Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы".
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру, 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konkurska.docx19.1 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы.

Максат: Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру, кыскача мәгълүмат бирү, традицияләрне сакларга теләк уяту.

Әсбаплар: сандык, милли киемнәр, төрле йолалар турындагы рәсемнәр.

Шөгыль барышы

 Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Сез буген нинди матурлар һәм бәхетлеләр! Әйдәгез әле, үзебезнең җылыбызны бер-беребезгә бүләк итик. Әйдәгез, кулга кул тотынышыйк һәм бер-беребезгә елмаябыз. (Түгәрәккә басалар)

(Каты итеп ишек шакыйлар)

Тәрбияче: Балалар, ишетәсезме? Кем икән бу?

Ишектән милли киемдә киенгән малай керә.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, безгә кунака бер малай килгән. Исәнме, малай. Исемең ничек?

Малай: Исәнмесез балалар. Минем исемем – Гали. Мин сезнең янга кунака килдем. Сезгә әбиемнең сандыгын алып килдем.

Тәрбияче: Әйдә, Гали, түрдән уз. Күрсәт, безгә сандыкны.

Гали: Балалар, бу гади сандык түгел, ә серле сандык. Әйдәгез, серен бергәләп белик әле.

Балалар: Әйдәгез, белик.

Малай сандыкны өстәлгә куя һәм капкачын ачып җибәрә. Сандыктан иң  беренче чиккән сөлгеләр килеп чыга.

Тәрбияче: Балалар бу нәрсә?

Балалар: Бу – сөлге.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Бу – сөлге. Чигелгән сөлгеләр, сезнең әбиләрегезнең гомер юлдашлары булганнар. Аларны сабантуй бәйрәмендә җиңгән атларның ялларына бәйләгәннәр, өйләрне бизәгәннәр. Безнең әбиләребез элек-электән кич утырып сөлгеләр чиккәннәр.Ул сөлгеләрне алар бирнә итеп сандыкларда саклаганнар, дусларына, туганнарына бүләк иткәннәр. (Рәсемнәр күрсәтелә).

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, тагын ниләр бар икән бу серле сандыкта.

                                    (Түбәтәй алалар.)

Тәрбияче: Бу нәрсә?

Балалар: Түбәтәй.

Тәрбияче: Әйе, бу түбәтәй. Матур итеп чигелгән түбәтәй. Әлеге түбәтәй һәр ир-егетнең башында булган. (Рәсемнәр күрсәтелә) Балалар, түбәтәй белән бер уен бар. Әйдәгез, уйнап алабыз. Уенның исеме дә “Түбәтәй” уены дип атала.

“Түбәтәй” уены уйнала.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Әйдәгез, сандык эчендә ниләр барлыгын карауны дәвам итик.

Сандык эченнән каз канаты чыга.

Тәрбияче: Бу нәрсә икән, балалар.

Балалар: Бу –каз канаты.

Тәрбияче:  Нигә кирәк инде бу каз канаты?

Балалар: Идән себерергә.

Тәрбияче: Сез дөрес әйттегез , балалар. Ләкин каз канатын бүтән өлкәләрдә дә кулланганнар. Каз канатын борынгы заманнарда карандаш яки ручка урынына кулланганнар. Каз канатын карага манып хатлар язганнар. Менә бүген бездә сезнең белән каз канатын карандаш итеп рәсем ясап карарбыз.

Урыннарына утырып рәсем ясыйлар.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Безнең әле каз канаты турында бер җыр бар. Хәзер без каз канатларын тотып, җырлап- биеп алырбыз.

“Каз канаты” җыры җырлана, каз канатлары белән хәрәкәтләр ясала.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Менә без әбинең сандыгын карап бетердек. Күп нәрсәләр белдек. Әйдәгез, Галигә рәхмәт әйтеп, аның белән саубул-лашыйк.

Балалар: Сау бул, Гали.

Тәрбияче: Балалар, бүгенге шөгылебез тәмамланды. Сезгә ошадымы?

Балалар җавабы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Балалар бакчасында өлкәннәр төркеме өчен шөгыль конспекты "Әбиемнең сандыгы".

Әлеге шөгыль балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, балаларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәр...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп - ябыштыру буенча шөгыль конспекты. Тема : Төлке баласына открытка

Максат: Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эштән позитив эмоцияләр уяту....