Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү һәм рәсем шөгыленнән"Миләш тәлгәше" темасына конспект
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) на тему

Фазлеева Гульшат Анваровна

Воспитывать в детях интерес к изобразительной деятельности, любовь к природе -Учить детей рисовать ягоды рябины, используя пальцевую живопись (рисование одним пальцем) -Развивать у детей мелкую моторику пальцев -Закрепить знания о цвете -Активизировать в речи детей слово: гроздь

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_milesh_telgeshe.docx18.91 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект занятия по образовательной области «Художественное творчество» во второй младшей группе «Веточки рябины»

Программное содержание: - Воспитывать в детях интерес к изобразительной деятельности, любовь к природе -Учить детей рисовать ягоды рябины, используя пальцевую живопись (рисование одним пальцем) -Развивать у детей мелкую моторику пальцев -Закрепить знания о цвете -Активизировать в речи детей слово: гроздь

Предварительная работа: - рассматривание веточки рябины - рассматривание иллюстраций с изображением снегиря - рассматривание картин «Осень»

Ход занятия:  Дети подойдите ко мне и покажите свои глазки, какие они у вас умные и красивые. -Посмотрите внимательно на картину и послушайте стихотворение: Миновало лето, Осень наступила, На полях и рощах Пусто и уныло. Птички улетели, Стали дни короче, Солнышка не видно, Темны, темны ночи. Рәсемдә нинди ел фасылы сурәтләнгән?(көз)

Агачларда яфраклар нинди төстә? (сары, кызыл, яшел)

Ә ни өчен яфраклар җиргә коелганнар? (җил исә һәм яфраклар җргә очып төшәләр)

Балалар, ә кояш ничек яктырта?(болытлар арасында) Дөрес, кояш әз җылыта һәм болытлар артына кача.  Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?(кошлар) Рәсемдә кошлар җылы якларга китәләр. Ә кайбер кошлар безнең якларга кышларга кайталар.

Кызылтүш, ул безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе. Ул безгә кышын килә. Аның түше кызыл төстә, ә башында кара бүреге дә бар. Аны шуның өчен карабүрек дип тә йөртәләр. Ул миләш белән туклана. (кызылтүш миләш агачында)

      Балалар менә без сезнең белән кызылтүш турында да белдек, ә менә бу тактага игътибар итегез әле, монда нәрсә күрәсез?(Агач, кошлар, кызылтүшләр.)

      Әйе балалар бу агач, миләш агачы, аңарга миләш ашарга дип кызылтүшләр кунган, ләкин агачыбызның миләшләре юк бит, коелып беткән! Ә безнең кошларыбызга да тукланыр өчен ризык кирәк, без аларга ярдәм итәрбезме, аларны ашатырбызмы? (Әйе, ашатырбыз.)

       Балалар, әйдәгез әле бераз ял итеп алыйк, аннан соң кошларыбызга ярдәм итәрбез.

Физкультминут «Кошлар».

Кошлар булып очабыз,

Аннан жиргэ кунабыз.

Бераз ял итэбез дэ,

Тагын очып китэбез!


Яхшы балалар, ә хәзер әкрен генә өстәлләр артына барып утырабыз. (утыралар). Балалар, игътибар белән мине тыңлагыз, менә минем кулымда миләш тәлгәшләре. Тәлгәш – ул миләшнең кызыл җимешләре урнашкан урын. Әйдәгез әле бергәләп тәлгәш дигән сүзне кабатлыйк:

-Миләш җимешләре нинди төстә? (Кызыл) –Ә нинди формада? (Тугәрәк) –Нинди зурлыкта? (Кечкенә). Дөрес балалар. Миләш ботагында бик күп кызыл түгәрәк җимешләр бар. Карагыз әле алар бер-берсе белән ничек дус һәм якын үсәләр.

Балалар, карагыз әле безнең өстәлләрдә пумалаларыбыз юк икән? Өстәлдә мамыклы таякчыклар бар. Без бүген рәсемнәребезне таякчыклар ярдәмендә ясаячакбыз. Ә хәзер мин сезгә ясап күрсәтәм, ә аннары сез ясарсыз. (ясап күрсәтә)

- Балалар, әйдәгез кыызылтүшләргә миләш тәлгәшләрен ясыйбыз. Иң беренче таякчыкларны кызыл гуашька манабыз. Карагыз эле балалар минем таякчыгым төслегә әйләнде. Ә хәзер балалар кәгазьдә эз калдырабыз. Күп миләш җимешләре ясыйбыз. Таякчыкта гуашь бетсә тагын өстибез. Ә хәзер сез дә эшкә керешә аласыз.(Талгын көй яңгырый)

Ләйлә, син нәрсә ясыйсың? (миләш).

Альмир син нинди төсле краска белән ясыйсың? (Кызыл)

Рамина, синең миләшләрең нинди? (кызыл, түгәрәк, кечкенә) Балалар, кем миләшләрне ясап бетергән, таякчыкларны савытка куябыз. Балалар, без сезнең белән бүген нәрсә ясадык? (миләш) Миләшләрне кемнәр өчен ясадык? (кызылтүшләр өчен)

Раниль, син рәсемне нәрсә белән ясадың? (таякчык белән)

- Молодцы, балалар! Бик матур миләш тәлгәшләре барлыкка килде. Менә балалар сез бүген кошларга зур ярдәм иттегез. Күрәсезме алар ничек шатланыша. Балалар тыңлагыз әле, кошлар сайраша.(кош сайраган тавыш тыңлау).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Конспект занятия "Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эше".

Максат: Балаларның  камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану,  исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.Бурычлар: -тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихт...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы".

Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру,...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....