Уртанчылар төркемкендә танып белү һәм иҗади сәнгать өлкәсендә интеграцияле турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге “Тылсымлы губка”
план-конспект занятия на тему

тылсымлы губка - исследовательно интегрированная занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tylsymly_gubka_-_kopiya.doc54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Конспект

Уртанчылар төркемкендә танып белү һәм иҗади сәнгать өлкәсендә

интеграцияле турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге “Тылсымлы губка”

                                             Тәрбияче:

                                                                                   Романова Сиринә Зөлфәт кызы

                                                                      74 нче балалар бакчасы.

Түбән Кама

2016 ел

Тема:

“Тылсымлы губка”

Интеграцияләнгән белем бирү өлкәләре:

Танып – белү үсеше, физик үсеш, эстетик- сәнгать үсеше,сөйләм теле үсеше, иҗтимагый-фикерләү үсеше.

Төре:

Интеграцияле оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Балалар җәлеп ителгән эшчәнлек төре:

Танып – блү эшчәнлеге, социаль коммуникатив үсеш, физик үсеш, сөйләм үсеше.

Максат:

Балаларның диалогик сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру, табигатькә, көндәлек тормышта клланыла торган предметларга сакчыл караш тәрбияләү һәм аларның үзенчәлекләрен күрә белергә өйрәтү.

Бурычлар:

Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру.Тәҗрибә үткәреп карау аша, балаалрның мөстәкыйль   фикер   йөртә  белү,   уйлау  сәләтен, игътибарын,      тирә-юньне    күзаллауларын киңәйтү.Гадәти булмаган рәсем ясау ысулы белән таныштыру.Су асты дөньясына кызыксынучанлыкларын арттыру.

Методик алымнар һәм эшне оештыру формалары:

Шигырь уку “Губка”

Дидактик уен “Тылсымлы губкалар”

Гадәти булмаган ысул белән ясау (губка белән)

Аудиоязма тыңлау,бармак уены “Гармун”,”Күбәләк”

Төзү “Өй”,тәҗрибә ясау,Физминутка, әңгәмә,

Әкиятән өзек уку.”Губка Боб” белән әңгәмә.

Сюрпризный момент.Бүләкләр өләшү.

Җиһазлау һәм кулланылган материаллар:

Шкатулка,  балалар санынча губкалар, су белән тазлар, төрле төстә гуашҗ,магнитафон язмасында губкалар тавышы, А2 ватман,карандашлар,  коробкадан ясалган “Губка Боб”

Алдан башкарылган эш

Әкиятләр уку, табышмаклар, шигырьләр, җырлар өйрәнү. Су хайваннары белән танышу. “Әниез өйдә нинди эшләр эшли?” темасына әңгәмә үткәрү.

Яңадан башкарыласы эш

Гадәти булмаган ысул белән рәсемнәр ясау.Губкадан поделкалар ясау.Табышмакларга җавап табу.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар,мин әле генә  буфет янында бер шкатулка  таптым. Анда нәрсә барлыгы сезгә кызыкмы?  

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез мин карыйм, нәрсә анда ята икән? Ә сез җавабын табыгыз.

Кечкенә генә  булсам да,

Мин бар җиргә өлгерәм.

Чиста юам , ялтыратам,

Савыт-сабаларны мин

Кечкенә һәм җиңел генә

Паралоннан ясалган.

Уңган хуҗабикәләргә

Ярдәм кулы мин сузам.

Балалар: Бу табак – савыт юа торган губка.

Чемоданнан аудиоязма тавышы ишетелә (тавыш)

Тәрбияче:. Ишетәезме, нндидер тавыш?.

Аудиоязма: “Монда ятып ардык без, сезнең белән уйныйсыбыз килә”

Тәрбияче: Алабызмы, балалар?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Карагыз әле,  губкалар ничә?

Балалар: Күп

Дидактик уен “Тылсымлы губкалар”

Тәрбияче: Барыбыз да  берәр губка алабыз. Хәзер без сезнең белән сихерчеләргә әйләнәбез. Күзләрне йомабыз, 3 тапкыр әйләнәбез, күзләребезне ачабыз. Губкаларны күкрәккә куябыз. Нәрсә булды бу безнең?

Балалар: Бриллиант, брошь...

Тәрбияче: Бер –берегезгә күрсәтегез. Ә хәзер баш түбәгезгә куегыз. Нәрсәгә  ошаган?

Балалар: Корона, шляпа,...

Тәрбияче: Әйдәгез әкрен генә бер- бер артлы барабыз. Губка баштан төшмәскә  тиеш. Башларны күтәрдек без бит “король”һәм  “королева”. Бик яхшы. Әйдәгез инде хәзер губка белән танышыйк. Нинди төстә сезнең губка?

Балалар: Кызыл, сары, яшел, зәңгәр...

Тәрбияче: Авырлыгы?

Балалар: Җиңел.

Барма уены “Гармун”

Тәрбияче: Әйдәгез, без дә губкадан гармун ясыйбыз. Һәм бергәләп җырлыйбыз.

“Гармун уйныйм мин урамда,

Кем шулай уйный белә,

Ләкин менә туган көннәр

Елга бер генә.”

Тәрбияче: Әйдәгез, губкадан күбәләк ясыйк. Губканың озын ягыннан тотабыз да  бармаклар белән уртасыннан кысабыз. Бик еракка очты безнең күбәләк. (Хәрәкәтләр ясыйбыз) Борынга, иң өстенә, клга, борынга, аякка.....

“Әйт эле күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың, син ничек?”

Тәрбияче: Балалар, губкаларыгызны куегыз әле өстәлгә. Алар нәрсәгә ошаганнар.

Балалар: Кирпичләргә.

Тәрбияче: Кирпичтән нәрсә төзеп була?

Балалар: Өй.

Губкалардан  төзелгән өйнең рәсемен карау.

Тәрбияче: Әйдәгез, барыгыз да килегез.Губкалардан өй төзибез. (балалар өй төзиләр)

Өй ниди булды.

Балалар: Биек, матур, төрле төсле.....

Тәрбияче: Балалар, без губканы җиңел дип әйткән идек. Әйдәгез, тикшереп карыйк. Менә бу тазикларда су.Үзегезнең губкалардан кораблик ясыйк.Су өстенә губкагызны куегыз әле һәм өрегез  “корабларга”.Кораб безнең ерак илләргә йөзеп китә аламы?

Балалар: (Төрле җаваплар)

Тәрбияче: Юк, чөнки безнең кораб батырга мөмкин.Предметларның эчендә һава булса-алар батмыйлар, әгәр предмет эченә су керсә ул һаваны тышка чыгара һәм предмет бата.Әйдәгез, тәҗрибә ясап карыйбыз.

(Тәҗрибә ясау)

Тәрбияче: Ә хәзер кулларыгыз белән әкрен генә губканы су астына төшерегез һәм кулларыгыз белән кысыгыз. Нәрсә күрәсез?

Балалар: Суда күбекләр күренә.

Тәрбияче: Барлыкка килгән күбекләр- губка эченнән чыккан һава.Губканы судан алгач , аның авырлыгы нинди?

Балалар: авыр, чөнки ул суны үзенә сеңдергән.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Әйдәгез ял итеп алабыз.(Физминутка)

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

 Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

 Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып.

Тәҗрибәне дәвам итик.

Балалар, тыңлагыз әле. Менә бу өзек нинди әкияттән икән?

“Яшәгән ди карт белән карчык.Яшәгәннәр ди алар иске бер землянкада. Карт ятҗмә белән балык тоткан, ә карчык  җеп эрләгән....” Балалар, бу кайсы әкияттән?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче : Әйе, А.С.Пушкинның “Алтын балык”әкияте. Безнең губкалар сихерле бит, әйдәгез әле  су асты патшалыгын  ясап карыйбыз.

(Балалар, өстәл артына түгәрәк ясап җыелышалар, өстәлдә  савытларда төрле төсле гуашьлар)

Менә  бу зур ватман бите диңгезгә әвереләчәк.Безнең диңгез нинди  төстә була?

Балалар: Зәңгәр, зәңгәрсу..

Тәрбияче: Менә мин юеш губканың очын зәңгәрсу төскә манып диңгезне ясыйм. Ә сез диңгез патшалыгында ниләр күрәсегеә килә шуларны күмәкләшеп  ясагыз.

  • Айсылу син нәрсә ясыйсың?
  • Алтын балык.
  • Нинди төс белән?
  • Сары.
  • Тимур син нәрсә ясарга телисең?
  • Су үсентеләре.
  • Нинди төсне сайлыйсың?
  • Яшел.
  • Яхшы Айгөл нәрсә ясым ди?
  • Әкияти өй.
  • Молодцы. Кемнәр анда яши?
  • Төрле балыклар.

(Һәр бала үзе теләгән  әйберне ясый, төсләрне туры китереп)

Тәрбияче: Менә балалар без тылсылы губкалар белән нинди матур диңгез патшалыгын ясадык.

(Һәм кинәт ишек артыннан  коробкадан матур итеп ясалган Губка Боб килеп чыга)

Губка Боб тавышы белән аудиоязма тыңланыла.

Губка Боб: Исәнмесез балалар, мине Таныдыгызмы?

Балалар: Губка Боб.

Губка Боб: Мин әле генә су асты патшалыгында булдым.Анда шундый матур.Ниләр генә юк. Алтын балык, матур – матур су үсентеләре, әкияти өй ... Анда бик матур.

Тәрбияче:Губка Боб, аны безнең балалар ясады бит. Менә бу тылсымлы губкалар  һәм матур төсләр белән. Ул балаларның  эшләре. Менә кара.(Рәсемне күрсәтә)

Губка Боб: Нәкь шул бит бу! Әй бик зур рәхмәт сезгз, балалар. Губкаларны шулай кулланыгыз, әле алар әллә ниләр ясый алалар.Мактанып әйтмим. Менә миннән сезгә күчтәнәч.Сау булыгыз.

(Сандык эсеннән балаларга төсле карандашлар таратыла)

Тәрбияче: Сау бул, Губка Боб, тагын кил.

Губа Боб китә.

-Менә балалар, кулыбыздагы губкалар алар нинди тылсымлы икән. Алар табак – савыт кына юмыйлар, матур – матур рәсем дә ясыйлар икән.Шуның белән тәҗрибәле эшчәнлегебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге "Казан буйлап сәяхәт"

Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге“ Казан буйлап  сәяхәт”6-7 яшьлек балалар өчен Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәр...

Турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге “Саесканның дуслары”

Турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге “Саесканның  дуслары” Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты Максат: балаларның бездә к...