ТЕРЕ ҺӘM УЕНЧЫК КОШЛАР. Кечкенәләр төркемендә турыдан туры белем бирү эшчәнлеге үрнәге.
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Хасанзянова Файруза Фаргатовна

Танып белү һәм иҗади тәрбия өлкәсендә эш үрнәге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл занятие в младшей группе22.21 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ТЕРЕ ҺӘM УЕНЧЫК КОШЛАРНЫ КАРАУ

Максат: Балаларның тере һәм тере булмаган предметларны аера белү күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар:

1. Тәрбия бурычы: кошлар белән кызыксыну, аларга карата сак караш, кайгыртучан-лык тәрбияләү.

2.Үстерү бурычы: балаларнын игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү , сораларга тулы жавап бирергә өйрәнүне дәвам итү;

3. Белем бирү бурычы: тере һәм уенчык кошларны чагыштыру, уенчык кош - дымка уенчыгы белән таныштыру, уенчык кошның үзенчәлеге, төсләре, дымка бизәге элементлары турында белемнәрен  баету;

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:  аралашу, социальләштерү, музыка, иҗади сәнгать,сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: күрсәтмә, сүзле, диалог, чагыштыру, техник чара куллану,   мактау, тәҗрибә, аппликация.

Жиһазлау: читлектәге тере кош, уенчык кош (дымка уенчыгы), кошка ярма , су салу өчен әсбаплар, мультимедия-проектор, магнитофон, кош рәсемнәре, кошларның тавышы яздырылган диск, кисеп ябыштыру өчен җиһазлар.

Сүзлек өстендә эш:  читлек, кошчык, кошкай, дымка уенчыгы.

Эшчәнлек төзелеше:

I.  Кереш          1.Эмоцианаль халәт тудыру,кереш.

                           2.Сюрприз моменты

II. Төп өлеш     1.        Күзәтү.

                           2.        Тәҗрибә.

                           3.        Уен “Без-кошлар”.

                           4.        Сюрприз моменты- посылка килә.

                           5.        Дымка уенчыгын күзәтү.

                           6.        Слайдлар карау

III.Практик өлеш:1.Апликация ясау.

IV.Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы.

I.Тәрбияче. Балалар,тыңлагыз әле, бу нинди тавыш?( тасмада кошлар сайраган тавыш)

Балалар:(тукран, сандугач, һ.б. индивидуаль җаваплар)

II. 1.Тәрбияче:  Ә менә монда карагыз әле , ни бар икән җәймә астында(т-че каплап куйган читлекне ача) Безгә кунакка бер кош килгән. Кош белән исәнләшик әле. Исәнме, кош!

Балалар:Исәнме! (Күмәк кабатлаулар)

Тәрбияче: Балалар, бүген иртән бүлмәбезгә менә шул кошчык очып кергән иде. Мин аны югалмасын дип менә шундый бәләкәй өйгә утырттым. Ә кайсыгыз белә, бу өй ничек атала ? (Чumлек). Балалар, бу-Чumлек.

 Балалар:  Читлек!(Күмәк һәм индивидуаль кабатлау)

 Тәрбияче: Бүлмәдә кош нәрсә эчендә  генә яши ала?

 Балалар:  Чumлек эчендә. (Күмәк һәм индивидуаль кабатлау)

 Тәрбияче Кош ни эшли?

 Балалар:  (Утыра, сикерә, безгә карап тора, башын боргалый)

 Тәрбияче: Кошка сикерергә берәр кеше булышамы?

 Балалар:  Беркем дә булышмый ул узе сикерә.

2. Тәрбияче: Әйдегез, тикшереп карыйк ,Әмир, менә бу тәлинкәгә ярма бөртеклере сал да, читлек эченә куй .Булдырдың, Әмир! Балалар, кош нишли?

Балалар:   (Ярма бөртекләре чүпли. (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар).   Тәрбияче:  Илсинә, син кош¬ны эчерт, әйдә, су савытына чиста су сал! Балалар, кош нишли?

Балалар:   (Су эчә).

Тәрбияче: Балалар, кош турында кем кайгырта?

Балалар:  (Без үзебез).  

Тәрбияче: Ә сез хәзер үзегез кош турында ничек  кайгырттыгыз?

Балалар:   (Ашаттык,, суын алмаштырдык).

Тәрбияче: Без кошка, яратып-кечерәйтеп, нарсә дип дәшәрбез, уйлап карагыз эле, балалар.

Балалар:  (Кошчык, кошкай). (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар).

   3. Тәрбияче:  Әйе, кошчык, кошкай дип дәшәрбез.

Балалар, әйдәгез, “Чыпчыклар” уенын уйнап алыйк

   4. Ишек шакыйлар, почтальон керә.

Почтальон: Исәнмесез бу кечкенәләр төркемеме? Сезгә посылка бар.

   5.Тәрбияче: Карыйк әле нәрсә икән монда?Безгә тагын бер кош кунакка килгән. (Тәрбияче уенчык кош күрсәтә) . Кош белән исәнләшик әле. Исәнме, кош! Кара-гыз әле, нинди матур кош! Бу кош тереме икән, ничек уйлыйсыз?

(Балаларньщ жаваплары). Кошка ярма бөртекләре сибик әле, Айвар, сыйла әле кошны ярма бөртеклере белән. Кош ярманы чүплиме?

 Балалар:  (Юк).

 Тәрбияче: Су салып карыйк әле, Кил әле, Камилә, булыш әле миңа! Ул эчәме? Кош хәрәкәтләр ясыймы?  

 Тәрбияче:Нинди кош соң бу?

 Балалар:  (Уенчык кош).

 Тәрбияче: Ул тереме соң?

 Балалар:  Юк, тере түгел, уенчык

 Тәрбияче: Дөрес, безнең  читлектәге кош - тере кош, ул жанлы.  Исегезгә төшерегез әле, безнең кош нәрсә эшли?

 Балалар: Сикерә, оча, ашый,һ.б .

 Тәрбияче: Әйе,  тере кош турында кайгыртырга кирәк ,ә  уенчык кош белән нишлиләр соң?

 Балалар:  Кулга алалар, ашатып уйныйлар һ.б.

 Тәрбияче: Балалар, менә бу уенчык дымка уенчыгы дип атала. Кабатлагыз әле.Балалар:  дымка.(Күмәк һәм индивидуаль кабатлау)

 Тәрбияче: Мондый уенчыкларны ясавы җиңел түгел , ул балчыктан ясалган, бик тиз ватыла. Шуңа аның белән бик сак уйнарга кирәк.Карагыз әле бу кош ничек матур итеп бизәлгән.Нинди төсләр күрәсез?

 Балалар:  кызыл, яшел, зәңгәр...  

 Тәрбияче: ә нинди бизәкләр бар?

 Балалар:  түгәрәк, боҗра, сызык..

 Тәрбияче: Әйе балалар, дымка уенчыкларын осталарбик матур итеп, ачык төсләр белән бизәп ясаганнар. Алар бик күп төрле.( Слайд яки рәсемнәр күрсәтү).

Ә сезнең дә шундый матур кош ясыйсыгыз киләме?

Балалар:  Әйе!

Тәрбияче: Менә безнең  шундый кошыбыз бар, тик ул бизәлеп бетмәгән, әйдәгез без аны дымка уенчыгы кебек итеп бизибез.

Балалар ватмандагы кошны аппликация ярдәмендә бизиләр (Күмәк аппликация)

IV. Тәрбияче:Балалар , булдырдыгыз, бик матур булды кошыбыз. Кунакларга да күрсәтегез әле. Молодцы! Искә төшерик әле , безгә бүген нинди кошлар кунакка килгән иде?

 Балалар:  Тере һәм уенчык...

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән тере кошлар турында кайгыртырга, ә уенчыклар белән сак кына уйнарга сүз бирәбезме?

Балалар: Сүз бирәбез!

Тәрбияче: Молодцы, балалар,булдырдыгыз!

Хасанзянова Файруза Фаргатовна, 2 младшая группа


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге "Казан буйлап сәяхәт"

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге“ Казан буйлап  сәяхәт”6-7 яшьлек балалар өчен Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәр...

Турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге “Саесканның дуслары”

Турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге “Саесканның  дуслары” Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты Максат: балаларның бездә к...