Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.

Тема:”Язгы урманга сәяхәт”

Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлары:

-сюжетлы картинаның персонажларын игътибар белән карау,эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү,тәрбияче белән бергә сөйләү осталыгын формалаштыру.Иҗадилык элементларын куллануга ярдәм итү,сөйләмне сыйфатлар куллану хисабына баету.

-балаларның урман,андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынуын,ишетү игътибарын,хәтерен,логик фикерләвен,бәйләнешле сөйләмен,вак моторикасын үстерү.

-балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп,аңа соклану хисләре,табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Методик алымнар:әңгәмә,шигырьләр,уеннар уйнау,сүзлек өстендә эш:кар эри,умырзаялар,тамчылар тама,гөрләвек.

Материал:төрле төстәге,формадагы берничә конверт,”Яз килде”картинасы,күчмә һәм кышлаучы кошлар (УМК) рәсемнәре,сары түгәрәк картон,кер каптыргычлары,умырзая чәчәкләре,УМК кояшы  һәм җимлек рәсемнәре,картон,пластилин,борчак,аудиоязма”Язгы урман җыры”.

Алдан үткәрелгән эш:яз турында әңгәмәләр,тере һәм тере булмаган табигатьне,кошларны  күзәтү,яз турында рәсемнәр,картиналар карау,табышмаклар,шигырьләр ,җырлар,хәрәкәтле ,үстерешле уеннар өйрәнү,сыерчык ояларының контурын пластилин белән эшләп кую.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе

Тема: “Язгы урманга сәяхәт

(уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты)

Мөдирләр семинары өчен.                                           Тәрбияче:Мирзасалихова Л.В.

Үткәрү вакыты:30.03.15.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.

Тема:”Язгы урманга сәяхәт”

Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлары:

-сюжетлы картинаның персонажларын игътибар белән карау,эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү,тәрбияче белән бергә сөйләү осталыгын формалаштыру.Иҗадилык элементларын куллануга ярдәм итү,сөйләмне сыйфатлар куллану хисабына баету.

-балаларның урман,андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, кызыксынуын,ишетү игътибарын,хәтерен,логик фикерләвен,бәйләнешле сөйләмен,вак моторикасын үстерү.

-балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп,аңа соклану хисләре,табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Методик алымнар:әңгәмә,шигырьләр,уеннар уйнау,сүзлек өстендә эш:кар эри,умырзаялар,тамчылар тама,гөрләвек.

Материал:төрле төстәге,формадагы берничә конверт,”Яз килде”картинасы,күчмә һәм кышлаучы кошлар (УМК) рәсемнәре,сары түгәрәк картон,кер каптыргычлары,умырзая чәчәкләре,УМК кояшы  һәм җимлек рәсемнәре,картон,пластилин,борчак,аудиоязма”Язгы урман җыры”.

Алдан үткәрелгән эш:яз турында әңгәмәләр,тере һәм тере булмаган табигатьне,кошларны  күзәтү,яз турында рәсемнәр,картиналар карау,табышмаклар,шигырьләр ,җырлар,хәрәкәтле ,үстерешле уеннар өйрәнү,сыерчык ояларының контурын пластилин белән эшләп кую.

Занятие барышы.

1.Оештыру моменты: психологик әзерлек.

-Балалар, карагыз әле, безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле ,алар белән исәнләшик.                              

-Исәнмесез.

Без бүген шундый матурлар. Әйдәгез әле түгәрәк ясап басыйк, матур итеп тотындык.

-Кулларга без тотындык.

Бер беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга.

Рәхәт булды дусларга.

-Балалар кәефләрегез ничек? ( бик әйбәт,шәп,күтәренке,күңелле)

-Минем дә,  балалар, кәефем бик әйбәт.

-Балалар ,мин бүген иртән эшкә килгәч үзебезнең төркем ишек төбендә бер хат таптым  .Ул конвертның тышына”Теремкәй балаларына”дип язылган иде.Мин ул хатны сез килгәч бергәләп укырбыз ,-дигән идем.Ләкин мин ул хатны кая куйганымны оныттым .Ул турыпочмаклык  формасында ,зәңгәр төстә иде.Миңа шул конвертны табарга ярдәм итегез әле.(төркемдә берничә урында төрле төстә,төрле формада конвертлар куела ,балалар эзли)

-Балалар конверт табалар. Тәрбияче хатны укый.

Т: Җыеныгыз тизрәк ,

    Күңелле сәяхәткә.

     Сезне көтә, язгы урман,

    Тылсымлы да,рәхәт тә

Балалар ,безне язгы урман үзенә кунакка чакырган.

Сез язгы урманга  сәяхәткә барырга теләр идегезме? (әйе).

-Гөмбәләр җыярга да, чәчәкләр җыярга да түгел, ә язгы урман серләренә төшенергә барабыз. Тик урманга сәяхәткә барганчы, анда үз үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

Слайд (1)

-Урманда учак ягарга ярамый.

-Чәчәкләрне өзәргә ярамый.

-Агачларны  сындырырга ярамый.

-Урманга чүпләр ташларга ярамый.

-Булдырдыгыз  балалар ,әйдәгез юлга!

Хәрәкәтле күнегү “Юлга”.

Бергәләшеп җыйналып,(маршка атлап бару)

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Слайд(2)»Язгы урман күренеше”(язгы урман тавышы ишетелә)музыка белән

Менә балалар,язгы урманга килеп тә җиттек.

Хәзер ,әйдәгез әле бергәләп урман аланында утырып ,урманның матурлыгына сокланыйк.

Т: -Балалар ,без нинди урманга килдек? ( Без язгы урманга килдек)

-Урман нинди? ( Урман матур,серле, тылсымлы)

Т:-Сез елның кайсы вакытын күрәсез?(яз вакытын күрәбез)

Т:-Ни өчен алай уйлыйсыз? Бу рәсемдә урманда кар ята. Мин кыш дип уйлыйм. Ә монда чәчәкләр үскән. Бәлки бу җәй вакытыдыр?

(балалар яз көне һәм аның билгеләрен әйтәләр, соңыннан хикәя төзиләр.)

Т: - Балалар, әйдәгез әле рәсемгә  карап хикәя төзибез. “Яз килде”.

-сез бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез?(кояш күрәм,агачлар,умырзаялар һ.б.)

-Бик яхшы.Хәзер балалар шушы картинага карап хикәя төзибез .

(Яз көне кояш ныграк җылыта.  Карлар  эри, гөрләвекләр ага. Агач бөреләре йокылырыннан уянган, алар бүртә башлый. Марат белән Азат сыерчыкларга оя куялар.Алсу көймә йөздерә.Балалар яз килүгә шатлана.

-Бик матур сөйләдегез,рәхмәт.

Т: - Балалар, менә бу могҗиза!

Мин бөтен рәсемдә дә  язның елмаюын күрәм. Язга  елмаюны нәрсә  бүләк итә? (кояш)

-Язгы кояш нинди ? (кояш җылы, иркәли, нурлы)

- Кояш нәрсә эшли? ( кояш яктырта, җылыта).

Уен”Нурлы кояш”

-Безнең кояшыбызның нурлары таралып киткән .Әйдәгез әле кояш турында матур сүзләр әйтеп,нурларын җыярга булышыйк .

-кояш нинди?( Кояш сары,түгәрәк,иркәли,җылы,күңелле,шат,нурлы,матур

- (тугәрәк картонга кер каптыргычлары эләктерү-матур сүзләр әйтеп).

Т: - Балалар ,без сезнең белән сәяхәтебезне дәвам итәбез, хәзер кояшлы аланга барабыз.

-Кояшлы алан булгач, анда кар ничек эри?( тиз эри)

- кар эрегәч, нәрсәләр күренә? (кара җирләр күренә)

Т:Кара җирләрдә- язның беренче чәчәге (умырзаялар) күренә. Умырзаялар- алар язның тагын бер тылсымлы могҗизасы. Ни өчен аларны шулай дигәннәр? (чөнки алар кар астыннан иң беренче булып күренүче, атучы чәчәкләр)

Т: Менә алан, кар җир дә чыккан. Ә кая соң умырзаялар? Алар, кар йомарламнары астына яшеренгәннәрдер.

-Әйдәгез әле ,кар йомарламнарына өрик.

 Сулыш күнегүләре: “ Умырзая”. (Балалар өрә)

Т: - Кояшлы аланда ничә умырзая күренде?(бергәләп саныйбыз 1,2,3,4,5_барысы 5 умырзая чәчәге үсә)

Т:-Балалар,сезнең дә язның беренче чәчәкләре умырзаялар буласыгыз киләме?

Т:Әйдәгез башларыгызга чәчәк-маскаларны киегез.Хәзер без тылсымлы чәчәкләргә әйләнәчәкбез.Уңга-сулга борылдык һәм умырзаяларга әйләндек.

Физминутка”Умырзаялар уяндылар”

(балалар чүгәләп утыралар һәм күзләрен йомалар)

Умырзаялар күренде

Һәм кояшка үрелде.

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт.

Җил исте.

Чәчәкләрне селкетте.

Уңга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр

Сулга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр.

Бар син, җил, моннан кит,

Чәчәкләргә тими үт.

Алар зур булып үссен

Безгә шатлык китерсен.

Булдырдыгыз!Сез чын чәчәкләр булдыгыз.Уңга-сулга борылдык һәм балаларга әйләндек.

Балалар,сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Т: Балалар,ниндидер тавышлар ишетелә,нәрсә тавышлары икән? (кошлар тавышы ишетелә)

-Ишетәсезме, язгы урманда кошлар ничек матур сайрый?

Слайд (3) Язгы урман күренеше.  Кошлар тавышы ишетелә. (аудиозапись)

Слайд(4)

Презентация-анимация(кошларның рәсемнәре чыгып бара)

“ Чагыштыр” уены

  1. Тукран тукылдый, ә карга нишли?(каркылдый)
  2. Чыпчыклар кышын очып китмиләр, торналар( көньякка очалар)
  3. Песнәк кышлаучы кош, ә сыерчык ( күчмә)
  4. Куяннар сикерә,ә кошлар (оча)
  5. Кызыл түшнең түше кызыл, ә песнәкнең(сары)
  6. Чыпчыкның күзләре кечкенә, ә ябалакның(зур)
  7. Саесканның койрыгы озын,ә песнәкнең (кыска)

–Балалар ,сез кошлар турында бик күп беләсез икән,ягез әле тагын бер уен уйнап карыйк.

”Күчмә кошларны һәм кышлаучы кошларны аер”дип атала бу уен.

-Кояш рәсеме янына күчмә кошларны куябыз,ә инде җимлек янына кышлаучы кошларны тезәбез.(кош рәсемнәрен тезү).

-Балалар ,без сезнең белән кошлар турында бик күп сөйләштек.

-Иң беренче нинди кошлар туган якларына кайталар?(кара каргалар кайта)

-Ә аннан соң нинди кошлар кайта?(сыерчыклар кайта)

-Әй дәгез әле балалар ,сыерчыклар кайтуга  без дә оялар ясап куябыз.

Үрнәк эшне карау.Без сезнең белән сыерчык ояларын ясый башлаган идек ,хәзер ясап бетерербез.Әвәләгән пластилин өстенә тигез итеп борчакларны тезәбез.

Балалар эше:картонга ,пластилин җирлеккә борчаклар тезү.

-Булдырдыгыз балалар.

-Сезгә занятие охшадымы?

 -Без сезнең белән кайда булдык?(язгы урманда)

-Урманда нинди могҗизалар күрдегез?Әти-әниләрегезгә нәрсәләр сөйләрсез?(умырзая чәчәк аткан,кошлар кайта,бөреләр уяна.)

Ә хәзер безгә язгы ,тылсымлы урман белән саубуллашып,  балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте.Ясаган эшләребезне элеп куябыз да ,кайтыр юлга чыгабыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әкият уйныйбыз" (2-нче кечкенәләр төркемендә танып белү (математика) эшчәнлеге).

  Эшчәнлектә “өстә”, “аста”, “өстендә”, “астында”  тирәлек (пространство) төшенчәләре формалаштырыла;-         геометрик  фигураларны...

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...

“Сәламәтлек-зур байлык” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (“Танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе)

                     Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы   Муниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем...

«Җир-безнең уртак йортыбыз!» мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү үсеше буенча интегральләшкән эшчәнлек.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик культурасы нигезләрен формалаштыру.Бурычлар:Тәрбияви бурыч: Табигатькә, аның ресурсларына, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл караш, кешелеклелек, к...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә“Танып белү үсеше “(экология) буенча “Экологик сукмак буйлап”темасына шөгыль эшкәртмәсе

Табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, җир-суны пычратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү.Табигатькә, әйлән-тирәгә карата кызыксынуын үстерү өчен шартлар тудыру....

“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү  Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер...