"Әкият уйныйбыз" (2-нче кечкенәләр төркемендә танып белү (математика) эшчәнлеге).
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Шакирова Эльвира Альфредовна

    Эшчәнлектә “өстә”, “аста”, “өстендә”, “астында”  тирәлек (пространство) төшенчәләре формалаштырыла;

-         геометрик  фигураларны (түгәрәк, шакмак, өчпочмак) , аларны тотып карап билгели белү ныгытыла;

-         предметларның охшашлыгын һәм аерылуларын табу, шуның нигезендә аларны төркемнәргә берләштерү һәм бер сүз белән әйтергә өйрәнү эше дәвам ителә;

-         куеп карау (приём наложения) алымын кулланып, ике төркем предметларын саны буенча чагыштыра белү ныгытыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kiyat_uynyybyz.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Әкият   уйныйбыз”

(2-нче кечкенәләр төркемендә

танып белү (математика))

Саба 2-нче номерлы

                                                  “Әллүки” б/бакчасының

                                               1 категорияле тәрбиячесе

                                                         Шакирова  Эльвира

                                                                 Альфред кызы

     Максат: - “өстә”, “аста”, “өстендә”, “астында”  тирәлек (пространство) төшенчәләрен формалаштыру;

  • геометрик  фигураларны (түгәрәк, шакмак, өчпочмак) , аларны тотып карап билгели белүне ныгыту;
  • предметларның охшашлыгын һәм аерылуларын табарга, шуның нигезендә аларны төркемнәргә берләштерергә һәм бер сүз белән әйтергә өйрәтүне дәвам итү;
  • куеп карау (приём наложения) алымын кулланып, ике төркем предметларын саны буенча чагыштыра белүне ныгыту.

Ярдәмлек: кәрзин, Теремкәй һәм уенчыклар - әкият персонажлары, яулык,  кызыл, зәңгәр һәм яшел  төстәге          флажоклар, кызыл (зәңгәр яки сары) төстәге колпачок

һәм  шундый ук төстәге кечкенә капчык;

кызыл, зәңгәр, яшел, сары төстәге геометрик фигуралар (түгәрәк, шакмак, өчпочмак) – агачтан һәм картоннан;

мольбертлар (2-3) – горизонталь сызык белән  ике

өлешкә бүленгәннәр;

ЛЕГО конструкторы детальләре (кызыл, зәң-

гәр, сары, яшел турыпочмаклар); кызыл (зәңгәр яки сары) төстә  карточка-билет; һәр балага – яссы шалканнар һәм җиләкләр салынган тартма-кәрзин.

Тәрбияче:  Әйдәгез, утырыйк,

                            Бергәләп уйныйк.

                            Игътибар белән тыңлагыз,

                            Игътибар белән карагыз –

                            Әкиятне  башлыйбыз.

                                         

                                           Мин урманга барган идем,

                                           Бер кәрзин тапкан идем.

                                           Ул кәрзиндә  нәрсә бар?

     Балалар: - Гномнарның колпачоклары, аларның капчыклары.

     Тәрбияче: - Безнең дусларыбыз – гномнар төсле колпачоклар һәм капчыклар белән уйнарга бик яраталар. Әйдәгез, без дә  бу уенны уйнарга өйрәник.

     “Колпачокны  киеп куй һәм капчыгыңны тап” уены үткәрелә.

     Тәрбияче балаларны ике төркемгә бүлә, өстәлдә колпачокларны һәм капчыкларны таратып куя.

  Тәрбияче: - Кызыл колпачок кисәң –

                            Кызыл капчык табарсың.

                      Зәңгәр колпачок кисәң –

                      Зәңгәр капчык табарсың.

                Сары колпачок кисәң –

                Сары капчык табарсың.

     - Игътибарлы булыгыз!  Колпачок сайлап алгач, аның төсен истә калдырыгыз. Башыгызга кигәч,  сез  аны күрмәячәксез бит.  К а п ч ы к л а р н ы    к о л п а ч о к л а р- н ы   к и г ә ч   к е н ә  а л ы р г а      я р ы й.

     Балалар  чиратлап өстәл янына киләләр, колпачокларны кияләр  һәм  капчыкларны сайлап алалар.

 Тәрбияче: - Уйнаучылар дөрес сайладылармы икән, карыйк әле.

     Икенче подгруппадагы балалар тикшерәләр: балаларның капчык төсе башларындагы колпачок төсенә туры киләме? Подгруппалар  рольләре белән алышыналар, уен кабатлана.

Тәрбияче: - Капчыклар  бушмы, әллә аларда  нәрсә дә булса бармы?  Андагы әйбер  катымы әллә  йомшакмы?

Балалар: - Капчыктагы әйбер каты.

Тәрбияче: - Капчыктагы әйбернең  нәрсә икәнен тотып карап билгелик.

     Балалар чиратлап   карамыйча тотып карап геометрик фигураларны, аларның санын (бер яки күп) әйтәләр, аннары фигураларны капчыктан алалар. Тәрбияче җавапларның дөреслеген бәяли.

     Өстәлдә төрле геометрик фигуралар ята. Алар арасыннан  үзегезнең капчыкка качкан геометрик фигураларга охшаганнарын табыгыз.

     Балалар  фигураларны табып, мольбертта бүленгән  сызыкның өстенә һәм астына урнаштыралар.

Тәрбияче: - Сезнең фигураларыгыз кайда урнашкан: өстәме әллә  астамы?

    Балалар үз фигураларының кайда урнашканын  аңлаталар. Мәсәлән: “Сары түгәрәк һәм яшел өчпочмак - өстә, кызыл  өчпочмак һәм зәңгәр шакмак – аста”.

      - Бу фигуралардан төрле предметлар төзеп карагыз әле. Нинди фигуралардан өй, чыршы, кояш, кеше  төзеп була?

     Балалар аңлаталар, мольбертта төзеп күрсәтәләр.

 

Динамик пауза:

     Тигез сукмак буйлап, тигез сукмак буйлап

     Атлый безнең аяклар, атлый безнең аяклар (а т л а у)

     Суга да басмыйбыз, чокырга да батмыйбыз! (с и к е р ү)

     Бух, егылдык!   Без кая эләктек?

    Тәрбияче:  Тавышланмагыз!

                           Әкиятне куркытмагыз!

                           Әкият әлегә качкан...

(Теремкәйдән һәм аның тирәли куелган уенчыклар өстеннән яулыкны ала).

                           Нинди матур теремкәй:

                           Зур түгел, кечкенә түгел.

                           Тәрәзәләре ачык,

                           Ишеге дә бикле түгел...

     Җәнлекләр теремкәйне төзегәч, аның тирәли кирпечләрдән койма төзергә уйлаганнар. Әйдәгез, аларга булышыйк. Сезнең һәрберегездә кирпечләр бар. Игътибар белән тыңлагыз: зәңгәр кирпеч өстендә кызыл, зәңгәр астында – сары, яшел кирпеч – сары астында.

     Һәр бала  ЛЕГО  кирпичикларыннан койма төзи.

     Тәрбияче: - Булдырдыгыз!  Һәрберегез үзегезнең кечкенә коймагызны төзедегез. Теремкәй тирәли бер озын койма булсын өчен нишләргә кирәк?

    Балалар: - Безнең коймаларны тоташтырырга кирәк.

    Теремкәй тирәли озын койма ясыйлар.

    Динамик пауза:  “Паровоз”.  Тәрбияче кызыл, зәңгәр, яшел төстәге карточка-билетларны өләшә. Балалар бер-бер артлы басалар,  тәрбияче артыннан бүлмә буенча хәрәкәтләнәләр:

                Паровоз  бара

              Вагоннар  таккан:

  • Чах, чох, чу,чу!

 Еракка алып китәм!

Тәрбияче: - Карагыз әле, без  елга кырыеннан барабыз. Анда балыклар йөзә. Өчпочмаклардан нинди балыклар килеп чыга икән, күрсәтегез әле.

     Балалар  фигураларны  төсләре һәм размеры буенча туры китереп балыклар  ясыйлар.

    - Килеп җиттек. “Төсле алан” тукталышы. Аланда үзегезгә урынны  билетыгыз буенча таба алачаксыз.

     Һәр бала үз билеты төсендәге флажок куелган өстәл артына утыра.

    - Теремкәйдә яшәүчеләр бакчаларында җиләк һәм шалкан уңышы җыйганнар. (тартма-кәрзиннәр өләшә).Нәрсәне күбрәк җыйганнар икән: шалканнымы әллә җиләкнеме?

     Балалар шалканнар һәм җиләкләр санын чагыштыралар (куеп карау алымы белән – приём наложения). Нәтиҗә ясыйлар: шалканнар күбрәк, җиләкләр әзрәк, чөнки бер шалкан калды.

Тәрбияче: - Булдырдыгыз!  Безнең кайтыр вакыт та җитте. Барыбыз бергә тылсымлы сукмактан барырбыз, аннары  һәрберегез үз сукмагын салыр.

     Сукмак сала: бер шакмак, бер түгәрәк,  бер шакмак, бер түгәрәк. Шундый ук эзлеклелектә һәр бала геометрик фигуралардан үз сукмагын сала.

     

   Рефлексия: -   Безнең сәяхәтебез тәмамланды. Әкияткә: “Яңа очрашуларга кадәр!” диеп әйтик.

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.

Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...

I нче кечкенәләр төркемендә “Танып белү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

Беренче бүлек. Безнең  балалар  бакчасы  ( 1.09 – 12.09 )   Атна           Тема   БурычларКулланма...

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү һәм рәсем шөгыленнән"Миләш тәлгәше" темасына конспект

Воспитывать в детях интерес к изобразительной деятельности, любовь к природе -Учить детей рисовать ягоды рябины, используя пальцевую живопись (рисование одним пальцем) -Развивать у детей мелкую мотори...

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....

1 нче кечкенәләр төркемендә танып белү буенча йомгаклау шогеле.

Конспект занятия по познавательному развитию в первой младшей  группе...