«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.
план-конспект занятия по математике (младшая группа) на тему

Сабирова Венера Хатиповна

Максат:

1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.

2) Уйлау-фикерләү сәләтләрен; игътибарлыкларын үстерү; сөйләм телләрен баету.

3) Гади математик күзаллау формалаштыру, кызыксыну уяту.

Күрсәтмә материаллар: интерактивный доска да эшләү, зур уенчык куян.

Методик алымнар: үстерелешле әңгәмә, физкультминутка (җырлы- биюле уеннар)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyankay_tugan_kone_achyk_dres_2015.odt9.51 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

 67 нче төрдәге балалар бакчасы”(филиал)

  1. «Куянкайның, туган көне»

Ачык ишекләр көненә әзерләнгән

икенче кечкенәләр төркемендә гади математик

күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Тәрбияче: Сабирова Венера Хатип кызы

2015г.

Максат:

1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.

2) Уйлау-фикерләү сәләтләрен; игътибарлыкларын үстерү; сөйләм телләрен баету.

3) Гади математик күзаллау формалаштыру, кызыксыну уяту.

Күрсәтмә материаллар: интерактивный доска да эшләү,  зур уенчык куян.

Методик алымнар: үстерелешле әңгәмә, физкультминутка (җырлы- биюле уеннар)

Эшчәнлек барышы:

  • Балалар! Бүген безгә кунакка Куянкай килгән. Аның бүген туган көне икән. Ә мин аңа күчтәнәч әзерләп куйган идем. (Тәрбияче интерактивный доска дан күрсәтә куян, кишер, кәрзин саннар сүрәтләрен.)

– Бу нәрсәләр? (Тәрбияче слайд  күрсәтә, кишерләр)

– Алар күпме? (Күп)

  • Ә бу нинди сан? (Тәрбияче слайд  күрсәтә ике, өч, дүрт һәм биш)
  • Дөрес! Әйдәле, Наиля безнең Куянкайга ике кишерне бирик. ( Тәрбияче һәр баланы интерактивный доска янына чакырп сан буенча тиешле кишер саны куярга булыша.)

– Куянкайга дигән күчтәнәчне карап чыктык. Ә хәзер бергә-бергә дус булып , кулга-кул тотышып Куянкайның үзе янына барыйк.

– Менә Куянкайның янына килеп тә җиттек. (Урындыкта уенчык Куянкай утыра)

Физ.минутка.

Басып бергә түгәрәккә
Ясыйк бергә физзарядка.
Кулны куйдык үкчәгә
Тезләргә һәм җилкәгә
Ян-якка,билгә,өскә
Малайлар: Ха-ха-за!
Кызлар: Хи-хи-хи!
Без бердән, без көчле
Күрегез безнең көчне
Тыпырдыйбыз,чәбәклибез
Елмаебыз да,көләбез дә.

(Балалар урыннарына утырышалар).

– Әйдәгез балалар, хәзер без  урыннарыбызга утырыйк.

– Балалар, карагыз әле , Куянкайның туган көненә Аюлар да килгән бит.

(Интерактивный доска да өч аю сүрәтләре чыга: берсе зур, икенчесе кечерәк, өченчесе бик кечкенә).

– Бу аюлар кайсы әкияттән килгәннәр икән ? (“Өч аю” әкиятеннән)

– Әйе шул, дөрес әйтәсез. Әйдәгез, аюларны санап карыйк әле. (Бергә саныйлар.) Ә хәзер чагыштырыйк (Балалар бик зур аюны, аннан кечерәген һәм бик кечкенәне күрсәтәләр).

– Аюлар ничәү? (Өчәү яки күп дип җавап бирәләр.)

– Ә Куянкай ничәү? (Берәү генә).

Тәрбияче: - Балалар, Аюлар Куянкайның туган көненә ниндидер “серле капчык” та алып килгәннәр бит әле. Әйдәгез, карыйк әле, ниләр бар икән анда.

Серле капчык” уены уйнала.

(“Серле капчыкта” геометрик фигуралар. Балалар берәмләп геометрик фигураларны алалар һәм исемен, төсен әйтәләр).

Тәрбияче: - Балалар, карагыз әле, Куянкай безгә дә күчтәнәч алып килгән. (Тәрбияче балаларга куяннан конфетлар өләшә.) Безнең Куянкайга өйнә кайтырга кирәк, әйдәгез салбулашыйк аның белән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"

     Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:.  Табигатьтәге  матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...

Икенче кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру буенча ачык шөгыль конспекты “Клоун өчен шарлар”

Балаларның төрле зурлыктагы һәм төстәге түгәрәкләрне ябыштыру күнекмәләрен ныгыту. Уртак эшчәнлектән позитив эмоцияләр уяту...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....