мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematikadan_achyk_eshchnlek_konspekty.docx17.15 КБ

Предварительный просмотр:

Иң гади математик күзаллау буенча мәктәпкә хәзерлек төркемчегендә эшчәнлек.

Тема:  Тәртип саннары.

Максат:1) Санау күнекмәләрен ныгыту.

2)Тәртип саннары белән таныштыру.

3)Үткән материалны кабатлау.

4)Кул моторикасын үстерү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, саннар, шалкан әкияте геройлары рәсемнәре, картоннан киселгән шалкан эскизы, сары һәм яшел төсле кәгазьләрне ерткалаган кисәкләр, клей, салфеткалар, яшелчәләр сурәтләнгән карточкалар.

Алдан эшләнгән эш: “Шалкан”әкиятен уку, сары һәм яшел төсле кәгазьләрне ерткалау.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез минем янга килегез әле. Бүген сезнең балалар бакчасында ни белән шөгылләнүегезне карарга әниләрегез килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

-Исәнмесез, хәерле көн. ( кул болгыйлар).

-Менә балалар, әниләргә хәерле көн теләгәч, барыбызның да күңелләре күтәрелеп китте.

1)Шул күтәренке кәефләрне югалтмыйча урыннарга утырыйк та проектор экранына карыйк әле һәм дөрес итеп санауны искә төшерик.(Слайд1)(алга һәм артка санау күнекмәләре)

2)Ә хәзер саннарның күршеләрен әйтегез әле миңа.(4,7.8 һ.б.)

3)Балалар, әйдәгез, алда өйрәнгән зурлык-кечкенәлек билгеләрен кабатлап алыйк әле.(слайд 2)

4)Балалар, арыгансыздыр, әйдәгез, физминутка ясап алабыз. Физминутканы безгә ниндидер әкияттән килгән тычкан ясатыр. Физминутка ясаган арада бу тычканның кайсы әкияттән икәнен дә уйлагыз, яме.(Проекторда "Веселая мышка” физминуткасы).

5)Нинди әкияттән төште икән бу тычкан, балалар, әйтегез әле.Ул әкияттә бабай нәрсәдер утырта, ул нәрсәдер бик зур булып үсә....(балалар “Шалкан” әкиятен бегәнчегә кадәр сөйлисе).

-Әйе, бик дөрес балалар, бу “Шалкан” әкияте. Әйдәгез, миңа үзегез сөйләп бетерегез әле әкиятне. (Балалар сөйли, тәрбияче геройларны тактаның төрле урыннарына ябыштыра бара). Балалар мин геройларны үз тәртибе буенча тездемме?

Балалар:юк!

-Әйдәгез, миңа ярдәм итегез әле дөресләп тезәргә.Беренче нәрсә була?...( Балалар геройларны тәртибе буенча тезәләр).

-Бабай ничәнче? Кыз ничәнче?...

-Балалар беренче, икенче, өченче...саннары тәртип саны була икән. Ничәнче?соравына җавап бирүче саннар тәртип саны була. Тәртип саннары безгә тормышта бик кирәк. Без аларны сөйләшкәндә гел кулланабыз. Мәсәлән, авылда өйләр дә тәртип буенча урнашкан. Һәр өйнең номеры була. Хат җибәрәсе булса да, кешеләрнең кайда яшәгәннәрен белү өчен дә өйнең номерын белергә кирәк. Әле өй номерын гына түгел , ә нәрсәсен белергә кирәк?

-Адресын.

-Дөрес, адресын.Ә тагын ни өчен белергә кирәк адресны?

Балалар җаваплары.

- Ә сез үзегез беләсезме соң адресыгызны? (һәр бала адресын әйтеп күрсәтә).

-Балалар, менә сез адресыгызны әйткәндә тәртип саны кулландыгызмы?

-Әйе.

-Ниндиләр ул?

-Җиденче, беренче, бишенче.

-Бик дөрес , тәртип саны турында аңлагансыз. Ә хәзер  ял итеп алабыз. (Физминутка)

-Без сезнең белән бүген нинди әкиятне искә төшердек әле?

-Шалкан.

-Дөрес .Әйдәгез әле шалканны үзебез дә ясап карыйк. Без инде моңа әзерләнә башлаган идек.Төсле кәгазләрне ертып куйдык, әзерләп.Инде безнең аны шушы шаблоннарга ябыштырасы гына калды.Әйдәгез эшкә керешик.

Эшләү процессы.

-Балалар, кем беренчеясапбетерде? Кем икенче? Кем өченче? Бернече, икенче, өченче нәрсәләр ул балалар?

-Тәртип саннары.

-Бик яхшы, бүгенге эшчәнлек ошадымы сезгә балалар? Кемгә нәрсәләр ошады?

Балалар җаваплары.

Эшчәнлек тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

«Кар патшабикәсендә кунакта» (зурлар төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру эшчәнлегенең конспекты).

Максат:  балаларның логик фикерләү сәләтен, интеллектуаль активлыкларын   үстерү.Yстерү бурычы:  балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын  үстерү.Тәрбия бурычы:...

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .

Зурлар төркемендә балаларга "Р"авазын өйрәтү буенча шөгыль конспекты .Эшне башкарды : Сарман №3 "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Лилия Ф....

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...