Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге "Казан буйлап сәяхәт"
учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему
Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге
“ Казан буйлап сәяхәт”
6-7 яшьлек балалар өчен
Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.
Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирергә, диалогик сөйләмне үстерергә.
Сүзлек эше: башкала, Ватан, ачыргаланып, чуен, дивар.
Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли ризыкларыбызга, киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 22.37 КБ |
Предварительный просмотр:
Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге
“ Казан буйлап сәяхәт”
6-7 яшьлек балалар өчен
Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.
Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап бирергә, диалогик сөйләмне үстерергә.
Сүзлек эше: башкала, Ватан, ачыргаланып, чуен, дивар.
Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли ризыкларыбызга, киемнәребезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.
Алдан эшләнгән эш: туган ил турында шигырьләр уку, слайдлар әзерләү.
Материал һәм җиһазлар: ИКТ куллану, туп.
Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән бүген Татарстаннын башкаласы – Казан шәһәре буйлап сәяхәткә барабыз. Санамыш ярдәмендә шофер билгеләрбез.
Әлчи-бәлчи,
Әни күлмәк үлчи,
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу чык.
(1 слайд) Балалар, безнең шәһәребез бик борыңгы шәһәр. Казан шәһәренең ничек барлыкка килүе, аның ни өчен Казан дип аталуы турында бик күп легендалар сөйлиләр. Шуларның берсен сезгә сөйләп китәм, тыңлагыз!
Казан сүзе аш пешерү савытын аңлата. Борын-борын заманда, моннан 1000 еллар элек, Таңсылу исемле кыз үзенең казанын тотып, су алып килер өчен елга буена төшеп китә. Су тутыргач чуен казан бик авырая һәм кыз бала күтәреп торалмый, казан елгага чума. Таңсылу бик ачыргаланып: “Казан, әй, казан” – дип кычкырып җибәрә. Кызның кычкырганын башка кешеләр дә ишетә. Шуннан соң бу елга Казансу елгасы дип, ә бу елга янында төзелә башлаган шәһәр Казан шәһәре дип атала башлый.
(2 слайд) Ә хәзер Казан Кремле буенча сәяхәтебезне башлап җибәрик. Барыбыз да игътибар белән монда карыйк. (Кремль рәсеме күрсәтелә) Казан Кремле – ул бик борынгы Кремль. Казан Кремленең исеме бөтен дөньяга тарихи һәйкәл дип таралган. Аның диварлары бик калын, озын, бик биек. Казан шәһәре башта шул Кремль эчендә булган. Кремль дивары дошманнардан саклану өчен төзелгән булган. Почмакларында манаралар тора. Элек алар күп – 13кә хәтле булганнар. Мондый манаралар күзәтү манаралары дип атала. Сез ничек уйлыйсыз, балалар, кемнәрне күзәтү өчен кирәк булган бу манаралар. (Балалар җавабы.)
Тәрбияче: Кремльгә 5 керү юлы булган. Төп керү юлы – Спас манарасы. (3 Слайд Спас манарасы рәсеме күрсәтелә) Манарага керер алдыннан тирән чокыр казылган, ә аның аркылы күтәртмә күпер салынган булган. Күтәртмә күпер ни өчен кирәк булган? (4 слайд Күтәртмә күпер рәсеме)
Балалар: Дошманнар кермәсен өчен.
Тәрбияче: Хәзерге Спас манарасы ак таштан төзелгән, аның очында – алтын йолдыз. Аның зур сәгате безгә вакытның һәр сәгатен күрсәтеп, сугып тора. Балалар, ә бу нинди манара? (5 слайд Сөембикә манарасы күрсәтелә)
Балалар: Сөембикә манарасы.
Тәрбияче: Дөрес.
(Бер бала Л. Шагыйрҗанның «Сөембикә манарасы» дигән шигыреннән өзек сөйли)
Кремльнең эчендә
Биек, биек, биеккә
Ашкан бер манара бар,
Исеме – Сөембикә.
Балкып тора алтын ай
Шул манара очында.
Карыйсы килә кереп
Ни бар икән эчендә?
«Сөембикә бик матур, гүзәл һәм акыллы ханбикә була. Ул жиде көн эчендә Казанда иң биек манара төзергә куша. Сөембикә манарасын 7 көн, һәр көнне берәр катын төзеп бетерәләр.”
Тәрбияче: Утырып ардыгыз бугай, хәзер, ял итеп алыйк. (Балалар басалар)
Утырып инде арыдык
Бераз ял итеп алыйк.
Кулларны билгә куеп.
Башларны чайкап карыйк.
Куллар билгә, өскә, янга,
Утырып-торып алыйк.
Кушаяклап сикерик тә
Урыныбызга утырыйк.
(5 слайд Кол Шәриф мәчете рәсеме)
Тәрбияче: Бу нинди корылма?
Балалар: Кол Шәриф мәчете. (Балалар Кол Шәриф мәчете турында белгәннәрен сөйлиләр)
Тәрбияче: Кол Шәриф мәчете Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе. Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Кол Шәриф хөрмәтенә мәчет аның исеме белән аталган. Аның 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге белән бизәлгән. Бина төнлә бик матур яктыртыла.
Ә хәзер, әйдәгез, “Сору-җавап” уены уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә басалар, тәрбияче уртага. Тәрбияче сорау бирә һәм балаларга туп ата, тупны тоткан бала сорауга җавап бирә)
– Без нинди республикада яшибез?
– Республикабызның башкаласы нинди шәһәр?
– Татарстан президенты кем?
– Син яшәгән шәһәрнең исеме ничек?
– Татарстан туграсында нәрсә сүрәтләнгән?
– Ак барсның калканында нәрсә сурәтләнгән?
– Ак барс нигә канатларын күтәргән?
– Ак барсның уң аягы күтәрелгән, ул нәрсәне аңлата?
– Татарстан байрагында ничә төс?
– Кызыл төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Яшел төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Ак төс нәрсә төсе, нәрсәне аңлата?
– Татар халкының милли ризыгы (Чәк-чәк)
– Татар халкының милли бәйрәме (Сабантуй)
– Казанның йөзек кашы булган мәчетнең исеменичек ? (Кол Шәриф мәчете)
– Безнең балалар бакчасының исеме ничек?
– Әтиеңнең исеме ничек? һ.б.
Балалар, шуның белән Казан Кремле буенча сәяхәтебез тәмам. Сезгә бугенге сәяхәтебез ошадымы? Сез бүген нинди яңа сүзләр ишеттегез? Бүген күргәннәрегезне кемгә сөйлиячәксез?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕРЕ ҺӘM УЕНЧЫК КОШЛАР. Кечкенәләр төркемендә турыдан туры белем бирү эшчәнлеге үрнәге.
Танып белү һәм иҗади тәрбия өлкәсендә эш үрнәге....

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап"
Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....

«Уйный –уйный үсәбез» проекты буенча “Мияу кунакка килә” темасы буенча турыдан – туры оештырылган кабатлау эшчәнлеге конспекты.
конспект занятия по обучению детей татарскому языку...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты
Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты ...
Уртанчылар төркемкендә танып белү һәм иҗади сәнгать өлкәсендә интеграцияле турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге “Тылсымлы губка”
тылсымлы губка - исследовательно интегрированная занятия...
Зурлар төркемкендә танып белү һәм иҗади сәнгать өлкәсендә интеграцияле турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге “Кем булырга?”
конспект "Кем булырга?"...
Турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге “Саесканның дуслары”
Турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге “Саесканның дуслары” Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты Максат: балаларның бездә к...