Мәктәпкә әзерлек төркемендә кэйс технологиясе буенча сөйләм телен үстерү шөгыленә конспект
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Конспект занятия в подготовительной группе по развитию речи с использованием кэйс технологии

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgak_shog_27.11.20_keys.docx27.59 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема:

«Орел и Решка» тапшыруына видео җибәрәбез”

Төп белем бирү өлкәсе:

сөйләм  үстерү

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Матур әдәбият, танып белү, рәсем

Яшь үзенчәлекләре:

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат:

Балаларда танып белү күнекмәләрен, сөйләм телләрен үстерү,. Уйлау - фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен, игътибарлыкларын үстерүне дәвам итү.

Танып белү өлкәсе:

Татарстан  турында белемнәрен системалаштыру, географиясе, таныклы кешеләре, милли ризыклары, бәйрәмнәрен ныгыту, көз , агачлар турында булган белемнәрен исләренә төшерү,  ныгыту.

Сөйләм үсеше өлкәсе:

Тулы  җөмләләр ярдәмендә җавап бирергә күнектерү,  Татарстан белән бәйле сүзләр  хисабына сүзлек запасын баету, тәрбияченең сорауларына актив җавап бирергә күнектерү. Кейс методы  ярдәмендә  сөйләм телләрен, уйлау – фикерләү сәләтләрен, игътибарлыкларын  үстерү.

Рәсем

Пумала, буяулар белән кәгаз ьдә рәсем күрсәтә белергә күнектерү, чиста - пөхтә эшләүләренә ирешү.

Матур әдәбият

Кейс технологиясен кулланып мәкалләрнең мәг ъ-нәләрен аңлата белүләренә ирешү. Табышмаклар ярдәмендә улау- фикерләү сәләтләрен, игьтибарлыкларын үстерү.

Методик алымнар һәм чаралар:  

Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә, үрнәк күрсәтү, мактау, күмәк, индивидуал җавап бирүләр, эш.

Җиһазлау:

Герб (Рәсәй, Татарстан, Түбән Кама), сандык, табышмак, мәкалләр белән язу, альбом битләре , пумала,  буяулар, салфетка, пумалага бастыргыч,  баночка белән су, бүләкләр, яшел яулык,

Сүзлек өстендә эш:

Герб,  милләт, милли, башкала, мәгълүмат, уңар, явым.

Алдан үткәрелгән эш:

сөйләм үстерү, тирә – юнь, рәсем  шөгелләрендә алдан үткәрелгән шөгелләрнең берничә темасын  кабатлау, сюжетлы - ролле уеннар, күзәтү, экскурсия, индивидуал, күмәк әнгәмә.

Алга таба эш:

 Кейс методын  шөгылләрдә, индивидуал эш вакытында куллану,  көндәлек тормышта герб, милләт, милли, башкала, мәгълүмат сүзләрен кулланырга өйрәтү; үз фикерләрен берничә тулы, катлаулы җөмләләр белән әйтергә күнектерү. Кейс методы ярдәмендә балаларда уйлай – фикерләү сәләтләрен үстерү.

Эшчәнлек структурасы:

I. Кереш өлеш: “Орел и Решка” тапшыруыннан шалтыраттылар, Татарстан республикасы турында мәгълүмат җыялар. Аларга ярдәм итәргә карар чыгару, 2 минут

II. Төп өлеш:

  1. Татар халык  уены  “Яшел яулык”  

6-7 минут

  1.  Татарстан флагының рәсемен ясау, 5 минут
  2. Физ минут
  3. “Көз сыйфатларын атап чык” уенын уйнау, 6-7 минут
  4. Кэйс. Куян кыш көне ничек кыргый хайваннардан  кача? 4-5 минут.
  5. Мәкалләрнең мәгънәләрен аңлату, 5  минут

III. Йомгаклау. 

Татарстан Республикасына “Орел и Решка” тапшыруын кунакка чакыру, 1-2 минут

.

Шөгыль барышы:

Балалар исәнләшеп төркемгә керәләр.  Телефон шалтырый.

Тәрбияче: -  Балалар, безнең балалар бакчасына “Орел и Решка” тапшыруының алып баручылары шалтыратты. Аларның безнең Республика турында мәглүмат җыясы килә. Балалар, сез ничек дип уйлыйсыз, безнең ил турында “Орел и Решка” тапшыруы ничек мәглүмат ала алалар? (кэйс)

Балалар: (балаларның җаваплары: интернеттан, картадан карасыннар, телефоннан шалтыратып сорасыннар һ.б.)

Тәрбияче: -Алар кайсы номерга шалтыратырга белмиләр, интернеттан карый белмиләр һ.б.

Балалар: -Бәлки без аларга Татарстан турында мәгълүматны сөйлибез дә видеога төшереп җибәрәбез.

Тәрбияче: - Әфәрин, алай эшләп була. Безнең Республиканың исеме ничек?

Балалар: - Татарстан.

Тәрбияче: - Бик дөрес. Бәлки, “Яшел яулык” уенын уйныйбыз? Кемгә яулык эләгә, шул бала Татарстан турында бер сорауга җавап бирә.

Җырлы уен “Яшел яулык”

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында яулык. Ул,  түгәрәктән чыгып,  җырлап йөри: “Кулъяулыгым, яшел, яшел, яшел чирәм астында. Сиздермичә ташлап китәм бер иптәшем артына”.  Сүзләрне әйткәндә, 1 баланың уч төбенә яулыкны калдырып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса.

Тәрбияче: (яулык эләккән балага сорау бирә) – Татарстанның башкаласы?

Бала: - Казан шәһәре (сорауга җавап биргәч, яулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итә)

Тәрбияче: - Татарстанда  нинди милләт яши?

Бала: - Татар, рус, чуваш, мордва, марий, башкорт, удмурт(сорауларга җавап бирә алмаган  балалара  башка  балалар  җавап бирергә ярдәм итә)

Тәрбияче: - Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

Бала:  - Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Болгар,  Бөгелмә, Заинск, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Баулы, Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Норлат, Тәтеш, Менделеев.

Тәрбияче: - Татапрстанда нинди елгалар бар?

Бала: - Идел, Чулман, Казансу,  Зәй, Кабан күле.

Тәрбияче: - Син нинди милли татар ризыгын беләсең?

Бала: - Бәлеш, очпочмак, бавырсак, чәк – чәк, гөбәдия, кош теле, кыстыбый, пәрәмәч, кабартма, җәймә, казылык.

Тәрбияче: -Татар халкының милли бәйрәмнәре?

Бала: - Сабан туй, Нәүрүз, Карга боткасы,  Сөмбелә бәйрәме, Каз өмәсе, Нардуган.

Тәрбияче: - Татарстан  гербында  нәрсә сурәтләнгән?

Бала: - Канатлы Ак барс.

Тәрбияче: - Сезнең каршыгызда 3 герб тора. Бу герб кайсы илнеке?

Балалар: - Россия

Тәрбияче: - Бу герб кайсы илнеке?

Балалар: -  Татарстан

Тәрбияче: - Бу нәрсә гербы?

Балалар: - Түбән Кама шәһәренеке

Тәрбияче: - Балалар, Татарстан флагы сурәте миндә юк. “Орел и Решка” передачасына ничек күрсәтергә безнең флагны? (кэйс)   (балалар җавабы)

Балалар: -  – Рәсем ясап күрсәтергә (балалар Татарстан флагының рәсемен ясыйлар)

Физ. Минут үткәрелә

“Без әле бераз ардык, ял итәргә уйладык.

  Башны иябез алга, ә аннары артка.

  Уңга, сулга борабыз, аннан карап торабыз.

  Иң өсләрен сикертәбез, кулларны биетәбез,

  Бер алга, бер яңга сузып, күңелле ял итәбез.

  Аннары без чүгәлибез, утырабыз, торабыз.

Менә ничек ял итәбез, шөгылне дәвам итәбез”

Тәрбияче: - Балалар, “Орел и Решка” тапшыруының Татарстанда көз ничек үтә, табигаттә нинди үзгәрешләр булганлыгын беләселәре килә. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?  (Кэйс)   (балаларның җаваплары)

Балалар: - Көз турында сөйлибез, китаптан укый алалар  һ.б.

Тәрбияче: - Безнең төркемдә көзгә туры килә торган рәсемнәр бар. Алар төрле җирдә яшерелгән. Кайсыгыз иң игътибарлы?, кем аларны таба ала? (кем рәсемнәрне беренче таба , шул бала рәсемгә туры килә торган көз сыйфатларын сөйли, аңлата)

Тәрбияче: - Бик дөрес, әфәрин. Балалар, көз көне агачлар үзләренең яфракларын коялар, ә сез ничек дип уйлыйсыз, яфраклар ни өчен үзләренең   яфракларын   коялар? (кэйс) (балаларның җаваплары)

Балалар: -  Чөнки яфраклар туңалар, яфраклар җирдә черегәч удобрение булалар, үсемлекләргә шулай витамин була һ.б.

Тәрбияче: - Мин сезгә бик бәләкәй генә хикәя укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз!

“Яшәгән ди бер кечкенә генә куян баласы. Ул бик шук булган, тиз йөгереп йөргән, җәй көне аның йоны соры төстә булган. Менә  кыш җиткән, ап-ак кар яуган, куян ак кар арасыннан соры йоны аркасында бик аерылып торган, шуның өчен анарга бүреләрдән качарга бик авыр булган”

Тәрбияче: - Балалар, сез ничек дип уйлыйсыз, бүреләр куянны тотмасын өчен анарга нәрсә эшләргә кирәк? (Кэйс) (балаларның җаваплары)

Балалар: -Йонын ак төскә алыштырырга.

Тәрбияче: - Балалар, йокы бүлмәсеннән ниндидер тавыш килә (йокы бүлмәсенә керәбез, анда сандык, сандыкны ачабыз). Табышмак укыйм, игътибар белән тыңлагыз.

“Кошлар җылы якка китә, яңгырлар бик еш ява,

Ә урамда бик суыта, яфраклар да коела.

Бу каячан була?”

Балалар: - Көз.

Тәрбияче: - Бик дөрес. Монда әле мәкалләр дә бар икән. Беренче мәкальне укыйм, игътибар белән тыңлагыз!

“Кар күп булса, иген уңар”

“Җәй эшләсәң, кыш ашарсың”

“Аяз елын алма күп, явым елны гөмбә күп”

“Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы”

Тәрбияче: - Балалар, сез ничек дип уйлыйсыз, бу мәкаль нәрсәне аңлата? (Кэйс)

Тәрбияче: - Әфәрин! Балалар, барлык сорауларга җавап бирә алдыгыз!  “Орел и Решка” тапшыруы канәгать булырга тиеш дип уйлыйм. Әйдәгез бергәләп “Орел и Решка” тапшыруын безнең Татарстан Республикасына  кунакка чакырабыз(балалар берничә җөмләдән торган чакыру сүзләрен әйтәләр)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

11 нче санлы мәктәпкә әзерлек төркемендә

1 нче кварталда үткәрелгән интегрир йомгаклау шөгыленең

план  конспекты:

“Орел и Решка тапшыруына видео җибәрәбез”

(белем бирү өлкәсе “Сөйләм телен үстерү”)

Төзеде:

83 нче балалар

бакчасы  тәрбиячесе

Гатина Г.Х.

Түбән Кама, 2020-2021  уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:-атна көннәре;-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;-ел фасыллары турындагы белем;-иҗек-аваз анализы ясау;-авазларны ишетеп...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

Тема:”Көзге яфраклар.Күгәрчен”. Уртанчылар төркемендә интеграль эшчәнлек.Сөйләм телен үстерү +кисеп-ябыштыру.

Максат:Балаларның көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иту;көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәте турындагы белемнәрен, хәрәкәтләрен ныгыту, (ш), (г) а...