Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"
методическая разработка по развитию речи (младшая группа)

Галимова Лилия Вагизовна

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә. Экологик тәрбиягә, ярдәмчеллек кебек сыйфатларны булдыруга юнәлтелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uramda_yaz_ikenche_kechkenlr_torkeme.docx20.82 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Туган телдә сөйләшәбез.  Тема: “Урамда яз”.

1) балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела), язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта – көннәр җылына –кар эри һ.б.) ачыклау барышында сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру;

2) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, күзаллавын үстерү;

3) язгы күренешләр белән кызыксынуларын үстерү, табигатьтә барган үзгәрешләрне күрергә өйрәтү,  шатлык хисләре уяту.

Материал: Туган телдә сөйләшәбез. Методик кулланма / Хәзрәтова Ф.В., Шәрәфетдинова З.Г., Хәбибулина И.Җ. – Казан: Фолиант, 2013

Җиһазлар: язгы күренешләр төшерелгән рәсем, кояш рәсеме, «Язгы тамчы» җырының аудио язмасы (М. Шәмсетдиновакөе, Х. Хәкимуллина сүзләре).

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар. Исәнмесез. Балалар, әйдәгез,  минем янга килеп, түгәрәккә басыгыз әле

1,2,3

Җыелышып балалар,

Түгәрәккә басалар

Син -минем дустым,

Мин- синең дустың.

Куллардан ныклап тотабыз,

Елмаешып басабыз.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Бүген безгә кунакка Ләйсән исемле курчак килгән. Сезнең өчен уеннар, сораулар әзерләгән. Исәнләшәбезме Ләйсән белән?

-Исәнме, Ләйсән. Хәерле көн.

-Хәерле көн, балалар.Кәефләрегез яхшымы?

-Минем дә кәефем яхшы, чөнки мин бу ел фасылын бик яратам. Сез дә яртасызмы соң?  Хәзер елның кайсы вакыты? (Яз). Язны барлык кешеләр дә көтә. Яз җиткәнен без ничек беләбез? (Балаларның җаваплары). Дөрес, балалар. Яз җиткәч, табигатьтә күп кенә үзгәрешләр була. Яз көне нинди үзгәрешләр була? (Кояш ныграк җылыта, кар эри). Балалар, кояш нишли? (Кояш җылыта). Кояш ныграк җылыткач, кар эри. Яз көне кар нишли? (Кар эри). Дөрес, кояш ныграк җылыта, кар эри һәм сулар ага. (Күмәк, индивидуаль кабатлаулар). Аккан суны  икенче төрле гөрләвекләр диләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: гөрләвекләр.

Балалар, кар да бик акрын эри, кояш та ни өчендер елмаерга теләми, әйдәгез, кояшны чакырабыз.

Балалар:

— Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка — казанда,

Тәти кашык — базарда.

 Тәти кашык мең  алтын,

Кирәкми безгә салкын!

Тәрбияче: Менә кояш та чыкты. Кояш нинди ул?

Балалар:Сары, нурлы, җылы, язгы, серле, якты, матур, түгәрәк..

Тәрбияче: Кояш нурларын сипте һәм тамчылар тама башлады. Әйдәгез, Ләйсәнгә язгы  тамчы турында җыр тыңлатабыз, ә үзебез биеп алабыз.

Аудиоязмада җыр яңгырый. Балалар, җыр сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

Тып, тып, тып, ты-пы-тып, (бармак белән уч төбенә тидереп алалар

Тып, тып, тып.

Тамчы тама талларга,

Талларымның бөреләре (“фонарь” ясыйлар)

Куаныша шуңарга, куаныша шуларга.

Тып, тып, тып, ты-пы-тып,

Тып, тып.

Яз тама тамчы булып.

Кояш нурлары биешә,

Шул тамчыларга кунып,

Шул тамчыларга кунып.

– Булдырдыгыз, балалар! Бик матур биедегез.

Ә хәзер минем янга килегез әле, Ләйсән сезгә рәсемнәр әзерләп куйган, тик бер рәсем артык икән.

Ни өчен артык дип уйлыйсыз. ( бер рәсемдә көз күренеше, калганнарында яз).

Балалар: алмалар көз көне өлгерә, калган рәсемнәрдә яз күренешләре.

-Булдырдыгыз, балалар. Ләйсән бик шатланды. Сезгә рәхмәт әйтә.

Яз турында Ләйсәнгә нәрсәләр сөйләдек инде без?

(Яз көне кар эри, кояш җирне җылыта,тамчылар тама,  гөрләвекләр ага. Аюлар, керпеләр йокысыннан уяна. Куян үзенең тунын алыштыра. Рәхмәт, сезгә балалар. Ләйсән сезгә язның беренче чәчәкләрен алып килгән. Ул сезне бүген матур җаваплар биргәнегез һәм тәртипле булганыгыз өчен бик яратты.

Балалар, бу умырзая чәчәкләре, аларны өзәргә ярамый. Әйдәгез, Ләйсәнгә булышабызмы?

Ул чәчәкләрне утыртып куйыйк.

(Алдан әзерләп килгән картинага чәчәкләрне беркетү)

Бик матур картина булды, балалар.

Йомгаклау. Без кайсы ел фасылы турында сөйләштек? Без сезнең белән яхшылык эшли алдыкмы?

Әйе. Умырзая чәчәкләрен коткардык.

Балалар, яз көне бар кешенең кәефе үзгәрә. Һәркем яз килүгә шатлана. Сезнең күңелегездә дә гел яз, шатлык кына булсын! Бергәләп, күңеллеяшик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендә ял вакыты

Тема:Кышкы прогулка.Максат:хәрәкәтләнү активлыгын камилләштерү, төркем белән тәрбияче кушкан якка барабелү күнекмәләрен ныгыту; шигырьләр, табышмаклар, җырлар аша  табигатьнең матурлыгын кү...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Беренче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.

Максат. Сөйләм телен үстерү, төсләрне, геометрик фигураларны кабатлау, әвәләү күнекмәләрен, вак моториканы ныгыту, ярдәмчеллек, игътибарлылык  тәрбияләү....

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Конспект занятия "Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эше".

Максат: Балаларның  камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану,  исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.Бурычлар: -тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихт...

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"

     Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:.  Табигатьтәге  матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...