  мәктәптә әзерлек төркемендә  дә  файдаланыла  һәм  кирәк. Балалар  белән  эшләгән  вакытта  күп  персонажлы  уеннар,  төрле  әкиятләр  кулланыла. Аеруча күбрәк бөек шагыйрьләребез- Габдулла Тукай,Абдулла Алиш Муса Җәлил әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Мәсәлән:  "Карак песи", "Кызыклы шәкерт",  "Эш беткәч уйнарга ярый"  һ. б.  Шулай  ук  ана  теле  дәресләрендә  үтә  торган  "Куян кызы  ",  "Сертотмас үрдәк", “Кәҗә белән сарык” кебек  темаларга  үткәрелгән  уен-драматизацияләр үткәрелә.

Кече яшьтән үк балалар курчак  театрының  күп  төрләрен  үзләштерәләр.  Йомшак  уенчыклар, бармак  курчаклары,  өстәл  курчаклары. Ел  башында  балалар  ширмасыз  уйнасалар,  ел  азагында  ширма  белән  уйныйлар. Бармак  театры  балалар  белән  индивидуаль  мөстәкыйль  эшләгәндә  кулланыла.  Алар  бу  вакытта  үзенең  белгән  шигырен, такмагын, такмазаларын  әйтеп  уйный.

(Слайд 8)Икенче кечкенәләр төркемендә төп максат- кечкенә әкиятләр, хикәяләр белән таныштыру. Әкият геройларына хас сыйфатларны, кызларда- мөләемлылык, малайларда – кыюлык, җитезлек, тапкырлык тәрбияләргә тырышабыз. Уртанчылар төркемендә әкиятләрне сәхнәләштерү, табышмакларга, уенлы- хәрәкәтле җырлар өйрәнүгә зур урын бирелә. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемендә халык уеннары, тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләр алына. Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй, Нардуган бәйрәмнәре аша балаларда туган телгә мәхәббәт, гореф- гадәтләребезгә, йолаларыбызга, милли традицияләребезгә хөрмәт тәрбияләү, балаларда халкыбызга хас милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны тәрбияләүне бурыч итеп куйдык. Бу- кунакчыллык, сабырлык, шаянлык, киемнәр нәфислеге, хезмәт сөючәнлек һәм тыйнаклык.

(Слайд 9)Театраль эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре бик зур, аның тематикасы баланың күп кырлы кызыксынуларын һәм теләкләрен кәнәгатьләндерә ала. Бала әйләнә - тирә һәм аның күптөрлелеге белән таныша, үзен әйләндереп алган мохиткә җайлаша, ә тәрбияченең төгәл куелган сораулары балага уйланырга, анализ ясарга, дөрес нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә.

Балаларның  яшенә  карап,  театрны  уйный  белү  күнекмәләре  катлаулана.  Беренчедән,  бала  театр  аша  тамашачыга  игътибарлы,  спектакль  барышында  урыныннан  кузгалмаска, "артистларның"  эндәшүләренә  җавап  бирергә,    рәхмәт  йөзеннән кул  чабарга  өйрәнә.  Шулай  ук  театр  аша  бала  мимик  хәрәкәтләргә,  ымнарга,  хәрәкәтләнергә,  бер  хәлдән  икенче хәлгә  күчәргә  өйрәнә. Мәсәлән: әле  генә  шалканны  чәчәләр,  бераз  вакыттан  шалканның  зурлыгына  аптырашта  калалар.  Бабай  карт  булса   да,   шалканны  бөтен  көченә   тарта,  ә  онык  бик  ныгытып  тартмый,  чөнки  аның  иптәшләре  янына  уйнарга  чыгасы  бар.  Ә  тычкан,  киресенчә,  песидән  шулкадәрле  курка,  шалканны  бөтен  көченә   тарта.

Курчак  театрлары  аша  бала  курчак  белән  идарә  итәргә  өйрәнә.  Курчакны  тамашачыга  сиздермичә  тотарга,  йөртергә,   йөгерүне,  сикерүне  күрсәтә  белергә,  исәнләшү,  саубуллашу  кебек  хәрәкәтләр  ясарга  өйрәнә.  Театрлаштырылган  уеннар  аша  бала  уенның  урынын,  атрибутларын,  костюмнарын  сайлаганда,  тәрбияче  белән  аралашырга  өйрәнә. Театр  өйрәнгән  вакытларда  балаларның  бер-берсе  белән  аралашулары  якыная.  Төрле  конфликтлы  ситуацияләрдән  үзләре  генә  дә  чыгарга  өйрәнә  башлыйлар. Бер-берсенең  тәнкыйтен  тыңлый  беләләр, һәм  төзәтергә  тырышалар.  Бу  инде,  билгеле,  "Кәҗә белән сарык"  театрын  өйрәнгән  вакытта  бик  нык  күзәтелде.  Балалар  бик  теләп,  тырышып,  үзләре  бербөтен,  дус  төркем  хасил  итеп,  театрның образларын  тудырдылар.  Конфликтлы  балалар  белән  тыныч  балалар  арсында  бер  даими  татулык  барлыкка  килде.  Театр  өйрәтүнең  тагын  бер  мөһим   ягы  бар:  тәрбияче  һәрвакытта  да  балаларның   кызыксынучанлыгын,  сөйләмдә  сәнгатьлелеген  күздә  тотарга  тиеш.(Слайд 10 видео)

Тәрбияче  тагын  бер  мөһим  вакыйгага  игътибарлы  булырга  тиеш.  Рольне  уйнаган  вакытта бала  тәрбияче  өйрәткәнчә  генә  түгел,  ә  бу  сюжетны  үзе  аңлавынча  уйнарга  хаклы.  Балаларга  театр    уйнаган  вакытта  шул мөмкинлекне  һәм  мөстәкыйльлек  бирергә кирәк.  Бу  тәрбияче  ягыннан  зур  игътибарлык  билгесе  булып  тора.

Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәхнәләштерелгән уеннар барышында, бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Баланы төрле яктан үстерә.

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренләп монологик сойләм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра. Аның хәтере үсә. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша.

(Слайд 11) Театраль эшчәнлекне тормышка ашырганда, балалар белән эштә, түбәндәге формаларны кулланабыз.
  -Методик әдәбият һәм күрсәтмәле дидактик материаллар туплау.
 -әкият персонажларына үзлектән костюмнар булдырырга өйрәтү.
 -Әкиятләрне уку һәм күмәк анализ ясау.
 -әкият өлешләрен уйнау.
 -компьютер кулланып, әкиятләр, такмаклар, шигырьләр тыңлау.
 -режиссер уены (төзелеш һәм дидактик материал белән).
 -Әкиятләрдәге вакыйгаларны комментарий бирү аша рәсемдә чагылдыру
яки буяу.“Минем яраткан героем”исемле рәсем конкурслары оештыру.
 -Кечкенә яшьтәге балаларга әкиятләр сәхнәләштереп күрсәтү.
 -Әти-әниләрне дә театр эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту,аларны да иҗадилыкка тарту.

-Сүзле, өстәл һәм хәрәкәтле уеннар уйнау.
 -Пантомимик этюдлар һәм күнегүләр.
 -Сулыш гимнастикасы.
 -Артикуляцион гимнастика.
 -Сүзле бармак уеннары.
 -Тизәйткечләр өйрәнү.

Ә менә тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә,актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.

(Слайд 12)

Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулланыла:

  • Баланың теләге буенча роль сайлау;
  • Төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;
  • Карточкалар буенча рольләргә бүлү;
  • Парлап уйнау.

Монда ике проблема килеп чыгарга мөмкин:

  • Һәр балага рольләр җитмәсә нишләргә;
  • тискәре рольләрне кем уйнар?

Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольнедә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та, hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.

(Слайд 13,14) Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыра, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арта, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туа. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә.

Баланың иҗади актив булулары күбесенчә ата – ана кызыксынуларына бәйле. Ата – аналарның театраль эшчәнлеккә кызыксынулары театраль очрашулар аша үстерелә. Анда ата – аналар эшчәнлектә актив катнашалар, спектакльдә рольләр башкарганда портнёрлар булалар, балаларга костюмнар тегәргә булышалар.Балачак- кешенең бөтен тормышына нигез булып тора, тормышының алдагы баскычлары, аның уңыш һәм уңышсызлыклары шушы нигезгә бәйле. Бөек галим, мәгърифәтче, язучы, тарихчы Риза Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дип зирәк фикерен язып калдырган.Мин киләчәктә дә сөйләм телен үстерүдә, сәхнәләштерү эшчәнлеге өстендә эшемне дәвам итәрмен дип уйлыйм.

Актаныш авылы “Гомуми үсеш бирүче № 5 балалар бакчасы”

Тема: “ Театраль уен эшчәнлеген мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ үсеш  халәтендә һәм коррекцияләү чарасы буларак куллану”.

Тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсендә сөйләгән чыгыш

                                                 Гибадуллина Ләйсән Хөсәен кызы-

                                                 I нче  квалификацион категорияле

    тәрбияче

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_rmoga_2018_el_22_mart.docx28.83 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш, 2018 ел

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерүдә математик уеннар куллану.

Логик фикерләүгә ирешү – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Мәктәпкәчә яшьтә бала үзләштергән кү...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану.

Презентация работы по использованию мнемотаблиц при обучении детей родному татарскому языку длявоспитателей по обучению детей татарскому языку...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән»

laquo;Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-әхлакый тәрбияләүдә ТРИЗ алымнары куллану. Эш тәҗрибәсеннән». Экологик тәрбия бирүдә ТРИЗ алымнарын куллану экологик характердагы теләсә нинди т...