Конспект занятия "Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эше".
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Бадретдинова Рамиля Салихяновна

Максат: Балаларның  камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану,  исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.

Бурычлар:

-тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихтирам хисләре тәрбияләү;

-үсрерү:камканың тышкы кыяфәте: кечкенә,кызыл төстә, кара нокталары булуын,башы кара, нечкә аяклары булуы турындагы белемнәрен арттыру;

-өйрәтү:камканың очуы, акрын гына йөрүе, нәрсә белән туклануы, табигатьтәге әһәмияте турында белемнәрен арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatarcha_nsportal.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                     

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эше

Тема:  Камка- бездә кунакта.

Максат: Балаларның  камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану,  исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.

Бурычлар:

-тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихтирам хисләре тәрбияләү;

-үсрерү:камканың тышкы кыяфәте: кечкенә,кызыл төстә, кара нокталары булуын,башы кара, нечкә аяклары булуы турындагы белемнәрен арттыру;

-өйрәтү:камканың очуы, акрын гына йөрүе, нәрсә белән туклануы, табигатьтәге әһәмияте турында белемнәрен арттыру.

Алдан үткәрелгән эш:  Мәйданчыкка чыккач камканы табу һәм күзәтү, Ш.Галиевнең “Камканы коткардым”  шигыре белән танышу.

 Сүзлек: камка, оча, акрын йөри, бөҗәк,  канаты бар.

Балаларны оештыру: ярымтугәрәк булып келәмдә утыралар,  мөстәкыйль эш өчен өстәлләр артына утыру.

Кулланылган материал:  Интерактив такта, камканың табигатьтә үз-үзен тотышы сурәтләнгән презинтация, Камка рәсеме, Ш.Галиевнең шигыре, тере камка, төсле  кәгаздән әзерләнгән ябыштыру өчен материаллар, клей, салфетка, кисточка,  яшел җирлек, кызыл түгәрәк формада тәне, 4-5 кара түгәрәкләр,баш өчен  кара кечкенә түгәрәк  яртысы,  аяклар өчен  нечкә таякчыклар.

Барышы:

Тәрбияче: Балалар мин бүген сезгә бер бөҗәк алып килгән идем.  Карыйбызмы аны?

Балалар:  Карыйбыз. Нәрсә ул?

Тәрбияче:Сез аның белән таныш инде, шулай да ягез келәмгә утырышыгыз . Мин сезгә аның  турында сөйләп үтим. (Балалар келәмгә утырыша.)

Табышмак әйтәм – җавабын таба алырсыз микән?

Канатын ул яшерә, кызыл капка эченә.

Бу коңгызның исемен, әйтеп бир син яшермә. (Камка.)

Балалар: Бу  камка.

Тәрбияче: Минем тартмада камка бар, әнә ул тартма стеналарын ничек  кытырдата. Аңа анда рәхәт микән? Күңелле микән?

Балалар: Юк, анда кысан.

Тәрбияче: Аңа ничек ярдәм итик соң?

Балалар: Аны иреккә җибәрик.

 Тәрбияче: Без аны урамга алып чыгып очырырбыз. Ә аңа кадәр киң пыяла савытка салып торырга тәкъдим итәм.( киң пыяла савытка салу.)

Камканы күзәтеп аның турында сөйләү. Балалар камка кортмы, коңгызмы? Камка нинди төстә ?  Тән төзелеше буенча нәрсә әйтә аласыз?  Башы нинди? (Кечкенә, күзләре, мыегы бар.) Аяклары нинди?  Калын озынмы? Нечкә кечкенәме?( Нечкә,кечкенә). Ул җирдә йөриме, һавада очамы? ( Җирдә дә йөри, оча да ала.) Камка яфракларны ашаучы кечкенә тләләрне ашап файда китерә.

Тәрбияче :  Ял минуты. “Камканы коткардым.”

Без Ш.Галиевнең шигырен яхшы беләбез. Әйдәгез әле уйнап ял итеп алыйк. Шигырь сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясау.

                                     Иделгә төшкән камка

                                     Бер бата да,бер калка-

                                     Иделдә камка бата!

                                     Йөзеп янына бардым

                                     Сөзеп кулыма алдым-

                                     Камканы мин коткардым.

                                     Ярга чыккач кипшенде,

                                     Чистарынды , җилпенде.

                                     Ашыгып китеп бара-

                                     Корткычлар бар бакчада

                                     Инде камка коткара.

Өстәл артына утырышалар.

Тәрбияче: Балалар камка турында  интерактив тактадан мәгълүмат карап үтик .

Без камканы очыртып җибәрсәк бездә истәлек калмаячак икән бит. Әйдәгез әле  үзебез камка ябыштырып карыйк.  Истәлек өчен иң әйбәте шул булыр. Ябыштыру алымнарын аңлату.

-кисәкләрнең формасын карау( гәүдә, баш, аякларын , кара төрткеләрен, күзен);

-кисәкләрне ябыштыру тәртибен;

-клейны кәгазьнең кайсы ягына сөртәбез;

-салфетка куллану тәртибен;

Ябыштыру эшен нәрсәдән башлыйбыз?( балалар җаваплары).

Балаларның мөстәкыйль эше.

Тәрбияче: Балалар килеп чыккан камкаларны күргәзмәгә тезик.  Камкларны карау. Анализлау. Балаларны мактау.

Кулланылган әдәбият:

1.Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру. Казан 2002 ел.

2.Зиннатова Р.М, Гарәева Л.Ә, Зворыкина А.Г. Сурәтләү эшчәнлеге һәм конструкцияләү. Казан. Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты. 2010 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

I нче кечкенәләр төркемендә “Төзү” юнәлеше буенча белем – бирү эшчәнлегенә перспектив план.

№ТЕМАПРОГРАММНЫЕ ЗАДАЧИПРИЕМЫ РАБОТЫ.ОБОРУДОВАНИЕ И МАТЕРИАЛЫ.ЛИТЕРАТУРА                 СЕНТЯБРЬ1БАШЕНКА ИЗ КУБИКА.Разв...

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"

     Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:.  Табигатьтәге  матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...