Уен - викторина "Әкиятләр буйлап сәяхәт"
методическая разработка

Курбанова Рузиля Хабутдиновна

Уен - викторина

 "Әкиятләр буйлап сәяхәт"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatlr_buylap_syaht-viktorina.docx29.65 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль бюджет учреждениесе»                                           “11 нче гомумиүстерешле балалар бакчасы”

 

Уен - викторина

 "Әкиятләр буйлап сәяхәт"

                                                                               

Төзеде һәм үткәрде: татар теле тәрбияче

                                                                                                             Курбанова Р.Х.

 

                                      

                                   Түбән Кама шәһәре, 2019 ел

                         Уен-викторина “Әкиятләр буйлап сәяхәт”

                           (зурлар төркемендә)

Максат: балаларның интеллектуаль активлыгын үстерү.

Тәрбия бурычы:балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатына ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдыруны дәвам итү. Төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү. Балаларны халык культурасына тарту, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Белем бирү бурычы:тәрбияченең сорауларын игътибар белән тыңларга өйрәтү, чират буенча җавап бирү, иптәшләрен бүлдемичә тыңлау сәләте формалаштыру. Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту.

Сөйләм телен үстерү бурычы:балаларның бәйләнешле сөйләм телен, сүзлек байлыгын үстерү. Эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү өстендә эш алып бару.

Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, техник чаралар куллану, уен, сөенеч мизгеле, сорау-җавап, нәфис сүз, дидактик уен, сүзле, хәрәкәтле уеннар, слайд күрсәтү, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: әкиятләргә иллюстрацияләр, рәсемнәр, мультимедия-проектор.

Алдан эш алып бару: режим моментларында рус һәм татар халык әкиятләрен, төрле язучыларның әкиятләрен уку. Укылган әкиятләргә иллюстрцияләр ясау. Рәсемнәрдән, әкият китапларыннан күргәзмә оештыру. Әти-әниләр өчен консультация. Мультфильмнар карау, алар буенча әңгәмә оештыру. Викторина өчен сораулар әзерләү.

Эшчәнлек барышы:

I. Оештыру өлеше

 Балалар “Елмай” җырының көенә чыгалар. Ике өстәл артына утыралар.

Тәрбияче: Балалар, бер-берегезгә елмаегыз әле. Күрегез әле, сезнең елмаюдан тагын да яктырак булып китте!

Тәрбияче: Кадерле , балалар! Сез инде зур үстегез.Бик күп нәрсәләр беләсез. Дөрес итеп сөйләшәсез, әкиятләр сөйлисез. Авыр сорауларга  җавап  таба беләсез.
Тәрбияче: Бүген бездә гадәти булмаган уен-викторина булачак. Бу уен-викторинада, сезгә үзегезнең белемнәрегез ярдәмгә киләчәк. Уен барышында без, кайсы команда зирәк,тапкыр һәм дус икәнен беләчәкбез.

Командалар бер-берсен сәламли,“Алтын балык” командасы  һәм“Теремкәй” командасы.

II.Төп өлеш

Тәрбияче: Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Мин дә әкиятләр яратам. Әкиятләрне зурлар да, кечкенәләр дә ярата. Әкиятләр буенча спектакльләр, кинофильмнар төшерәләр. Әкият геройлары булып, кешеләр, җәнлекләр, төрле хайваннар, кошлар, табигать күренешләре тора. Әкиятләрдә көтелмәгән гаҗәп хәлләр, төрле әверелү, тылсым да була. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә.

Әкиятләр - борынгы халык авыз иҗаты жанры. Алар безнең көннәргә бик борынгы заманнардан килгән.

Ни өчен халык әкиятләре дип әйтәбез? Әйе, ул әкиятләрне халык уйлап чыгарган һәм бер-берсенә сөйләгән. Шулай итеп, алар буыннардан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Сез кечкенә булганда әниләрегез сезгә әкиятләр сөйләгән. Мәктәпкә баргач, әкиятләрне үзегез укый башларсыз. Әкиятләр сезне үзенең искиткеч серле дөньясына алып керер.

Бүген без сезнең белән шул серле әкиятләр дөньясын сәяхәт ясарбыз. Сез үзегезнең яраткан әкиятләрегезне искә төшерерсез, яраткан әкият геройларыгыз белән очрашырсыз һәм үзегез дә әкият геройлары булырсыз. Ә мин сезгә булышырмын. Сез үзегез дә, уен барышында бер-берегезгә ярдәм итәрсез.

1)Уен “Кем күбрәк?”

 1 командага сораулар

  1. Әкиятләр ничек башлана?
  2. Кәҗә белән Сарык бүре башын нәрсәгә салганнар?
  3. Кем йомырканы ваткан?
  4. Шалканны кемнәр тарткан?
  5. Ул кытакларга ярата.
  6. Нинди әкияттә җәнлекләр дус яшиләр?
  7. Кем тавык тәпие өстендә яши?
  8. Кемне өеннән куганнар?

 

 2 командага сораулар

  1. Әкиятләрдә кемнәр өчәү?
  2. Алтын тарак кемдә бар?
  3. Йомры икмәк кемнәрдән качкан?
  4. Ул себеркегә атланып оча.
  5. Әкиятләрдә алар алтыннан.
  6. Аны Былтыр кыстырган.
  7. Кем келәмдә очып йөри?
  8. Аның өе боздан.

2)“Нинди әкиятләрдән бу күренешләр?” (татар халык әкиятләре буенча)

А.б: 

Мин сөйлим, син тыңла –

Сүзне башлыйм ерактан.

Тыңлап тор да уйлап әйт –

Бу кайсы әкияттән?

- Аю абзый, син минем хуҗамны күрмәдеңме? Ул ауга китте, миңа өйдән чыгарга кушмады... (Сертотмас үрдәк)

- Бир минем таракны! Әй адәм актыгы! (Су анасы)

- Баралар ди болар урман аланыннан, тапканнар ди болар бер бүре башын. Салганнар капчыкка, нәрсәгәдер ярар дип.(Кәҗә белән сарык)

- Әй, Төлке туганым, кайдан шул хәтле күп балык таптын син? Мин койрыгымны бәкегә җибәрдем дә тоттым. (Төлке белән Бүре)

- Аша, кунагым, аша, кунак булып кит. Бик тәмле итеп пешердем борчак боткасын. (Торна белән Төлке)

- Әби ашатырга тотынса: “Җимне миңа азрак бирдең “ - дип сугышалар икән. (Чукмар белән Тукмар)

- Җир сөргәндә тәпиләремне, борынымны канатып бетердем. Бу бөртек миңа тиештер инде. (Тычкан белән Чыпчык)

3)Нинди әкиятләрдән бу күренешләр? (рус халык әкиятләре буенча)

1.Мышка к ним пришла на помощь, вместе вытянули овощ.(Репка)

2.Лечит разных малышей, лечит птичек и зверей. (Доктор Айболит)

3.Помогла нам яблонька, помогла нам печка… (Гуси-лебеди)

4.Нам не страшен серый волк. (Три поросенка)

5.Сяду на пенёк, съем пирожок. (Маша и медведь)

6.Ловись, рыбка, большая и маленькая. (Лиса и волк)

7.И сбежали от грязнули и чулки и башмаки. (Майдодыр)

8.Не пей из копытца, козлёночком станешь. (Сестрица Аленушка и Братец Иванушка)

9.Я от дедушки ушёл, я от бабушки ушёл… (Колобок)

10.Дёрни за верёвочку, дверь и откроется. (Красная Шапочка)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә.

4)“Әкияти сандык” бәйгесе (рус халык әкиятләре буенча)

Тәрбияче: Сандыкта бик күп еллар буе әкиятләр сакланган. Ләкин, вакыт узу белән аларның исемнәрен укуы авырлашкан. Мин ялгышсам, хаталарны төзәтергә булышыгыз әле, балалар.

1.« Царевна — индюшка».

2.«По-собачьему велению».

3.«Сестрица Алёнушка и братец Никитушка».

4.«Петушок— золотой пастушок».

5.«У смеха глаза велики».

5)Музыкаль тәнәфес

Тәрбияче: Ә хәзер барыбыз да ял итеп алыйк.

Җ/б уен «Миңлебай»

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар инде уеныбызны дәвам итик.

6)«Әкият героеның исемен әйт» бәйгесе

— Кайсы герой камырдан ясалган? (Йомры икмәк).

— Бакчада үскән геройның исемен әйтегез? (Шалкан).

— Кем аяк киемен бик яраткан, исемен дә шулай кушканнар? (Кот в сапогах).

— Нинди уңган кызга фея ярдәм иткән? (Көлсылу).

— Бу кечкенә кызга карлыгач ярдәм иткән? (Дюймовочка).

—Кайсы әкият герое балаларны, кошларны һәм җәнлекләрне дәвалый? (Айболит).

— Аюны хәйләләп урманнан өенә алып кайттырган кызның исеме? (Маша).

— Озын борынлы малайны түмәрдән кем ясаган? (Карло исемле әти).

— Соры бүре кемгә хезмәт иткән? (Иван-царевичка).

7)“Әкиятләрне рәсемнән таны” бәйгесе (слайд)

Тәрбияче: Мин сезгә әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәтәм, ә сез шул әкиятләрнең исемнәрен әйтергә тиеш буласыз.

1.Русская народная сказка: “Волк и семеро козлят”

2.Английская народная сказка: “Три поросенка”

3.Русская народная сказка “Репка”

4.Русская народная сказка «По–щучьему велению»

5.Русская народная сказка «Сестрица Алёнушка и братец Иванушка»

6.А.С.Пушкин “Сказка о рыбаке и рыбке”

7. Татар халык әкияте “Өч кыз”

8.А.Алиш “Сертотмас үрдәк”

9.А.Алиш “Чукмар белән Тукмар”

8)Сөенеч мизгеле

 Тәрбияче: Бик күңелле итеп уен уйнадык, рәхмәт сезгә! Минем сезгә күчтәнәчем бар. Рәхим итеп алыгыз!

III.Йомгаклау

 Уенга нәтиҗәләр чыгару.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Менә безнең әкиятләр иленә сәяхәтебез ахырына якынлашты. Бүген сез, бик зирәк, өлгер, акыллы һәм тәртипле дә булып мине шатландырдыгыз, рәхмәт! Очколар тигез! Дуслык җиңде!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"

Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп  әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ...

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Сценарий "Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт"

Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт...

“Тукай әкиятләре буйлап ”

ldquo;Тукай әкиятләре буйлап ”темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

А.Алиш әкиятләре буенче уен- викторина.

Позновательная игра по произведениям А.Алиша на татрском языке.Максат :   А.Алиш иҗатын кабатлау, суз байлыгын артыру, уйлау дәрәҗәсен устеру; балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту, дус...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...

Фәнис Яруллин әкиятләре буенча уен-викторина (Игра-викторина по сказкам Фаниса Яруллина)

Фәнис Яруллин әкиятләре буенча уен-викторина (Игра-викторина по сказкам Фаниса Яруллина)...