Фәнис Яруллин әкиятләре буенча уен-викторина (Игра-викторина по сказкам Фаниса Яруллина)
план-конспект занятия (старшая группа)

Ямалетдинова Альбина Даутовна

Фәнис Яруллин әкиятләре буенча уен-викторина (Игра-викторина по сказкам Фаниса Яруллина)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f.yarullin_kiyatlre_buencha_uen-viktorina_2022.docx23.4 КБ

Предварительный просмотр:

Ф.Яруллин  әкиятләре буенча уен- викторина

     Уен ике торкемдэ  алып барыла.

           Кирәкле әйберләр:ноутбук, слайдлар, кара тартма, анын эченә салырга телевизор,кызыл алма, көзге; җанварлар рәсемнәре,  төрле уенчыклар,

     Уен барышы: Исәнмесез, кунаклар, уенда катнашучы балалар! Бүген без Фәнис Яруллин әкиятләре буенча төзелгән уен – викторина үткәрәбез. Сез беләсез инде, язучының әкиятләре безне тапкыр, уткен, оста, батыр, дустына ярдәмчел булырга өйрәтә. Менә буген дә сез үзегезнен осталыгыгызны күрсәтерсез. Ә хәзер уенны башлыйбыз.

     1 бирем: «Кара  тартма »-1. Ике торкемгә  бергә 1 тартма бирелә. Тартмада  ни ята? Әкияттән өзек тынлагыз:  

    “Көннәрнең берендә усак агачы төбендә ялкау Куян ята икән. Шунда аның күзе агачта эленеп торган бер әйбергә төшкән. Ул аны ботактан алып әйләндереп- әйләндереп караган, ләкин нәрсә икәнен белә алмаган.  («Урман әкияте»- тартмада телевизор ята. )

     2 бирем. «Дөрес сайлап ал» . 2 подноста уенчыклар салынган.
1 төркем  өчен «Рәссам кыз” әкиятенә туры килә торган (кыз-курчак, акбур, күмер, мольберт, буяулар, пумала, куян, тиен..)
 
2  төркем «Алсу чәчәк» әкиятенә (алсу чәчәк, дию, көзге, кыз-курчак, куян, тычкан...)туры килә торган уенчыкларны сайлап алырга тиеш.

    3 бирем. “ Рәсем нинди әкияттән?”

 Рэсемнәр буенча балалар әкиятнең исемен әйтергә тиеш.  Командалар чиратлашып жавап бирә.

1 слайд.  «Гали белән кәҗә»,

2 слайд. «Кояштагы тап»

3 слайд. “Су анасы»

4 слайд. «Биюче бака»

5 слайд. «Шүрәле»

6 слайд. «Тиен малае Тим- Тим».

     4 бирем. Кара  тартма -2. Ул ике торкемгә дә аерым бирелә.  
Сорау:  Бу тартмада ни ята? 1 төркемгә:  «Кыз АНЫ бер тешләүгә йөзенә алсулык йөгергән, хәл кергән…» (кызыл алма)

 2 төркемгә: бу әйбер ярдәмендә  сеңлесе аждаһаның күзен чагылдырып, абыйсы өчен АЛСУ чәчәкне алып кайта. Ни ул? (көзге)

     5 бирем. Һәрбер командага хайваннар, кошлар сурәте тошерелгән рәсемнәр белән конверт бирелә. Шул рәсемнәр арасыннан Ф.Яруллин әкиятләрендә булган җанварларны, кошларны табарга.

    6 бирем. Кайсы әкияттән алынган сүзләр? 

1. “Еракта, бик еракта, Каф тавының аръягында, кояш һәркөн йокларга кайта торган җирдә яшәгән, ди, бер малай. Малайның бары тик әнисе генә булган, ди. Малайның әнисе кояш белән бергә торган, кояш белән бергә яткан. Ул көннәр буе нидер чәчкән, нидер урган, нидер төзәткән, нидер яңарткан. “(Кояштагы тап”)
2. “Карурманның карасында, җир белән күк арасында бер биек агач башында яшәгән ди, тиен малае Тим-Тим. Көне буе ботактан ботакка сикереп уйнаган ул. Әллә үзе бик шаян һәм шук булганга дуслары- иптәшләре бик якын иткән аны. “(“Тиен малае Тим- Тим”)

7 бирем. “Кисәкләрдән әкият рәсемен җый, исемен әйт” ( “Зәңгәр күлдә Ай коена”, “Алсу чәчәк” )

     8 бирем. 1. Сарытүш исемле сандугачның кызының исеме ничек? (ПЕППИ)

2. Әнисе малайга кайсы чишмәдән су алып килергә үтенә? (“Көймә тавыннан”)

    Менә уен ахырына да килеп җитте. Сез Ф.Яруллин әкиятләрен бик яхшы беләсез икән! Уенда оста итеп җавап биргәнегез очен сезне бүләкләр көтә. (бүләкләү)

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Игра-викторина по мотивам русских народных сказок "Сказка за сказкой"

интерактивная игра-викторина для детей старшего дошкольного возраста...

А.Алиш әкиятләре буенче уен- викторина.

Позновательная игра по произведениям А.Алиша на татрском языке.Максат :   А.Алиш иҗатын кабатлау, суз байлыгын артыру, уйлау дәрәҗәсен устеру; балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту, дус...

Сценария: "Әкият “Серле урман” (Г.Тукай әкиятләре буенча)"

Г.Тукай әкиятләре белән таныштыру. Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү....

Игра- викторина по русским народным сказкам "В гостях у сказки"

Игра-  викторина по русским народным сказкам "В гостях у сказки" предназначена для детей старшего дошкольного возраста...

Конспект ОД по аппликации. Тема занятия: «Цыпленок на лугу» (нетрадиционная техника «отрывная») во 2 мл. группе. По сказке Ф. Яруллина «Хыялый чебеш.(Цыпленок-мечтатель)»

Цель: Учить детей создавать выразительный образ цыплёнка, творчески применяя технику рваная бумага.Задачи:Образовательные Продолжать учить детей элементам бумажной пластики: разрывать бумагу на п...

Конспект ОД по художественно-эстетическому развитию, (нетрадиционная техника «рисование тычком») В подготовительной к школе группе По сказке Ф. Яруллина «Кояштагы тап. Пятно на солнце »

учить детей передавать в рисунке характерные черты; закреплять умение рисовать акварельными красками; развивать образные представления, воображение...