Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Доктор Айболитка ярдәм итәбез” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты
план-конспект занятия по логопедии (подготовительная группа) на тему

 Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:

-атна көннәре;

-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;

-ел фасыллары турындагы белем;

-иҗек-аваз анализы ясау;

-авазларны ишетеп аеру;

-ике рәсем буенча җөмлә төзү һәм схема сызу;

-бирелгән хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doktor_aybolitka_yardm_itbez.docx20.8 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесы

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

“Доктор Айболитка ярдәм итәбез”

темасына йомгаклау шөгыленең

план- конспекты

                                                                   

                                                                       Төзеде:

                                                                       I квалификацион                                                                                    

                                                                       категорияле

                                                                       укытучы- логопед

                                                                       Сәлахетдинова Гөлнур

                                                                       Расиховна.

                                                                                                                                                       

                                                                                                                                                   

         

                                                   Түбән Кама.

Максат: Балалар белән ел дәвамында өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау,  ныгыту:

-атна көннәре;

-рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү;

-ел фасыллары турындагы белем;

-иҗек-аваз анализы ясау;

-авазларны ишетеп аеру;

-ике рәсем буенча җөмлә төзү һәм схема сызу;

-бирелгән хикәянең эчтәлеген сөйләү.

Шәфкатьлелек, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: биремнәр салынган конвертлар, күгәрчен рәсеме, хат, һәр ел фасылына рәсемнәр, “Эт һәм көчекләр” рәсеме, кәрҗин белән банан, һәр балага игровизор, фломастерлар, ике рәсем, табышмаклар язылган карточкалар.

Методик алымнар: күргәзмә һәм таратма материаллар куллану, уен, сорау- җавап, индивидуаль якын килү.

Шөгыль барышы:

-Хәерле иртә.

-Балалар, бер- беребезгә хәерле иртә телибез. Ә хәзер шөгыльне башлыйбыз. Безгә күгәрчен хат алып килгән. Анда болай дип язылган: “Исәнмесез, балалар. Африкада маймыллар авырыйлар. Аларга дәваланыр өчен бер атна эчендә дарулар илтергә кирәк. Маймыллар иленә барып җитү өчен  Бармалей биләмәләре аша узарга һәм аның биремнәрен үтәргә кирәк. Сезнең ярдәмгә ышанып Доктор Айболит.”

-Балалар, хатта даруларны бер атна эчендә илтеп биререгә кирәк диелгән. Кем әйтә, бер атнада ничә көн бар?

-Атна көннәрен санап күрсәт.

-Бүген атнаның ничәнче көне?

-Ул ничек атала?

-Иртәгә нинди көн?

-Ял көннәренең исемнәрен ата.

-Эш көннәренең исемнәрен искә төшерик әле.

-Әйе, балалар, менә хәзер сез ерак юлга кузгалырга әзер. Әйдәгез, дарулар төялгән корабльгә утырабыз һәм юлга чыгабыз.

-Каршыбызда утрау һәм анда ниндидер хат бар. Әйдәгез укыйбыз:

“ Бу утрауда бернәрсә дә үсми. Ел фасыллары турында сөйләсәгез, утрауда яшел үләннәр, агачлар үсә башлар һәм сез юлыгызны дәвам итә алырсыз. Бармалей.”

-Балалар, елда ничә фасыл бар?

-Яз турында сөйләшеп алыйк.

-Хәзер яз турында сынамышларны да искә төшереп китик.

Алга таба шул рәвешле җәй, кыш, көз турында сөйләшү була. Шуннан соң логопед утрау өстенә үләннәр һәм агачлар куя да, балаларга мөрәҗәгать итә:

             -Сез табигать күренешләре турында шундый матур итеп сөйләгәч, утрауда үләннәр, агачлар үсеп чыкты. Рәхмәт сезгә, балалар. Ә хәзер безгә юлны дәвам итәргә һәм маймылларга ярдәмгә ашыгырга кирәк.

             Логопед икенче биремне ала һәм укый: “Мин сезгә табышмаклар әзерләдем. Сез аларны дөрес итеп укырга һәм биремнәрне үтәргә тиеш”.

             -Балалар, әйдәгез, табышмаклар язылган карточкаларны алыйк та, укыйк әле. Йә, кем әзер?

                  -Җәен соры, кышын ак –

                  Аңа шулай яхшырак. (куян)

             -Куян нәрсә ул?

             -Сез тагын нинди кыргый хайваннарны беләсез?

                  -Үлән ашый, май ташый. (сыер)

             -Сыер нәрсә ул?

             -Йорт хайваннарын искә төшереп үтик әле бергәләп.

                  -Агач башы тукылдык,

                  Тукый-тукый тук булдык. (тукран)

             -Тукран нинди кош?

             -Туган якларында кышлаучы кошларны атагыз.

                  -Соскы борын-бакылдык,

                  Күп сөйләшә – такылдык. (үрдәк)

             -Үрдәк нәрсә ул?

             -Нинди йорт кошларын беләсез?

                  -Җәй буе бал җыя, кыш буе хәл җыя. (бал корты)

             -Бал корты нәрсә ул?

             -Үзегез белгән бөҗәкләрне санагыз

                  -”Алма!” дисәң дә алалар –

                   Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

             -Алма нәрсә ул?

             -Тагын нинди җиләк-җимешләрне беләсез?

                   -Утыра бер ак чүлмәк,

                   Өстенә кигән күлмәк. (кәбестә)

             -Кәбестә нәрсә ул?

             -Яшелчәләрне атагыз.

             -Ә хәзер суган сүзенә иҗек-аваз анализы ясап китәрбез.

             -Суган сүзе ничә иҗектән тора

             -Беренче иҗекне ата.

             -Икенчесен кем әйтә?

             -Әйтегез әле, беренче иҗектә ничә аваз бар?

             -Беренче аваз нинди, аңа характеристика бир.

             -Икенче аваз нинди?

             -Икенче иҗектә ничә аваз бар?

             -Беренче аваз нинди?

             -Икенчесе?

             -Өченче авазны кем атый?

             Шул рәвешле “кәбестә” сүзенә дә иҗек-аваз анализы ясала.

             -Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. Инде юлыбызны дәвам итсәк тә була.

             Логопед бирем ала һәм укый: “Ял итеп, уйнап алыгыз”.

             -Чыннан да, күп эшләдек, бераз ял итеп алырга кирәк.(ял минуты).

             -Инде урыннарга утырып, юлыбызны дәвам итик. Менә монда тагын бер бирем бар, укыйк, нәрсә язылган икән анда: “Ике рәсем буенча җөмлә төзегез һәм иң матур җөмләгә схема сызыгыз”. Шулай итеп, безгә рәсемнәр буенча дөрес, матур җөмләләр төзергә кирәк, балалар. Башладык.

             -Сезгә кем төзегән җөмлә күбрәк ошады?

             -Бу җөмләдә ничә сүз бар?

             -Аның беренче сүзен ата.

             -Җөмләнең иң соңгы сүзен ата.

             -Җөмлә нинди хәрефтән башлана

             -Җөмләдә сүзләр ничек языла?

             -Җөмлә ахырына нәрсә куела?

             -Җөмләгә схема сызабыз.

             -Ярар, бу биремне дә үтәдек. Юлны дәвам итик. Бармалейның тагын бер биреме бар икән, укып карыйк әле аны: “Эт һәм көчекләр” рәсеме буенча хикәя төзеп сөйләгез.

             Берничә бала рәсем буеча хикәя төзеп сөйли.

             -Бу биремне дә үтәдек, шулай бит, балалар? Хәзер безгә юл ачык.

Ләкин маймыллар иленә керү өчен тирән чокырны узарга кирәк икән бит. Моның өчен, әйдәгез, сүзләрдән чылбыр төзибез. Китап – песи- итек- куян- нарат...

             -Балалар, даруларны авыру маймылларга бирик. Маймылллар безгә рәхмәт йөзеннән үзләренең яраткан ризыклары – банан бүләк итәләр. Без бик озак сәяхәт иттек, корабльгә утырып бакчабызга кайтыйк. Тырыштыгыз, булдырдыгыз балалар. Рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...

Зурлар төркемендә “Тылсымлы чикләвекләр” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: балаларның белемнәрен ныгыту: яз турында күзалауларын үстерү; сүзләрне иҗекләргә бүлү, төркемнәргә бүлү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен, авазларны аеру, аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту; л...

уртанчылар төркемендә кисеп ябыштыру шөгыленең план конспекты. "Түбәтәй бизәү"

Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү....

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....