Балалар бакчасында өлкәннәр төркеме өчен шөгыль конспекты "Әбиемнең сандыгы".
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге шөгыль балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, балаларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_sandygyoffice_word_2.docx18.15 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыБаулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Әбиемнең сандыгы

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

Әбиемнең сандыгы

Максат: Балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, балаларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:әби өчен киемнәр, сандык, бер зур һәм кызлар өчен берничә татар күлмәкләре, малалайлар өчен түбәтәйләр, чигелгән калфак, алъяпкыч, кулъяулык, сөлге, орчык, бераз сарык йоны һәм җегерләнгән җеп, поднос белән чәк-чәк

Дәрес барышы

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, нинди матур сандык. Кемнеке икән ул белмисезме? Нәрсә икән аның эчендә? Сезнең дә беләсегез киләме? Тик кеше әйберсенә сорамыйча кагылырга ярамый шул, әйе бит, балалар. (Әминә әби керә)

Әби. Исәнмесез, балалар, кай арада килеп җиттегез? Мин бая кергәндә әле берегез дә юк иде. Сез килүгә, бергәләп чәй эчәрбез дип чәк-чәк пешерергә генә чыккан идем.

Тәрбияче. Исәнмесез, Әминә әби. Бу әллә сезнең сандыкмы? Менә балалар белән бик кызыксынып шуңа карап тора идек. Бигрәк матур.

Әби. Әйе шул. Үзем дә бик яратам, шуңа саклап та тотам. Бу сандык инде бик борынгы, аны минем әбиемә әтисе ясап биргән булган. Эчендә дә бик матур әйберләр бар, күрсәтимме үзегезгә?

Тәрбияче. Әлбәттә, күрсәтсәгез без сөенә-сөенә карар идек.

Әби. (сандыкны ачып, күлмәк ала) Менә, балалар, карагыз әле, нинди матур, чигүле түшле, бала итәкле күлмәкләр кигәннәр кызлар элек. Бу күлмәк әле әбиемнән үк калган. Шундый матур күлмәкләр, башларына калфаклар киеп татар кызлары кунакка, бәйрәмнәргә барганнар (калфак алып күрсәтә). Ә башка көннәрдә гадирәк, ситца яки киндердән теккән күлмәкләр кигәннәр. Эш эшләгәндә күлмәкләре пычранмасын дип алъяпкычлар бәйләгәннәр (алъяпкыч ала).

 Кызлар-кызлар инде һәрвакыт матур буласылары килгән. Карагыз әле,  алъяпкычны ничек матур итеп чигеп бизәгәннәр. Гомумән, безнең татар кызлары бик уңган, кул эшенә бик оста булганнар. Кич утырып бәйләм бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Сабантуй батырлары өчен менә шундый матур сөлгеләр әзерләгәннәр (сөлге алып күрсәтә), сөйгән ярларына кулъялыклар чигеп бүләк иткәннәр (кулъялык ала). Ә менә бу кулъялык бигрәк тә истәлекле. Аны минем әбием бабама сугышка киткән чакта бүләк иткән булган. Әлеге кулъялык бабам белән бергә күп җирләрне урап кайткан. Әбиемнең истәлеге, туган якның бер өлеше булып бабамның күңелен җылытып торган.

Тәрбияче. Чынлап та, бик кадерле истәлек икән шул.

Бер бала. (Сандыктан орчык ала) Әминә әби, ә бу нәрсә ?

Әби. Орчык бу, балалар, элек аның ярдәмендә җеп җегерләгәннәр. Ягъни сарык йоныннан  җеп ясаганнар. Кая җегерләп күрсәтим әле үзегезгә (Җырлый-җырлый җегерли).

Сарык йоны йомышак, йомышак,

Җегерләү түгел озак шул озак.

Җылы җепләр ясармын, ясармын,

Оекбашлар бәйләрмен, бәйләрмен.

Сезгә бүләк итәрмен, итәрмен.

Әби. И-и-и, кара әле, бүләк итәрмен дигәннән, сандыгымда сезгә дигән бүләкләрем дә бар иде бит. Малайларга чигүле түбәтәйләрем (түбәтәйләр алып малайларга кигерә). Я әле, я әле, киеп карагыз. Борынгы бабайларыгыз нәкъ шундый чигүле түбәтәйләр киеп йөргәннәр бит.

Кызларга да бүләгем бар. Чын татар күлмәкләре (тәрбияче белән кызларга күлмәкләр алып кигерәләр). Кара инде нинди матур булдыгыз.

Балалар. Рәхмәт, Әминә әби.

Әби. Мондый матур киемнәр кигәч, бәлки берәр бию дә биеп күрсәтерсез.

Тәрбияче. Әлбәттә, Әминә әби. Без балалар белән бик күп татар халык уеннарын өйрәндек, бии дә беләбез. Әйдәгез, балалар, башта бергәләп “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алыйк әле.

(Балалар башта “Чума үрдәк чума каз уенын уйныйлар, аннары татар халык биюен башкаралар).

 Әби. Рәхмәт яусын, булдырдыгыз. Күңелемне күрдегез. Минем бит сезгә күчтәнәчкә дип пешергән чәк-чәкләрем бар иде. Я әле, авыз итеп карагыз, тәмле булдымы икән (балаларга тарата).

Тәрбияче. Рәхмәт, Әминә әби, күчтәнәчләрең, бүләкләрең, кызыклы сөйләвең өчен. Синең белән безгә бик күңелле булды. Шулай килгәләп йөр, ярыймы.

Әби. Әлбәттә, килермен. Миңа да сезнең янда бик рәхәт булды, балалар. Хәзергә китим инде, эшлисе эшләрем дә күп иде әле. Сау булыгыз.

Тәрбияче һәм балалар. Сау булыгыз, Әминә әби. Тагын килегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында өлкәннәр төркеме өчен шөгыль конспекты "Табышмаклар илендә".

Әлеге шөгыль балаларның туган якларының табигате, андагы җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турындагы белемнәрен ныгыту. Табышмакларны игътибар белән тыңлап, дөрес җавап бирергә өйрәтү максатында үткәрелде...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы".

Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру,...