Хайретдинова Рамзия Нурзадовна

Сайт воспитателя

Пришла в детский сад, Улыбнись на пороге. Все то, что ты детям отдаешь, К тебе возвратится в итоге!

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: инновация

Увлечения: чтение художественной литературы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Балтасинский район, с.Атня

Место работы: МБОУ "Атнинская начальная школа-детский сад"

Звание, ученая степень: соответствует занимаемой должности

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/khayretdinova-ramziya-nurzadovna
Воспитание - есть усвоение хороших привычек
Платон

 

Тәрбияче.  Бер караганда гап-гади һөнәр иясе кебек. Ләкин тәрбияче булу, минемчә, һәркемнең дә көченнән килми. Башка һөнәр ияләре булу өчентырышлык, үҗәтлек сыйфатларына ия булу да җитә. Чөнки бик тырышсаң, чит телләр өйрәнеп, тәрҗемәче булырга да мөмкин, бухгалтер булырга да хисаплауны яхшы белерү һәм төгәллек тә җитә, шулай ук юрист булыр өчен дә кирәкле фәннәрне тырышып үзләштерергә генә кирәк. Ә тәрбияче булырга ниндидер фәннәрне  яхшы үзләштерү генә  җитми сыман. Тәрбиячелек сыйфатлары кешенең күңелендә булырга тиеш. Дөрес, үз өебездә, үз балаларыбызга без барыбыз да тәрбияче. Ләкин бер төркем чит балаларның күңелен яулар өчен, аларны үзеңә каратып, иң якын кешеләреннән берсенә әйләнер өчен олы йөрәкле, киң күңелле, тумыштан тәрбияче булырга кирәктер дип саныйм. Чөнки танышларым арасында нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайлап, укып чыгып та бер ай да эшләмәүчеләр дә, бөтенләй икенче юнәлештәге һөнәр сайлап та, тәрбияче һөнәренә әйләнеп кайтучылар да бар. Берсен дә гаепләп булмый. Һәркем күңеленә якын һөнәр сайларга хокуклы. Һәм тагын шунысы бар: тәрбияче булып эшләгән кеше башка һөнәр иясе булып китә алса да, йөрәге белән башка һөнәр иясе булып туган кеше тәрбияче була алмый.

О себе

Работаю воспитателем с 2010ого года. Очень люблю свою прфессию. Стараюсь использовать в своей работе новые идеи.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

книги татарских писателей и поэтов

Мой взгляд на мир

    Балалар күңеле ак һәм саф, пыяладай тиз уалучан. Аларның күңеленә нинди орлык саласың, шундый үсемлек шытып чыгачак. Шуңа күрә тәрбияче һөнәрен сайлагансың икән , син үзеңнең балалар күңеленә файдалы, кирәкле орлык сала алачагыңа ышанырга тиеш! Бу әлеге һөнәр ияләренә иң кирәкле сыйфат, ә калганына өйрәнергә була. Мин моны үземнән чыгып әйтә алам. Укытучы һөнәрен сайлап та, тәрбияче булып эшләргә туры килгәч, мин югалып калдым. Ул нәниләр белән, чит кеше балалары белән нишләрмен? Мине шушы сорау борчыды. Ләкин иң беренче көн эшкә килгәч, тирә-ягымда шат күңелле, берсеннән-берсе ягымлы, самими нәниләрне күргәч, мин аларның үземә бик якын икәнлеген, алар янында үземне бик гади, кирәкле итеп тойганымны аңладым, йөрәгем белән тәрбияче икәнлегемне сиздем. Шушы тойгы мине тәрбияче итте. Ә калган эш тәртипләренә мине коллегаларым һәм җитәкчем өйрәтте. Моның өчен аларга чиксез рәхмәтле!

Мои достижения

    Мин дә методик тема сайлаганда күп уйландым һәм эзләндем. Бүгенге көндә җитәкчеләребез балалар бакчаларына зур игътибар биреп, дәүләт телләрен өйрәтү буенча яңа программалар керттеләр, шул программаларны тормышка ашыру өчен балалар бакчаларын бик күп әсбаплар белән җиһазландырдылар. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү, татар телле балаларга рус телен өйрәтү, туган телләрне камилләштерү бик җиңеләйде. Тәрбиячегә ярдәмлек итеп һәртөрле методик әсбаплар бирелде. Хәтта уеннар эзләп тә интегергә кирәкми, әзер китаплар бар. Бар әйбер кул астында, хәтта  кирәкле вакытта интернетка керү мөмкинлекләре дә булдырылган. Һәр тәрбияче моңа чиксез рәхмәтле.  Мондый шартларда тәрбиячегә  эзләнү, үз өстендә эшләү таләп итә торган тема сайларга да мөмкин дип саныйм. Шуннан чыгып һәм төркемдә татар балалары гына булуны исәпкә алып, мин “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә татар халык авыз иҗатын куллану” дигән тема сайладым. Максатым: балаларга татар халык авыз иҗатын өйрәтеп , татар халкының гореф-гадәтләре белән якыннанрак таныштыру һәм фольклорны  тәрбия чарасы буларак куллану.

Әлеге максатымны тормышка ашыру өчен үзалдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

-балаларны татар халык авыз иҗатын, аларның үзенчәлекләре белән таныштыру

-балаларның коммуникативлык сәләтен, иҗади активлыгын, сөйләм культурасын үстерү, коллективта үз-үзеңне тотарга өйрәтү.

-укыту-тәрбия процессында халык авыз иҗатын кулланып, балаларда әдәп-әхлак нормаларын үстерү.

     Әлеге тема бик кызыклы һәм әһәмиятле булып чыкты. Группада татар балалары гына булганлыктан, максатка ирешү өчен бурычларны тормышка

ашыру артык авырлык тудырмады. Чөнки балалар әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрне бик яратып, теләп кабул итә һәм өйрәнә. Алар моның каннарына сеңгәнлеген һәм кирәклеген сизенәләр.

    Татарлар элек-электән бик җор телле, сүзгә кесәгә керми торган, уй-фикерләрен бик оста итеп белдерергә сәләтле халык булып саналган. Фольклорда киң таралган жанрлар - мифологик хикәят, әкият, дастан, риваять, легенда, мәзәк, мәкаль - әйтем, табышмак, җыр, такмак, мөнәҗәт,бәет жанрлары. Әлеге әсәрләрнең балаларга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килгәннәрен сайлап, туплап, белем һәм тәрбия бирүдә куллану балаларга үз милләтенең гореф-гадәтләрен өйрәтүне, милләтенә карата горурлык хисе уятуны җиңеләйтә.

     Балалар бакчасы тормышында, гомумән алганда, халык авыз иҗаты бик киң кулланыла. Сынамышлар, әйтемнәр,санамышлар, табышмаклар, әкиятләр, җырлар белән балаларны һәрдаим таныштырып торабыз, мәгънәләрен аңлатабыз, ятлыйбыз һәм өйрәнәбез. Шөгыльләр, әңгәмәләр, уеннар вакытында, режим моментларында аларны кулланып, балаларның сүзлек байлыгын арттырабыз, милләткә мәхәббәт уятабыз, күңеленә сеңдерәбез. 

Моё портфолио

Тәрбияче һөнәренең бик җаваплы, җитди,  күпкырлы эшчәнлек сорый торган һөнәр икәнлеге һәркемгә дә мәгълүм.  “Тәрбияче” сүзеннән күренгәнчә, әлеге һөнәр иясенең төп бурычы-тәрбия бирү.  Ә “тәрбия” төшенчәсенә үз чиратында әдәп-әхлак,  кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, сәламәтлеген кайгырту, җәмгыятьтә үз-үзен ничек тотарга кирәклеген өйрәтү һәм әлбәттә инде белем бирү керә. Һәр тәрбияче эш дәверендә үзенең бөтен иҗадилыгын, уй-фикерләрен эшкә җигеп,  хезмәтен нәтиҗәле, файдалы итәргә омтыла. Шул максаттан чыгып,  һәр тәрбияче бер юнәлеш сайлый һәм төп бурычын тормышка ашыру өчен шул юнәлеш буенча  хәрәкәт итә. Һәркем үзенә якын булган, күңеле тарткан методик тема сайлап алырга хокуклы. Бары тик эшеңнең нәтиҗәсе генә күренсен.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы