уртанчылар төркемендә танып белү буенча “Әкиятләр иленә сәяхәт”темасына йомгаклау шөгыле
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Конспект занятия в средней группе по развитию речи

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomgaklau_shogyl_may_2019.docx26.26 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче номерлы уртанчылар төркемендә танып белү буенча

 “Әкиятләр иленә сәяхәт”темасына йомгаклау шөгыле

Үткәрде: Гатина Г. Х.

Тема:

«Әкиятләр иленә сәяхәт »

Төп белем бирү өлкәсе:

Танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Танып белү, сөйләм үсеше,   нәфис - нәфәсәти үсеш, социаль аралашу үсеше,

Яшь үзенчәлекләре:

Уртанчылар төркеме.

Максат:

Танып белү,ФЭМП шөгылләрендә үткәннәрне ныгыту.

Танып белү өлкәсе:

1. Балаларда танып белү күнекмәләрен, көн өлешләрен, зурлык, предметно-пространственный,озын, кыска, киң,тар, биек, тәбәнәк төшенчәләре, саннар турында булган белемнәрен системалаштыру.

 2. Уйлау - фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен, игътибарлыкларын үстерүне дәвам итү.

3. ФЭМП шөгыленә  кызыксыну уяту.

Сөйләм үсеше өлкәсе:

1. Сүзтөзмәләр,  җөмләләр ярдәмендә татар телендә җавап бирергә күнектерү, математик төшенчәләрне кулланып дөрес җөмләләр төзи белергә өйрәтүне дәвам итү;  яңа сүзләр хисабына балаларның сүзлек запасын баету;  

2. Көн өлешләре, уң, сул, киң, тар, озын, кыска, биек, тәбәнәк, зур, кечкенә сүзләр хисабына сүзлек запасын баету, сөйләм телләрен , хәтерләрен үстерү;

3. Тәрбияченең сорауларына актив җавап бирергә күнектерү.

Социаль – аралашу өлкәсе:

балаларның аңлау, кабул итү, танып белү мөмкинлекләрен, образлы күзаллауларын үстерү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Нәфис – нәфәсәти үсеш өлкәсе:

 1. Кәгаздә индивидуал эш иткәндә каләм белән чиста, пөхтә, матур  эшләргә күнектерү.

 2. Төсләрне ныгыту.

3. Әкият персонажларына карата ярдәмчелек хисен тәрбияләү .

Методик алымнар һәм чаралар:  

Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә, үрнәк күрсәтү, мактау, күмәк, индивидуал җавап бирүләр.

Җиһазлау:

Зур, кечкенә, иң кечкенә аюлар, зур, кечкенә, иң кечкенә кашык, тәлинкә, чынаяк, көн өлешләре рәсмнәре, саннар язылган билетлар, фигуралар, формалар, теремкәй, аю рәсеме, туп, өй макеты, биремнәр белән кәгазләр.

Сүзлек өстендә эш:

Сул, уң, беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче, шар, цилиндр, куб, өчпочмак, турыпочмак, түгәрәк, овал, квадрат, форма сүзләре хисабына сүзлек  запасын баету.

Алдан үткәрелгән эш:

ФЭМП шөгылләрендә  алдан үткәрелгән  берничә теманы кабатлау, әкиятләр уку.

Алга таба эш:

Уң, сул, алда, артта, өстә, аста якларын ныгыту, 5 саннарын таный белергә, аларга туры килә торган количество предметов туры китерә белергә өйрәтү, шар, фигура турында белгәннәрен ныгыту, зурлык буенча предметларны билгеләргә үәм атарга өйрәтү, көн өлешләрен танырга һәм атый белергә күнектерү, тулы җөмләләр белән сөйләшергә, җавап бирергә күнектерү.

Эшчәнлек структурасы:

I. Кереш өлеш: .Хат килде. Сәяхәткә барыр өчен транспорт төрен сайлау. Табышмаклар чишү. Билетлар тарату. Автобуска утырып сәяхәткә китү.

II. Төп өлеш:

  1. 1 нче станция “Көн өлешләре”. Көн өлешләрен дөрес тәртиптә урнаштыру, тиен рәхмәт әйтә.
  2. Уен “Тизрәк чәбәклә”.
  3.  2 нче станция. “Өч аю”. Өч аюга ярдәм итү, аларга зурлык буенча туры килә торган савыт – сабаларны туры китерү.
  4. Уен “Шоферга ярдәм ит”
  5.  3 нче станция. “Төремкәй”. Төремкәй әкиятенең персонажлары нинди фигуралардан, формалардан торганын ачыклау. Аларны ике якка (уң, сул) аеру.
  6.  Уен “Саннар, дөрес төзелегез” .
  7. . Индивидуаль эш.

III. Йомгаклау.

Автобуска утырып  балалар бакчасына кайту. Әкиятләр илендә нәрсәләр күбрәк  ошаганнары турында сөйләшү.

Шөгыль барышы:

Балалар төркемгә исәнләшеп керәләр.

Тәрбияче: Балалар, йомры икмәк безне әкиятләр иленә чакыра. Әкиятләр илендә буталчык килеп чыккан, без аларга ярдәм итәбезме? Без нинди транспорт төрләрен беләбез?

Балалар: Автобус, йөк машинасы, җиңел машина, мотоцикл, велосипед, самолет.

Тәрбияче: Бүген без сезнең белән әкиятләр иленә автобус белән барабыз. Ләкин автобус белән барыр өчен безгә билетлар кирәк. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез аларга җавап бирерсез. Җавапларыгыз дөрес булса мин сезгә билетлар бирәм.

Игътибар белән тыңлагыз! Нинди әкияттә төлке куянны куып чыгарды?

Балалар: Заюшкина избушка

Тәрбияче: Бик дөрес! Нинди әкияттә Маша өч тәлинкәдән ботканы ашап караган һәм иң кечкенә караватта йоклап киткән?

Балалар: Өч аю.

Тәрбияче: Әфәрин! Нинди әкияттә Маша кәрзин өченә качкан?

Балалар: Маша һәм аю.

Тәрбияче: Дөрес! Нинди әкияттә бүре койрыгы белән балык тоткан?

Балалар: Төлке һәм бүре.

Тәрбияче: Әфәрин! Нинди әкияттә аю өйне ваткан?

Балалар: Теремкәй.

Тәрбияче: Бик дөрес, әфәрин! Азалия кондуктор була, сезгә билетлар тарата. Ә Камил шофер була.  Сезнең билетларда саннар язылган, кайсы урындыкта сезнең сан тора, шул урындык сезнең була. Без автобуста барганда мин сезгә табышмаклар әйтәм.

        Үткендер төше, сорыдыр төсе,

          Урманда йөри, бозаулар эзли.

Балалар: Бүре.

Тәрбияче:  Көлтә-көлтә койрыгым, селки – селки барамын

           Көтәклеккә кереп мин, тавык-чеби аламын.

Балалар: Төлке.

Тәрбияче:   Кош түгел-оча, агачтан – агачка сикерә,

            Чикләвекләр ашарга ярата.

Балалар:  Тиен.

 Тәрбияче:  Җәй көне урманда йөри, җиләк, бал ашый,

            Кыш көне кар астында йөклый.

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Менә, балалар, без беренче станциягә килдек. Бу станция “Көн өлешләре” дип атала. Монда көн өлешләре сурәтләре. Алар дөрес тәртиптә урнашканмы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Тиен көн өлешләрен бутаган. Ярдәм итәбезме тиенгә?  Иң беренче нинди көн өлеше булырга тиеш?.

Балалар: Иртә

Тәрбияче: Ләйлә иртә сурәтләнгән рәсемне ал әле, тактага куй . Иртәдән соң нинди көн өлеше бара?

Балалар: Көн

Тәрбияче: Тагир көн рәсемен иртәдән соң тактага куй. Көннән соң нинди көн өлеше бара?

Балалар: Кич

Тәрбияче: Салават кич рәсемен тактага дөрес тәртиптә куй әле. Кичтән соң нинди көн өлеше бара?

Балалар: Төн

Тәрбияче: Аделина төн рәсемен тактага урнашты эле. Бик дөрес! Тиен сезгә рәхмәт әйтә! Хәзер юлыбызны дәвам итәбез. Автобуста барганда “Тизрәк чәбәклә” уенын уйнап алабыз. Мин сезгә сан әйтәм, сез сез мин әйткән санга туры китереп шул кадәр кулыгыз белән чәбәклисез. Булдырдыгыз!!!

Менә икенче станциягә барып җиттек. Бу станция “Өч аю” станиясе дип атала. Балалар, аюлар урманга киткәннәр, ә Маша аларның савыт-сабаларын бутаган. Аюларга савыт-сабаларны дөрес урнаштырырга ярдәм итәбезме? Бу аю нинди зурлыкта?

Балалар: Зур, кечерәк, иң кечкенә.

Тәрбияче: Самир һәрбер аюга зурлык буенча туры килә торган савыт – сабаларны куеп чык әле. Самир дөрес куйдымы? Аюлар сезгә бик рәхмәтле. Юлыбызны дәвам итәбез һәм “Шоферга ярдәм ит” дигән уен уйнап алабыз. Мин сезгә юнәлешләрне әйтәм, сез аларны дөрес итеп күрсәтегез. “Өскә” дип әйтсәм башны өскә күтәрәсез, “аска” дип әйтсәм, аска карыйсыз, “уңга, сулга, артка, алга” диеп әйтсәм шушы якларга карыйсыз. Сөйләштекме? Ялгышырга ярамый! (уен уйнала)

Менә без 3 нче станциягә барып җиттек. Бу өй нинди әкияттә бар иде?

Балалар: Теремкәй.

Тәрбияче: Бик дөрес! Бу станция “Теремкәй “ дип атала. Безнең теремкәй нинди фигуралардан тора?

Балалар: Квадрат, очпочмак, турыпочмак.

 Тәрбияче: Безнең “Теремкәй” әкиятендә аю бар иде бит. (Аю рәсемен күрсәтәм). Аю нинди фигуралардан тора?

Балалар: Түгәрәк, овал.

Тәрбияче: (Теремкәй макетын  күрсәтәм) Ә бу теремкәй нинди формалардан тора?

Балалар: Куб, мерҗәсе цилиндрдан.

Тәрбияче: Бик дөрес! (Туп күрсәтәм) Бу нинди форма?

Балалар: Шар.

Тәрбияче: Балалар, шар формасындагы нинди әкият персонажын сез беләсез?

Балалар: Йомры икмәк.

Тәрбияче: Әфәрин! Балалар, әкият иленнән әтәч безгә биремнәр алып килгән. Аның безне сынап карыйсы килә. Өстәл артына утырыгыз, каршыгызда биремнәр белән кәгаз тора.

1 нче бирем. 5 уенчык рәсеме ясалган. 5 нче уенчыкны кызыл төскә буягыз. 2 нче уенчыкны яшел төскә, 4 нче уенчыкны сары төскә, 1 нче уенчыкны зәңгәр төскә, 3 нче уенчыкны кызгылт – сары төскә.

2 нче бирем.Һәрбер рәттә нинди сан язылган, шуның кадәр түгәрәк рәсемен ясарга.

3 нче бирем. Сул яктагы өйне яшел төскә буярга, уң яктагы өйне кызыл төскә буярга.

4 нче бирем. Таблицада буш турыпочмакларда җитмәгән фигураларны ясап бетер.

Әфәрин! Булдырдыгыз, балалар, әтәч сезне мактый, биакыллы балалалар дип әйтә! Хәзер балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әйләнә - тирәне танып белү буенча “Зоопаркка сәяхәт ” темасына уртанчылар төркемендә үткәрелгән белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

Әйләнә - тирәне танып белү буенча“Зоопаркка сәяхәт ”  темасынауртанчылар  төркемендә үткәрелгәнбелем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты

Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....

«Докторга ярдәм итик» темасына танып белү (Әйләнә тирә белән таныштыру) буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Тема: “Докторга ярдәм кирәк”.Максат: Балаларны әйләнә –тирә белән таныштыруны дәвам итү. Аралашуны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Тәрбия бурычы: Балаларда бер-берсе белән аралашу,...