Гибадуллина Ляйсан Хусаеновна

"сайт Гибадуллина Ляйсан"

Биеклектән курыксаң да, үрләр яуларга тырыш!

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: Конкурсларда актив катнашам,интернетта эзләнәм.

Увлечения: Гөлләр үстерергә,китап укырга,ашарга пешерергә яратам.

Страна: Татарстан

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Актаныш,Актанышский район

Место работы: МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №5 с.Актаныш»

Звание, ученая степень: 1категория

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gibadullina-lyaysan-husaenovna
Рәхим-шәфкатьле булсын өлкәннәр, Җанны-җылытсын иман нурлары, Әй,нәни кешем-өмет йолдызы, Имин,уң булсын барыр юлларың. Кул сузып сиңа, елмаеп дәшәм: "Якты дөньяга ямь биреп яшә. Җиргә син кирәк.илгә син кирәк. Көнгә син -терәк,исәнме,Кеше!" Факил Сафин.

Кайсы яктан дисезме?

Үтик эле танышып

 Җырлы, моңлы,җор телле як

Минем туган -Актанышым!

Тәрбияче булу хыялы миндә

Күптәннән булган.  

Бу һөнәрне сайлавыма,

Әнкәм сәбәпче булган.

Фамилиям-Гибадуллина

Исемем-Ләйсән

Җанып-көеп яшимен

Тәмен белеп эшлимен.

Өлкәннәрне хөрмәт итеп

Көчсезлекне- якларга.

Бу тормышның кадерен белеп

Кирәк яшәп калырга.

Дөньяларның гүзәллеген

Күрә белергә кирәк

Хезмәтеңне хөрмәтләп

Яши белергә кирәк!

 

                                                                     

 

 

 

О себе

Мин,Гибадуллина Ләсән Хөсәен кызы,1980 нче елның 6 нчы июнендә Актаныш районы иске Теләкәй авылында дөньяга килгәнмен. Балачагым башка балаларныкыннан аерылып тора дип әйтә алмыйм, һәркемдәгечә балалар бакчасы, аннары мәктәп еллары...1995 нче елда Актаныш №1 нче санлы урта мәктәбен тәмамлап,Арча районы педагогия көллиятенә укырга кердем.Анда башлангыч класслар укытучысы һөнәрен үзләштердем.2006 нчы елда Яр Чаллы шәһәренең Дәүләт педагогия институнда  читтән торып белем алдым.2002 нче елдан алып 2012 нче елга кадәр кадәр  Актаныш районы № 4 "Әтәчкәй" балалар бакчасында эшләдем.2012 нче елдан бирле Актаныш районы №5 "Кояшкай "балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.Педагогик стажым 16 ел.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Габдрахман Эбсэлэмов " Ак чэчэклэр"
Рэмзия Габделхакова  "Тау артында кояш бар"
Зифа Кадырова "Язмыш сынавы, " Сагынырсын мин булмам", " Котеп узган гомер","Бәхеткә юл кайдан?"
Сухомлинский "Йөрәгемне балаларга бирәм".

 

Мой взгляд на мир

   Тәрбияче – күпме наз бу сүздә,

    Күпме көч һәм күәт бирәсең,

    Татлы телең,ачык йөзең белән

    Балаларны якын күрәсең.                  

,Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин инде 12 ел кайныйм.Иң беренче   мин“Әтәчкәй  №4”балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли башладым.  Яр Чаллы шәһәренә барып читтән торып белемемне күтәрдем. Балаларны чын күңелдән яратканлыктан шушы катлаулы- тәрбияче һөнәрен сайладым.2012 нче елның 12 декабрендә мин “Кояшкай “балалар бакчасында хезмәт юлымны башлап җибәрдем.Безнең коллективта олы җанлы, хезмәт  сөючән ,  балаларны   ихлас  күңелдән  яраткан кешеләр эшли.

 Эш дәверендә нинди кыенлыкларга очрасам да мин хезмәттәшләремә таянып,алардан үрнәк алып эшлим.Мин үз эшемне яратып,балаларның елмаеп каршы алуларын сагынып,балалар бакчасына ашкынып барам.  Ә бит бакчага килгәндә нәни, ярдәмгә мохтаҗ, гөнаһсыз бер сабый булып килә. Ул әлегә кулына кашык тотып, авызына  ризыкта  китерә белми. Тәрбияче бар көчен, белемен, сабырлыгын биреп баланы бакчага яраклашырга өйрәтә.

  “Бала күңеле ак кәгазь",- диләр. Шулай, баланың самими елмаеп, сиңа томырылып карап торган күзләре әллә нәрсәләр синнән көтә, өмет итә кебек.

      Кем ул тәрбияче? Тәрбияче ул-тәрбияле, әдәпле,әхлаклы эчкерсез балачак дөньясында киләчәк буынның көчен,аң-белемен, талантларын ачучы белгеч.

     Талант-сәләтен,акыл-зиһенен, көч-куәтен кызганмыйча белем бирүче илаһи  зат.

 Алардан башка берәр көнем бар микән - ул һич кенә дә бушка узмый, киләсе көннәр өчен планнар төзим, әти-әниләр белән фикерләшәм, киңәшләшәм.   Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм, әдәплелекне хуплыйм, әхлаклылыкны өстен күрәм. Тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәләрсез генә булмый. Ләкин яныңда авыр чакларда терәк булырдай яхшы кешеләр булу һәр төрле киртәләрне дә җиңәргә булыша. Минем тормышымда да изге күңелле кешеләр очрап тора.

Үз белемеңне күтәрү (самообразование) өстендә системалы эшләү һәр педагогны бизи дип уйлыйм. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат куям, бурычлар һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм. Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше.Интернет сайтларына үземнем ачык шөгыльләремне урнаштырып  барам. Төп принцибым - группадагы балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт җылы атмосфера урнаштыру. Кайсы гына әти-әнине сабыеның бакчадагы көндәлек эшчәнлеге кызыксындырмый икән?. Ата-ананы бу өлкәдә мәгълүматлы итүне нинди алымнар белән тормышка ашырам соң?

 Рәсемнәр күргәзмәсе - әти-әниләр белән балаларның иң яраткан урыннары. Монда баланың үз эшенә анализ ясала, чагыштырыла.Әти-әниләр белән “Әкияттә кунакта”,"Мультфильм геройлары бездә кунакта" исемле конкурслар оештырдылды. Барлык ата-ана да бик теләп катнашалар.  Бәйрәм, кичә, ачык шөгыль, күңел ачулар әти-әниләр белән бергәлектә үтә.Алар - миңа терәк. Кечкенәләр төркемендә 20 ,ә уртанчылар төркемендә 15 бала тәрбияләнә .Мин аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп, һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам, аларны һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам итәм. Әти-әниләргә, педагогик укулар оештыруым да эштә уңайлыклар тудыра дип исәплим. Минем белән фикерләшергә, исәпләшергә гадәтләнгән ата-аналарым бар,яраткан, күңел биреп башкарган хезмэтем бар. Район методик берләшмәсе  үткәргән “Балалар имин булсын” конкурсы өчен мин “Балалар урамда”,"Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү" дигән темага проект эше төзедем. Хезмәтем  3 нче урыннарга  лаек булды.

 Юл  йөрү кагыйдәләрен өйрәнү белән беррәттән үткәрелгән чараларда юлда йөргәндә үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләренә дә басым ясыйм. Нәкъ менә шундый иҗади эшчәнлек ДАИ хезмәткәрләре игътибарыннан да читтә калмады.Уртанчылар төркеме белән “ Шәһәр буйлап сәяхәт”исемле күңел ачу кичәсе, икенче кечкенәләр төркеме белән  "Куянкай белән сәяхәт" исемле ачык шөгыль үткәрдем. Анда балаларның светофор, транспорт төрләре турында  белемнәре баетылды. ЮХИДИ инспекторы пропаганда бүлеге Имамразыев Илдус Расулович, БДД фонды директоры Рәсимә Сәетованың  чыгышлары да балаларга  үтемле булды.

 Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә төрле үстерешле,дидактик  уеннар кулланам. ”Юлныкы – юлныкы түгел”, “Кисәкләрдән  җый”, “Светофор”, Нәрсә артык”  һ.б. уеннарны  балалар теләп уйныйлар.   Мин   балалар   күңеленә  изгелек   орлыклары    салып   үстерә  алсам  иде  дигән   теләкләр   белән   эшлим .

Тәрбияче-чын мәгънәсендә талант  иясе,  күренекле шәхес. Дистәләгән балалар,  ата -аналар ихлас  күңелдән рәхмәт   әйтеп якты караш белән иң изге теләкләрен теләп, олы ихтирам белән җавап бирәләр икән, димәк, үзләренең чиксез рәхмәтләрен шулай белдерәләр. Бу безнең хезмәт җимешебез. . Моның өчен безгә көчле рух, бетмәс-төкәнмәс сабырлык юлдаш булсын!

 

Мои достижения

Почетная грамота Актанышского РМО "Балалар урамда" проект по ПДД  заняла 3 место.Благодарность за участие "Рус милли курчаклар","Марийская национальная культура:традиции и современность"среди педагогов ДОУ.

Свидетельство(нс портал)"Исәнме алтын көз!"-2013год.Грамота занявшее 3 место на районном конкурсе "Балалар имин булсын"-2013год.Почетная грамота за открытые мероприятия с педагогами "Внимание-дети!"-2015год.Свидетельство(нс портал) "Куянкай белән сәяхәт"-2015г..Почетная грамота за участие на районном конкурсе "Зеленый огонек" в номинации"Лучший воспитатель по обучению детей ПДД" среди воспитателей ДОУ.-2014год..Благодарность за участиие на районном конкурсе "Предметно пространственная среда МБДОУ"с учетом ФГОС.-2015год.Почетная грамота за открытые мероприятия "Шәһәр буйлап сәяхәт"-2014год..Диплом Всероссийского заочного конкурса "Новогоднее творчество" в номинации "Снежные фигуры",-2014г.Грамота занявшее 3 место на районном конкурсе "Зеленый огонек"среди воспитателей ДОУ.-2014год.Диплом Награждается Шакирзянова Резеда  победитель 3 степени Всероссийского конкурса рисунка и прикладного творчества  "Герои любимых мультфильмов" Номинация "Рисунок"возрастная категория 7-9 лет- воспитатель МБДОУ №5 Гибадуллина Ляйсан Х.

Моё портфолио

 

Мне очень близко восточное изречение:

«Труд воспитателя можно сравнить с трудом садовника, выращивающего различные растения. Одно растение любит свет солнца, другое – прохладную тень; одно любит берег ручья, другое – высохшую горную вершину; одно произрастает на песчаной почве, другое – на жирной, глинистой. Каждому нужен особый, только для него подходящий уход, иначе оно не достигнет совершенства в своем развитии».

Так и в моей работе каждому ребенку необходима любовь, понимание его индивидуальности. Ведь только в любви открывается неповторимость каждого ребенка, раскрывается его образ.

Мои публикации:
Воспитательная работа
Изобразительное искусство
Математика
Материалы для родителей
Основы безопасности жизнедеятельности
Разное
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: