"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"
материал на тему

Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп  әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кулланырга мөмкин.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт.

    Залда урман күренеше. Бер якта күл. Музыка башлана . Торна чыгып бии башлый.

А.б.: Борын-борын заманда түгел хәзерге заманда яшәгән ди , булган ди бер торна.

Торна янына төлке чыга. Икәүләшеп бииләр.

А.б.: Бервакыт торна төлке белән дуслашкан. Һәм аны үзенә кунакка чакырган.

-Кил, дустым, кил, кадерлем! Мин сине сыйлармын ,-дигән.

А.б.:Торна кунакка килгән.

-Исәнме дустым.

-Исәнме.

  А.б.Төлке ботка пешереп сай тәлинкәгә салып куйган да Торнаны кыстый икән:

-Аша, дустым, аша. Үзем пешердем,-дигән.

А.б.:Торна борыны белән тәлинкәне "тук-тук чукыган да чукыган, ләкин авызына ботка эләкмәгән. Ә төлке үзе ботканы рәхәтләнеп ялый бирә икән.

-Аша инде аша.

А.б.:Ә торна берничек тә ботканы ашый алмаган. Шулай итеп төлке ботканы берүзе ашап та бетергән.

-Гаеп итә күрмә, бүтән сыем юк.

-Монысына да рәхмәт, дигән төлке,- иртәгә үзең миңа кил.

А.б.:Икенче көнне төлке торнага кунакка килгән .

-Исәнме, дустым.

-Исәнме.

А.б.:Торна тар муенлы озын чүлмәккә борчак салган да төлкене кыстый икән.

-Аша, дустым ,аша.

А.б.:Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнә дә тулгана, иснәп тә карый, бернәрсә дә ала алмый икән. Ә торна үзе борчакны чүпли бирә ди. Шулай итеп берүзе борчакны ашап та бетергән һәм әйткән:

-Гаеп итмә дустым, башка сыем юк.

А.б.:Шулай итеп төлке белән торнаның дуслыгы да беткән,ди. Төлке ач килеш кайтып киткән. Ә үзе эченнән генә уйлый икән: "Үч алам әле мин синнән".

Төлке ач килеш өендә озак утыра алмаган. Берәр нәрсә тотып булмасмы дип, ауга чыгып киткән.

Төлке җырлый:

Тамагым ач, тамагым ач

Ашыйсым килә бик тә.

22

Берәр нәрсә очрамасмы?

Ярый каз да,тавык та.

А.б.: Һәм кинәт күлдә су коенучы казны күреп ала.

Төлке:Әһә, бу бит торнаның дусты каз. Тотып ашыйм әле мин моны. Торнадан үч тә алырмын.

 А.б.:Төлке торнаны тотып ала.

Төлке: Каз, мин сине ашыйм хәзер.

Каз: Ашасаң ашарсың инде, Тик миңа бер биеп алырга рөхсәт итче. Мин бик тә биергә яратам.

Төлке: Биесәң бие инде әйдә, ашарга өлгерермен әле.

 Каз бии-бии дә очып китә. Төлке авызын ачып карап кала.

Төлке: Булмады инде бу. Башка нәрсә эзләп карарга кирәк.

А.б.: Бервакыт төлке каяндыр балык табып алган да, шуны ашарга җыенган.

Төлке чыгып балык ашарга утыра.

А.б.: Шулвакыт аның янына аю килеп чыккан.

Аю: Сәлам, төлке.

Төлке (сикереп тора):Сәлам.

Аю: Нәрсә ашыйсың?

Төлке: Э-э-э  ни, балык.

Аю: Миңа да бир әле, ашыйсым килә.

Төлке: Э-э-э, әйдә, мин сине үзеңне балык тотарга өйрәтәм.

Аю: Әйдә.

Төлке:Менә минем чиләгем бар. Шуны койрыгыңа бәйлибез дә, менә монда күлгә килеп утыр. Тик утыр, чиләккә балык кергәч тә торырсың.

Китә башлый да, борылып: Тик утыр, алайса, балык эләкмәс.

Үзе көлеп китеп бара.

А.б.: Аю утыра бирә. Бер сәгать үтә, ике сәгать. Шулай бервакыт авылдан кызлар күлгә су алырга төшәләр.

Чиләк-көянтә аскан кызлар бииләр.Чиләкләрен алып су алырга күл яныны киләләр һәм аюны күреп кычкырып качалар. Бераздан егетләр ияртеп аюны куарга киләләр. Аюны кугач, егет-кызлар яңадан кереп бииләр, су алып китеп баралар.

А.б.: Шулай итеп күп вакыт үткән, төлке картайган , хәлсезләнгән.

Төлке (чыгып утыра): Картайдым, хәлсезләндем. Үземә ашарга да таба алмыйм инде хәзер. Дусларым да качып бетте. Барысына да үзем гаепле. Гел начарлык кына эшләдем шул.

Торна белән каз күлгә барышлый төлкене күреп куркалар.

Төлке: Курыкмагыз курыкма, мин сезгә тимим. Картайдым, үземә ашарга табарлык та хәлем калмады.

Торна белән каз кәрҗин белән күчтәнәч бирәләр. Аю чыга.

Аю:Сәлам төлке.

Төлке:Сәлам. Ә-ә син икәнсең аю. Теге вакытта мин сине алдадым гафу ит мине.

23

Аю:Гафу итәм. Мин барыбер балык тотарга өйрәндем. Тик син өйрәткәнчә түгел, ә кармак белән. Мә монысы сиңа күчтәнәч.

Балык тутырылган чиләк бирә. Төлке торып баса, җырлыйлар.

Төлке: Әй , дусларым, зинһар,

             Ачуланмагыз.

             Төзәләм моннан соң,

              Хаталанганмын.

Калганнар: Юк, ачуланмыйбыз

                       Гафу итәбез.

                       Моннан соң дус булып

                       Гомер итәрбез.

Бергә:  Дус һәм тату булыйк

              Дуслык ныгыта.

              Дуслар белән күңелле

              Шуңа ни җитә.

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сабантуй татар халык бэйрэме

“ Сабантуй” көе яңгырый. Балалар флажоклар, обручлар, платочеклар белән мәйданга чыгалар, перестроение була.        А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар,...

Татар халык бәйрәмнәре

Татар халык бәйрәмнәре,үткәрү вакыты,бәйрәмгә үзерләнү....

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Сценарий "Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт"

Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт...

“Тукай әкиятләре буйлап ”

ldquo;Тукай әкиятләре буйлап ”темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...

Уен - викторина "Әкиятләр буйлап сәяхәт"

Уен - викторина "Әкиятләр буйлап сәяхәт"...