Тема: “Кошлар-безнең дусларыбыз!” Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү һәм сөйләм үстерү эшчәнлегеннән ата-аналарга күрсәткән йомгаклау шөгыле
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа)
Тема: “Кошлар- безнең дусларыбыз!”
Максат: Табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру.
Тәрбия бурычы: Балаларда кошларга, табигатькә, барлык тереклек ияләренә карата сак караш һәм кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.
Үстерү бурычы:Балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләре турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: Табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү, күчмә һәм кышлаучы кошларны танып аера белергә өйрәтү. Балаларны җөмлә төзегәндә эш-хәрәкәт белдерүче сүзләрнең урынын дөрес кую, тамырдаш сүзләр куллануны өйрәнүне дәвам итү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, танып белү үсеше, сөйләм үстерү, физик үсеш, иҗади сәнгать, музыка.
Сүзлек эш: умырзая, бөреләр чыга, табигать уяна, җанлана, гөрләвекләр ага, боз сөңгеләре, көннәр озая, каен суы, күчмә һәм кышлаучы кошлар.
Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, әңгәмә, аңлату, сораулар, табышмак чишү, үсендерү-мактау, сүзле-хәрәкәтле уен, слайдтан кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсемнәрен карау, дидактик уен, техник чара куллану, сорау-җавап, ял минуты, ребус чишү
Җиһазлау: компьютер (ноутбук), мультимедийный проектр, язгы күренешләр һәм кояш рәсемнәре, слайдта ребус чишү, сөенеч мизгеле-Сандугач, җылы яктан кайткан кошлар тавышы-УМК аудио-кушымта 4-5 яшь №45, сандугач сайраган тавыш, сандугач сүзенә кисмә хәрефләр җыелмасы, дидактик уен: “Нинди кош артык?”, дидактик уен “Кошларны мнемотаблица ( схема ) буенча тикшер”
Алдан үткәрелгән эш: күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын (хәрәкәтен, сүзләрен) өйрәтү , яз билгеләре турында әңгәмә үткәрү, мнемотехника схемасы буенча рәсемгә карап җөмлә төзергә өйрәтү.
Эшчәнлек төзелеше:
1.Эмоциональ халәт тудыру,кереш мизгеле.
2.Тел шомарткыч: җ,ч авазы.
3. Табышмак әйтү.
4. Слайд карау:яз күренешләре турында рәсемнәр карау.
5. Ребус чишү слайдка куелган рәсемнәр буенча
6. Аудиоязмада җылы яктан кайткан кошлар тавышын тыңлау.
7. Күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар рәсемен карау.
8.Игътибарлылык уены “Кошлар кайтты” тукталышы
9.Физкультминутка “Яз килде”
10.Сөенеч мизгеле –Сандугач рәсеме һәм сайраган тавышы куела.
11. Сандугач сүзенә аваз анализы ясау. Кисмә хәрефләр белән.
12.Дидактик уен: “Нинди кош артык? ”
13. Өстәлдә эш. Дидактик уен “Кошларны мнемотаблица ( схема ) буенча тикшерү.”
14.Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы.
1.Оештыру өлеше.
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!
Балалар. Исәнмесез.
Тәрбияче: Ничек хәлләрегез?
Балалар: Яхшы, рәхмәт.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бʏген бездә апалар, әйдәгез әле урындыклар янына басыйк та апаларыбыз , бер-беребез белән исәнләшеп алыйк.
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!
2.Тел шомарткыч: [җ] авазы. Балалар, әйдәгез әле, бераз телләребезне шомартып алабыз.
- Җы-җы-җы-җы
Яз килде җылы.
Тел шомарткыч: [ч] авазы.
- Чыпчык,чыпчык,
Чык,чыпчык.
Чыкчы,чыпчык,
Чык, кошчык.
3. Табышмак әйтү.– Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язган шигырь-табышмакны әйтеп китәм. Ул нинди ел фасылы турында язган икән.
Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара
Бу кайсы вакыт. Я, әйтеп кара?
Балалар. Яз.
Балалар: Хәзер яз вакыты.
Тәрбияче. Әйе, дөрес, балалар. Бу – яз. Тәрәзәгә карагыз әле. Безнең тирә-ягыбызда яз. Яз килгәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Әйдәгез, санап китик әле?
-Яз айларына нинди айлар керә? (март,апрель, май)
-Әйдәгез әле атна көннәрен саныйбыз. Бүген ничәнче көне?(Бүген атнаның беренче көне- дүшәмбе)
4. Слайд карау: яз күренешләре турында рәсемнәр карау.
1 нче слайд. Слайдта Март сүзен укыйлар.
Тәрбияче: Беренче тукталышыбыз “Яз” дип атала.
– Дусларым, сез беләсезме, иртә яз, яз уртасы, яз ахыры була. Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк. Сез язның кайсы чорына туры килгәнен әйтерсез. (Интерактив тактада эш)
Тәрбияче: Балалар, яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Ә хәзер экранга карагыз әле. (Интерактив тактада март аенда була торган күренеш сүрәтләнгән урман рәсеме чыга) .
-Балалар, ә хәзер март аенда була торган язгы билгеләрне санап үтик. ( март кыш айларына караганда җылырак, кояш ныграк җылыта, карлар эри, көннәр озыная, һ.б.) Дөрес, балалар, табигатьнең матур ямьле март ае нәкъ шундый була.
2 нче слайд. Слайдта язылган Апрель сүзен укыйлар.
Тәрбияче: (Интерактив тактада апрель аенда була торган күренеш сүрәтләнгән урман рәсеме чыга) . Апрель язның ничәнче ае? Апрель аен элек-электән карлар-бозлар китү ае дип атаганнар. Кем бу ай турында нәрсә белә ? боз сөңгеләре нәрсә ул? (Бу айда агачларны соклары кузгала, беренче умырзаялар чыга башлый, җылы ләйсән яңгыры ява, бөреләр бүртә...)
3 нче слайд
Тәрбияче: (Интерактив тактада май аенда була торган күренеш сүрәтләнгән урман рәсеме чыга) . Май ае язның ничәнче ае? Агачларда ниниди үзгәрешләр күрәсез? (Кар инде эреп юкка чыга. Бакчада чәчәкләр күбәя, алмагач, шомырт, чия, слива кебек агачлар чәчәк ата, тузганак(одуванчик) чәчәк ата. Лалә (тюльпан) ,нәркиз чәчәкләре ачыла. Көннәр җылына озая, кошлар кайтып бала чыгарга ояларында йомыркаларын җылыта.
Балалар без март, апрель ,май айлары турында сөйләштек.
Юлыбызны дәвам итик.
5. 4 нче слайд. Ребус чишү. Полотнога хәрефләр куелып барыла. Бирелгән рәсемнәрнең беренче авазларыннан сүз төзү.
(Слайдта Керпе, алма, ручка, гөмбә, аккош рәсемнәре куелган.)
Тәрбияче. Карагыз әле экранга. Монда рәсемнәр күрсәтелгән. Шул рәсемнәрнең беренче авазындагы хәрефне алып полотнага куеп барабыз. Соңыннан килеп чыккан сүзне бергәләп укыйбыз.(Карга сүзе килеп чыга.)
Балалар: Китап сүзендә беренче аваз К авазы. Шул авазны белдергән хәрефне куябыз.
Тәрбияче: Нинди сүз килеп чыкты?(Карга)
Тәрбияче: Нинди карга инде бу?(кара карга һәм ала карга)
5 нче слайд. Ала карга һәм кара карга рәсеме күрсәтелә.
Тәрбияче: Кара карга нинди кош? (күчмә кош)
Тәрбияче: Ала карга нинди кош? (кышлаучы кош)
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар.
6. 6 нчы слайд. Аудио-язмада җылы яктан кайткан кошлар тавышын тыңлау.
Тәрбияче:-Мин нык матур тавыш ишетәм балалар.-Нәрсәләр сайрый ул шундый матур итеп?
Тәрбияче: Нинди кошларның тавышы соң ул?
Балалар: Җылы яктан кайткан кошлар сайрый.
7. 7,8 нче слайд. Күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар рәсемен карау.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле кошларның исемнәрен әйтеп чыгабыз.

Тәрбияче: Ә хәзер, мин шигырь укыйм, сез күчмә кошларның исемнәрен ишеткәч, кул чабасыз, ә кышлаучы кошларның исемен ишеткәч кул чапмыйсыз:
Мондый кошлар кайттылар:
Күке, казлар, аккошлар,
Сандугачлар, песнәкләр,
Ябалаклар, ләкләкләр,
Кара карга, тургайлар,
Сыерчыклар, чыпчыклар,
Карлыгачлар, торналар.
Барыгыз да булганнар,
Барыгыз да уңганнар.
9.Физкультминутка “Яз килде”
Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)
Килде яз, килде яз. (кул чабу хәрәкәтләре)
Елмаеп тора кояш ( кулларны өскә күтәрәләр)
Көн аяз, көн аяз. (кул чабу хәрәкәтләре)
Кыш буе яткан карлар
Эределәр, эределәр. (иелеп күрсәтү)
Сыерчыклар, тургайлар
Килделәр, килделәр. (очу хәрәкәтләре)
10. 9 нчы слайд. Сөенеч мизгеле –Сандугач рәсеме һәм сайраган тавышы куела.
Сандугач сүзе: “Исәнмесез , дусларым мин сандугач булам. Миңа ярдәм итегез әле. Сандугач сүзендә хәрефләр буталып беткән, шуны дөрес итеп язарга булышыгыз әле! ”. (Өстәл өстендә яткан хәрефләрне һәрбер бала алып чыгып полотнога тәртип буенча куеп бара. Полотнода кисмә хәрефләр белән сандугач сүзе килеп чыга.)
Тәрбияче: Әйдәгез балалар ярдәм итик әле сандугачка.

-Сан-ду-гач сүзе ничә иҗектән тора.(3 иҗек)
-нинди әйтелештә?(калын)
-с-нинди аваз?(тартык саңгырау)
-а-сузык, калын аваз.
-н-тартык аваз
-д-тартык аваз.
-у-сузык аваз.
-г- тартык аваз.
-а-сузык аваз
-ч-тартык аваз
Тәрбияче: Сандугач сезгә рәхмәт әйтә. Сезнең белән саубуллаша.
12. Дидактик уен: “Нинди кош артык? ”
Тәрбияче: Балалар, сандугач безгә бирем алып килгән. Әйдәгез, әле, шул биремне эшлибез. Ул бу биремдә кошларны аера белмәгән, үзенең дусларын эзли. Әйдәгез, әле, без аңа дусларын табарга ярдәм итик. “Нинди кош артык?” дигән уен уйнап алабыз.
Сезнең өстәлегездә поднос белән күчмә кошлар ясалган рәсемле карточкалар куелган. Күчмә кошлар арасыннан артык рәсемне (кышлаучы кошны) табып өстенә ак кәгазь каплап куярга кирәк. (Балалар билгеләп бетергәч мин карап чыгам.)
-Синең нинди кош артык?
-Песнәк сүзен иҗеккә бүлеп күрсәт әле? Ничә иҗектән тора?
-Нигә бу рәсемең артык? (күчмә кошлар арасында кышлаучы кош рәсеме ясалган була). Һәрбер бала артык кошны иҗеккә аерып күрсәтә. Әфәрин балалар, булдырдыгыз.
Тәрбияче: Балалар күчмә һәм кышлаучы кошлар нинди файда китерә соң алар?
Балалар: Кошлар агачтагы бик күп кортларны ашыйлар.
Тәрбияче: Әйе, балалар алар бик күп кортларны ашыйлар. Табигатькә аларның файдасы бик зур. Агачтагы ерткыч бөҗәкләрне юк итәләр.
13.Өстәлдә эш. Дидактик уен “Кошларны мнемотаблица ( схема ) буенча тикшерү.”(карточкалар белән эшләү)
Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер уен алып килдем. Карагыз әле, минем өстәлемдә “Серле карточкалар” бар. Әйдәгез аны алып карыйк әле.
Уен барышы: Һәр бала предметлы рәсемнәр төшерелгән карточкаларны өстәлдән ала. Карточканы тактага куя һәм мнемотаблица (схема) ярдәмендә сөйли. Предметлы рәсемнәрдә сыерчык, күбәләк, кызылтүш, песнәк, ябалак, тукран, саескан, күгәрчен ясалган . Балалар рәсемне алалар, сүзне иҗекләргә бүләләр. Мәсәлән: Бу сыерчык . Күплек санда –сыерчыклар. Сыерчык сүзе 3 иҗектән тора: сы-ер-чык. Калын әйтелештә. С авазыннан башлана. Сыерчык җылы яктан очып кайта.
14.Йомгаклау.
-Булдырдыгыз балалар,-Без нәрсәгә ярдәм иттек? -Шөгылебезнең кайсы өлеше ошады?-Өйгә кайткач кемнәргә сөйләрсез соң? Безнең шөгылебез ахырына якынлашты. Мин сездән бик канәгать дусларым. Рәхмәт сезгә! Апалар белән саубуллашабыз.
Скачать:
Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтүдә УМК куллану
Балаларны грамотага өйрәтү сөйләм телен үстерү, тирә-як белән таныштыру, матур әдәбият уку, саф һавада булу, күзәтү, иртән балаларны кабул итү һәм шәхси эш вакытларында да алып барыла һәм ныгытыла....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыльләрен үткәрүнең эш нәтиҗәләре...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек буенча переспектив план...

«Авазлар һәм хәрефләр иленә сәяхәт: Л, ль авазлары, һәм Л хәрефе» /мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү эшчәнлеге эшкәртмәсе/
Тартык л авазын сүзләрнең башында, уртасында, ахырында билгеләү; л-ль авазларын дифференцияцияләү; “аваз”, “хәреф” төшенчәләрен ныгыту; балаларның игътибарын,...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә кэйс технологиясе буенча сөйләм телен үстерү шөгыленә конспект
Конспект занятия в подготовительной группе по развитию речи с использованием кэйс технологии...

Проект эше. Зурлар төркеме. Тема: "Кошлар безнең дусларыбыз".
Муниципаль районы Теләче 1 нче балалар ...