Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл seminar2.docx16.81 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Кызылъяр авыл балалар бакчасы”

Ачык дәрес: “Төсләр иленә сәяхәт”

Автор: тәрбияче Нурутдинова Г.Р.

        

        Уен дәрес: “Төсләр иленә сәяхәт”

Максат: Балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

Кирәкле материаллар: куян, сары, кызыл, зәңгәр, яшел гномнар өчен киемнәр; сары, кызыл, зәңгәр, яшел төстәге тартмалар, кояш ясау өчен түгәрәк, төрле төстәге кер эләктергечләре, геометрик фигуралар, алмагач, төрле төстәге алмалар, таҗлары алына торган зәңгәр чәчәчк; интерактив такта өчен рәсемнәр: сары, кызыл, яшел, зәңгәр йорт, шул төстәге төрле предметлар.

Дәрес барышы.

Балалар, бүген мин сезне Төсләр иленә сәяхәткә чакырырга телим.

Белмим, кайсы заманда

Әкияти урманда

Әнисе белән бергә

Куян кызы яшәгән.

Куянкайның әнисенә

Бүләк ясыйсы килгән.

Рәсем ясап, төрле төскә

Аны буярга дигән.

Тик урманда кибетләр юк

Буяу каян алырга?

Безнең янга килгән куян

Сездән ярдәм сорарга.

Аның белән бергәләп

Төсләр иленә барыйк,

Матур бүләк ясар өчен

Төрле буяулар алыйк.

Барабызмы, Куянкайга ярдәм итәбезме?

Йөгереп барган куян,

Сикереп алган куян.

Куянкай арып беткән

Төсләр иленә җиткән.

Карый, тора сары йорт

Ишеген карый шакып.

Сары гном анда яши.

Әнә, безгә кул селки.

Сары тартма кулында

Нәрсә бар икән анда?

  • Сары гномыбыз кояшлы көннәрне бик ярата икән. Тик кояшны болытлар каплаган аның нурлары калмаган. Кояшның нурларын җыярга кирәк. Әйдәгез, төрле кер эләктергечләре арасыннан сарыларын гына табып, кояшның нурларын җыеп алыйк әле.
  • Рәхмәт яусын, булдырдыгыз. Гномның өе янында хәзер һәрвакыт кояш көлеп торыр. Ә ул рәхмәт йөзеннән безгә сары буяу бирә.

Сары - нәни чебиләр,

Сары - болында гөлләр,

Сары көзен яфраклар,

Сап-сары була кырлар.

Сары кояш, сары ай.

Сары – яктылыкка бай.

  • Менә безнең хәзер сары буявыбыз булды.

Куян тагын юл тота

Яшел йортка ул җитә.

Яшел ишек ачыла

Аннан яшел гном чыга.

Яшел тартма кулында

Нәрсә бар икән анда?

  • Ә бу тартмада бик күп төрле геометрик фигуралар. Шулар арасыннан кирәклеләрен генә сайлап алып чыршы агачлары ясарга кирәк. Нинди төстәге, нинди геометрик фигуралар кирәк булыр икән безгә? Әлбәттә, яшел өчпочмаклар. (Өчпочмакларны берсе өстенә берсен куеп чыршы ясау)
  • Менә тиз арада чыршыны ясадык. Яшел гномны сөендердек.

Яшел кырлар, урманнар

Яшел хәтфә үләннәр.

Яшел төс бар байракта

Яшел матур бигрәк тә.

Тынычлык төсе – яшел.

Бутый күрмә, яхшы бел.

  • Яшел буяуны алыйк, алга таба юл алыйк.

Куян юл буйлап китә,

Ул кызыл өйгә җитә.

Кызыл өйнең каршында

Кызыл гномнар безне көтә.

Кызыл тартма кулларында

Нәрсә бар икән анда?

  • Ә кызыл тартмада бер әйбер дә юк, буш кәрзин генә. Кызыл гномыбыз бик тә кызыл алмалар ярата икән. Әйдәгез, менә бу агачтан гном өчен кызыл алмаларны гына сайлап җыеп алыйк әле.
  • Булдырдыгыз, бердә ялгышмадыгыз. Гном да сезгә зур рәхмәт әйтә һәм кызыл буяу бирә.

Кызыл була чәчәкләр,

Кызыл тәмле җиләкләр,

Томатлар һәм алмалар

Кызыл төстә булалар.

Бик тәмле ул – кызыл төс.

Син сайла аны дөрес.

Тагын алга барабыз,

Зәңгәр йортны табабыз.

Зәңгәр гном яши анда

Чыга безнең каршыга.

Зәңгәр тартма кулында

Нәрсә бар икән анда?

  • Безнең Зәңгәр гном зәңгәр чәчәкләр ярта. Тик, көчле җил исеп чәчәкләрнең таҗларын туздырган, башка чәчәкләрнең таҗлары белән бутап бетергән. Әйдәгез, төрле чәчәк таҗлары арасыннан зәңгәрләрен генә сайлап чәчәкләрне җыеп алыйк.

Менә нинди матур килеп чыкты. Гномыбыз бик сөенде, сезгә зәңгәр буяу бирде.

Зәңгәр безнең күк йөзе.

Зәңгәр диңгез, елгалар

Болыннарда тирбәлә

 Зәп-зәңгәр кыңгыраулар.

Сафлык төсе – зәңгәр төс,

Син сайла аны дөрес.

  • Менә инде сезнең ярдәмегез белән куянкаебызның рәсем ясар өчен төп төсләре булды. Әйдәгез кабатлыйк әле, нинди төстәге буяулары бар аның?

Сары, кызыл,яшел, сары

Нинди матур буяулар.

Куянкайга барысы да

Кирәк булырлар алар.

Төрле төстәге рәсем

Әнисен сөендерер.

Куяныбыз ярдәм өчен

Сезгә зур рәхмәт әйтер.

Карагыз әле нинди матур рәсем ясаган ул әнисенә бүләккә. Хәзер куянкай әнисе янына йөгерер, бүләге белән аны сөендерер. Ә без аның белән саубуллашыйк .

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Алтын балыкка ярдәм"

Әлеге шөгыль балаларда табигатькә карата сакчыл караш булдыру, сулыкларны чиста тоту теләге уяту, мәрхәммәтлелек, ярдәмчелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, түгәрәк уенда катнашырга өйрәтүне дәвам итү макс...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....